Сез нинди фикердә?

Русия, үз эчендә күп кенә республикалар булу сәбәпле, «Русия Федерациясе» дип атала. Болар Татарстан, Башкортстан, Удмурт, Чуаш Республикалары, Мордовия, Мари Иле, Бурятия һәм башкалар. Шулай булгач, илебезнең Русия дип кенә аталуы дөрес түгел. Дәүләт Думасында кануннар кабул иткәндә «От имени Российской Федерации» дип укыйлар. Суд утырышларында да «Именем Российской Федерации» дип, карар яки хөкемне укып ишеттерәләр. Димәк машиналарның номерларындагы «РУС» сүзе урынына «РФ» дип язылырга тиеш. Ә бу үзгәрешне республикалар үзләре хәл итәргә тиешләр.
Шәһәр-авылларның исемнәренә килгәндә, аларның бер генә исемгә ия булулары шарт. Кеше исеме тәрҗемә ителмәгән кебек, шәһәр, авыл, урам исемнәре дә үзгәрми. Мәсәлән, Чаллы Набережные Челны була алмый. Арча – Арск, Байлар Сабасы – Богатые Сабы, Төзүчеләр урамы – улица Строителей булмый. Икесенең берсе генә булырга тиеш.
Әгәр дә республика башлыкларының президент дип аталуына Мәскәүнекеләр каршы икән, үзе президент урынына «Глава Российкой Федерации» дип йөртелсен.
Һәрбер милләт бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә тиеш, бүтән юл юк һәм булмас та.
Рәүф ГАБДЕРӘШИТОВ.
Алабуга шәһәре.

Бездән сорап тормыйлар

Азнакайдан Г.Кәрәмов «Көндез чыра яндырып…« (№6, 13 февраль, 2013 ел) исеме астындагы язмасында автомобиль утларын көндез яндырып йөрүгә карата башкаларның да фикерен ишетәсе килүен белдерә. Мин дә автор белән бер фикердә, фараларны көн яктысында кушып йөрү машина йөртүчеләр күңелендә шомлылык кына тудыра. Ни өчен дигәндә, бу психологик фактор. Элек бит, әгәр дә автомобиль йөртүче машинасының утларын кабызган икән, бу техника белән нәрсәдер булуын аңлата иде. Я аның тормозлары эшләми башлаган, я башка җитди сәбәп бар. Шуңа да андый автомобильләр очраганда башка машина йөртүчеләр аның янында саграк була иделәр.
Кайсы гына шофердан сорасагыз да, көндез ут яндырып йөрүне уңай бәяләгән кешене таба алмассыз. Ул бит автомобильнең электр җиһазларына җимергеч йогынты ясый. Аккумуляторның, генераторның, релеларның, лампочкаларның вакытыннан алда сафтан чыгуына китерә. Ягулык сарыф итүне арттыра. Җитмәсә, даими рәвештә ток йөреп торган электр үткәргечләре кыза, тышчасы йомшый, акрынлап эри башлый. Моның исә тора-бара кыска ялганыш барлыкка килүенә, шул сәбәпле янгын чыгуга китерүе дә ихтимал.
Көндез ут яндырып йөрүнең тагын бер көйсез ягы бар, ул да булса машина йөртүчеләрнең туктап, моторны сүндергәч, утларны аерырга онытып китүе. Шул сәбәпле аккумуляторлары утырган машиналарны шактый очратырга була.
Көндез ут яндырып йөрүнең бердәнбер файдасы бар кебек барын. Яңгыр яуганда арткы тәрәзә тамчылар белән капланучан була, арттагы хәрәкәтне күрү начарлана. Тышта, эчтә төрле температура булу аркасында тәрәзә парланганда да арттагы машиналар начар күренә башлый. Ә менә аларның кушылган утлары көзгедә ачык чагыла. Бу исә маневр ясаганда сакланып эш итәргә мөмкинлек бирә.
Автомобильләрнең утын көндез яндырып йөрүне күпчелек кеше кирәк гамәл дип санамаса да аны бездән сорап тормыйлар шул, яңалыкларны кертә торалар. Аларының күләме исә техникага бәйле җиһазларны, детальләрне җитештерүчеләрнең нәфесеннән тора. Монополистларга үз теләкләренә ирешү бер дә авыр түгел, кануннарны кабул итүче депутатларыбызның күңеленә нинди ачкыч яраганын белеп эш итә ич алар. Ә халык фикере тегеләренә дә, боларына да барыбер.
Җәүдәт ХАРИСОВ.

Комментарии