Җирле телләр

Җирле телләр

Уйлавымча, рус теленнән кала барлык башка телләргә икенчел, рус теле белән берничек тә тигез яки аннан өстенрәк була алмый торган итеп карау – ул озак еллар буе урыс һәм Совет хакимияте астында яшәүнең бер нәтиҗәседер. Авылларда татар телен генә белеп яшәп булса да, шәһәрләрдә барысы да гел урысча булды бит. Күп дистә еллар буе шулай яшәп, шуннан башканы күрмәгән Ольга Артеменко кебекләр өчен телләрнең рольләре, кулланыш дәрәҗәсе бөтенләй башкача булырга мөмкин икәнлеген күз алдына китерүе кыендыр.

Заманында мин Үзбәкстанның бер шактый зур төзелеш оешмасында программист булып эшләгән идем. Анда миннән башка тагын берничә татар да эшли иде. Кадрлар бүлеге җитәкчесе Мәсгуть абый, аның ярдәмчесе Миләүшә һәм башкалар. Ул Мәсгуть абыйны Михаил Геннадьевич дип йөртәләр иде. Мин аларның татар икәнен белгәч, гел татарча сөйләшә идем. Шуны ишетеп торган бухгалтер Рая соңрак: «Русчадан башка телдә сөйләшкәнне ишетү гадәти түгел», – дип әйткән иде. Ул моңа ачулы иде дип әйтә алмыйм, ләкин бу аның өчен гаҗәп иде.

Без инде үзебез дә телебезгә җитәрлек бәя биреп, аны үзебезнең бер өлешебез буларак кабул итеп яклый алмаганбыз Совет заманында. Әле 90нчы еллар уртасында, Казанга кайткач, универмагта мондый хәл булды. Без килгәндә сатучы үзенең иптәш кызы белән татарча сөйләшеп тора иде. Шуннан аның татар икәнлеген белеп, мин татарча эндәштем. Ә ул миңа урысча җавап бирде. Эштә урыс телен генә кулланырга кирәк һәм шулай гына ярый дигән фикергә ияләшкән, күрәсең.

Ә менә Балтыйк илләрендә үз телләренә мөнәсәбәт бездәге кебек түгел иде дип беләм. 90нчы еллар башында Литвага ялга баргач, анда берничә көн кеше фатирында торган идек. Шкаф тулы китаплар. Бәлки, берәрсен укырмын дип карасам, арасында ник бер урысчасы булсын, барысы да литва телендә иде. Ә безнең татарларның китап киштәләрен карасагыз, бөтенләй башкача.

Безгә дә телебезгә мөнәсәбәтне үзгәртергә, аның дәрәҗәсен күтәрергә вакыт. Ольга Артеменко кебек элеккеге стереотиплардан арына алмаучыларга башка милләтләр тәҗрибәсен күбрәк өйрәнергә чакырырга була. Бу яктан, Канадада өйрәнерлек күп нәрсә бар дип әйтер идем. Мәсәлән, монда Квебек провинциясендә рәсми тел – француз теле. Инглиз телен генә белүчеләргә шартлар тудырылган булса да, француз теле – төп, беренчел, аның дәрәҗәсе инглиз теленнән югарырак. Күпчелек мәктәпләрдә укыту – французча. Менә бу җирле телнең башка телләргә караганда тигез генә түгел, ә өстенрәк тә була алуының бер мисалы. Квебекның кайбер кечерәк шәһәрләрендә, гомумән, бар кеше дә французча гына сөйләшә, инглиз телендә сөйләшүчене табуы да кыен диләр.

Урыс теленә килгәндә, аның монда бөтенләй кирәге юк. Бәлки, Ольга Артеменкога монда килеп бераз яшәп караргадыр, дәүләт хисабына, урыс теленең өстенлеген күрсәтеп карасын Квебек французларына.

Равил НОГМАНОВ,

Эдмонтон, Канада.

azatliq.org

Универсиада күнегүләрендә «ЧП»

Казанда Универсиада күнегүләре башланды. Дүрт күнегүнең беренчесе узган шимбә көнне үтте.

Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рәфис Борһанов сүзләренчә, күнегүләрнең беренче көненә алдан көтелмәгән хәлләр дә планлаштырылган булган. Кайдадыр ут сүнгән, кайдадыр тикшереп үткәрү капкасы эшләми башлаган, кайдадыр җаваплы хезмәткәр үз урыныннан киткән, кайдадыр кешеләрне башка урынга күчерү кирәк булган. Күнегүгә бу җитешсезлекләрне оештыручылар, әгәр Универсиада вакытында андый-мондый хәлләр килеп чыкса, аларны тиз генә бетерүгә әзер булу өчен махсус керткән.

Күнегүдә 18 төрле көтелмәгән хәл планлаштырылган булган, әмма болар өстенә тагын 16 башка төр җитешсезлек тә килеп чыккан. Кәрван белән барганда бер автобусның тәгәрмәче тишелгән, бер йөртүче үзенең документларын өендә онытып калдырган һәм шуның өчен аның урынына башка йөртүчене эзләргә туры килгән…

Казан Универсиадасы башкарма дирекциясе җитәкчесе урынбасары Азат Кадыйров «Азатлык»ка: «Беренче күнегүне яхшы үтте дип бәялибез», диде. «Без зур эш башкардык. Аеруча игътибар бирәсе урыннарны ачыкладык», – диде Кадыйров.

Аның сүзләренчә, Казанга кадәр дә Универсиада үткәргән шәһәрләр уеннар башланганчы күнегүләр үткәргән булган. «FISU таләбе түгел бу, үзебезне үзебез сынап карау», ди Кадыйров.

Шимбә иртәнге җидедән кичке дүрткә кадәр дәвам иткән күнегүләрдә барлыгы 812 кеше катнашты. Шуларның 681е 20 балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре һәм олимпия резервы училищесы спортчылары иде. Спорт корылмаларында һәм башка биналарда тагын Универсиада башкарма дирекциясенең 670 хезмәткәре һәм 65 волонтер да эшләде.

Бу күнегү вакытында яшь спортчылар иртүк Универсиада авылына җыелды, аннан аларны автобуслар кәрваны белән спорт корылмаларына алып киттеләр. Уеннарда катнашкач, яңадан Универсиада авылына алып кайттылар. Бу көнне, янәсе, Универсиадада баскетбол, көрәш, авыр атлетика, суга сикерү, барлыгы 14 төрдә башка ярышлар да үтте. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да оештырып каралды.

Күнегүләрнең икенчесе 15 июнь көнне булды. Монысында 2 меңнән артык кеше катнашты.

21 июнь көнне күнегүләрнең өченчесе үтәчәк. Бу көнне «Казан» халыкара һава аланының мөмкинлекләре сыналачак. Һава аланында шартлы спортчыларны каршы алачаклар. Аннан аларны Универсиада авылына алып килеп урнаштырып та караячаклар, авылдагы төп ашханәдә ашау да оештырылачак. «Чит ил спортчылары» Универсиада авылында кунып та караячак. Бу көнне күнегүләрдә 1691 кеше катнашачак.

22 июньдә исә, күнегүнең иң катлаулысы булыр дип көтелә. Бу көнне шартлы рәвештә 32 спорт корылмасында 17 спорт төрендә ярышлар планлаштырыла, дүрт тапкыр ашатып та караячаклар. Бу күнегүдә 3465 кеше катнашыр дип көтелә.

-+Наил АЛАН.

«Русия халык фронтын» Татарстанда белмиләр

11 июнь көнне Мәскәүдә «Бөтенрусия халык фронты» корылтае ачылды. Аның беренче көнендә 1,5 мең чамасы катнашучы низамнамә һәм программалар турында фикер алышты. Икенче көнендә корылтайның документлары имзаланып, фронтның җитәкчеләре сайланды. Корылтайның икенче көнендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Фронт җитәкчесе итеп Русия президенты Владимир Путин сайланды.

«Халык фронтын» булдыру – Путин нияте иде. Рәсмиләр мондый фронтның иҗтимагый оешмалар, сәяси фиркаләр, ватандашларны берләштерү өчен оештырылуын белдерде. 2011 елда төзелгән фронтка бер-бер артлы Русиянең эре берләшмәләре керде. «Русия тимер юллары», «Русия почтасы» артыннан ук 2011 елның июленә фронтка «КАМАЗ» ширкәтенең керүе дә билгеле булды. Кайбер мәгълүмат чаралары аның әлегә кадәр Юстиция министрлыгында теркәлмәгән булуы турында язып чыкты.

Татарстаннан фронтка 20 иҗтимагый оешма, 49 хезмәт коллективы, 273 кеше кергәне билгеле.

«ХАЛЫК ФРОНТЫ» ТУРЫНДА БЕЛГЕЧЛӘР ФИКЕРЛӘРЕ

Казан федераль университеты социология кафедрасы доценты Искәндәр Ясәвиев:

– Хакимият үзен яклар өчен тагын бер тамаша кылып, халыкның төрле катламнарының үзен яклавын күрсәтергә тырыша. Хакимиятнең бу адымы хәтта тәнкыйтькә дә лаек түгел. Татарстанда бу «Халык фронтын» беркем дә белми, ишеткәнебез юк. Фронт берни үзгәртә алмас. Ватандашларга үз тормышларын хәл итәргә үзләренә бирү генә вазгыятьне үзгәртә ала. Русиядә, шул исәптән Татарстанда да ватандашлар активлыгы сизелә – экологияне яклаучылармы, гади ватандашлармы, инвалидларны яклау хәрәкәтеме – алар барысы да нәрсәдер эшли. Хакимият аларга комачауламасын иде, аның иң зур ярдәме шул булачак. Әлегә басым, төрле киртәләр салу гына бар. Хакимият үзе елларча ватандашлар җәмгыятен үстерергә, дип сөйли, үзе шуның киресен раслаучы кануннар кабул итә («чит ил агентлары» кануны).

Тинчурин театрының баш режиссеры, «Бердәм Русия» сәяси шурасы әгъзасы (кайбер мәгълүмат чараларында «Халык фронтын» оештыру эшендә катнашкан дип язылган) Рәшид Заһидуллин:

– Мин Мәскәүгә бармадым, чакыручы да булмады, теләгем дә юк иде. Минем өчен иң мөһиме – театр, менә хәзер дә мин репетициядә. Минем турында теләсә нәрсә язалар, арыдым мин бу эштән, минем өчен театр гына мөһим.

Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗәни исемендәге тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов («БИЗНЕС Online»):

– Татарстанда бу фронтны күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Безнең үзебезнең сәяси мәнфәгатьләр бар, бу мәнфәгатьләр һәрвакыт партияләрдән өстен булды. Татарстан Дәүләт шурасына карагыз – төрле партияләргә кергән депутатлар да республиканы якларга кирәк чакта бердәм тавыш бирә.

Алсу КОРМАШ.

«Бүген ут төрттеләр, иртәгә шартлатырлармы?»

Апас районы газетасының элекке мөхәррире Әсхәт Җәләлиев «миңа, гаиләмә карата сугыш бара» дип белдерде. 15 июнь иртәсендә аның күршедәге кызының йорты тирәли бензин сибеп ут төрткәннәр.- +

Әсхәт Җәләлиевның район хакимияте белән сүзгә килешүе өч ел элек булды. Түрәләрнең милек, җир белән әвеш-тәвеш китергәнен, алдау юллары белән арзан хакка сатып алып, үзләштерүләрен фаш иткән журналистны чын-чынлап эзәрлекләү башланды.

Башта район хакимиятенә баш бирмәгән мөхәррирне эштән алдылар. Пенсиягә чыгарга җиде ай калган иде, «Йолдыз-Звезда» район газетасының мөхәррире вазифасыннан китәргә мәҗбүр иттеләр, аннары шунда эшләгән балаларын эшеннән кудылар. Әсхәт Җәләлиев сүзләренчә, эш моның белән туктамаган.

– Берничә ай элек йортка төнлә машина белән бәреп керделәр, хәзер менә кызымның йортына ут төрттеләр. Өй тулы кеше, балалар, кызым өченчегә авырлы. Миннән шул рәвешле үч алалар, – дип сөйләде «Азатлык» радиосына Әсхәт әфәнде.

– Бу хәл кайчан, ничегрәк булды? Янгыннан зур зыян килдеме?

– Төнге беренче яртыда безнең хуҗалыкка бандитлар һөҗүме булды. Башта минем ихатада йөргәннәр, аннары мин чыга алмаслык итеп ишекне тимер белән терәтеп куйганнар. Янәшәмдә, күршедә генә ике кызым яши, менә олы кызымның хуҗалыкларын уратып мичкәләп бензин сибеп чыкканнар да ут төрткәннәр. Безне Ходай гына саклап калды, төн булуга карамастан бер күршем ятмаган булган, алар ут капканны күреп алып, янгын сүндерүчеләрне чакырткан, безне, тирә-яктагы күршеләрне уяттылар. Халык бик тиз җыелды. Бергәләп янгынны сүндерә алдык. Барысына да ихластан рәхмәт! Полиция бик соңлап килде, иренеп кенә бөтен нәрсәне фотога төшерде, сораштырды.

Каралтыга тигән зыянга минем исем китми, кешеләрнең бу кадәр кабахәтлеге башыма сыймый. Ярый, минем йорт булса, бер хәл, ләкин кызымның гаиләсе бит бу, балалы йортка ут төрттеләр! Аларның үлеме аша миннән үч алырга теләделәр. Кызымның ике бәләкәй баласы, өченчегә авырлы. Никадәр стресс кичергәнне үзебез генә беләбез. Оныкларым өйгә керергә курка.

Моңа кадәр безне куркытып, машина белән бәреп кергәннәрен район полиция башлыгы да, прокурор да белә. Шикле кешеләрне күрсәттем, ләкин берни эшләмәделәр. Хәзер менә шушылай куркытуга керештеләр.

– Бу эшне башкаручыларның кем булуларын чамалыйсызмы?

– Әлбәттә, чамалыйм! Бу заказ буенча эшләнде. Кайбер иптәшләр аларның Апас районында ничек милекне урлау, талау турында язып чыгуымны, сөйләвемне, аларның бу җинаятьләрен булдырмас өчен аркылы ятуымны гафу итә алмыйлар.

Районда милекне сатып алырга игълан бастырыр өчен ялган гәзит булдырдылар. Халыкка белгертмичә, яшереп, игъланнар биреп, юк кына хакка йортлар, җирләр сатып алып яттылар, үзләренә, туганнарына яздырдылар. Башта түздем, аннары район җитәкчелегенә каршы төштем, «отказ» бирдем. Райпоның 49 бинасын үзләштерер өчен игълан басарга тиешләр иде, мин аркылы төштем. Райондагы 43 кибет һәм 6 бина – райпоныкы. Ипи комбинаты, райпо цехлары, ресторан, кибетләр – барлыгы, кимендә, 150 миллион сумлык. Ипи комбинаты үзе генә дә 20 миллион сум тора. Кафе-ресторан – 20 миллион. Ләкин район түрәләре боларның барысын да 5 миллионга сату турында игълан бирәбез диде. Әгәр мондый игълан район газетасында чыкса, теләсә кем йөгереп килеп җитәр иде. Мин чыгарырга тиеш идем, ләкин бу эшне башкармадым. Кинотеатрны 750 мең сумга сатуны оештырдылар. Саный китсәң, күп андый очраклар. Мондый игъланнарны алар ике нөсхәдәге гәзиткә бастырып чыгаралар. Хисап өчен. Аның турында «Безнең гәҗит» («ЗА КОРРУПЦИЮ» №47, 28 ноябрь 2012) язды.

– Болар буенча тикшерү булдымы?

– Республикада моңа карата бернинди дә реакция булмады. Милекне үзләштерү буенча Русиянең Тикшерү комитетына яздым, кәгазьләр әйләнеп кайтты, мондагы тикшерүчеләр аны әвәли дә әвәли.

Аның каравы, ул вакытта «Татмедиа» җитәкчелеге миңа чыкты, хуҗалар үзләре шалтыратып: «Синең мәсьәлә буенча Татарстан президенты аппаратыннан чыктылар, сине эштән азат итәргә дигән әмер бирелде», – дип ачыктан-ачык әйттеләр. Балаларыңа кыен булачак, кит диделәр. Киттем, ләкин мин киткәч, район гәзитендә эшләгән балаларымны да эштән кудылар. Авырлы дип тормадылар. «Кыскарту», – диделәр, этеп-төртеп кудылар. Үземә килгән зыян берни түгел, балалар өчен куркам.

– Бензин сибеп, ут төртүчеләрнең табылуына ышанасызмы?

– Бер ай эчендә тапмасалар, табарга теләмәсәләр, партия билетымны халык алдында ягачакмын. Бандитлар белән бер партиядә торасым килми!

Районда милекне талау сәясәтен алып баручыларга мин тыныч кына урларга комачаулыйм. Мине күрә алмыйлар. Өченче очракта мине шартлатырга да мөмкиннәр.

Беренче һөҗүмнән соң алар гаеплеләрне тапмадылар. Моны болай гына калдырмыйм, кирәк булса, халыкка дөреслекне җиткерер өчен урамга чыгып сөйләячәкмен. Мәскәү каналларын күтәрәчәкмен. Мин үземне күрәләтә таптата, үтертә алмыйм. Әгәр гаеплеләрне тапмасалар, салым түләүдән туктаячакмын һәм халыкны да шуңа өндәячәкмен. Мине яклый алмаган дәүләткә ник мин акча түләргә тиеш? Оныгым өенә керергә курка икән, ни уйлый прокурор, полиция башлыгы?

– Шәһәрдә яшәүчеләргә коррупцион системага, гаделсезлеккә каршы көрәшү авыр, ә авылда яшәүчеләргә икеләтә, өчләтә кыен. Алар коллар дәрәҗәсендә яши, авылда торып, кеше үзенең хокукларын яклый аламы?

– Чын-чынлап көрәшсәң, буладыр. Свердловск өлкәсендә Ройзман бар, аны батырырга телиләр, ләкин халык арасында авторитеты бар, канунны белә, үзен яклый. Намуслы булсаң, хокукларны белеп хәрәкәт итсәң, мәсьәләнең очына чыгып булуына ышанам. Республика якламый икән, Мәскәү бар.

– Эштән куылгач, нәрсә белән көн күрәсез? Күченеп кит дип тәкъдим итүчеләр бармы?

– Олы кызымның ике баласы бар, өченчегә бала тууын көтәләр, икенче кызым бәби тапты, өченчесе дә бала үстерә. Мин Апаста туган кеше, нәселем белән кая кубарылып китим? Китмим. Хуҗалыкта 700 баш тавык бар, яшелчә үстерәбез, ачтан үлмәбез. Дошманнар өмет итмәсеннәр.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.

Комментарии