- 18.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Архив
Гөлназ СӘФӘРОВА, «Татар радиосы» ди-джее:
Мин беренче тиеннәремне инде кечкенә вакытта ук эшләдем, чөнки бала чактан ук вак «бизнес» белән шөгыльләнергә омтылдым. Авылга, әбигә кунакка кайткач, буш шешәләрне җыеп, юып, шуларны тапшырып, акча эшли идем. Акчасы бик күп кебек тоела иде ул вакытта миңа. Сагызга да, лимонадка да, конфетка да, җитә иде.
Ә «чын» беренче хезмәт хакымны 17 яшьтә алдым. «Татарстан яшьләре», «Атна» гәҗитләренә мәкаләләр язган өчен, гонорарлар түли иделәр. Күрәсең, шактый күп түләгәннәрдер инде, чөнки ул акча әнигә бүләк алырга да, үземнең кирәк-яракларга тотарга да җитеп барды. Миңа эшләргә мөмкинлек биргәннәре өчен, әлеге гәҗитләрнең мөхәррирләре Исмәгыйль абый Шәрәфиев һәм Чулпан апа Фәттаховаларга мин әле дә бик рәхмәтле.

Комментарии