«Талдан ясалган мунча себеркесен җәй көне генә кулланып була»

«Талдан ясалган мунча себеркесен җәй көне генә кулланып була»

Мунча керүнең тәмен генә түгел, файдалы үзлекләрен дә белгән һәм алардан файдаланып калырга тырышкан авыл кешесе кышка дип себеркеләр әзерләп куярга тырыша. Ә инде аеруча җитезләр узган елгы себеркеләрен хәзер кулланмый. Чөнки агачлар яфрак шаулаткан вакытлар җитте. Димәк, мунчага яңа бәйләнгән себеркеләрне алып барсаң да була. Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов та шулай фикер йөртүчеләрдән. Хәер, мунча себеркеләрен үз гаиләсе өчен генә дип түгел, сатарга да бәйли ул.

– Минем бабай кышка дип, ел саен 20-25 пар мунча себеркесе әзерләп куя иде. Шуннан өйрәнеп калдым. Нинди генә төрдәгеләрен бәйләмәдем мин аларның! Һәрберсе хакында үземчә бер нәтиҗә дә ясап куйдым. Бер караганда, мунча себеркесен бәйләп саклауның авырлыгы да юк кебек, тик тирәнгәрәк керсәң… Менә кеше май себеркесен җыя. Майныкы дип әйтелсә дә, чынлыкта, июнь аенда җыела торган пиннекләр була инде ул. Май себеркесе үзенең йомшак булуы белән аерылып тора. Тәнгә рәхәт. Аның белән кечкенә балаларны да чабындырырга мөмкин, чөнки ул лайлаланып тора, чабынганда, җиңел генә булып төшә. Ләкин бу чорда җыелган себерке хәзер чабыну өчен генә әйбәт, кыш көне кулланып булмый: кышка яфраклары бөтерелеп беткән була, парга тыгу белән, өзелешеп төшәләр. Себеркене кышка дип 12нче июльдән 21нче июльгә чаклы әзерләү кулай. Бу чорда җыелганының яфраклары коелмый.

Урманга бардың да, беренче күргән агачка барып ябыштың түгел икән: «Себерке җыюның үз кагыйдәләре бар», – дип сөйли әңгәмәдәшем. Чын пиннек остасы җиргә параллель булып үскән ботакларны гына җыячак. Чөнки ботаклар асылынып торса, аннан яхшы себерке килеп чыкмый инде: пешекләгәннән соң, мунчалага әйләнә дә, куя икән. Карт каеннан җыелган себеркене пешекләү өчен вакыт күбрәк кирәк була, шуңа күрә әңгәмәдәшем күбесенчә вак агачлар, яшь каеннардан җыярга тырышуы турында сөйли.

– Каен себеркесен кайчан җыярга мөмкин булуын аның яфракларына карап беләсең. Яфракның өске ягы кытыршы булмаса, ул йомшак һәм бәрхет кебегрәк булып торса, димәк – нәкъ вакыты. Ләкин себерке җыярга барганда һава торышы турында да онытырга ярамый. Син урманга юл тотканчы, 3 көн буе кояшлы көн торырга тиеш. Себеркене бәйләгәч, аны саклау кагыйдәләрен дә белергә кирәк. Әгәр пиннекләр кояшта киптерелсә – яфраклары саргая, димәк, күләгәле урынны эзләгез, әгәр дә бер-берсенә якын терәтеп сакласагыз, яфраклар көрән төс алачак. Шуңа күрә, буш ара калдыруны да кайгырту мөһим. Менә безнең якта себеркене тагын бер төрле ысул белән саклыйлар. Целлофан пакетка төрәләр дә, тартмаларга салып, +3, +4 градус җылылык булган караңгырак урынга куялар. Пакетларга бераз тишекләр ясыйлар: бу һава йөреп торсын өчен эшләнә. Шул рәвешле сакланган себерке кыш көне дә яңа гына өзеп бәйләгән шикелле була.

Катнаш себерке бәйләүне ярата икән Рамил Гыйльманов. «Каен себеркесенең иң уртасына кычыткан тыгып җибәргәндә әйбәт. Уртада калса, кычыткан коры булып кипми, йомшак булып тора. Һәм мондый себеркенең файдасы да, билгеле, күп була. Тик кычытканны июль аенда җыярга тырышыгыз, юкса ул картайган була инде», – дип сөйли ул. Эксперимент рәвешендә зәңгәр, сары мәтрүшкәләр дә кушып җибәрә һәм каен себеркесе генә түгел, юкә, имән, нарат һәм хәтта… тал себеркесенә кадәр бәйли ул!

– Себеркеләрнең төрлесе төрлечә файдалы. Имән себеркесе, әйтик, сөякләрне ныгыта, буыннарга уңай йогынтысы бар. Өлкән яшьтәгеләрнең буыннары сызлаучан була бит. Мунчага кергәч, имән себеркесе куеп утырып карагыз, шундук файдасы сизелә. Юкә себеркесен әз генә башка куеп торсаң, шулай ук савыгу алырсың. Аны күздәге кан басымына каршы яхшы чара, диләр. Баш авыртуларын басу үзлеге дә бар. Ә каен себеркесе ул кан тамырлары авыруларыннан, әйтик варикоздан файдалы, шулай ук, кан әйләнешен көйли һәм нормальләштерә.

– Рамил, кеше бит имән себеркесе белән мунчада озак чабынырга ярамый, дип әйтә. Нилектән шулай ул?

– Бу сүз дөрес түгел. Мунчада кан басымы югары булган кешегә озак чабынырга ярамый. Ләкин кан басымы югары кеше имән себеркесе белән чабынса, ул киресенчә, басымны нормальләштерү үзлегенә ия. Бу хакта китапларда да язылган.

– Ә тал себеркесе нәрсәдән файдалы?

– Ул шешләрне суыра, арка авыртуларын баса, салкын тиюдән булыша. Тал себеркесе каты түгел, бик бөгелүчән була. Ләкин аның яңа бәйләгәнен генә кулланырга мөмкин, чөнки киптереп куюдан файда юк: сабаклары катылана, яфраклары карала, корый һәм ваклана. Шунлыктан, тал себеркесе белән җәй көне генә чабынырга була. Сынап карау өчен генә ылыслы пиннек тә ясаган идем мин. Ләкин чабынып карадым да – ошатмадым. Ул ылыслар күзәнәкләргә төртә, шунлыктан тәнне кычыттыра икән. Кемгәдер килешә, кемгәдер юк: миңа килешмәде. Аннан соң, газета укучыларыгызга киңәш буларак, шуны да әйтер идем: бер үк себерке белән бөтен гаилә әгъзаларының чабынып чыгуы дөрес әйбер түгел. Бер себерке – ике кешегә генә җитә ул. Югыйсә, файдалы үзлекләре бетә. Себерке пешекләнгән суны да түкмәгез, аның белән чайкану яхшы. Иммунитетны күтәрә, тән тиресен яхшырта.

Рамил Гыйльманов себеркеләренә ихтыяҗ зур. Сарман районыннан ук сораучылар бар, ди. «Халык нинди агачтан сораса, шуннан бәйләп бирә алам, бер авырлыгы да юк. Ботакларын да мул кушарга тырышам, кеше зарланмасын гына», – дип сөйли ул. Форсаттан файдаланып, теләге булучыларга үзенең телефон номерын да калдырды. Рамил бәйләгән бер пар мунча себеркесенең бәясе – 100 сум. Кирәк кешеләр булса, +79047675834 номерына шалтырата ала.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Биектау – Казан

Комментарии