Дарумы, агумы, яки хокукларыбызны беләбезме?

Дарумы, агумы, яки хокукларыбызны беләбезме?

Кибеттә срогы чыккан тауар булырга мөмкинме? Ничек кенә әле. Моннан котылырга буламы? Була. Этикеткасын укырга яки, кирәк дип тапсагыз, «менеджер» дип аталган кибетчеләрен, «секьюрити» дип аталган каравылчыларын чакыртып, хокукларыгызны дауларга мөмкин. Һәм күпчелек халык шулай эшли дә.

Ә менә медицина өлкәсе белән нишләргә? Дәүләт сырхауханәләрендәге даруларның, вакциналарның ни дәрәҗәдә сыйфатлы икәнен каян белергә? Баласын бакчага алып килгәндә, теләсә кайсы ата-анадан, беренче эш итеп, прививкаларны таләп итәләр. «Ә» дигәнеңә «җә» дип торган түләүле клиникаларга йөрергә кемнең генә хәленнән килә? Халыкка бер генә юл кала – табибларның намусына ышану.

Шунысы куанычлы, күпчелек табиблар эшләренә намус белән карый. Шулай да, план, димәк ки акча артыннан куып, төрле хилафлыкларга баручылары да очрап тора. Мәсәлән, 2009 елда Казанның икенче поликлиникасы баш табибы урынбасарына каршы җинаять эше кузгатылган иде. документларда гына халыкка гепатиттан «вакцинация ясый», ә препаратларны юкка чыгара. Нәтиҗәдә, яхшы күрсәткечләр белән премия ала, ә халык теләсә нишләсен… 2011нче елда тагын бер грипптан кәгазьдә генә вакцинация уздырып тотылган иде. Монда сүз, беренче чиратта, дәүләткә килгән зыян турында түгел, табибның шушындый адымга сәләтле булуы хакында. Бу табибларга каршы җинаять эше кузгатылды. Әгәр ул башкаларның сәламәтлеге исәбенә баерга сәләтле икән, аннан ни көтәргә? Соңгы очрак барысын да аяктан бәреп егарлык – республика сырхауханәләренә срогы чыккан вакциналар кайтарылган һәм БАЛАЛАРДА кулланылган! Һәм шушы күренешне яшереп калдырырга тырышалар.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

ПОЛИОМИЕЛИТ

Медицина системасы – иң яшерен, иң «ябык» өлкәләрнең берсе, анда ниләр бар икәнен белермен димә. Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эксперт төркеме, Мамадыш үзәк район сырхауханәсендә тикшерү үткәргәндә, зур күләмдәге, срогы чыккан полиомиелитка каршы вакциналарга тап була. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан бүлекчәсенә хәбәр итәләр, ведомство, үз чиратында, тикшерү эшләре башлый.

Полиомиелит – ул арка мие параличы китереп чыгаручы, нерв системасын зарарлаучы инфекцион авыру. Полиомиелит «хәерче илләр» авыруы санала – теркәлгән очракларның күпчелеге Африка илләренә һәм Әфганстанга туры килә. 2010 елда бу авыру Таҗикстанга үтеп керә һәм, иммунизация аз булу сәбәпле, нык тарала. «Медпортал» сайты 700 паралич очрагы, 456 рәсми теркәлгән чир һәм дистәләгән үлем очрагы булды дип яза. Гастарбайтерлар белән бергә бу чир Русиягә дә таралмасын өчен, 2011 елның ноябрендә «Полиомиелит профилактикасы» программасы кабул ителә. Русиянең баш санитар табибы Г.Онищенко кабул иткән карар нигезендә, бар балаларга да иммунизация уздырылырга тиеш була. Бу эштә медицина оешмалары гына түгел, җирле хакимиятләр дә катнашырга тиешлеге әйтелә. Иммунизация перораль вакцина куллану юлы белән башкарыла, ягъни, кеше аңлаешлы телдә әйткәндә, бу шприц белән канга кертелә торган препарат түгел, авызга тамызыла торган кызгылт сыекча.

ЧУТСЫЗ ВАКЦИНА

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, бик сәер күренеш ачыла. Быелның апрель азагында «Таттехмедфарм» дәүләт оешмасы республиканың үзәк сырхауханәләренә 2012 елның октябрендә җитештерелгән 858 серияле полиомиелит вакциналары җибәрә башлый. Кайбер районнар препаратны вакытында ала, ә кайберләре, бу вакцинаны саклану срогы бетәргә берничә көн калгач кына алуга ирешә. 18 апрельдә куллану вакыты чыгасы даруны Балык Бистәсе, Балтач, Алабуга, Әтнә, Лаеш, Менделеевск, Мамадыш, Биектау, Алексеевск районнарында 16–17 апрельдә генә алуга ирешәләр. Формаль яктан караганда, «Таттехмедфарм» хаклы – вакцинаның саклау срогы 18 апрельдә чыга, димәк, препаратның саклау срогы чыкмаган. Ә аек акыл белән уйлап караганда, башкачарак. Беренчедән, райондагы бөтен балаларга бер көн эчендә прививка ясарга мөмкин түгеллеге табиб булмаган кешегә дә билгеле. Икенчедән, иртәгә срогы чыга дигән даруны кулланырга табиблар үзләре дә киңәш итмиләр. бит ул!

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эксперт төркеме 15 майда Мамадыш үзәк сырхауханәсендә 858 сериясендәге 2000 доза вакцина таба. Аларны 17 апрельдә сырхауханәнең эпидемиологы Галиева кабул итеп алган. Ә документлар буенча… вакциналар кабул ителгәннең икенче көнендә, 18 апрельдә үк юк ителгән. Ирексездән сорау туа – ни сәбәпле вакцина юк ителгән дигән документ тутырылган? Алар белән нишләргә җыенганнар? Вакцинаны юкка чыгару турындагы актка баш табиб урынбасары урынына имзаны башка кеше – эпидемиолог ярдәмчесе сырлавын исәпкә алсак, сораулар тагын да арта. Тагын бер сәер күренеш: сырхауханә хезмәткәрләре «Таттехмедфарм»га вакцина сорап мөрәҗәгать итмәүләрен әйтә. Алар әйтүенчә, «Таттехмедфарм» кирәгеннән артык вакцина кайтара. Мәсәлән, 2012 елда районга кирәкле 5560 урынына 9700 доза кайтарылган. 2012 елның азагында 2013 елның 1 гыйнварына саклау срогы чыга торган 3900 доза кайта һәм 9 январьда юкка да чыгарыла. Ничек аңларга моны?

Биектау районында, мәсәлән, 2013 елгы план буенча, районда 1781 кеше вакцинация үтәргә тиеш була. Мин медицина белгече түгел, шулай да запас белән, әйтик, 2 мең доза кайтарылса, аңлашылыр иде. Ә менә Биектау үзәк сырхауханәсе заказны 7 тапкырга артыграк итеп сорый – 13 мең вакцинага гариза бирә. «Таттехмедфарм» документлары буенча 4500 доза кайтарылган, сырхауханәдәге хисап журналы буенча – 2500 доза. Ирексездән «Таттехмедфарм» артык дозалар кайтарган рәвешле булып, кемнәрдер акча эшлиме әллә дигән сораулар туа. Бер упаковка (100 доза) вакцинаның 778 сум торуын исәпкә алсак, әллә ни зур суммалар да түгел инде. Саклау срогы чыгу сәбәпле вакциналарны юкка чыгару турындагы актларда исә күпмесе юкка чыгарылу хакында тулы мәгълүмат юк. Теләсә нинди күләмне атар өчен алдан әзерләнгәннәрме? Вакцинаның саклау срогы үтәлсен өчен минус 20 градус салкынлыкта булуы шарт, Онищенконың карарында бу пункт аерым билгеләп үтелгән. Биектау сырхауханәсендә исә мондый температура режимы сакланмаган.

Кыска гына тикшерү күрсәткәнчә, бер-ике көннән саклау срогы чыгарга тиешле 858 серияле вакцинаның 13 район сырхауханәсенә (Биектау, Әгерҗе, Мөслим, Актаныш, Нурлат, Әлки, Бөгелмә, Балтач, Алабуга, Әтнә, Лаеш, Менделеевск, Алексеевск) районнарына, шулай ук Казанның дүртенче, җиденче балалар поликлинкаларына, җиденче балалар сырхауханәсенә җибәрелүе билгеле була.

Бу районнарда срогы чыккан вакциналарның язмышы нинди булгандыр, анысын Роспотребнадзор үткәргән тикшерү нәтиҗәләре күрсәтер. Бәлки, күрсәтмәс. Кем белә. Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина тикшерү нәтиҗәләре тулысынча билгеле булганчы, бернинди комментарийлар да бирелмәячәк, диде. Нәтиҗәләр кайчан билгеле булачагы да билгесез.

Тикшерү уздыручылар саклану срогы чыккан вакцина кулланылган берничә районны атады. Район сырхауханәләренең, билгеле инде, мондый «дан» аласылары килми, бу мәгълүматны кире кагып, суд белән яный башладылар. Шуңа да, кулда нинди дә булса фактлар булмый торып, ул районнарны атый алмыйм. Исемлеккә кергән Биектау районында исә 858 серияле срогы чыккан вакцинаның балаларда кулланылуын тәгаен әйтергә була.

«ЮГАРЫДАГЫЛАРДАН ЭЗЛӘГЕЗ»

Биектау районында яшәүче 91 бала срогы чыккан полиомиелит вакцинасы кабул иткән дигән шик бар. Балаларның төгәл санын ачыклап бетереп булмады. Биектау сырхауханәсенә караган 7 оешмада – поликлиниканың балалар консультациясендә, авыллардагы өч амбулаториядә, 1 ФАПта, икенче һәм өченче мәктәпләрдәге медпунктларда шушы сериядәге вакцина кулланылган. Тикшерү башланганнан соң, Биектау сырхауханәсендә вакциналарның юкка чыгарылуы хакындагы актлар пәйда була. Актларны өлкән медсестра Павлова имзалаган. Имеш, вакцина апрель аенда ук юкка чыгарылган. Чынлыкта исә вакцина 28 майда, бу хакта Роспотребнадзорга билгеле булгач кына юк ителә.

Дөбьяз авылына килеп кереп, беренче очраган кешегә мөрәҗәгать итүгә үк, ни өчен килгәнемне белделәр. Аптырап калган идем, әңгәмәдәшем район сырхауханәсендә эшләүче Әлфия Төхфәтуллина булып чыкты:

– Ишеттем ул хакта. Мин Дөбьяз табиблары гаепледер дип уйламыйм. Югарыдагылардан эзләргә кирәк, – ди ул.

– Югарыдагылармы, мондагылармы, әмма барыбер табиб булып эшләүче кемдер эшләгән бит шул эшне. Ни сәбәпле шундый хәл мөмкин дип уйлыйсыз? – дип сорадым.

– Хәзер медицина көчле түгел. Бизнес. Игътибар булырга тиеш, бик куркыныч әйбер… Мондагыларга нәрсәне китерәләр, шуны кулланалар, тиз-тиз генә булганда карап өлгермәгәннәрдер… Алай дисәң, таякның ике ягы бар инде, карарга кирәк… Иң мөһиме – балаларга куркыныч килмәсен.

– Бу куркыныч әйберме?

– Куркыныч нәтиҗәләргә китерүе мөмкин. Кемнең баласын югалтасы килсен? Бу эштә гаепле кешеләргә җәза бирелергә тиеш, моны үз агымына куярга ярамый.

– Ата-аналарга нинди киңәш бирә аласыз?

– Ата-аналар медперсоналга ышана. Шприцка җыйдылар, ясадылар – аналарга кем аның составын күрсәтә…

Шулай шул, халыкның зур күпчелеге табибларга ышана. Дөбьяздагы табибларга да халыкның мөнәсәбәте бик уңай. Авылларда сырхауханәләр инде тәмам бетерелгән чорда болар ике катлы участок сырхауханәсен саклап кала алганнар.

– Минем бу әйбергә катнашым бик аз, – дип аңлатты Дөбьяз сырхауханәсе баш табибы Рөстәм Фатыйхов. – Балалар консультациясендә җаваплы табиб вакциналарны бирә дә, безнекеләр ясый. Алар үз графиклары буенча эшлиләр, мин квартал саен хисапка кул куям. Моңарчы андый очраклар булмады, бу беренче очрак. Шуңа күрә һәр килгән препаратны тикшереп торырга кирәк булмады. Ярый вакытында акт төзеп, туктатып калдык…

– Белүемчә, сезнең участокта да срогы чыккан вакцинаны куллану очраклары булган, – дигәч, Рөстәм Фатыйхов педиатр Ләлә Гобәеваны чакырып китерде. Аның әйтүенчә, 858 серияле вакцина ике этапта кайтарылган. Препарат 2012 елның сентябрендә җитештерелгән, ике саклану срогы күрсәтелгән: – 20 градуста сакланганда – 2 ел, югарырак температурада – 6 ай. Шулай итеп, быелның апрелендә вакцинаның саклану срогы чыккан да, чыкмаган да булуы мөмкин, аны белер өчен препаратның сырхауханәгә килгәнче нинди шартларда саклануын белү шарт. Шул сәбәпле, мондый дарулар белән бергә аларның саклану вакытын күрсәтүче документлар да булырга тиеш. Ләлә Гобәева әйтүенчә, район сырхауханәсеннән биргәндә, вакцинаның саклану срогы 2013 елның 10ынчы маена кадәр дигән күрсәтмә була. Дөбьязда кулланылган препаратның тышлыгына кызыл пасталы ручка белән кемдер шул датаны сырлаган. 29 апрельдә бу вакцинаны Дөбьяздагы бер бала кабул итә. Шул ук көнне төштән соң, шул ук сериядәге тагын бер партия вакциналар кайтарыла, аларында инде бернинди 10 май дигән сроклар булмый, шул рәвешчә, бу сериядәге вакцинаның саклану срогы 18 апрельдә үк чыккан булуы ачыклана. Срогы чыккан 100 доза юк ителә. «Без, күпмедер дәрәҗәдә, моны белми калдык», – диде педиатр. Ләлә Гобәева срогы чыккан вакциналарны кабул итү организм өчен зыянлы түгел дигән фикердә:

– Ул бит тере вакцина. Эффекты гына көтелгән нәтиҗәгә караганда азрак булырга мөмкин. Зыяны юк. Тышкы кыяфәте буенча препарат бозылганга охшамаган иде. Вакцина кертелгән баланың сәламәтлеге яхшы, – дип ышандырды педиатр. – Әгәр ниндидер шик бар икән, баланың канын тикшертеп, препаратның нәтиҗәсе булганмы-юкмы икәнен дә белә алабыз, – диде. Канын Дөбьязда үзләре үк алырга ризалар, әмма кан анализын кем акчасына башкарырга дигәнендә – аптыраш…

– Ул баланың әти-әнисенә кан тапшырырга тәкъдим итәсезме?

– Әйе, әлбәттә.

– Аларга бу хакта әйттегезме әле?

– Юк.

– Әйтергә җыенасызмы?

– Мөгаен, кисәтербез. Моны бит аңлатырга кирәк… Әлбәттә, бу вакцинаның медицина учреждениеләренә таралуы яхшы әйбер түгел. Әмма без аны минимум кулландык. Үзәк район сырхауханәсе аны кабул иткән дә, тараткан булып чыга. Безгә шундый күрсәтмә булган икән, нишләргә? Бу иң начар очрак түгел. Үзегез ишеткәнсездер, Ростовта ни булганын… (Ростов шәһәрендә менингиттан балалар үлү очрагы турында сүз бара дип аңладым. – Р.Л.)

Ләлә Гобәеваның журналистларга да үпкәсе зур икән:

– Мин үземне иң соңгы җинаятьче итеп хис иттем. Әмма, кем әйткәндәй, дөнья революциясе белән чагыштырганда, нәрсә инде бу? Балалар ризыкларын тикшереп карасаң, анда нәрсә генә тапмыйсың. Без ул вакциналарны вакытында кулланырга тиеш. Вакытында вакцина юк, шуңа күрә балаларга срогында кертелми. Планны ничек үтәргә? Бу яктан да безне кыйныйлар, теге яктан да. Табиблар турында сүз чыкканда гел начар яктан гына телгә алалар. Башыңны пычракка төртәләр. Ни өчен журналистларда табибларга карата шундый тенденция? Мин 24 сәгать аяк өстендә, йөрергә әйбер юк, дәваларга әйбер юк. Бу хәлдән соң минем гариза язып китәргә дә, идән юарга эшкә керергә генә иде бөтен теләгем. Шул ук акчаңны аласың, аның каравы тыныч яшисең.

Мин сезне аңлыйм. Әмма балаларга срогы чыккан вакцина бирелүе хакында ишеткәч, миндә сырхауханәләргә бөтенләй бармаска дигән теләк туа…

Дөбьяздагы баланың әнисенә мин икенче көнне бардым. Аңа беркем берни әйтмәгән булып чыкты. Билгеле инде, әни кеше куркып калды:

– Без бакчага медицина күзәтүе үткәрергә йөрибез, манту уздырганда шул тамчыларны да бирделәр. Аннан соң алай-болай әйтүче булмады…

«ӨСТӘН ЭЗЛӘГЕЗ»

Бөреле участогында 1 яшькә кадәрле ике балага, 2 яшькә кадәрле 10 балага шушы сериядәге вакцина кертелгән дигән мәгълүмат бар. Усад участогында барлыгы 33 балага срогы чыккан вакцина кулланылуы хакында әйттеләр. Исемлектә 1 яшькә кадәрле – 4, 2 яшькә кадәрле – 9 бала һәм 14 яшьлек 20 мәктәп укучысы. Мәктәптә бу хакта берни дә белмәүләрен әйттеләр. Баласына полиомиелитка каршы вакцина кулланылган бер ана белән сөйләштем. Аңардан да вакцинациядән соң килеп, баласының сәламәтлеге белән кызыксынып мәшәкатьләнмәгәннәр икән. «Вакцинасы булмаса, бакчага да алмыйлар, бакчадагы тәрбиячеләр аркылы да басым бар, шуңа күрә ясатабыз инде, без табибларга ышанабыз. Безнең табиблар әйбәт!» – диде ул.

Усад амбулаториясе баш табибы Наилә Дәминова, бу хәл булганнан соң, отпускка киткән – кесә телефонын алмый.

– Биектауның бөтен участокларында булды ул, бездә генә түгел, – дип аңлатты Усад амбулаториясенең шәфкать туташы Зөбәйрә Вазиховна. – Безгә бирделәр, без аның срогы чыкканын каян беләбез. 31 майга кадәр срогы озайтылган диделәр. Без бит нәрсә бирсәләр, шуны алып эшлибез. Ул өстән килгән, безнең аңа бернинди катнашыбыз юк. Менә мин үзем соңгы тапкыр 24 майда тамыздым. Ә ул аннары гына билгеле булды.

– Аны кулланганнан балаларга зыян булырга мөмкинме?

– Әйтә алмыйм. Болай бер баланың да зарланып килгәне булмады.

– Балаларның әти-әниләре бу хакта беләме?

– Белгәне белә торгандыр, белмәгәне юк. Аны хәзер нәрсә эшләтеп була инде?

– Монда бит мәсьәләнең икенче ягы бар. Ул ата-аналар балаларында полиомиелитка каршы иммунитет бар дип уйлый, чынлыкта ул юк.

– Белмим, киләчәктә нәрсә дип әйтерләр аны, нишләтергә кушарлар, тагын тамызыргамы. Әйтсәләр, без тамызабыз, алар әйтмәсә, без үзбелдеклеләнеп тамызмыйбыз.

– Әти-әниләргә бу хакта әйтергә җыенасызмы?

– Без аны әйтеп нишләтик инде? Зарланып килгәннәре булмады. Менә сез язганнан соң килсәләр генә. Хәзер нәрсәгә ажиотаж тудырып йөрергә? Әгәр ул кабул ителмәгән булса, башка хәл. Менә хәзер 33 бала аны кабул иткән инде. Аларга стресс ясаудан ни мәгънә? Тамызылган, поезд киткән. Аннары ата-аналар безгә бөтенләй ышанмыйлар, прививкага да килмиләр. Андый хәлләр була торгандыр инде ул. Сатып алучылар гаепле.

– Мин, мәсәлән, үземә нинди дару бирелгәнен белеп торырга теләр идем.

– Өстән бирелгән, өстән сорагыз, нигә биргәннәр? Нигә сатып алганнар аны? Мин генә түгел, бөтен район – Дөбьяз да алган, Бөреле дә, Чыпчык та, Мәмдәл дә… Биектаулылар үзләре дә тамызган. Без аны сырхауханәдә аерым Әлфия исемле шәфкать туташыннан алабыз. Аңарга шулай ук әйтелгән срогы озайтылган дип. Димәк, бу өстән бирелгән булып чыга бит. Бирмәсеннәр иде. Алар бит аны белеп биргән, димәк.

– Тартмасында нинди срок күрсәтелгән иде соң?

– Тартмасында «до мая» дип язылган. Ничәнче майга кадәр икәне юк. Мин аны сорадым ничәнче майга кадәр дип, 31 майга кадәр диделәр. Мин монда 31 ел эшлим, элек тә шундый срогы озайтылган дарулар була иде. Без тамыза идек. Вакцинаның икенче, җиденче реакциясе булырга мөмкин. Булмады.

«ӨСТӘН» ЭЗЛИБЕЗ

Участок сырхауханәләренә вакциналарны җибәрүгә җаваплы өлкән шәфкать туташы Зөлфия Павловадан телефон аша: «Ни рәвешчә срогы чыккан вакцина сырхауханәгә кабул ителгән һәм таратылган?» – дип сорадым. Җавап булмады. Ул:

– Ой, мин әйтә алмыйм, гафу итегез, – диде дә, телефонын да өзеп куйды.

– Берничә көн Биектау үзәк сырхауханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиевне урынында тота алмагач, секретаре беренче урынбасары Рифат Илшатович белән сөйләшергә тәкъдим итте. Әмма әңгәмә бөтенләй барып чыкмады. Мәзәктәге: «Беренчедән, мин андый тәртипсез кыз түгел, икенчедән, алай эшләгәннән соң, минем башым авырта», – дигән кыз кебек сөйләште табиб минем белән.

– Рифат Илшатович, Сезнең районда полиомиелитка каршы… – дип соравымны бирергә дә өлгермәдем, бүлдерде:

– Андый нәрсә булмады һәм бу хакта бернинди мәгълүмат бирмибез.

– Сездә Роспотребсоюз тикшерү уздырган, анда срогы чыккан вакциналар кулланылуы хакында әйтелә. Алайса ул әйберләр дөрес түгелмени?

– Мин ул әйберләрне күрмәдем. Беренче урынбасар буларак әйтәм: бу безнең эчке эшләр, һәм андый әйберләр буенча мәгълүмат бирмибез.

– Алайса сездә срогы чыккан вакциналар кулланылмады?

– Андый әйбер булмады.

– Сездә кулланылган вакциналарның срогы чыкмаган иде алайса?

– Бу хакта бернинди комментарийлар бирмибез. Бу безнең медицина эшләре. Табиб сере дигән әйбер бар. Без бернинди мәгълүмат бирмибез. Все, спасибо.

Рифат Илшатович телефонын ташлады һәм бүтән аның белән элемтәгә кереп булмады.

Ул сезнең эчке эшләр булыр иде дә бит, Рифат Илшатович, әгәр дә срогы чыккан препаратларыгызны үзегез генә эчеп ятсагыз. Әгәр аны башкаларга эчерәсез икән, ул инде сезнең эчке эшләр генә булудан туктый. Биектау сырхауханәсенә каршы, административ кодексның 6.3 матдәсе буенча (халыкның санитар-эпидемиологик торышын саклаудагы законнарны бозу), «Роспотребнадзор» эш кузгаткан. Әгәр баш табибның беренче урынбасары бу хакта белми икән, нәрсә дисең инде? Сырхауханәнең җитәкчелеге берни белми икән, «кечерәк» белгечләрнең нәрсәнедер белүен таләп итәргә кемнеңдер хакы бармы? Хәер, мин үзем сырхауханә җитәкчелеге бу хакта белми дип уйламыйм. Беләләр, гаепләре булу сәбәпле, «күрмим-белмим» дип», мәгълүматны яшереп калырга теләкләре.

«ЮГАРЫДАН» ЭЗЛИБЕЗ

Айрат Фәррахов Рифат Илшатовичның «табиб серен» чишеп атты. исеменә атап язылган хатны җавапсыз калдырган иде, йөзенә бәреп сорагач, саран гына булса да җавап алдым:

– Иң беренчесе – моның перораль вакцина икәнен исәпкә алырга кирәк. Аллага шөкер, ул беркайчан да зыян китерми. Бу әйберне контрольдә тотарга тиешле Биектау сырхауханәсе хезмәткәрләренең, аерым алганда өлкән шәфкать туташының һәм урынбасарының эшләренә салкын каравы аркасында, вакцина балаларда кулланылган. Аның бернинди начар тәэсире юк, ләкин, шуңа карамастан, бу ике белгеч тә җәзага тартылды – алар эштән җибәрелде. Без катгый карарлар күрдек. Бу аларның турыдан-туры хезмәт вазифалары.

– Ә башка районнарда срогы чыккан вакциналарны куллану очраклары булдымы?

– Юк.

– Биектауда гынамы?

– Без барысын да тикшердек. Анда сораулар күп. Беренчедән, ни өчен вакцина юкка чыгарыла. Безнең позиция шундый – һәрвакытта да күбрәк заказ бирәбез, чөнки без күпме кирәклеген белмибез. Срогы чыккач, юкка чыгарабыз. Һәм менә Биектау сырхауханәсендә бу кагыйдәне бозганнар. Әмма бу перораль вакцина, укол түгел. Һәм шуңа күрә дә проблемалар юк. Сырхауханәдә бу вакцина суыткычта сакланса, тагын ике ел саклана алыр иде әле дип аңлаталар. Әмма безнең фикер катгый – әгәр срогы чыккан икән, алар аны кулланмаска һәм юкка чыгарырга тиеш иделәр.

– Айрат Зәкиевич, монда иң мөһим факт – срогы чыккан вакцинаның балаларда кулланылуында бит. Зыяны юк икән, бу фактор икенчел булып кала. Бу факт булган, табиблар, белә торып, срогы чыккан вакцинаны куллануга барганнар.

– Әйе, бу фактор икенчел. Шуңа да ул кешеләр эштән куылды.

– Ә барлыгы күпме шундый очрак булды? 91ме?

– Мин хәзер төгәл генә әйтә алмыйм.

– Бу очракка кагылышлы җинаять эше булачакмы?

– Анысын хокук саклау органнары хәл итәр. Мин әйтә алмыйм.

– Бу очракта «Таттехмедфарм»ның гаебе бармы?

– Юк.

Кызганыч, министр белән сөйләшү шулай аяк өсте генә килеп чыкты – ашыгуга сылтап, машинасына утырып китеп барды.

Кыскасы, министр бөтен гаепне Биектау районындагы ике табибка сылап калдырды да, бетте. Ярар, алар гаепле дә, ди. Алайса ни өчен башка районнарга да срогы чыккан дарулар киткән? «Таттехмедфарм»ның гаебе юк ди министр. Ә минемчә, монда иң төп гаеплеләрнең берсе шул. Гаепләре булмаса, җаваптан качмаслар иде. «Таттехмедфарм»га язылган хатым җавапсыз калды – «отписка» да язып мәшәкатьләнмәделәр. Оешманың матбугат секретаре Нияз Нургалиев башта «өстәгеләргә» – министрлыкка мөрәҗәгать итәргә кушты. Мин министрлыкка гына түгел, оешма җитәкчелегенә кагылышлы да сорауларым барлыгын әйткәч, интервью булмаячак, дип белдерде. «Алайса, интервьюдан баш тарттылар дип язачакмын», – дидем. Нияз Нургалиев үз оешмалары хакында позитив кына язуны сорады. Кызык икән, болар район сырхауханәләренә срогы чыккан вакциналарны әрдәнәләп озатып ята, ә алар хакында позитив язарга кирәк. Ә сораулар бихисап. «Таттехмедфарм» шушы рәвешчә акча эшлиме? Срогы чыккан препаратны кабул итеп алган район сырхауханәсе табибы гаепле дип табылган икән, ни өчен препаратны җибәргән «Таттехмедфарм» хезмәткәрләре гаепсез булып калган? Ни өчен аларны да кумаганнар? Бу вакцинаның башка районнарда кулланылмавына гарантия бармы? Министрның миңа әйткән сүзләрендәме гарантия? Министрлык эчке тикшерү уздырган икән, нигә ул тикшерү хакында беркем белми? Ни өчен срогы чыккан препаратның районнарга таралуы «ЧП» дип игълан ителеп, райондагы ике табибның гына түгел, бар гаеплеләрнең дә артларына типмәгәннәр? Әгәр срогы чыккан бер төр вакцинаның районнарга таралуына юл куйганнар икән, шул ук оешма срогы чыккан башка даруларны җибәрми дип кем гарантия бирә ала? Гаеплеләргә җәза булмау мондый очракларның киләчәктә дә булуына юл гына ача түгелме соң?

НИГӘ ЯЗДЫК?

Вакцина – тере организм. Бик гади итеп әйткәндә, теге яки бу авыруны китереп чыгаручы көчсезләнгән тере микроорганизмнар. Кеше тәненә кергәч, организм аларны үтерә һәм кешедә шушы авыруга каршы торучы иммунитет барлыкка килә. Шуңа да күп кенә табиблар срогы чыккан вакцинаны куллану балаларга бернинди зыян китермәячәк, дигән фикердә. «Роспотребнадзор» исә срогы чыккан вакцинаны куллануның нәтиҗәсе нинди булачагын препаратны җитештерүче оешмадан җавап килгәч кенә әйтәчәген белдерә.

Мин аралашкан күпчелек табиблар, бу мәгълүматны халыкка җиткермәскә кирәк, дигән фикердә иде. Аларны да аңлап була – халык болай да сырхауханәләрдән читләште, «халык табибларына», әллә нинди сихерчеләргә, көн дә ачылып торган түләүле поликлиникаларга йөри. Ә прививка уздырырга кирәк, план бар… Әмма, әмма.

Беренчедән, бу очракта сүзнең балалар хакында барганын аңларга кирәк. Һәркемнең гомере бер генә һәм кешенең үзенең, балаларының сәламәтлеге хакында тулы мәгълүмат алырга хакы бар.

Икенчедән, өлкән шәфкать туташымы, участок педиатрымы, баш табибмы, урынбасарымы, «Таттехмедфарм» белгечләреме, министрмы – ак халатлы, «табиб» исемен йөрткән кемдер срогы чыккан вакцина икәнен белә торып, аның халыкка, балаларга (!) таралуына юл куйган. Бер тапкыр шушы эшне эшләгән табибларның алга таба да шушындый адымга барулары бар. Срогы чыгу сәбәпле, кеше организмы өчен зыянлы препаратларны шул ук кешеләрнең таратулары бар.

Өченчедән, ата-аналар балалары полиомиелиттан прививка узган дигән фикердә. Ә чынлыкта прививка тиешле нәтиҗә биргәнме? Шушы мәгълүматны ата-ананың белеп торырга хакы бардыр бит?

Дүртенчедән, бу мәгълүматны халыкка җиткермәү мондый хәлләрнең алга таба да булуына сәбәпче генә булып торачак. Шул сәбәпле бу мәгълүмат халыкка җиткерелергә тиеш дип саныйм. Хакимият «Дальний» бүлекчәсендәге полицейскийларның кыланмышлары хакындагы хәбәрләргә вакытында күз йоммаган булса, бөтен Русиягә яман атыбыз чыкмый калган булыр иде. Министрлык та, Биектау сырхауханәсе дә «ЧП»ны яшереп калып, киләчәктә тагын да зуррак гаугалар булуга җирлек әзерлиләр.

Ә халыкка ни киңәш итеп була? Кибеттә алганда азык-төлекнең саклану срогын караган кебек үк, балагызга, үзегезгә бирелгән дарулар турындагы мәгълүмат белән кызыксынырга да тулы хакыгыз бар. Әйе бу авыр, әйе, бу читен эш. Әмма, сәламәтлектән дә кыйммәт нәрсә бар?

Рәмис ЛАТЫЙПОВ.

P.S. Безнең арабызда чыннан да гомерләрен башкаларның сәламәтлекләре өчен багышлаган кешеләр – фидакарь табиблар күп. Бу язманы һич кенә дә аларның намусына тап төшерү итеп кабул итмәгез.

Комментарии