Печән өстендәге эт

Печән өстендәге эт

Русия хөкүмәтенең соңгы гамәлләре бернинди мантыйкка сыймый. Чимал, газ, нефтьтән башка бернинди продукция чит илләргә бирә алмаган Русия беркемгә дә кирәкмәгән, беркем дә алырга теләмәгән товарларына контрсанкцияләр кертте. Янәсе, сез бернәрсә дә безгә бирмәсәгез, без дә бернәрсә дә бирмибез. Гади итеп әйткәндә, кунак ашы – кара-каршы. Русиянең түбән сыйфатлы товарына әллә ни мохтаҗлык кичермәгән Көнбатыш Европа илләре бу сәер гамәлләрдән зыян күрми. Алар инде үзара интеграцияләнгән һәм соңгы вакытта Русия алмаган товарларны үзара сатып, контрсанкцияләргә тәмам яраклашып киләләр. Чөнки Русия берүзе генә дистәләгән Европа илләренә, Евросоюзга берләшкән дәүләтләргә каршы тора алмый. Санкцияләргә кушылучы илләр өстәлә бара. Доллар һәм евро һаман өскә үрмәли, рубль аска тәгәрәвен тагын тизләтте. Русиянекен сатып ал, Татарстанныкын ал дигән өндәүләр белән генә әллә кая барып булмый. Алар өндәүләр генә, лозунглар гына булып кала. Мондый шартларда контрсанкцияләр кертү мантыйкка сыймый. Бер генә мисал, Русиянең үзенең сыйфатлы балыгы юк. Шаккаткыч хәл, унлаган диңгезе бар Русиянең, ә балыгы юк. Елгалар турында әйтеп тә торасы түгел. Идел, Кама, башкалар канализация торбаларына әйләнгән, анда балык юк. Булганы да мутация тәэсирендә ашарга бөтенләй яраксыз, хәтта үтә куркыныч та әле. 70-80 процент сыйфатлы балык Русиягә Төньяк илләрдән, Норвегия, Исландия, Шотландия, Балтыйк буе илләреннән керә иде. Контрсанкцияләр нәтиҗәсендә, алар Русиягә балык кертә алмый. Моңа кадәр санкцияләрне читләтеп, арадашчы илләр аша кертсәләр дә. Хәзер ул юл да ябылды. Бу сәер хәлне мин нипель системасы белән чагыштырыр идем, ул бит һаваны кертми дә, чыгармый да. Һаваны насос белән кертеп була, эчтән нипельнең капкачын алып һаваны чыгарып була. Ләкин һаваны Европа санкцияләре чыгармый. Ә нигезенә кадәр җимерелгән балык сәнәгате 80 процент чит илдән кертеп, тәмам бөлгенлеккә төшкән хәлдә җан асрый. Елга, күлләр пычрак, буалар агып беткән яки бака үләне белән капланган, кипкән. Диңгез балыклары да әллә ни түгел. Өстәвенә иң яхшы балыкларны Русиянең диңгезләреннән Япония, Корея, Кытай браконьерлары урлап, талап бетерәләр. Аларның балык тоту корабларына хәтта реактив моторларга кадәр куелган. Бензин белән эшли торган, череп бетә язган иске катер белән эшләүче Русия балык инспекциясе яшен тизлеге белән йөзә торган чит катерларны берничек тә тота алмый. Балыкны урлап, алар бик тиз күздән югалалар.

Җимерү, вату, юк итү ансат. Җимерергә, ватарга, юк итәргә дигәндә, Русия һәрвакыт алдынгы булды. Пычранып һәлак була язган елгаларны, җимерек плотина һәм буаларны чистартырга, төзәтергә, яңадан торгызырга күпме вакыт, финанс, материал, эшче куллар кирәк. Башка өлкәләрдә дә шул ук хәл. Мәсәлән, Русиядә СССРда булган мөгезле эре терлекнең 30 проценты гына калды. 70 процент итне Русия чит илләрдән кертте. Хәзер санкцияләр аркасында, ит керми. Буш аяклары тавык ите юк шул инде, бетте алар. Ә бер сыерны үстерү өчен генә дә кимендә өч ел кирәк! Яхшы сыйфатлы ит ашыйм дисәң, үгез, тананы да ике ел үстерергә кирәк әле.

Озын сүзнең кыскасы, Русия, контрсанкцияләр кертеп, хәлне тагын да начарайтты. Аның бу гамәлләрен печән өстендә яткан эт гамәле белән чагыштырып була. Эт печәнне үзе дә ашамый, сыер да ашый алмый. Монда зыян өчләтә арта: эткә дә ит кирәк бит, печән түгел. Сыер сөт бирми, чөнки эттән печән ала алмый. Иң мөһиме, монда кеше бик аяныч хәлдә. Печән алырга дип килсә, этнең аңа ташланып зыян итүе бар. Сыер ач кала, сөт тә юк. Бу очракта өчесе дә ач кала. Русиянең контрсанкцияләре дә шушы этнең печән өстендә беркемне дә янына китермичә ятуын хәтерләтә кебек.

P.S. Моннан 50 еллар элек СССР империясе мәктәбендә укыганда, җәмгыять белеме дигән фән бар иде. Мин хәтерлим, анда «Пролетариат – могильщик капитализма» дигән бер рәсем бар иде. Доллар тутырган капчыгы белән бергә, бер симез капиталистны бер таза эшче көрәк белән кабергә күмә иде. Шулай ук артык продуктларны, икмәкне яндыралар дип укыттылар. Без – совет укучылары, пионерлар бик нәфрәтләнеп ачулана идек мировой капитализмга. Менә хәзер шушы мировой капитализм инде безнең үзебезгә кабер казый түгелме? Русиядә дә шундый кешелексез, кыргый капитализм урнашып килә бит. Бәлки ул теге мировой капитализмга караганда да начаррактыр. Сорау туа шуның өчен башларын салдымы миллионнарча кешеләр? Ни пычагыма кирәк булды ул канкойгыч революцияләр? Беренче, Икенче бөтендөнья сугышлары?

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии