Машинага бал кортлары да кызыга

Машинага бал кортлары да кызыга

Чаллы шәһәрендә ВАЗ автомобиле хуҗасы 53/21нче комплекстагы йорты янында калдырган машинасын алырга чыккач, югалып кала: кичә саубуллашып кереп киткән машинасына яңа «хуҗалар» табылган – багажнигын бал кортлары сарган. Машина янына килергә берәүнең дә кыюлыгы җитми, умартачы чакырырга туры килә. Тегесе кортларны җыеп алгач кына, машина бөҗәкләрдән азат ителә. Бал кортлары машинаны үз итеп оя кормакчы булганмы, машина иясенә бүләк йөзеннән багажнигына бал тутырып куймаганнармы… бу хәбәрне тараткан «АиФ» газетасы әлеге сорауларга җавап бирми.

Комментарии