«Артист булам диеп килгән идем…»

«Артист булам диеп килгән идем…»

Эшнең җиңеле юк, диләр. Тик хезмәте кеше күзенә күренми, шуңа күрә игътибар үзәгеннән читтә кала торган һөнәрләр дә бар. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 27 ел режиссер ярдәмчесе булып эшләгән, шуның өстенә реквизит бүлеген дә җитәкләгән Самат ВӘЛИТОВның эше әнә шундый. «Халыкка күренми торган, ләкин бик авыр һәм җаваплы эш башкарам», – ди ул. Мине күрсеннәр, дип түгел, сыйфатлы булсын дип эшләгән кешенең хезмәтен җитәкчеләр бәяләгән – Самат Әгъли улына Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелгән.

Без аның белән реквизитлар саклана торган бүлмәдә күрешеп сөйләштек. Уч төбе хәтле генә кабинет, ул спектакльләрдә файдаланыла торган кирәк-ярак белән түшәменә кадәр тулган. Самат Вәлитов исә үзен зур сәхнәдә кебек хис итте: спектакльләрдән өзекләр дә күрсәтте, яраткан геройларының сүзләрен яттан да сөйләде, татарчалаштырылган һинд телендә җырлап, шуңа кушылып биеп тә күрсәтте.

«ӘТНӘГӘ ТЕАТР КИЛГӘН!»

Сүзне ерактан – балачактан башладык.

– Кечкенә генә Шәкәнәч дигән авылда колхозчы гаиләсендә туып-үстем мин. Элек Арча районыныкы санала иде, хәзер Әтнәгә керә. Бүгенгедәй хәтерлим: үзем кебек кечкенә балаларны тезеп утыртам да, миңа карап торыгыз, дип, боларга тамаша күрсәтә башлыйм. Чегән биюе биим, күрше әбиләре булып йөреп, сөйләп күрсәтәм, танылган шигырьләрне үз сүзләрем белән үзгәртеп укыйм. Шул вакытта ук миндә укытучылык, артистлык һәм язу сәләте булган икән.

Аннары авыл клубында һинд фильмнары күрсәтә башладылар. Актерларның җырлый-җырлый биюенә шаккатып, авызны ачып утыра идем. Бозау арканларга болынга төшкәндә теге җырларның сүзләрен үземчә кабатлап йөрим (Самат абый урыныннан сикереп тора да, һинд артисты рәвешенә кереп, бүлмә буйлап җырлап әйләнә башлый. Шуның хәтле җырның сүзен яттан белүен күр әле син! – Авт.).

Минем Гайшәбикә әбиемнең энесе укытучы булган, авыл сәхнәсендә спектакльләр куеп йөргән. Мин ул абыйны күрмәдем инде, шулай да әни: «Сәләтең нәселдән күчкәндер», – дип әйтә торган иде.

– Беренче тапкыр Казан артистлары белән очрашуыгызны хәтерлисезме, Самат абый?

– Мин 9нчы класста укыганмындыр – Әтнәгә Камал театры артистлары килде. Әтнә халык театры (хәзерге дәүләт театры) белән электән бәйләнеше бар иде аларның. Спектакльләрдән өзекләр алып килгән болар. «Сүнгән йолдызлар»дагы җырларны сузып җибәрүгә, күңелем әллә кайларга ашкынды. Аннары яттан да җырлап йөрдем әле аларны. Гәүһәр Камалова, Фатыйма Ильская, Наилә Ибраһимова, Наилә Гәрәева, Мәсхүдә Хәйруллина – яраткан артистларым, ничек уйнаганнары һаман күз алдымда тора. Алар мине сәхнәгә тагын да ныграк гашыйк итте.

– Ә ни өчен шул юлдан китәргә уйламадыгыз?

– Кая инде! Мин бит артист булырга теләвемне бөтен кешедән дә яшерәм. Авылдашлар белсә, нәрсә диярләр, көләрләр бит! Ә күңелдә театр, сәхнә генә инде.

Өйдәгеләргә теләгемне әйткәч, «Нинди артист инде ул? Ишетергә дә теләмибез!» – диделәр. Артист булмагач, тагын нинди һөнәр кала инде? 10нчы класстан соң Казандагы туганнарга ияреп киттем дә педагогия институтына документларымны бирдем. Ул вакытта татар теле бүлегенә конкурс зур. Кермәсәм ярар иде, дип телим эчемнән генә. Янәсе, аннары артистлыкка китәрмен. Имтиханнарны яхшы гына тапшырып кердем дә куйдым бит! Бер кергәч, укыйсың инде.

Укытучы булырга укысам да, театрдан аерылмадым мин. Фоат абый Галимуллин җитәкләгән сәнгатьле уку түгәрәгенә йөрдем. «Сез соңгы хәбәрләр тыңладыгыз. Укыдылар Камал Саттарова һәм Самат Вәлитов», – дип үземчә хыялланып сөйләп йөри идем.

«УРАУ ЮЛЛАР АША – СӘХНӘГӘ»

– Шулай да язмыш юллары барыбер театрга алып килгән үзегезне…

– Укып бетергәч, юллама буенча Әтнә районы, Күлле Киме авылына укытырга кайттым. Сәнгать ягыннан бик алга киткән авыл иде ул. Яшьлегемнең иң матур еллары шунда үтте. Авылда Туфан Миңнуллинның «Ир-егетләр» спектаклен сәхнәләштереп, шуның белән республика смотрына үттек, Әхтәм ролен башкарган өчен дипломант та булдым әле мин.

Шулай да ничек тә мәктәптән китәргә уйлап, артист булырга теләп йөрим инде. 1983нче елда газетада игълан күреп алдым: Тинчурин театрында (ул вакытта әле исеме дә юк, күчмә театр дип кенә йөртелә) ир-ат актерларга конкурс бара. Барып карыйм әле, дип чыгып киттем. Комиссиядә Исламия Мәхмүтова, театр директоры Мансур Шиһапов, режиссерлар Равил Тумашев белән Фәрит Хәбибуллин утыра. Уйнап күрсәт, диләр. «Ак тәүбә, кара тәүбә»дәге Ризван ролен уйнадым. Равил абый: «Менә болайрак итеп уйна, яңадан кер әле син», – дип бүлдерде. Каушадым, шулай да яңадан уйнап күрсәттем. Кабул ителәсең, икенче категория актерлар составына алынасың, дигәч, ничек шатланганымны белсәң! 100 сум оклад билгеләделәр. Укытучы булганда 130-160 сум алганмын (көлеп куя). Театрга эшкә урнашкач кына мәктәпкә кайтып, документларымны алып килдем.

– Артист булу теләге тулысынча тормышка аштымы соң, Самат абый?

– Ашты. Алты ел актер штатында тордым мин, кайларга гына гастрольгә бармый идек! Ул вакытта районнарда да заллар шыгрым тула, халык яратып йөри. Хәзер дә, төп вазифам башка булса да, спектакльләрдә рольләрем бар.

1989нчы елда безнең театрны тузгыттылар, 15 артистны эштән җибәрделәр. Кемдер соңрак театрга кире кайтты, кемдер башка өлкәгә кереп китте. Мәсәлән, Хәния Фәрхи «Бәйрәм» ансамбле белән җырлап йөри башлады.

Мин элек режиссер ярдәмчесе булып йөргән идем инде. Гастрольгә барганда күп кеше алмас өчен, артистлар башка эшләрне дә шулай бүлешеп ала идек. Театрга бина һәм исем бирелгәч, һәр бүлеккә аерым җитәкче билгеләргә кирәк булды. Миңа режиссер ярдәмчесе вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Ризалаштым – ияләнгән коллектив иде бит.

– Режиссерның эше нәрсәдән гыйбарәт икәнен беләбез, ә аның ярдәмчесе нәрсә эшли соң?

– Бик күп аның эше. Ярдәмче пәрдәне ачып-ябып торучы гына түгел, ул – спектакльне алып баручы. Бер сәгать алдан килә, артистлар килгәнме-юкмы карый, куллар куйдыра. Вакытында килмәсәләр, докладной яза. Репетициягә режиссер килмәскә дә мөмкин, ярдәмчесе килергә, эшне оештырырга тиеш. Сәхнәгә декорацияне дөрес куялармы-юкмы икәнен дә ул контрольдә тота. Спектакль вакытында кыңгырау, телефон шалтырату, эт булып өрү, пәрдә артыннан карчыклар тавышы белән кычкыру – шулай ук режиссер ярдәмчесе эше.

Яшь тә бара, эше дә авыр дип, бер ел элек бу вазыйфадан баш тарттым. Хәзер театрга яңа килгән яшь кызлар башкара бу эшләрне.

– Реквизит бүлеге җитәкчесе дә бит әле сез.

– Бервакыт безнең реквизит цехы кешесез калды. Рәшит Заһидуллин: «Бөтен нәрсәне беләсең, әйдә, син бул әле, Самат», – диде. Шулай итеп бу вазыйфаны да үземә алдым.

– Берәр кызыклы ролегезне искә алыгыз әле!

– Фәнис Яруллинның «Сөембикә егет сайлый» спектакленә керергә туры килде миңа. Имаметдин ролен уйнаучы Харис Төхвәтуллов авырып китте бит. Зал шыгрым тулы, спектакль кичектерелә дип, халыкны таратып булмый. Шуннан Рәшит Муллагалиевич рольне миңа уйнарга кушты! Режиссер ярдәмчесе булгач, текстын беләм, тик уйнап караганым юк. Әле анда чын оркестр уйнап тора, җырларга да кирәк бит. Биергә булса уйлап та бирмим, менә җырны башларга куркам, ритмына туры килмәм, дим. Шулай да бер башласам, җырлап китәм инде. Әйбәт кенә ерып чыктым тагын. Аннары ул роль миңа калды. Шундый яхшы барды безнең ул спектакль!

«33 ЕЛ ГОМЕРЕМНЕ ТЕАТРГА БАГЫШЛАДЫМ»

– Беренче хатыныгызның гомере бик иртә өзелгән, дип беләм, Самат абый…

– Әлфия белән сигез ел гына бергә яшәп калдык шул. Ул бу дөньядан киткәндә, улыбыз Айратка 5 яшь ярым иде. Минем эш күп, әкиятләрдә рольләрем дә бар. Баланы мәктәптән алам да театрга алып киләм – кич белән спектакль. Кем буш, шул Айратның дәресен хәзерләтә. Аннары бала балконга барып утыра да шунда йоклап та китә. Эшем соң гына бетә, Айратны уятып, кайтырга чыгабыз. Трамвайда кайтканда тагын йокыга тала, күтәреп алып кереп яткырам. Бик озак шулай яшәдек без.

Айрат шук бала иде. Бервакыт минем янга килгән бу: «Режиссер абый, тагын бер йөгергәнеңне күрсәм, колагыңнан асып куям, дип әйтте», – ди. Хәзер Рәшит Муллагалиевич гел Айратның хәлен сорашып тора.

– «Яңа әни»ле булу тарихын да сөйләгез инде!

– Мәктәптә ата-аналар җыелышына бөтен балаларның әниләре килә, без Айрат белән икәү утырабыз, зур фатирда да икәү генә. Ә балага ана назы кирәк бит.

Мине димләп өйләндерергә теләүчеләр бик күп булды. Лифттан төшкәндә дә күрше апалар туганнарын димли, театрда бергә эшләүчеләр дә таныш-белеш кызларын мактап сөйли. Хәтта өч балалы хатынга да яучылап карадылар. Берсенә дә күңелем тартмады. Шулай да өйләнү, тагын берәр бала турында да хыялланам үзе.

Бервакыт бездә эшләүче Сания апа, тулай торакта бергә яшәүче кызларны алып киләм, диде. Бу көнне театр бинасында концерт. Мин килә алмыйм, дидем. Шулай да Айратны дәү әнисенә калдырып, концертка килергә җай чыкты бит. Пәрдә япканда, Сания апа мине күреп калган да тәнәфес вакытында ике кыз белән килеп тә җитте. Кызларның берсе – озын буйлы, кара чәчле. Икенчесе – кечерәк буйлы, чәче дә саргылт. Ә минем һинд киноларыннан ук күреп, хыялымда йөрткән хатын-кыз образы – кара чәчле, чем-кара күзле, төз озын буйлы. Шул мин ошатканы Нурания исемле булып чыкты. Шулай аралашып киттек. Икенче очрашуга ук Айратны ияртеп бардым.

– Уртак телне тиз таптылармы соң?

– Нурания белән кавышканда, Айратка 10 яшь иде. Өйләнешеп берничә көн узуга, мин Уфага гастрольгә чыгып киттем, Нурания белән улым бер-берсенә ияләшергә калды. Уртак телне бик тиз тапты алар, Айрат «әни» дип өзелеп торды. Аннары Айнур туды. Энекәшен бик яратты Айрат. Хәзер дә абыйлы-энеле бик дус алар.

Нурания белән кавышуыбыз бик вакытлы булган. Айрат ул вакытта урам малайларына иярә торган яшькә җитеп килә иде бит. Мин гастрольдә йөреп, көне-төне театрда эшләп, карап та бетерә алмас идем, бәлки. Нурания Айратка гел күз-колак булып торды.

– Иренең гастрольдә йөрүен, ял көннәрендә дә театрга эшкә чыгып китүен бөтен хатыннар да кабул итеп бетерә алмый…

– Нурания ул яктан бик җайлы, сәнгатьне, әдәбиятны ярата торган кеше булып чыкты. Аның укымаган китабы юк! Бөтен артистны белә ул. Менә дигән укытучы чыгар иде аннан. Тик Нурания үзе сайлаган кондитер һөнәренә тугрылыклы калды. Торт ясау үзе бер сәнгать бит ул.

– Нәселегездә язмышын сәхнә белән бәйләүчеләр тагын юкмы соң?

– Бертуган энем Шамил Әтнә техникумында укытучы булып эшли. Айратны да, Айнурны да спектакльләрдән җырлар җырлап, һинд көйләрен көйләп йоклата идем. «Булат, Булат кайткан, бүләк алып кайткан», – дип җырлый башласам, кулларын чәбәкләп, сикергәли башлыйлар иде. Олы улым Айрат мәктәптә укыганда Хуҗа Насретдин булып уйнап, конкурсларда катнашып йөрде, бик теләсә җырлый-бии дә алыр иде. Тик сәхнә юлын сайламады. Киленебез Әдилә белән яшь тә бер айлык оныгыбыз Камиләне үстерәләр бүген. Кече улым Айнур абыйсына охшамаган, оялчанрак. Әле унынчы класста гына, һөнәр сайларга вакыты бар.

– Театраль белем алмаганга үкенмәдегезме, Самат абый?

– Театр училищесында укысам, язмышым башкачарак булыр иде, бәлки. Тик мин үкенмим. Танылган артист булмасам да таныйлар. Мине «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруыннан күреп белгән малайлар хәзер үсеп бетте инде, һаман «Самат абый» дип исәнләшеп йөриләр. Мин Тинчурин театрына 33 ел гомеремне багышладым, кешегә күренми торган, ләкин бик авыр һәм җаваплы эш башкардым – шуның белән бәхетлемен.

P.S. Самат Әгъли улы Вәлитовка 15нче апрельдә 60 яшь тула. Театр коллективына, якын кешеләренә кушылып, «Безнең гәҗит» редакциясе дә аны шушы гомер бәйрәме белән котлый. Сәламәтлекнең ныгы, шатлыкларның олысы юлдаш булсын сезгә. Күзләрегездә иҗат дәрте сүнмәсен, якын кешеләрегез белән янәшәдә исән-имин тормыш итәргә язсын!

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии