Һөнәрле үлмәс…

Һөнәрле үлмәс…

Җир йөзендә гыйбрәтле язмышлы кешеләр бик күп. Кайберләре Ходай биргән авырлыкларга бик тиз генә бирешеп, бар нәрсәгә кул селтәп, язмышына буйсынып яши. Икенчеләр исә, язмыш биргән һәр сынауны башын горур күтәреп каршы ала. Авырлык килсә дә, кешелек сыйфатларын югалтмый, сынмый. Киресенчә, рухи яктан да, физик яктан да ныгый гына бара. Бәлки, шуңа да андыйларның тормышында кискен борылышлар, сикәлтәләр артык күп буладыр. Шуңа да Ходай сабыр-түземнәрне катырак сыныйдыр. «Яраткан бәндәмне күбрәк сынармын», – дигән бит Аллаһы Тәгалә. Хәмзә абый Әхмәтовның тормыш юлын өйрәнсәң, ул Ходайның «иң каты яраткан» бәндәсе дигән фикергә киләсең…

ЯЗМЫШ СЫНАУЛАРЫ

Әхмәтовларга килеп җиткәч, мине Луиза апа капка төпләрендә үк каршы алды. Килүем турында алдан хәбәр иткән идем. «Мин бит сине беләм, кызым! Без Хәмзә абыең белән сезнең авылда мәктәптә укыткан идек!» – дигәч, бөтенләй аптырап калдым. Баксаң, әтиемнең апаларына, абыйларына хезмәт дәресеннән кергән, урыс, алман телләрен өйрәткән булган икән Әхмәтовлар.

Хәмзә абый Әхмәтов Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылында 1927 елда дөньяга килә. Кечкенәдән белемгә омтылучан, үҗәт малай була. Тик Бөек Ватан сугышы башлану, аннан соңгы авыр еллар егетнең белемле, укымышлы кеше булу теләгенә комачау итә. Кешене һәрвакыт өмет яшәтә. Якты киләчәк турында хыяллансаң, тормышта максатың булса гына, югары үрләргә менәргә мөмкин. Хәмзә абый да моны яхшы аңлый. Аның балачак хыялы – укытучы булу, балаларга белем бирү. Сугыш чоры баласы булуына карамастан, ул шул теләген тормышка ашырырга омтыла. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары уку йортына юл тота. Ач-ялангач булса да, укытучы булу теләге аны, эчтән җылытып тора. Бервакыт студентларга «Җитлеккән социализмнан коммунизмга күчү чоры» дигән темага реферат язарга кушалар. Һәрвакыт туры сүзле, уйлаганын әйтергә өйрәнгән Хәмзә Әхмәтов әлеге реферат темасына карата үз фикерен укытучыга җиткерә.

– Безгә бу теманы алырга иртәрәк. Социализм бүген әле җитлекмәгән. «Һәр кешедән– сәләтенчә, һәр кешегә –хаҗәтенчә» шигаре дә әле тормышта чагылыш табармы, юкмы, анысы билгесез, – дип, бар студентлар алдында фикерен әйтеп сала.

Хәмзә абыйның яшьлеге Сталин идарә итү чорының иң «кызган» вакыты, чорының «чәчәк атуы» вакытына туры килә. Шул сүзләрне әйткән өчен аны икенче көнне үк Пләтән төрмәсенә алып китәләр. «Халык дошманы» ярлыгы тагылып, алты елга ирегеннән мәхрүм ителә Хәмзә Әхмәтов.

Кулыннан эш килгән кеше беркайда да югалмый. Бала чактан әтисе, абыйлары янында балта, пычкы тотарга, агач эше серләренә төшенеп үскән егет Сталин лагерьларында да югалып калмый. Эш сөючән, өстәвенә белеме дә булган кешене рәшәткә артында да хөрмәт итәләр.

Лагерьда ятаклары янәшә булган бер агай Хәмзәгә үз бригадасына язылырга тәкъдим итә. Аның бригадасы исә мичкә ясау белән шөгыльләнә торган була. Хәмзә абый агач эшен белсә дә, мичкә ясаганы булмагач, башта куркып кала. Тик аннан тәвәккәлли. Беренче көнне эшләве бик авыр була. Эш рәтен белмәгәннән генә түгел, мичкә ясау – физик яктан нык булуны таләп итә торган шөгыль. Беренче көнне егетне 12 сәгать эшләтәләр. Авыр булса да, түзә ул. Шуннан мичкә ясарга өйрәнеп китә.

– Мичкә – хуҗалыкта кирәк нәрсә. Кайчагында тоткыннарга, мичкә ясауны сорап, җирле халык та мөрәҗәгать итә иде. Түләүне азык-төлек белән алдым. Башка тоткыннар өйдәге туганнарыннан акча сорап ятса, мин, киресенчә, әнигә төрмәдән акча җибәреп тордым, – дип искә ала ул вакытларны Хәмзә абый.

Илдә бер-бер артлы зур төзелешләр башлана. Лагерьдагыларны Куйбышев ГЭСын төзергә җибәрәләр. Агач эшен белү, балта остасы булуы монда да ярап куя аңа. Мичкә ясау остасы булуын да белгәч, ГЭС төзелешенә егетне дүрт куллап алалар. Төзелешнең идарә бинасы да сафка баса. Аны ачуга җитәкчелек бик зурлап әзерләнә. Идарә каршында Җир шары макеты торырга тиеш була.

– Мастер бина ачылырга 3-4 көн кала безнең бригада янына килде. Башта иң өлкән эшчеләргә эшнең нидә икәнен аңлатты. Алар шар ясый алмыйбыз дигәч, башкаларга мөрәҗәгать итеп карады. Мин бик яшь булгангадырмы, минем белән сөйләшеп тә тормады. Шуннан ул янымнан үтеп барганда, мин, эштән аерылып: «Гозерегезне ишеттем, ясарга күпме вакыт бар?» – дип сорадым. «Ничек тизрәк ясый аласың, шулай әйбәтрәк», – диде мастер миңа. Бер төнгә мине эшли торган урынымда калдырырга куштым. Үземнең шартымны да әйттем. Әгәр мине вакытыннан алда чыгарсагыз, шарыгызны иртәгә ясап бирәм, дидем. Бер төн эчендә эшне бетердем!

Җитәкчелек башта Хәмзә абыйның шундый эшне бер төн эчендә башкарып чыгуына шакката. Мастер аңа 4 эш көне яза. Бераздан, ирекле эшчеләр бригадасында эшләү шарты белән, егетне иреккә чыгаралар. Бәхетенә, алты елның дүртесен генә лагерьда үткәрә Хәмзә абый.

Әгәр кеше гомере гел шатлыклардан гына торса, адәм баласы бәхетенең кадерен белмәс, кара кайгыга гына батып йөрсә, озак яши алмас иде. Хәмзә абыйның да тормышы кайгылы чордан соң, уңай якка үзгәрә. Бер көнне төзелеш җиренә мәгариф бүлеге мөдире килә һәм, егетнең укытучы булуын белгәч, аны мәктәпкә эшкә өнди башлый. Бала вакыттан ук күңелендә йөрткән хыялы кул сузымында гына булганда, егет кеше баш тартамыни инде?! Шуннан Хәмзә абыйның укытучылык эше башланып китә.

МӘКТӘПТӘ ТУГАН ГАИЛӘ

Хәмзә абый хатыны Луиза ханым белән дә мәктәптә таныша. Тик аңа кадәр әле… Институттан соң, яшь белгеч Ульян өлкәсенә хезмәт укытучысы булып билгеләнә. Аннан соң аны Татарстанга күчерәләр. Нәтиҗәдә, Хәмзә Әхмәтов Чирмешән районы, Иске Кади авылы урта мәктәбендә белем бирә башлый. Шул мәктәптә укытканда ул Луиза апа белән таныша.

Луиза ханымның да тормышы җиңел булмый. Укымышлы нәселдән булганлыктан, уку аңа җиңел бирелә. Ул да ачлыкны, сугыш чорын кичергән бала. Ләкин нәселләренә тап төшерми, абыйлары, апалары кебек югары белем алырга омтыла. Нәтиҗәдә В.Ульянов-Ленин исемендәге университетны тәмамлый. Шуннан соң Аксубай районы, Иске Ибрай авылында балаларга татар теле укыта башлый.

Әхмәтовлар гаиләсе туу тарихы да бик кызыклы. Хәмзә абый Иске Кадида укыта, Луиза апа – күрше авылда. Аларны димләп өйләндерәләр.

– 19 майда 8нче сыйныф укучыларыннан чыгарылыш имтиханы алдым. Барысы да иншаларын язып тапшырды. Имтиханнан чыксам, Хәмзә мине алырга дип килеп җиткән! Инде мәктәп директоры белән дә сөйләшеп куйган. Шуннан соң мәктәп интернаты бүлмәсенә укытучыларның кайсыдыр самовар куйды, кем бәрәңге пешереп кертте, кайсы камыр ризыгы алып килде… Хәмзә үзе гармунда уйный. Шулай итеп, мәктәптә туй ясап, ул мине алып китте, – дип истәлекләрен барлады Луиза апа.

Уллары Марат һәм кызлары Ландыш дөньяга килә. Берникадәр вакыттан соң, Әхмәтовлар Нурлат шәһәренә күченеп киләләр. Шәһәрдә, авыл җиренә караганда, вакыт ул кадәр үк тыгыз түгел. Шуңа да шәһәргә күчкәч, Хәмзә абый янәдән балта эшенә керешә.

Тормышлары бер көйгә генә бара. Дөньялар тыныч, ашарга ризык бар, беләктә эшләр көч, дәрт бетмәгән әле. Балалары да тормыш кора. Әмма язмышның сынавы бетмәгән була…

Бер көнне телефоннан: «Улыгыз Ульян хастаханәсендә», – дигән хәбәр җиткерәләр. Билгесез адәмнәр уллары Маратны кыйнап ташлаган икән. Гомеренең иң матур мизгелендә ир урын өстенә ята. Аның тәнендә сынмаган, ярылмаган, сыдырылмаган урыны калмаган була. «Ашханәдә чәй эчкәнемне хәтерлим. Шуннан соң нәрсә булгандыр, белмим. Шәһәр уртасында ук кыйнап ташлаганнар үземне», – дип искә алды Марат абый. Табибларның күбесе савыгырга өмет юк дисә дә, Хәмзә абыйның кайчандыр укыткан укучылары арасыннан чыккан табиблар, Луиза ханымның тәрбиясе һәм догалары ярдәмендә уллары аякка баса.

Берничә елдан соң, Марат абый мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә, әтисенә балта эшендә ярдәм итә башлый. Тора-бара бу кәсепне Хәмзә абый тулысынча улына тапшыра. Марат абыйның агач эшләнмәләрен күргәч, нәселләреннән килгән балта остасы исемен горур күтәреп йөрүендә бернинди дә шик калмый. Гади генә карама агачыннан, әкияттәге кебек урындык-өстәлләр, гөл утыртып куя торган җайланмалар, хәтта шкафларга кадәр ясый бу алтын куллы кеше. Сызымнарны кайдан аласыз дип сорагач, беркайчан да нинди рәсем төшерим икән дип баш ватканым юк, күңелдә нинди сурәт бар, шуны ясап куям, дип җавап бирде ул. Гади генә агач ышкылый торган станокта, шундый күз явын алырлык йорт җиһазлары ясаган кешенең сәләтенә, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел! Агачка җан өреп, күңел җылысын кушып, аны тагын да матурлап, кешеләргә тәкъдим итә белә Марат абый.

Мин барганда өйләрендә агачтан эшләнгән берничә өстәл һәм урындык бар иде. Сатып алучылар бармы соң, дип сорагач, Марат абый, серле генә елмаеп: «Ясап өлгереп булмый, сеңлем», – дип җавап бирде. Марат абыйның бик матур хыялы бар икән. Үзеннән соң килгән яшь буынга агач эшкәртү серен өйрәтәсе, конвейер системасы булдырып, агач кул эшләнмәләре белән дөньяга чыгасы килә аның. Әгәр җитәкчеләребез бу фикерне ишетсә, Татарстанның гына түгел, ә Русия икътисадында да алга китеш булыр иде, бәлки. Чөнки кулдан эшләнгән әйберләр, бигрәк тә агач эшләнмәләре, гомер-гомергә затлылык билгесе саналган. Ауропа илләрендә табигый материалдан эшләнгән кием-салым, көндәлек куллану әйберләре кешеләр арасында күптән популярлык казанды. Безнең балта осталарының да тик торганы юк. Киләчәктә, бәлки, Марат абыйның хыялы да тормышка ашар әле.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Казан-Нурлат-Казан.

Һөнәрле үлмәс... , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии