Авылларга ясин чыкмагаек

Авылларга ясин чыкмагаек

Авылның табигате җәен генә түгел, кышын да сокландыра. Бөтен дөнья ап-ак, тып-тын. Морҗалардан күтәрелгән төтеннәр күңелгә ниндидер бер тынычлык иңдерә. Димәк, авыл яши әле.

Питрәч районының Кибәк Иле урамнарына тау башыннан күз салгач, башыма нәкъ шундый уй килде. Өстәвенә, авылның икенче ягына кызыл кирпечтән салынган яңа фермалар да сәлам биреп тора. Тик менә авыл халкы белән аралаша башлагач, иләсләнгән күңел бик тиз сүрелде. Ни чарадан бичара дигәндәй, авылларда 2 меңенче елларда башланган күчеш чоры әле бүген дә дәвам итә икән бит. Аерма шунда гына: инвесторлар колхозларны банкротлыкка чыгарып, бар мөлкәтне шалкан бәясенә эләктерде. Бераз эшләгәннән соң, кәҗә майлары чыкты, күрәсең – тизрәк сатып котылмакчылар. Бәяләр дә шактый саллы куелган, ди җирле җитәкчелек. Моңарчы Кибәк Иле янәшәсендәге җирләрне инвестор – «азык-төлек корпорациясе» эшкәрткән, фермаларында терлекләр асраган. Узган көз андагы ит токымлы малларны авыл урамнары аша Чытыга (агрофирманың үзәге булган авыл) куып алып киткәннәр. Бөтен авыл кешесе елап озатып калды үзләрен, дип сөйли халык. Нәтиҗәдә, тораклар бушаудан тыш, күпме кеше эшсез калган. Хәзер һәр көн 70ләп ир-егет иртә таңнан калага кузгала икән.

Ә менә хатын-кызларга нишләргә? Күбесенең ике-өч баласы бар. Читкә йөреп эшләү хакында уйлыйсы да юк. Узган ел тугыз еллык мәктәпләрен дә башлангыч мәктәп итеп кенә калдырганнар. Анда укучыларны тәмле ашлары белән сыйлаган Фәридә Шакирова берничә ай район үзәгенә йөреп караган. Юлда йөрүләре бик авыр булды, дип искә ала ул хәзер шул вакытларны һәм ихластан авылдашы Гөлсәриягә рәхмәт укый.

Ә Гөлсәрия Сәйфетдинова күп еллар буе шушы авыл фермасында сыер сава. Эшсез калганнан соң, үз алдына сорау куя – алга таба нишләргә? Абзарларында мал-туарны күп асрыйлар, әмма итне соңгы елларда әллә ни кыйммәткә сатып булмый. Димәк, эшкәртеп сатуны гамәлгә ашырырга вакыт!

Районның мәшгульлек үзәгенә барып, бизнес-планын яклый ул. Тегеләре исә, башлангыч ярдәм буларак, эш башлаучыга 115 мең сум акча күчерә. Яңа суыткыч, иттарткыч алырга бик тә ярап куйды, ди Гөлсәрия ул акчаны. Ә без хөкүмәт ярдәм итми дип сыктарга гадәтләнгән.

Кибәк Иле авылында әнә шулай пилмән бөгү цехы оеша. Монда бүген Фәридә Шакировага да, Гөлсәрия белән бергә эшсез калган 5 савымчы кызга да эш урыны булдырылган. Яулыкларын татарчалап бәйләгән кызлар пилмәнне бары кул белән генә бөгәләр. Ризыкка һәвәс булганнар мондый ысулның тәмен дә, сыйфатын да яхшы чамалый. Әйтүләренчә, цехта көненә 40 кг га тикле пилмән әзерләнә. Сорау булганда мантый да ясыйлар. Ризык әлегә гади капларга тутырыла, хәләл тамгасы да юк. Әмма пилмәннәрен икеләнмичә хәләл дип кулланырга мөмкин, чөнки терлекне үзләре үстерәләр. Үзләре үстергән терлек кенә җитми, әлбәттә – малны авыл кешесеннән дә сатып алырга туры килә. Башта аны Гөлсәрия үзе барып карый, аннан соң гына алып кайтып чалалар. Кыскасы, барысы да мөселман кануннары кушканча башкарыла.

Шушы башлангычка сөенеп эшлисе дә эшлисе генә бит, югыйсә. Юк шул, хөкүмәт бер кулы белән бирсә, икенчесе белән ала да белә. Быелның 1нче маеннан «Азык-төлек продукциясенең куркынычсызлыгы турындагы» техник регламент кертеләчәк. Бу ни дигән сүз? Ягъни, авыл кешесеме ул, фермермы, йә булмаса күмәк хуҗалыкмы – анысы мөһим түгел: эре малыңны сатарга дип үстергәнсең икән, рәхим итеп махсус терлек чалу урыннарына мөрәҗәгать ит. Бары тик үзеңә яки туганнарыңа бирәсе очракта гына, үгезеңне лапас артыңа алып чыгып суярга хаклысың. Чөнки андый очракта берәү дә синнән махсус сертификат-белешмә таләп итмәячәк. Әмма сатасы булсаң, шул белешмәсез, сәүдә тирәсенә якын да килө алмыйсың, диләр.

Махсус мал чалу урыннары торак пунктлардан кимендә 300 метр ераклыкта булырга һәм биек койма белән әйләндерелергә тиеш. Анда дезинфекция үткән машиналар гына керергә хокуклы. Өстәвенә, әлеге мәйданга ут-су һәм канализация челтәре үткәрелгән булу шарт.

Терлек чалу мал табибы күзәтүе астында башкарылырга тиеш. Таләпләрнең барысын да «Россельхознадзор» белгечләре тикшереп торачак. Монысы аңлашыла, әмма сораулар бихисап. Әйтик, бу цехларны оештыру кемгә йөкләнә, бәяләр күпмерәк булыр һ.б.? Авыл кешесе өчен, малны махсус машина яллап, чалу урынына алып бару, эшкәрттерү, аннары әзер итне суыткычы булган транспортта сату ноктасына кадәр илтү түләүле булачак. Шунсыз кирәкле белешмә бирелми. Авыл халкына иткә бәяләр артуына өметләнергә генә кала, чөнки хөкүмәт агай керткән өстәмә куркынычсызлык кагыйдәләре мал үстерүчеләр кесәсенә сугачак. Ә менә ит хакын арттырырлармы? Анысын әйтүе кыен. Хәтерләсәгез, узган көз йомырка бәясен арттырып карадылар – кара тавыш чыкты. Азык-төлек ягулык түгел бит ул, аның хакын арттыру сәяси тотрыксызлыкка китерәчәк.

Татарстан крестьян-фермерлар берлеге рәисе Камияр Байтимеров бәяне ике як өчен дә отышлы итү өчен кооперативлар оештыру урынлы булыр дигән фикердә. Димәк, җитештерүчеләр пайчылар булып берләшсә, бар нечкәлекләрне уртага салып хәл итеп булачак. Әйтик, бер сугым цехы оештыру якынча 10 млн. сумга төшәр дип фаразлана. Аларны кимендә район саен өчәрне төзү кирәк булачак. Моның өчен, әлбәттә, федераль бюджеттан бүленгән 50 млн. сум гына җитми. Өстәмә акчаны кем түли, анда шул затның хуҗа булу мөмкинлеге зур. Билгеле, фермерлар форсатны кулдан ычкындырырга җыенмый. Аларның шул мәйданда ук ит эшкәртү җайланмалары урнаштыру ниятләре бар. Төрле ярымфабрикатлар җитештереп, үзебезнең кибет киштәләренә чыгарылса, начар булыр идемени? Ә цехлар очраклы кулларга эләгә икән, анда бәяләргә дөрес сәясәт булмас. Тиешле хак – барометр ролен үти. Авыл халкыннан ит арзан бәядән алына икән, мал саны кимиячәк һәм, ирексездән, океан артыннан килгән итне ашарга мәҗбүр булачакбыз.

Океан арты дигәннән, бу үзгәрешләр Русиянең ВТОга, ягъни Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе нисбәтеннән оештырыла. ВТОның безгә нинди файдасы дигәндә, белмим, бардыр файдасы да. Әйтик, дөнья күләмендә алдынгы илләр белән тигезләшәсең, дәрәҗәң үсә.

Шул ук вакытта алдынгы технологияләр белән эшләүче югары икътисадлы илләр белән, алар куйган шартларда алышу, безгә өстәмә кыенлыклар да тудыра. Русиядә җитештерү тәмам җимерек хәлдә. Завод-фабрикаларның исемнәре генә сакланган. Алар биналарын бүген коммерция оешмаларына арендага биреп кенә яшәп ята. Ләкин ВТО, барыннан да бигрәк, Русиянең болай да чамадан тыш хәлсезләнгән авыл хуҗалыгы җитештерүен бөлгенлеккә төшерә. Телисеңме, теләмисеңме, ел әйләнәсендә яшеллеккә күмелеп утырган илләр белән чагыштырганда, кышы 9 айга сузылган Русиядә авыл хуҗалыгы продуктларының үз кыйммәте югары. Һәм моннан беркая да китә алмыйсың. Ләкин шунысы, үзебездә үстерелгән продуктлар экологик яктан чиста да. Әмма, базар хәзер аларны чит ил товарлары хисабына кысрыклап чыгара. Өстәвенә, 1нче майдан кертеләсе реформалар кебек үз законнарыбыз да буа аны.

Бүген авылларда мал саны болай да кимеп бара. Кеше, файдасы булмаудан гаҗизләнеп мал асраудан бизә бара. Көтүсез калган авыллар никадәр бит инде?! Алга таба мал асрау бөтенләй юкка чыкмаса ярый. Миллионнар тотып корылган сугым цехлары да эшсез калмас микән, дип куркам мин. Һәм болай дәвам итсә, озакламый, авылларның үзләренә дә ясин чыгарга туры килмәгәе.

Шулай булгач, кирәк идеме безгә ВТО?! Әнә бит мал сую реформасы үзебез уйлап чыгарган кагыйдә түгел. Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, ит һәм ит продукцияләренең куркынычсызлыгы турында Таможня берлегенең техник регламенты ул һәм Евразия икътисади комиссиясе шурасы шундый тәртипләр таләп итә. Дәүләт шул рәвешле чирле мал итләренең кеше табынына барып эләгүен чикли. Бер яктан, яхшы ният. Әмма читтән кертелгән «Буш ботлары»ның сыйфаты турында да мактап сөйләмиләр иде.

Рамил ГАРИПОВ.

Авылларга ясин чыкмагаек, 4.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии