«Тел өчен көрәштә авызны ачып калдык. Дин белән алай булмаячак»

«Тел өчен көрәштә авызны ачып калдык. Дин белән алай булмаячак»

Казанда X Русия татар дин әһелләре җыены тыныч кына үтеп китте. Мөселманнарны борчыган проблемалар хакында сөйләшүне кирәк тапмадылар, абруйлы хәзрәтләрне мөнбәрдән сөйләттермәделәр.

Русия татар дин әһелләре җыены унынчы тапкыр уза. Быел аның пленар утырышын Kazan Expo мәйданында Илһам Шакиров залында үткәрделәр. 1137 делегат. Шуларның иң күбе күрше Башкортстаннан иде. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинов җыенга килмәде. Шулай ук башка абруйлы яшь имамнар да форумда күренмәде. Җыенда күп нәрсә формаль генә үтеп китте. Хәтта доганы да Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин гарәпчә генә кылды.

Җыенның беренчесе 2010нчы елда җанисәп алдыннан үткән иде. Ул вакытта Татарстан Президенты имамнарга мөрәҗәгать итеп, мәхәлләдә халыкны татар булып язылырга өндәүне сорады. Бу юлы да Рөстәм Миңнеханов ике-өч җөмлә белән 2020нче елда булачак халыкны исәпкә алу вакыйгасын телгә алды.

«Шунысы куанычлы – мәчетләрдә туган тел, әдәбият һәм татар халкы мәдәнияте дәресләрен оештыру эше көчәйде. 2020нче елда Русиядә халык санын алу узачак. Барыгыз да безнең өчен милләт бердәмлеген саклауның әһәмиятле булуын аңлыйсыз. Сез моны мәхәллә кешеләренә аңлатырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

МӘЧЕТЛӘР КОНЦЕПЦИЯСЕН ҮЗГӘРТҮ АРТЫНДА НӘРСӘ ТОРА?

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин шәһәрләрдәге мәчетләр концепциясен үзгәртү тәкъдиме белән чыкты. Бу күптән түгел Казанда «Рәхмәтулла» мәчетен төзүгә ризасызлык белдерү белән бәйле. Мөфти бу хакта ачыктан-ачык әйтмәде.

«Мәчет – намаз уку гына түгел, ә кешегә әхлак-тәрбия бирүче үзәк тә. Укучыларның ялларын оештыру, очрашулар, яшьләр өчен бәхәс клублары, имамнар җыелышлары, мәҗлесләр, тәрбияви чаралар – болар барысы да кирәкле чаралар. Халыкны әхлакый тәрбияләү, аларны үз ихтыярлары белән динебезгә тартуга юнәлдерү мөһим. Мәчетләр янында бакчалар, балалар өчен мәйданчыклар булса, ул үзе үк шәһәр халкын җәлеп итәчәк», – диде Сәмигуллин.

Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин да шул турыда сөйләде. 100-200 кешелек мәчетләргә 20ләп кенә кеше йөрүе, ишекләрдә йозак торуына борчылды.

«ТЕЛ ӨЧЕН КӨРӘШТӘ АВЫЗНЫ АЧЫП КАЛДЫК ИНДЕ»

Җыенда бердәнбер тәнкыйди нотык тоткан кеше Сарытау мөфтие Мөкатдәс Бибарсов булды. Дөрес, сүзен татарча башласа да, урысчага күчте. Ул дөнья татар конгрессы әзерли торган татарның үсеш стратегиясен тәнкыйтьләп чыкты. Әлеге концепциядә исламга тиешле урын бирелмәү татар халкын юкка чыгу алдына куя диде. Ул үзенең тәкъдимнәрен Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка тапшырды.

«Бу бернинди кысаларга да сыймый. Татар халкын берничек тә исламнан аерып булмый. Инкыйлабка кадәр «мөселман» сүзенең синонимы «татар» булган. Кызганыч, без тел мәсьәләсендә авызыбызны ачып калдык. Ә дин мәсьәләсендә алай булмаячак. Бу кешеләр (стратегия язучылар) кайда яшәгәнен, нинди тарихка ия булганын аңламаганнар гына», – дип сөйләде Бибарсов.

«Мин президенттан стратегиягә карашын белдерүне көттем. Минемчә, бу беренче урында торган мәсьәлә. Ләкин президент сүз әйтмәде», – диде Бибарсов.

ЯУЛЫККА КАРШЫ КӨРӘШҮ РӘСМИ БУЛМАГАН ТӨС АЛДЫ

Җыенда сәяси мәсьәләләр бөтенләй күтәрелмәде. Ә төбәкләрдә төп проблемалар сәяси төсмер алган. Кайдадыр хакимият мәчет салырга җир бирми, Мордовиядә исә яулык тирәсендә мәсьәлә һаман тынмаган. Ике ел элек Белозерье авылы мәктәбендә укучы кызларның яулыкларын салдыру кампаниясе башланды. Ул вакытта Татарстан тыкшынмыйча әлеге мәсьәләне читтән карады, бары Чечня башлыгы Рамзан Кадыров үзенең тәнкыйтен белдергән иде. Мордовия мөфтие Зәки Айзатуллин, хиҗап һаман да төп проблема, ди.

«Яулыкка каршы көрәшү рәсми төстә бетте. Ләкин рәсми булмаган тикшерүләре белән борчып торалар. Соңгы елларда яулык бәйләгән кызларга зур уку йортына керү бик авыр. Тагын бер зур проблема – уку йортын тәмамлаган яулыклы кызлар эшкә урнаша алмый. Моның белән ничек көрәшергәдер – мин үзем дә белмим», – диде Зәки хәзрәт.

«ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ ҖЫЕННАН КҮБРӘК ӘЙБЕР КӨТТЕ»

Русиянең Азия өлеше диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Әширов әлеге җыенда чыгыш ясарга теләгән, ләкин вакыт җитмәүгә сылтау итеп, аны мөнбәргә менгермәделәр.

«Мондый зур форумнардан татар милләте, дин әһелләре күбрәк әйбер көтә иде. Күп кеше татар тарихы, мәчетләр тарихы турында сөйләде. Ләкин бүгенге проблемалар турында әйтергә кирәк. Тел мәсьәләсен бүген мәчетләр белән генә хәл итеп булмый! Анда Татарстан хөкүмәте катнашырга, ул үз сүзен әйтергә тиеш, – дип сөйләде Әширов. – Татар теле хәзер республикада да мескен хәлдә калды. Милләтебез 50-60 мөфтияткә бүленгән. Халык рөхсәт бирмәстән, 5-6 кеше үзен югары мөфти итеп игълан итте. Шушы мәсьәләләр күтәрелер, төрле тәкъдимнәр керер, дип уйлаган идем. Шул турыда сөйләргә теләгән идем».

Русия дин әһелләре җыенының форматы узган елларда да төрле бәхәсләр уятты. Соңгы форумнарда куелган бурычлар тормышка ашканмы, юкмы – бу хакта сөйләмәделәр. Әширов сүзләренчә, җыенның форматын үзгәртергә вакыт. «Дин әһелләрен зурлап җыяр алдыннан конгресска киңәшмә уздырырга, төбәкләрдән төрле тәкъдимнәр алырга кирәк иде. «Бу юбилей формаль җыелыш кына булды» диде Нәфигулла Әширов.

Интернетта Уфа рәссамын татар кызларын мыскыл итүдә гаеплиләр

Социаль челтәрләрдә Камил Бузыкаевның татар милли киемендәге фахишә карикатурасына карата ачулы фикерләр арта.

Уфа рәссамы Камил Бузыкаевны Татарстан хатын-кызларын җиңел холыклы хатыннар белән чагыштыруда гаеплиләр. Рәссам бу карикатурасын социаль челтәрләрдә 14нче июньдә чыгарды. Анда фахишәлек белән шөгыльләнүче хатын-кыз сурәтләнгән. Кыз кулына чәкчәк тоткан, кыска күлмәк кигән, башында калфак, ә өстәрәк «Welcome to Kaza» дип язылган плакат эленеп тора.

Татарстаннан социаль челтәрләрдә утыручылар карикатурага карата тискәре фикерләр калдыра. «Бузыкаев казанлылар һәм татарстанлыларны мыскыл итүче карикатура ясады. Анда кунаклар өчен Казан бөтенесенә әзер булуына ишарә ясала», – диләр «Татары мира» төркемендә.

Карикатура өчен рәссамга рәхмәт әйтергә кирәк диючеләр дә бар. «Казанлыларга үпкәләргә түгел, ә рәхмәт әйтергә, шәһәрегездә шундый тәртипсезлеккә юл куючыларны ачуланырга кирәк. Тагын кем моңа игътибарны җәлеп итәр иде әле? Хәер, ачуланучылар Казан юлында шулкадәр «мәхәббәт каһинәләре» булуын нормаль дип саный, күрәсең», дигән социаль челтәрләрдә утыручыларның берсе.

Быел апрельдә юмор остасы Данир Сабировның башкорт биюенә пародиясе җәнҗал тудырган иде. Өч ел элек төшерелгән әлеге концерт номеры өчен Сабировка башкортлар каршында гафу үтенергә туры килде.

Дөнья башкорт корылтае Сабировның башкорт чыгышларына цензура уздыруны сорап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать юллады. Корылтай моны «башкорт халкының күңеленә төкерү», халык хисләрен мыскыл итү дип атады, Башкортстанда аның концертларын 2019нчы елның ахырына кадәр тыюны таләп итте.

Татар активистлары прокуратурага мөрәҗәгать итте

«Азатлык» татар яшьләр берлеге Уфа рәссамы Камил Бузыкаев карикатурасын тикшерүне сорап Башкортстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Активистлар әлеге рәсем милләтара низаг тудырырга мөмкин дип саный.

Активист Рәфыйк Кәримулла «Азатлык»ка хәбәр итүенчә, хат 17нче июньдә җибәрелгән. Камил Бузыкаевның бу карикатурасы татар хатын-кызларын, бөтен татар халкын мыскыл итә, дип белдерә ул. «Уфа рәссамының татар халкына чираттагы төкерүе милләтара мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясый, халыклар арасында дуслык һәм килешү атмосферасын боза», диелә активистлар гаризасында.

«Азатлык» яшьләр берлеге прокуратурадан әлеге рәсемдә милләтара низаг уяту билгеләре тапкан очракта Бузыкаевны административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартуны сорый.

Бузыкаев Казан янында М-7 юлында фахишәләр торуы «беркемгә дә сер түгел, ә Мәскәү өлкәсендә һәм Башкортстанда алар юк», дип белдерә. «Нәрсә күрәм, шуны төшерәм», дигән ул Idel.Реалиига. Моннан тыш, рәссам Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны тәнкыйтьләмәве турында да әйтә. «Миңа аның бөтен эше дә ошый дип әйтә алмыйм. Әмма бүгенге тарихи мизгелдә Башкортстанда Хәбировка тиң булырдай башка кеше юк дип санадым һәм саныйм. Ул кешеләр өчен күп нәрсә эшләргә тырыша, шуңа күрә мин хакимиятне тәнкыйтьләми башладым. Берни эшләмәгән кеше генә хаталар ясамый», диде Бузыкаев.

Тавыш бирү урыннарына видеокамералар куярга

Татарстан активистлары республика президенты Рөстәм Миңнехановка киләсе парламент сайлауларына бәйле ачык хат язды. Алар сайлау бүлекчәләрендә видеокамералар булмауга борчылу белдерә.

«Яблоко» фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы, Татарстан күзәтүчеләре берләшмәсе, Русия оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казандагы штабы координаторлары, Дөнья татар иҗтимагый үзәге башкарма комитеты рәисе һәм башка җәмәгать эшлеклеләре Президент Рөстәм Миңнехановтан парламент сайлавын гадел уздыруны тәэмин итүне сорый.

Активистларны Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтовның, бүлге комиссияләре биналарында видеокамералар булмаячак, дигән сүзләре гаҗәпкә калдырган. «Видеокүзәтү белән узган сайлаулар тәҗрибәсе күрсәтүенчә, веб-камералар урнаштыру җәмәгатьчелек контроле мөмкинлекләрен киңәйтә һәм сайлау комиссияләренең дисциплинасын арттыра», ди хат авторлары. Алар, видеокамералар 8нче сентябрьдә Мәскәү, Петербург шәһәрләрендә, Чиләбе өлкәсендә узачак сайлауларда кулланылачак, Татарстан бу эштә лидер булырга тиеш, дип саный.

«Шаһиәхмәтовның сайлау комиссияләренә видеокамералар кую кыйбатка төшүе турындагы сүзләре ышандырырлык түгел. Беренчедән, элекке сайлаулардан калган күзәтү системасын куллану вакыты чыкмаган. Икенчедән, Татарстан тарихында күпкә чыгымлырак проектлар да бар иде», диелә хатта.

Элегрәк Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов видеокамераларның бары территориаль сайлау комиссияләре биналарында гына урнаштырылачагын белдерде, ә анда тавыш бирүләр узмаячак. «Бүлге комиссияләрендә контроль булдыруга килгәндә, тере күзәтүче теләсә кайсы техник җиһазга караганда яхшырак», – диде Шаһиәхмәтов. Аның сүзләренчә, бүлге сайлау урыннарында «видеокамералар урнаштыру – шактый кыйбатлы нәрсә».

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии