- 18.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №28 (16 июль)
- Рубрика: Архив
Кешене гомерендә өч афәт сагалый, диләр. Беренчесе – начар балалар, икенчесе – картлык, өченчесе – үлем, имеш. Әти-әнием мисалыннан чыгып караганда, мин картлыкны һич кенә дә афәтләр рәтенә кертмәс идем. Уңдырышлы, кояшлы-аяз көзләрдәй бәхетле картлыкны ничек итеп афәт дип атамак кирәк.
Гаиләнең төп нигезе – мәхәббәт. Шушы хакыйкатьне аңлаган хәлдә, әти белән әни яшь вакытта бер-берсенә биргән вәгъдәләренә хыянәт итмичә, әлеге олы хискә 63 ел буена җил-яңгыр тидермәделәр. Әйтергә генә ансат. Ә ул елларга әйләнеп карасаң…
Революцияләр, сугышлар, колхозлаштыру, шәхес культы – адәм акылы җитмәслек бу мәхшәрләр аша исән-имин үтеп чыгар өчен никадәр ихтыяр көче, ныклы сабырлык кирәк булгандыр һәм дин кануннарына нигезләнгән тәрбия. Бүгенге акыл-тәрбиям белән хәзерге чынбарлыктан чыгып мин шулай уйлыйм.
Әтиебез 28 яшьтә өйләнә. Олы Тигәнәле авылыннан утырмага килеп йөрүче Гайнелбәнат исемле кызга күзе төшә аның. Һәм озакламый алар гаилә корып җибәрәләр. Заманы хәтәр булганга, туй үткәрмәгәннәр. Никах укытырга да батырчылык итмиләр. Әмма бу «кимчелекләр» аларга тормыш юлын башкаларга үрнәк булырлык итеп узарга, тәрбия, әхлак кануннарына тугры калырга, язмыш сынауларын сыгылмыйча җиңеп чыгарга комачауламый. Әни ишле гаиләдә туып-үскән, Чистай шәһәренең ул замандагы атаклы уку йортларының берсе саналган Шиһаб хәзрәт мәдрәсәсендә укып, дини кануннарга нигезләнгән тәрбия алган.
Янә әтинең истәлекләренә мөрәҗәгать итәм: «Без, укытучылар, ул елларда наданлыкны бетерү өчен, гаять күп эш башкардык. Бөтен күңелебезне, сәләтебезне мәгарифкә, халыкны мәдәни яктан агартуга багышладык. Ләкин шәхес культы сәясәте безнең кебек фидакарь затларны да аямады. 1938нче елны «халык дошманы» дип кулга алындым. Кузнечиха районының (хәзерге Спас районы) Иске Рәҗәп авылы мәктәбендә уку-укыту мөдире булып эшли идем. Авылдан барлыгы 63 кеше ирегебездән мәхрүм ителдек. Күбебез укытучылар.
1938нче ел. Спас төрмәсендә тикшерү бара. Тикшерүче исем-фамилияне сорады. Шуннан соң әзерләп куелган гаепләү актын укырга кереште. Имеш, мин ниндидер милли оешмада торган кеше, советка каршы агитация алып барганмын, Япония белән бәйләнеш тотканмын һ.б. әлеге гаепләрдән баш тартуымны күргәч, идән буенча сүгенеп йөри башлады. «Кул куймыйм», – дигән саен, җилкәмә китереп суга торды. Кичкә кадәр шулай дәвам итте».
Әти кулга алынуга, кара көннәр башланды: «халык дошманы» гаиләсенә әйләндек. Әнигә дә көн күрсәтмәделәр, безне дә бик җәберлиләр иде. Әти укыткан шәкертләр һәм иптәшләре йөз чөерделәр. Апаларым мәктәптән кайткач, гарьләнеп тәгәрәп-тәгәрәп елыйлар. Урыны җәннәттә булсын, әниебез искиткеч сабырлык күрсәтеп, безне үз канаты астында тәрбияләде.
Дәлилләр булмагач, әтине ике елдан соң азат иттеләр. Әмма безгә авылда калу мөмкин түгел иде. Һәртөрле гайбәтләргә, нахак сүзләргә түзә алмыйча, Балык Бистәсе районының Олы Елга авылына күченеп китәргә мәҗбүр булдык.
Аннары сугыш. Әтинең ике елы төрмәдә, дүрт елы сугышта үтте. Фронттан кайткач, Балык Бистәсе районының Уракчы авылында балалар йорты директоры булып эшләде. Шулай итеп, җиде елы гаиләсеннән читтә узды. Әниебез шушы авыр елларны балалары белән берүзе кичте, әтине көтте. Зарланмады, сыкранмады, күз яшен күрсәтмәде. Сугыш чорында да апаларым укуларын дәвам иттеләр. Азык-төлек тә, аз-маз акчасын да юнәтә иде әни. Өс-башыбызга да үзе тегеп кидерде. Ертык киемнән йөргәнебез булмады.
И әни… Мин аны һаман сагынам. Бәлки, төпчек бала булгангадыр? Әллә өч кыз арасында бер малай булгангамы? Үземне аның алдында бурычлы калган кебек хис итәм.
1955нче елда әти пенсиягә чыккач, без Казанга килдек. Әти белән әни бер-берсен искиткеч кадерләп, хөрмәтләп яшәделәр. Бер-берсен рәнҗетү түгел, кырын сүз дә әйткәннәре булмады аларның. Әти колхозлашу елларында спектакль-концертлар куеп йөргән. Әни аны «Галиябану» спектаклендәге Хәлил ролендә күреп гашыйк булган. «Әтиегез белән горурланыгыз, ул әдәбиятчы да, укытучы да, мулла да, артист та, сәясәтче дә», – дип әйтә торган иде. Шөкер, дүртебез дә олы тормыш сукмагыннан әти-әниебезнең хәер-фатихасына таянып, нарасый чактан күңелебезгә сеңдергән яшәү кагыйдәләреннән тайпылмыйча атладык. Апаларым өчесе дә әти юлыннан китеп педагог булдылар. Ә мин техник эштә эшләп, буш вакытларымда хәбәрче хезмәте белән шөгыльләндем. Демократия җилләре исә башлагач, мине Журналистлар берлегенә әгъза итеп алдылар.
1984нче елда олы апам яңа фатир алды. Әти белән әни шунда күченделәр. Бер елдан соң әтинең 90 еллык юбилеен бәйрәм иттек. Ә менә әнинең хәле кинәт кенә начарая башлады. Үзеңнең иң кадерле, иң газиз кешенең үлем түшәгендә әҗәл көтеп ятуын күрүдән дә авыр нәрсә юк икән.
Әнинең вафатына берничә көн кала, барыбыз да аның янына җыелдык. Ул минутларны искә төшергәндә әле дә күземнән яшь бәреп чыга минем.
– Әтиегезне саклагыз! Авыр сүз әйтмәгез. Ул әле яшәр, – диде әни. Аннары хәлсез карашын әтигә күчерде. – Хуш, картым. Бәхил бул! Минем үлемемне авыр алма. Йөзеңә карап калыйм әле. Йөрәгемнең соңгы тибешләре бит бу. Хуш мәңгегә!
Әти, елый-елый, әнинең кулын тотып утырды. Тагын берәр сүз әйтмәсме, дип өметләнде. Әнинең җәсаден җиргә иңдергәч тә, кабер өстенә капланып бик озак үкседе. Бер-берсе өчен утка-суга керергә әзер ике җан иясе – 63 ел буена бер тибештә булган ике йөрәк әнә шулай аерылышты.
Әнинең сүзе рас килде – әтиебез озын гомерле булды. Республика берләштерелгән дәүләт музее Хаҗи Сальмушевның тормыш юлын өйрәнеп, аңа 105 яшь тулу уңаеннан тантаналы кичә уздырды. Зирәк акыллы, үз гомерендә халык, милләт файдасына хисапсыз изге гамәлләр кылган әтием 105 яшендә якты дөнья белән хушлашты. Үләренә бер көн кала, барыбызны да үз янына чакырып, кочаклап бәхилләште.
Инде үзебез дә өлкән яшьтә булуга карамастан, әлеге югалтуны бик авыр кичердек.
Мин еш кына Яңа бистә зиратындагы пар кабер каршысына килеп баш иям. Дөньялыкта пар аккош гомере кичергән газизләремнең җаннары ахирәттә дә бергәдер кебек тоела.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ.
Казан шәһәре.
Алар үрнәк гаилә иде,

Комментарии