ЮХИДИ маҗарасы

ЮХИДИ маҗарасы

ЮХИДИга чираттагы тапкыр баруым, кабат нервыларымның таушалып кайтуына китерде.
Озак кына киңәшләшкәч, ирем белән бер фикергә килеп, яңа сатып алырга булдык. Автомобиль базарларында, салоннарында да машинага кытлык юк анысы, Аллага шөкер. Хәтта өйдән чыкмый гына да, интернет аша, күңелеңә һәм кесә янчыгыңа туры килә торган машинаны сайлап алырга мөмкин. Безгә кирәкле да тиз табылды. Хуҗа кеше: «Миңа да ансат була, сезгә дә арзанга төшә», – дип, документларда хуҗасын гына алыштырып куярга киңәш итте. Белмәүчеләр булса әйтим: мондый очракта номерлары сакланып кала, документларга синең исем-фамилияне генә теркәп куялар. ЮХИДИда бу «переоформление» дип атала. Банкка 500 сумыңны түлисең һәм машинаны үз исемеңә күчереп куясың. Учеттан төшерелгән машинаны теркәү өчен 4 тапкыр күбрәк акча чыгарып салырга кирәк.
Шулай итеп, безгә дә, машина хуҗасына да уңайлы булганга, билгеләнгән көннең иртәсендә Казан ЮХИДИларының берсендә очраштык. Бөтен дәүләт пошлиналарын түләп, сатып алу турында килешү төзеп, «ОСАГО» ясаткач, безгә машина саткан абзый матур-матур теләкләр теләп, эшенә ашыкты. Ирем белән без басып калдык – зур эшләрнең башы гына иде бу. Әле машинаны инспектор карап чыгасы бар. Моның өчен анкета сыман кәгазен дә тутырдык һәм, бүген «кайсысы» чыгар икән дип, көтеп торабыз.
ШИКЛЕ ЭКСПЕРТИЗА
«Кайсысы» диюем дә юкка түгел. Монда берничә инспектор эшли. Шуларның берсе минем кара исемлектә. Бу инспекторга эләктеңме, эшләреңне җиңел генә ерып чыгармын димә. Узган җәй машинаны учетка куйган чакта, ни өчен икәнен дә аңлатып тормыйча, автоэкспертизага җибәргән иде ул.
– Машинам иномарка түгел, буялган-төзәтелгән җирләре дә юк, чашка дип аталган нәрсәсе дә бәрелмәгән, сугылмаган… Ни өчен экспертиза кирәк соң? – дим.
– Менә барыгыз әле, машинага карата шигем бар, – дип, таягын болгый-болгый китеп бара бу.
– Кайсы җире өчен шикләнәсез? – дип, артыннан кабат кычкырдым.
Аягын сөйрәп, нидер мыгырдап китеп барган җиреннән башын 90 градуска гына борып:
– Шикләнәм инде, – диде дә, кереп китте.
«Машинаның менә шушы урыны болайрак, автоэкспертиза үткәрүне кирәк саныйм», – дигән дәлилле җавабын көтеп, аптырап басып калдым. Ярар, 300 сум түләп, экспертизасын да үткәрдем. Хәер, экспертиза дисәң дә хәтерең калыр! Фонарь күтәреп чыккан икенче бер полицейский, киң итеп елмаеп, машинамның номерларын карап чыкты да машинаны кире чыгарырга кушты. Шулай итеп кенә теге адәм кирәкле кәгазьләргә имза салды. Дөрес аңлагыз: канәгатьсезлегем – машинаны экспертизага җибәрү түгел, ә хезмәткәренең бу хәбәрне ничек җиткерүе аркасында булды. Төпләп аңлата ала иде бит ул!
Шушы хәлдән соң, дуслар белән очрашкан чакта, ЮХИДИ хезмәткәрләре турында сүз чыгып, әлеге инспекторны күпләр белүе, сәбәпсез бәйләнгән кешеләре мин генә булмавым ачыкланды.
БӘЙЛӘНЧЕК ИНСПЕКТОР
Гөнаһ шомлыгы: бүген дә пыяла ишек артыннан шушы «бәйләнчек» күренде. Теге чактагы кебек, аягын көчкә өстерәп, исәнләшүебезгә җавап та кайтармыйча, машинаның тиешле номерларын карарга кереште, багажник та, капот та актарылды, гариза кәгазенә имза салынды һәм болай диде:
– Мөһерен куймыйм, машинаңның җитешсез яклары күп!
Ирем аптырап калды:
– Машинаны әле генә сатып алдым, җитешсез яклар булса күрсәт, дөресләрбез. Аларны карау сезнең вазифага бөтенләй керми, аның өчен техосмотр бар, – дип моңа каршы чыктым.
– Машинаң утыртылган, руле дә стандарт түгел, – дип, тагын мыгыр-мыгыр китеп бару ягын карады бу. Машина утыртылмаган иде. Узган хуҗадан калган саббуферлар авырлыгы шулай тәэсир итә, аннан соң инспектор үзенең берничә сантиметр калынлыктагы, бозга әйләнгән кар өстендә басып торуын да исәпкә алмады булса кирәк. Ә рульгә килгәндә, ул Казандагы һәр машинада диярлек урнаштырылган.
Мин исә машинада утырган килеш, телефоннан гына интернетка кереп, инспекторның әлеге гамәлләре законлымы, юкмы икәнлеген тикшерергә керештем. Ирем исә, эшен озакка сузарга һәм икенче көнгә калдырырга яратмаганга, аның артыннан чапты.
Бер чатта озак кына сөйләште болар. Ул әйләнеп килгәнче, әлеге инспекторның вазифаларына ни керүен ачыклап куйган идем инде. Ул машина паспортында күрсәтелгән номерлар белән кузовка сугылган номерларның туры килү-килмәвен генә тикшерергә тиеш булып чыкты.
Хәер, иремнең инде мөһер сугылган кәгазь белән килүе ачуымны бераз баса төште. Документларны тапшырып, аларның әзер булуын көтеп торганда, әлеге «бәйләнчеккә» акча тиеш булуыбызны белгәч, ачуымнан шартлый яздым. Баксаң, ирем мөһерне ахырдан биреләчәк «рәхмәт ришвәте» турындагы килешү белән суктырган икән.
Акчаны алдан ук алмавын да аңлап була. Гаугалы хатыны эшне бозып куймасын дип курыккандыр. Аңа бирелергә тиешле акчаның номерларын язып алып, соңыннан аны кызган табага утырта алуымны да чамалагандыр, бәлки. Ахырдан исә, әзер документларын алып, тиз генә акча калдырып киткәндә куркасы юк. Тик мин бу адымга барырга кыймадым, куркып калдым. Иптәш кызымның икътисади җинаятьләр белән эшләүче яхшы танышы булуы да хәтердән чыккан. Документлар әзер булганчы, ягъни кырык минут эчендә килеп тә җитә алалар иде юкса.
РИШВӘТ ТУРЫНДА КЫЧКЫРЫП СӨЙЛӘГЕЗ!
Документлар алырга дип үрелсәм, әллә юри, әллә шулай туры килгән – кәнәфидә теге «бәйләнчек» елмаеп утыра. Документларны үзем алдым. Чыккач ирем: «Карале, номерларны алмадык ич», – дигәч, нәфрәтемнән кайнап, кире йөгереп кердем дә, күзләренә туры карап акырып җибәрдем:
– Номерлар өчен акча түләнелгән, әллә аларын да бирмәскә исәбең бармы?
(Машинага «осмотр» уздырганда аның дәүләт номерлары да карала: төсе уңган, бөкләнеп беткән очракта, кесәңнән тагын 500 сум пошлина түләтеп, яңага алыштыралар.)
ЮХИДИ хезмәткәренең куркып каравын күргәч, эчемнән генә тантана иттем. Номерларны тәрәзә аша сузып, иремне сорап:
– Теге егет кайда соң? Китмәсен әле! – дигәнен ишеткәч тә җавапсыз калмаска булдым. Башкалар да ишетерлек итеп кычкырып җибәрдем:
– Җаным, кил әле, монда сине чакыралар. Әллә инспектор сораган ришвәтне монда ук тапшырасыңмы? – дим. Үзем теге инспекторга карыйм. Кып-кызыл булды бу. – Акчагызны шәхсән үземнән килеп алырсыз, әнә тегендә утырып торам, – дип урындыкка барып утырдым. Көтәбез, имеш. «Бәйләнчек» тә кызык: керә-чыга йөри, безгә карап узып китә, тик якын килми. Иремә берәр сигнал да бирми.
Башта мине ачуланган ирем: «Карале, кызык иттең син моны», – дип көлеп алды. Номерларны куеп, яңа машинага утырып, шатланып кайтып киттек. Икенче юлы килергә насыйп булгач, бу бәндә үзен ничек тотар – белмим, тик алга таба да шулай кыланса мин аннан түгел, ә ул миннән җиңел генә котыла алмас. Хәтта матур итеп исәнләшкәнгә дә җавап кайтара белмәгән полицейскийлар безгә кирәк түгел!
Язилә ЗАРИПОВА.

ТАМГАЛАР
ЮХИДИ, машина

Комментарии