Урысча белмәсәң…

Урысча белмәсәң…

Хаталы элмә такталар беребез өчен дә яңалык түгел. Аларны адым саен күрергә була. Ләкин барысы да үзенчәлекле. Кайберләренә карап көләсе дә, күпләрендәге хаталарны күреп елыйсы да килә. Менә «Матбугат.ру» сайты да шундый бер элмә тактаның фотосы белән уртаклашкан. Фотодан күренгәнчә, Теләче районында урнашкан бу белдерүдә бөтен сүзләрне дә урысчага тәрҗемә иткәннәр, тик нигәдер «намазлык» сүзенең тәрҗемәсен белмәгәннәр. Хәер, элмә тактаны әзерләүчеләр озак уйлап тормаган, яңа сүз вариантын уйлап, «намазлыки» дип язган да куйган. Татар телендә -лар/-ләр, -нар/-нәр кушымчалары өстәп, сүзнең күплек санын ясап булганны, нишләп әле урыс сүзләрен дә шулай үзгәртеп булмасын. «Кайбер урыс сүзләре татар сүзләреннән чыга. Ә сез тел бетә дип кайгырасыз», «Өчпочмаки, мантыйки» дип көлеп, язучылар да табылган «Матбугат.ру»да. Урысча белмәсәң..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии