Алсу ӘБЕЛХАНОВА: Кар патшабикәсеме, әллә…

Алсу ӘБЕЛХАНОВА: Кар патшабикәсеме, әллә…

Бу арада җырчыларның урак өсте булды әле – Сабан туйларын әйтәм. Юкка гына: «Сабан туенда бер көн җырласаң, ел буе эшләмәсәң дә була», – дип, уенын-чынын бергә кушып сөйләшми бит инде артист халкы. Кайберәүләр, июньнең беренче атнасында авыл һәм район Сабан туйларында эшләп, хәзер ял итә. Ә икенчеләр исә дөньяның төрле почмакларында узачак милли бәйрәмгә чакыру артыннан чакыру алып кына тора. Җырчы Алсу Әбелханованы да бер Сабантуйдан кайтып кереп, икенчесенә чыгып китәргә торган җирдән генә туры китердек. Шул арада әңгәмә дә корып алдык.

«КАЗАНГА КИЛГӘНДӘ, ТАТАРЧА БЕЛМИ ИДЕМ»

Быел Австриянең Вена шәһәрендә, Татарстанның Питрәч районындагы бәйрәмнәрдә һәм Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылында узган Бөтенрусия авыл Сабан туенда җырларга өлгергән инде ул. 17нче июньдә Париждагы милли бәйрәмгә очарга җыена иде. Узган ел Австралия, Германия, Израиль татарларын сөендереп кайткан. Шундый тәҗрибәсе булган артисттан чит илдә Сабан туйларының ничек узуы турында сорамый калып буламы соң инде?!

– Алардагы милли бәйрәм бездәгедән бернәрсә белән дә аерылмый. Шул ук мәйдан, җыр-бию, гореф-гадәтләргә нигезләнгән уеннар. Австриянең Вена шәһәрендә Сабан туе беренче тапкыр узды! Бик борчылганнар иде, шөкер, бик күңелле үтте. Үзәк паркта узган бәйрәмгә немецлар, урыслар да бик күп килде.

– Сабан туе бездәгедән аерылмаса да, татарлары, шәһәрләре үзгәдер?

– Читтәге татарлар бик дини. Аеруча Австралиядә. Анда Кытайдан күчеп килгән татарлар төпләнгән, халыкның күпчелеге намазда.

Европа шәһәрләре борынгы йөзен саклаган, шул ук вакытта заманча да. Кешеләр бик тыныч, күбрәк велосипедта йөриләр, машиналар да тыныч кына хәрәкәтләнә. Шулай да Казан ул шәһәрләрдән әллә ни калыша димәс идем. Безнең башкалабыз да Европа дәрәҗәсендәге калага әйләнеп бара.

– Сабан туе дигәч, иң беренче булып уегызга нәрсә килә?

– Булачак ирем белән Сабан туенда күрешкән идек. Ул вакытта миңа 15 яшьләр тирәсе. Әби-бабай янына Чүпрәле районы, Мунчәли авылына кайтып йөрибез. Район Сабан туенда Радик белән күрешеп алдык. Аннан озак вакыт аралашмадык, еллар узгач кына очраштык һәм кавышып та куйдык.

– Кайбер җырчылар: «Мин бөтен күзәнәкләрем белән җырчы», – дияргә ярата. Сез үзегез турында шулай әйтә аласызмы?

– Мин үземне башка һөнәрдә күрмим. Әгәр җырчы булмасам, кем булып эшли алыр идем икән, дип уйлап караганым бар. Бик тырышсам, психолог яки юрист була алыр идем. Телевидениедә эшләү тәҗрибәм бар, анысын да булдырам. Тик җырдан барыбер аерыла алмас идем. Үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм бит инде мин. Бәләкәй чакта үземне бик яхшы җырлыйм, дип уйлый идем әле.

– Димәк, шулай дип әйтеп торганнар.

– Юк, үзем шулай уйлый идем (елмая). Әти белән әнинең миңа беркайчан да, җырлама, җырчы булма, дип әйткәннәрен хәтерләмим. Бүген алар икесе дә намазда һәм хәзер әти әйткәли башлады. Шактый кырыс ул минем, шулай да беркайчан да киртә куймады. Бик мактамадылар да.

– Воркутада тугансыз, аннары Ульяновскига күченеп килгәнсез, Казан сәхнәсен яулау ничек булды соң?

– Воркутада музыка мәктәбендә укый башладым. 14 яшемдә

Ульяновскига күченгәч, укуымны анда дәвам иттем. Шунда ук педагогия училищесының музыка бүлегенә укырга кердем. Аны тәмамлагач, Казанга укырга килдем. 1997нче ел иде бу. Килүгә, бөтен җыр конкурсларында катнаша башладым – «Сандугач керде күңелгә», «Татар җыры»… Җырларым җыентыкларга керде, телевидениедә күренә башладым, Казан тамашачысы Алсу Әбелханова исемен ишетте.

– Шулай да чын танылу соңрак булды кебек?

– Әйе. 2003нче елда Зөфәр Хәйретдинов белән эшли башладым. «Пар алкалар», «Мәхәббәтнең соңгы төне» кебек җырлар туды, клиплар төшерелде. Моңарчы мине Рәсим Низамов төркемендә эшли, Фирзәр Мортазинда җырлый дип кенә белгән тамашачы Алсу Әбелханова дигән җырчы барлыгын таныды.

– Димәк, сезнең танылуда Зөфәр Хәйретдиновның өлеше зур инде?

– Әлбәттә! Мин аңа моның өчен бик рәхмәтле! Без күмәк концертлар вакытында танышып киттек. Ул миңа гел: «Синең тавышың бар, җырың юк, үзеңә генә бер җыр кирәк», – дип әйтә килде. Һәм 2003нче елда «Пар алкалар» белән «Мәхәббәтнең соңгы төне»н бирде. Ничектер бик уңышлы килеп чыкты алар.

– Читтә туган кешегә, Казанга килгәч, саф татар телендә җырлау да җиңел бирелмәгәндер әле?

– Без гаиләдә һәрвакыт татарча сөйләштек. Әти-әни авыл кешеләре, яшьли Воркутага чыгып китеп төпләнгәннәр генә. Тик ул көндәлек кулланылыштагы тел иде. Җәйләрен авылга кайтып йөрү ярдәм итте – телне шунда өйрәндем. Анысы да мишәр теле бит әле. Шуңа күрә Казанга килгән генә вакытта мин интервьюлар бирергә ояла, бер-ике җөмлә белән генә җавап бирә идем. Татарчамны яхшырту өчен бик күп эшләдем, артистлар белән аралаштым.

«ХИТ ҖЫРНЫҢ СЕРЕН БЕЛСӘМ…»

– Иҗатыгызны, шартлы рәвештә, нинди этапларга бүлер идегез?

– Беренчесе – Казанга килү, танылу чоры. Икенче этап – бала туганнан соң яңадан сәхнәгә чыгу. Ул вакытта минем иҗатка карашым да үзгәрде, тавыш та башкачарак яңгырый башлады. Мәскәүдә «Останкино» телевидение үзәгендә укып кайтып, ТНВ телеканалының «Хәерле иртә» тапшыруында алып баручы булып эшли башладым. Көн саен турыдан туры эфирда эшләү стрессны җиңәргә, иркен аралашырга өйрәтте. Ә бүгенге иҗатым – өченче этап. Тыныч кына үз көемә иҗат итеп ятам.

– Тыныч кына агып яткан җирдән кубып, биеккә сикерү булачакмы соң?

– Миңа алай югарыга сикерү мөһим түгел. Иң мөһиме, сүнү булмасын. Биеккә сикергән кеше каты итеп егылып төшә бит ул, аннары югала. Ә һәрвакыт булу бик авыр, ләкин әйбәт күренеш. Мин кечкенә адымнар белән үз дәрәҗәмә килеп җиттем, шушы дәрәҗәмдә калсам, бик яхшы, бернинди сикерүләр дә кирәк түгел.

– Алсу Әбелханова теләсә нинди җыр җырламый, дигән фикер ишеткән бар…

– Җыр гына булсын, дип эшләмим, әлбәттә. Күңелем теләмәгәнне җырламыйм. Җыр ошаса, ничек кенә моны бозмаска икән, дип, бик озак уйланып йөрим. Ул мәгънәсез дә булырга мөмкин. Мин үземнең бөтен җырларымны да тирән эчтәлекле димәс идем. Зөфәр Хәйретдиновның: «Янам гына бит инде, көям генә бит инде» дигән нинди җыр инде ул синең?» – дигәне бар. Тик ул бит хитка әйләнде! Андый җырлар да кирәк. Күңелемә ошый, бу җыр танылачак, дип уйлыйм икән, мин аны яздырам.

– Ә бөтенләй таныш булмаган кешенең җыр тәкъдим иткәне бармы?

– Андыйлар бик күп. Интернетта да язалар, үземә дә килеп әйтәләр. «Сорама хәлләремне» җыры шулай язылды да. Бөтенләй белмәгән кеше, бер баянчы язып бирде моны, дип китерде аны. Тыңлап карадым, ярыйсы кебек бугай, дип, читкә алып куйдым. Бераздан авторы шалтыратты: «Аласыңмы, әллә башка җырчыга биримме?» – ди. Уйладым-уйладым да, туктале, бирмим әле мин моны башка кешегә, дидем. Нәрсәседер бар иде ул җырның! Җырладым. Танылды, кеше күңеленә керде бит. Минем дә күңелемә керде ул, шуңа күрә тамашачыга да ошагандыр, мөгаен.

– Бар шундый җырчылар: аларның җырчы икәнен беләсең, тик кинәт кенә әйтергә кушсалар, бер җыры да искә төшми. Ә Алсу Әбелханова дигәч, тел очына бик күп җырлар килә…

– Син хитларга бай, дип әйтәләр, тик аңа анализ ясап караганым юк иде. Ә уйлап карасаң, чыннан да, хитлар әз түгел икән бит: «Пар алкалар», «Мәхәббәтнең соңгы төне», «Җаным», «Сорама хәлләремне», «Сөям генә бит инде», «Өзмә миңа умырзая», «Җыр бүләк итәм»… Аллаһка шөкер! Нәрсәгә бәйледер бу – белмим. Серен белсәм, шуны гына кулланып, гел хитлар гына чыгарып ятар идем.

«ЙОКЫДАН ИКЕНЧЕ АЛСУ БУЛЫП УЯНДЫМ»

– Гаиләгездә ике ул да үсеп килә бит әле, Алсу. Нинди алар?

– Әмиргә – 11, Солтанга 3 яшь. Алар икесе ике төрле! Әмир күбрәк миңа охшаган, бик йомшак, нечкә күңелле. Һәр вакыйганың төбенә төшеп уйлана белә. Солтан әлегә кечкенә, шулай да холкы күренә башлады инде. Бик тере ул, күп сөйләшми, әйтсә, берәгәйле итеп әйтеп куя, спортны ярата. Кырысрак.

– Әтисенә охшаганмы?

– Безнең әтиебез бик «добрый». Мин кырысрак.

– Алсу Әбелханова белән очрашам, дигәч, танышларым: «Ул Кар патшабикәсе кебек бик, бик усалдыр, сөйләштерә дә алмассың инде», – дигәннәр иде…

– Шулаймыни (аптырый)? Бик күп кеше, минем белән якыннан танышкач: «Без сезне белмәгәнбез, сез шундый ачык, йомшак икәнсез», – диләр. Эштә (Казан шәһәре филармониясе. – Авт.) мин бөтенләй башка кеше: сикерәм, шаяртам, көләм. Кызлар арып бетәләр үземнән. Өйдә дә балалар белән рәхәтләнеп уйныйм, шаярам. Бик күп сөйләшәм, кешегә беренче булып үзем барып бәйләнә алам. Ә сәхнәдә мин башка. Кар патшабикәсе образын махсус тудырмыйм, сәхнәдә үземне тотышым шундый минем. Бәлки, саклану чарасыдыр ул. Әгәр мин тормышта да салкын булсам, тамашачы мине һәм җырларымны кабул итмәс иде. Күңелеңнең җылысы җитмәсә, тавышың һәм җырың ничек кенә матур булса да, халыкка җиткерә алмыйсың.

– Кайбер матбугат чаралары сезнең турыда «Ире белән ике тапкыр туй уздырды» дип язып чыккан иде.

– Гаилә коруыбызга ун ел булуны билгеләп үткәч булды ул. Радик – Самарадан, ә мин Ульяновскидан булгач, безнең туйда лимузин булмады. Кунаклар автобусларга төялешеп килде дә, ресторанга гына барып бәйрәм иттек. Ә лимузин туйның бер бизәге кебек бит инде ул. Шуңа күрә, ун еллыкны билгеләп үтү турында сүз чыккач, әйдә, лимузинда йөрибез, дип тәкъдим иттем. Бик якын дуслар белән генә машинага төялештек тә шәһәр буйлап йөрдек, ашадык-эчтек, фотога төштек. Радик – карадан, ә мин, туй кызы кебек, актан идем. Шуны «икенче тапкыр туй үткәрделәр» дип яздылар. Икенче тапкыр үткәрергә без бит аерылышмадык, түгәрәк датаны билгеләп кенә үттек. Быел бергә яши башлавыбызга 12 ел булды.

– Күпме бу вакыт, әллә азмы?

– Бик аз. Әгәр тормыш авыр булса, ир белән яшәүнең бер елы икегә тора, дияр идең. Ә без кичә генә өйләнешкән кебек. Инде ике балабыз бар – ышанырлык та түгел! Радик беркайчан да минем җырлавыма киртә куймады. Һәрвакыт булыша, киңәшен бирә, кирәкмәгән җиргә кысылмый. Ир түгел – хыял! Мин аңа бөтенесен кайтып сөйлим, хәтта берәр кеше комплимент ясаса да, әйтми калмыйм.

– Юлыгызда юләр фанатлар очраганы юкмы соң?

– Юк. Без сезне яратабыз, дип килеп-килеп әйтәләр, тик барысы да бик акыллы, зыялы кешеләр. Менә телевидениедә эшләгәндә берәү булды. Көн саен шалтыратып «Мин сине яратам» һәм башка сүзләр әйтә иде. Урамга чыгарга куркып та йөрдем әле мин аның белән сөйләшкәннән соң.

– Тормышыгызны, яшәү рәвешегезне яки уй-фикерегезне үзгәрткән берәр вакыйганы искә алыгыз әле, Алсу!

– Ирем белән өйләнешкәнгә ун елны билгеләп үтү. Йокларга бер төрле Алсу булып яттым, бөтенләй икенче Алсу булып уяндым. Гаҗәп хәл бу!

– Сез киләчәккә карап яшисезме, әллә бүгенге белән генәме?

– Киләчәккә карап. Мин үз алдыма максатлар куям, ә аларга ничек барып җитәчәгемне белмим. Шуңа ирешү өчен нәрсә дә булса эшли башлыйм. Тик вакыты җитми торып, аңа ирешеп булмаячагын да беләм. Минем бүген теләкләрем бик күп. Инглиз һәм итальян телләрен өйрәнәсем, самбо белән шөгыльләнәсем, фортепианода уйныйсым килә. Тик бу эшләргә алыныр өчен әле вакыты җитмәгәндер. Бөтен нәрсәгә дә шул уй белән карыйм. Әйтик, миңа ирем: «Бөтен кеше атказанган артист исемен алды, син генә калдың. Аны алуны тизләтеп тә була бит», – ди. Мин аның артыннан соранып йөрмим, үзе килә икән – бирерләр, дим. Хәзер ирем дә шулай уйлый башлады. Монысы максат түгел, һәр нәрсәнең үз вакыты, дигәннән генә әйтүем. Ә киләчәккә карап эшләүгә килгәндә, хәзер миндә, концертымны эшләргә кирәк, дигән уй җитлегеп килә. Ике альбомлык җырларым җыелды, алар инде танылган, шуларны туплап чыгарасы бар. Шуңа күрә эшлисе эшләр җитәрлек әле.

Әңгәмәдәш ­– Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии