- 18.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №11 (19 март)
- Рубрика: Архив
«Куллану нормативы буенча түлибез» дигән гыйбарә безнең заман өчен чын лозунг булып яңгырый. Өйләрдә газга, суга, утка исәпләү приборлары куелган. Фатир өчен түләүләрне сарыф иткәнчә – күрсәткечләр буенча түлибез. ОДНнарга каршы көрәшне туктаттык, файда юк… Тик күптән түгел барлыкка килгән «социаль норма» төшенчәсе тагын да сагаерга мәҗбүр итте. 2014нче елның 1нче июленнән электрны куллану буенча социаль норма кертеләчәк.
Башкача әйткәндә, бер ай өчен исәпләнгән электрны куллануның нормасы исәпләнгән. Бу нормага сыешмыйча, артыгын куллансаң, акчаны күбрәк түләргә туры киләчәк. Шунысы да бар: норма кеше саен бер үк күләмдә түгел. Бер кешегә 70 кВт бирелсә, гаиләдәге икенче кешегә 50, өченчесенә аннан да кимрәк. Кабул итүчеләр әйтүенчә, әлеге проект ЭКОНОМИЯЛӘҮНЕ ТӘРБИЯЛӘҮ максатыннан эшләнгән. 2013нче елның 1нче сентябреннән бу программа Русиянең алты регионында тормышка ашырылган. Электрны куллануның социаль нормасының иң югары күрсәткече Орлов өлкәсендә – 190 кВт, иң түбәне Түбән Новгород өлкәсендә – 50 кВт булган. Электрны минималь дәрәҗәдә кирәгенчә кулланырга кирәк, диләр бу программаны әзерләүчеләр. Өйдәге барлык электр приборларының эшенә күпмедер вакыт күләме бирелә: үтүк мисал өчен, бер айда – 2 сәгать, телевизор – 5 сәгать эшләргә тиеш һ.б. Тик менә суыткыч белән нишләргә? Барыбыз да вегетариан булып бетә алмыйбыз бит. Җәен эсседә кондиционер түгел, вентилятор кабызырга да йөрәгең ярылыр. Кышын җылыткычны куймыйча, җылы оекбаш киеп, шәл белән уранып ятарга кала. Суга счетчиклар куйгач, кайбер танышларым, унитазга суны ваннадан табакка тутырып алып чыгып салалар иде. Яңа норма белән бәйле вакытта экономиянең яңа ысулларын табачак халык. Бәдрәфкә ут яктырткыч белән йөрерләр, күп итеп шәмнәр сатып алырлар, керләрне кул белән юарлар. Шәм яктысында утыру кинода гына романтика ул, ә бездә…
Юк, бу ниндидер башка сыймаслык хәл! Югыйсә, электрны хисаплау приборлары бар бит инде. Кемдәдер хәтта ике тарифлысы. Күрсәткечләрен ай саен килеп язып китәләр, кулланган кадәр түлибез. Тик депутатларга бу гына җитми, күрәсең. Тик менә социаль норма дигәнен ничек санап чыгара алганнар икән? Үзләре бу норма буенча яшәп караганнармы? Өлкәннәргә бигрәк авырга туры килә. Шәмнәрне нәкъ менә алар сатып алыр, утны кабызмыйча дөм-караңгыда йөрерләр, телевизор караудан, радио тыңлаудан туктаячаклар. Нәкъ сугыш вакытындагы кебек.
Өстә утыручы «акыллы башлар» суга да социаль норма кертергә тәкъдим иткәннәр, тик Президент В.Путин аны кире каккан. Мөмкинлекләре булса, сулаган һавага да норма кертерләр иде… Яки яшәүгә. Мәсәлән, кеше 70 яшькә кадәр түләүсез яши алса, аннары яшәр өчен акчасын чыгарып сала.
Шул ук вакытта урамда берничә көн дәвамында су агып ятуга игътибар юк. Ә өйләрдә кышның җылы вакытында да, көзен һәм язын батареялар уттай яна. Башта тоташтырмый өшетәләр, аннан пешерәләр… Аннары норма, норма дибез.
Элек өлкән буынның «елдан-ел начаррак» дигәненә игътибар итмәсәм, соңгы арада бу әйтемнең дөреслелегенә инана башладым. Ай саен 3500 сум илтеп түлим. Өлкән улыма мәктәпкә уртача 1000 сум китә. Әлегә. Чөнки бу – ашау өчен, ә, имеш-мимешләр буенча, тиздән әле бала белем алган предметлар саны буенча да түләячәкбез. Икенчесен әле бала бакчасына бирергә өлгермәдем, инде анысы өчен 2500-3000 сум түли алырмынмы икән дип кайгырам. Фатир, мәктәп, балалар бакчасы өчен түләгәч, кием-салым, ашау, башка кирәк-яракларны да кайгыртыр өчен хезмәт хакы күпме булырга тиеш? Элиталы йортларда, берничә катлы коттеджларда гомер итүче гражданнарның тормышларына зыян килмәс дип уйлыйм, ә яңа реформа әлеге дә баягы өлкәннәрне, инвалидларны, күп балалы гаиләләрне бил каешларын тагын да кысарга мәҗбүр итәчәк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Комментарии