Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА: «Миңа пычрак йокмый»

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА: «Миңа пычрак йокмый»

Милләтне милләт иткән иң зур байлык – ул әдәбият. Нәкъ менә әдәбият тел байлыгын сакларга, үстерергә ярдәм итә, гореф-гадәтләрне, милләтебезгә генә хас сыйфатларны югалтырга ирек бирми. Килешәсездер: бары тик ана телендәге китапларны укып, аңлап үскән кешеләрдә генә милли үзаң формалаша. Бары тик алар гына милләтнең киләчәгенә битараф калмыйча, рухи кыйммәтләрнең кадерен белеп яшәргә сәләтле. Ә менә шул әдәбиятка яшь буынны магнит кебек тартып китерүче, шул ук вакытта элекке укучыларны да саклап торучы авторлар бик аз. Шәхсән үзем апа ГЫЙМАТДИНОВА иҗаты белән танышканнан соң эзләнә башладым. Аның тагын нинди китаплары чыкты икән? Чыкмаса, тагын кемнәр шундый кызык итеп яза? Китапханәдә иң күп укыла торган, таушалган китапларны караштыру гадәткә керде. кибетләрендә дә күзем иң беренче Нәбирә Гыйматдинованы эзли… Хәзер инде 9нчы сыйныфта укучы сеңлем дә Нәбирә апаның бик күп китапларын укып чыкты. Аннан соң бик күп яңа авторларны эзләп табып, үзе миңа киңәш итә башлады.

Әле менә күптән түгел генә, яраткан язучымның Тукай премиясенә кандидат итеп тәкъдим ителүен белдем дә, форсаттан файдаланып үзе белән күрешергә булдым. Аның китаплары киштәдә озак ятмавыннан, китапханәләрдә дә иң таушалган басмалар аныкы булуыннан һәм дусларымның да нәкъ менә шушы авторның китапларын кулдан-кулга йөртеп, эзләп алып укуыннан чыгып әйтәм: Нәбирә апа бу премиягә бик лаек! Лаек булмый ни: ул бит бүген иң укылышлы 18 китап авторы! 19нчысы нәшриятка бирелгән… Көтәбез!

Нәбирә апа, без сезнең белән соңгы тапкыр бик күптән, сез «Идел» журналыннан киткән чакта күрешкән идек. Шунда сез: «Журнал бар вакытымны йота, мин иҗат итәргә, язарга телим», дидегез. Ул вакыттан бирле рәхәтләнеп, иркенләп язарга мөмкинлегегез булдымы?

– Аннан соң бик күп язылды шул. «Синдә минем хакым бар» дигән китабым чыкты, күптән хыялланган «Беренче», «Икенче», «Өченче» дип аталган өч җыентыгымны бастырдым. Әле менә «Идел» журналында «Син түгел бу, син түгел» дигән әсәрем чыгып бара, «Казан утлары» журналында «Үзем генә беләм» дигән повестем басылды…

– Тиз язасыз ахры…

– Кайсы әсәр ничек инде. Кайсын язарга 4-5 ай кирәк, кайсы азрак. «Мәгез сезгә!» дип язып атасы булса, 70-80 битне бер атна эчендә дә яза алам, ләкин андый әйбер белән укучының зәвыгын бозудан куркам. Һәр язучыда эчке цензура булырга, ул әсәрен язганчы ук «мин моның белән нәрсә әйтергә телим» дип уйланырга тиеш. Беркайчан да сан артыннан кумыйм, сыйфат хакында уйлыйм. Елына ике повесть язам. Очерклар язарга яратам.

– Нәбирә апа, язу өчен сезгә ниндидер аерым шартлар кирәкме?

– Яза торган әйберең һәм әйтер сүзең булса, ул мунчада да языла, аның өчен шартлар кирәкми. Мин үзем иртәнге якта эшлим. Язучылар да шулай итә инде ул. Мин журналда эшләгәндә дә язучылар төшкә кадәр өендә язып, инде арып беткәч кенә безнең белән аралашырга киләләр иде.

– «Автобиографик әсәр язарга телим, ул минем иң көчле әсәрем булыр, мөгаен», дип әйткәнегез бар. Бу эшкә тотынмадыгызмы әле?

– Үземә һич чират тими бит. Әле Туфан абый Миңнуллин турында да документаль әсәр язарга хыялланам. Без аның белән бик дуслар идек. Әз генә күрешми торсак та, шул арада шалтыратышып хәлләр белешә идек. Гомумән, ир-ат халкы белән дус булуы җиңелрәк, чөнки алар гайбәт сөйләми. Менә, мәсәлән, Марсель Галиев белән миңа аралашуы рәхәт.

– Әсәрләрегезне иң беренче укып, үз фикерен белдерүче кешегез, беренче тәнкыйтьчегез бармы?

– Туфан абый шундый кеше иде. Дөресен генә әйткәндә, хәзер китап чыгаручылар, язучылар бик күп. Ләкин танылу өчен ике шарт кирәк: сине халыкның яратып укуы һәм каләмдәшләреңнең сине тануы. Туфан абый миңа нәкъ менә каләмдәш итеп карады. Аның фикере минем өчен гел иң зур бәя булды. Ә хәзер мин үземә үзем тәнкыйтьче.

– Язучылар күп, ә шулар арасыннан аерып алып: «Менә аның каләмендә өмет бар», дип әйтерлек яшьләрне атый аласызмы?

– Фирүзә Җамалетдинованы күзәтеп барам, ул бик яхшы тел остасы, хикәяче. Рәмзия Габделхакова, Илсөяр Ихсанова, мәсәлән. Ир-егетләрдән Рүзәл Мөхәммәтшинда шагыйрь генә күрәләр, ләкин ул хикәяләрне дә яхшы яза. яшьләр күп ул, ләкин аларга иҗат итү өчен мөмкинлекләр булдырылмый шул. Жәллим дә инде мин ул яшьләрне. Гонорар юк, түләү аз, нинди акчага яшәргә кирәк? Иҗат кешесе өчен иң зур проблема – ул фатир. Безнең бай Татарстан хөкүмәте шундый яшь язучыларны, журналистларны күреп алып, шуларга елына 10 фатир булса да бирсә, алар өчен бу зур стимул булыр һәм алар милли әдәбият өчен бик зур эшләр башкарыр иде, миңа калса. Бик түбән процентлы ипотека булса да бирсеннәр иде яшьләргә. Кодрәтемнән килсәме…

– Нәбирә апа, әсәрләрегезнең тормыштан алынып язылуы турында беләбез. Шул ук «Сихерче»дәге Сәвиләнең күрше авылыгыздагы Шәрифҗамал әбидән алынып язылганлыгын да белдек. Кайсыдыр бер матбугат чарасында шул әбинең сезгә: «Синең үзеңдә дә бар» дип әйтүе хакында искә алган идегез. Үзегездә дә ниндидер олы көч тоймыйсызмы?

– Ул көч һәркемдә бар дип саныйм. Һәркемдә башкаларны дәваларлык, башкалар белән бүлешерлек уңай энергия бар. Кеше бит ул бертөрле генә түгел. Әсәрләрдә дә геройларны бары тик уңай-тискәрегә генә бүлеп карарга ярамый. Һәркемнең уңай һәм тискәре яклары була. Ләкин кешедә шуның кайсы күбрәк, кайсы өстенлек итә – менә бит сорау нәрсәдә.

– Нәбирә апа, «Синдә минем хакым бар» китабындагы әсәрләр сезнең башлангыч чор иҗатыннан бик аерыла. Алар күпкә реаль, аларда тормыш күпкә авыррак та кебек, сурәтләү чаралары да башка…

– Минем бер генә әсәрем дә бер-берсен кабатламый. Аларның исемнәре дә үзгә. Аларның һәрберсендә аерым бер мәгънә ята. Мин тормышның бөтен катламнарына кереп язарга тиеш, чөнки кешеләр дә, язмышлар да төрле. Язучы кешенең офыгы, фантазиясе киң, белеме киңкырлы булырга тиеш дип саныйм. Соңгы әсәрләремнең берсендә дипломлы белгечнең ничек эштән кыскартылып, арба тартып базарга килеп керүе һәм шул мохиткә яраклашуы хакында яздым. Мин авылларына дуңгыз кертүгә бик борчылам, комсызлыкның нәрсәгә китереп җиткерүен күрсәтәм, авыллар бетүгә ачынып язам, эчкече хатын-кызларны гыйбрәт итеп сурәтлим…

– Авыл турында күп язасыз, аны искиткеч оста итеп сурәтлисез. Авылыгызга, Аксубай якларына еш кайтасызмы?

– Кайтырга туры килә. Әнием шунда бит. Әле менә узган ялларда гына кайтып килдек, әниемнең туган көне булды – 86 яшь тулды. Күршеләрне чакырып, табыннар корып чәй эчтек.

– Нәбирә апа, сезнең хакта интернетта да бик күп язалар. Кемдер сезне үлеп ярата, кемдер бөтенләй кабул итә алмый. Сез үзегез турында язылган әлеге язмаларны укыйсызмы?

– Юк, укымыйм. Каралтып язарга тырышкан адәмнәр белеп торсын: миңа аларның пычрагы йокмый. Мин аларны ишетмим. Минем яраткан укучым бар, һәм ни сөенеч, алар миннән көнләшкән бәндәләрдән искиткеч күп! Очрашуларда күрәм: зал тулган, кешеләр мине күрергә килгән! Әле барган җиремдә бер генә буш залга да тап булганым юк! Китапханәләрдә минем китапларым кулдан кулга йөртеп укыла. Язучыга тагын нәрсә кирәк! Туфан абый вафатыннан соң «Матбугат.ру» сайтында аның хакында нәрсә генә язмадылар. Ул андагы комментарийларга исән чакта ук рәнҗи иде инде. Шуннан бирле бу гайбәт оясын ачып та караганым юк. Ниндидер исем астына качып язган куркаклар, тел бистәләре, тормышта чеметем генә дә уңышка ирешмәгән булдыксызлар белән бу сайтта аралашуны үзем өчен түбәнлек дип саныйм.

– Нәбирә апа, соңгы сорауны болайрак куйыйк әле: язучы булмасагыз кем булыр идегез?

– Табиб булыр идем, мөгаен.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, алга таба да безне яңа әсәрләрегез белән куандырып торыгыз, иҗат уңышлары телибез!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии