- 18.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №2 (19 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Якшәмбедә Рөхсәтсез миграциягә каршы хәрәкәтнең (ДПНИ) Русия күләмендә уздырган “Руслар сәламәт яшәү өчен” дигән йөрешендә Казанда да бер төркем вәкилләр катнашкан. Regnum язуынча, әлеге төркем – нигездә, “Рубин” футбол командасы җанатарларыннан торган 13-18 яшьлек 25ләп кеше –Казанның Петербург урамыннан “Тандем” сәүдә үзәгенә кадәр узган. Ә Чистай белән Декабристлар урамы чатына килеп җиткәч, аларга резин һәм тимер таяклар белән коралланган 50гә якын “Антифа” хәрәкәте вәкилләре һөҗүм иткән. Алар үтә милләтчеләргә каршы көрәшүче булып санала.
Спорт журналисты Алмаз Гафиятов әйтүенчә, йөреш вакытында сәламәт яшәү турындагы шигарьләр белән бергә “Руслар килә!”, “Русия руслар өчен!” кебегрәк үтә милләтчел төсмердәгеләре дә булган. “Шуңа монда “Рубин” җанатарлары гына катнашкан дип әйтү дөрес булмас. Бу чарага бөтенләй башка максатларны истә тотучыларның да килүе ихтимал”, – ди ул.
“Антифа” вәкилләре сүзләренчә, алар сәламәт тормышка чакыручы йөрешкә каршы түгел. “Әмма бу чара асылында үтә милләтчел карашлар ята. Без бу йөрешнең шулай дәвам итүен тыныч кына карап тора алмадык һәм киләчәктә дә моңа юл куймаячакбыз”, – ди алар “Вконтакте”дагы үз белдерүләрендә.
Гафиятов сүзләренчә, әлеге вакыйгаларны күрүчеләр Казанда да Мәскәүнең Манеж мәйданындагы кебек хәлләр кабатлана дип куркуга калган. “Битлек кигән “Антифа” вәкилләре белән йөрештә катнашучылар арасында бәрелеш булып алган. Үтеп баручы кешеләр тизрәк моннан качу ягын караган. Алар монда хокук саклаучылар булмауга аптыраган”, – ди ул.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүмат үзәге исә “Рубин” җанатарлары белән “Антифа” хәрәкәте арасындагы бәрелеш турында хәбәрдар булмавын әйтә. Regnum язуынча, Эчке эшләр идарәсенең кизү бүлегенә Бауман урамы, ә аннары “Кәҗә бистәсе” метросы янында йөгерүче бер төркем яшьләр турында мәгълүмат килеп ирешкән. Әмма хокук саклаучылар әлеге урынга баргач, анда бернинди тәртип бозучылар һәм бәрелеш чалымнарын күрмәгән.
ЛандышХАРРАСОВА
azatliq.оrg
Җиһанов урамы булырмы?
15 гыйнварда татар халкының күренекле композиторы Нәҗип Җиһанов тууга 100 ел тулды. Моңа әзерләнү өчен, узган елның 22 июлендә үк оештыру комитеты булдырылып, башкарыласы эшләр исемлеге дә төзелгән. Анда 2011 елда Казанның үзәк урамнарының берсенә Нәҗип Җиһанов исеме бирергә дигән юллар да бар. Бу эш өчен Казанның башкарма комитеты җаваплы дип әйтелгән. Ләкин күренекле композитор исемен йөрткән урам әле дә юк.
Казан Шәһәре Думасы каршындагы топонимика комиссиясе сәркатибе Инсаф Галиев сүзләренчә, алар үзләреннән таләп ителгәнне эшләгән. “Урамнарга кеше исемен кушканда, Министрлар Кабинеты канун нигезендә карар кабул итә. Без август аенда ук Министрлар Кабинетына Казанның Совет районындагы бер урамга Нәҗип Җиһанов исеме бирү үтенече белән хат җибәргән идек”, – ди Галиев. Сәркатип әйтүенчә, алар карар проектын әзерләп, Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева имзалаган документны узган елның 10 сентябрендә үк хөкүмәткә тапшырган булганнар. Әмма Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина тәкъдиме белән Министрлар Кабинеты аны кире борган. Янәсе, топонимикага бәйле яңа канун әзерләнә икән. Депутатлар кабул иткән, әмма бүгенгә аны Президент имзаламаган әле. Кабул ителә калса, асылы шунда: урамнарга кеше исемнәре бирүне алга таба Шәһәр Думасы хәл итәчәк.
Татар җәмәгатьчелеге: “Милләтнең күренекле шәхесләре исемен Казанның үзәктәге урамнарына бирмәскә тырышалар”, – дигән фикердә. “Азатлык” радиосы сәхифәсендә “Фәридә Кудашева исеме мәңгеләштерелә” дигән язма дөнья күргәч, форумда “Быел” нигы астында бер укучы үз фикерен белдерде: “Казан урамнарына исем бирү эше (…) Людмила Андреева кулында, ул Шәһәр Думасының махсус комиссиясен җитәкли. Берәр күренекле татар исемен Казан урамына бирү эшен кузгатсалар, ул: “Без халыктан сораштыру уздырдык, алар моңа каршы”, – дип юлны томалый. Ислам университеты урнашкан мәгънәсез “Газовая” урамына Ризаэтдин Фәхретдин исемен бирүне шушы сылтау белән туктатты. Борынгы татар бистәсенә шундый ук сылтау белән Бишбалта урамын кайтартмады”.
Әлеге укучы гаепләгән Андрееваны Галиев, киресенчә, татарлар яклы кеше буларак бәяли.
– Топонимика комиссиясенең башлыгы Людмила Андреева, рус милләтеннән булуга карамастан: “Мин үзем күбрәк татар исемнәре булуны телим, әбием татар булган”, – дип әйтә. Безгә еш язалар һәм сүгәләр, – ди ул.
5 ел элек кабул ителгән канун нигезендә урам исемен алмаштырганда, халык фикере дә исәпкә алынырга тиеш икән.
– Казанның 1000 еллыгы алдыннан август аенда хакимият башлыгы карары белән күп кенә урамнар исеме алыштырылды. Рөстәм Яхин, Гаяз Исхакый һәм башка урамнар барлыкка килде. 1000 еллык алдыннан Новокремлевскаяны Ташаяк дип үзгәрттеләр. Ул вакытта халыктан сорашу кирәкми иде. Җитәкчелек әйттеме, шуның белән бетте. Клара Цеткин урамына кире тарихи Бишбалта исемен бирүгә ул урамда яшәүчеләр каршы булды, – дип сөйли Галиев.
Бишбалта дип атау карары кабул ителгәч, Киров районы җитәкчелеге яңадан халыктан сорашу үткәрергә мәҗбүр булган. Ризалар берничә генә булган.
Галиев сүзләренчә, Казандагы бер урамга Нәҗип Җиһанов исеме бирелә калган очракта да, ул үзәктә үк булмаячак. Министрлар Кабинетына Метшин имзасы белән Җиңү проспекты белән Камалиев урамын тоташтыручы яңа төзеләчәк урамга бирергә тәкъдим итәбез дигән хат җибәрелгән. Бу урын “Мега” сәүдә үзәгеннән ерак түгел. Яңа төзелә торган урамга исем бирү җиңелрәк икән. Халык фикерен сорап торасы түгел.
Наил АЛАН
“Нур”ның чираттагы корбаны
“Нур-Холдинг” өстендә моңарчы да кара болытлар иде. Ә хәзер исә Мәскәүнең “Пресс-холл” ширкәте ягыннан салкын җилләр исә.
Узган ел аның җитәкчесе Мәннәф Сәгъдиев, бар кешене таң калдырып, Дәрвишләр бистәсендә “Лучезарный” проектын тормышка ашырачагы турында белдерде. 763 гектар мәйданда төзелергә тиеш булган әлеге комплекста 2 миллион 500 мең квадрат метрлы торак йортта 70-75 мең кеше яшәячәге планлаштырылган иде.
Әлеге проектның партнеры итеп узган сентябрьдә Мәскәүнең “Пресс-холл” PR ширкәте җәлеп ителде. Бу ширкәтне исә Русия Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворковичның бертуганы Михаил Дворкович җитәкли булып чыкты. Әмма сентябрь аенда төзелгән хезмәттәшлек килешүе декабрьнең соңгы атнасында таркалырга да өлгерде.
“Пресс-холл”ның рәсми сайтында да алар төркеменә “НУР-холдинг” ширкәтенең 4 миллион 500 мең сумлык бурычы булу язылган. Аны суд аша кайтармакчылар. Ширкәт җитәкчесе Михаил Дворковичның “Бизнес-Online” газетасында белдерүенчә, килешүдә белгертелгән шартлар “Пресс-холл” тарафыннан җиренә җиткерелүенә карамастан, “Нур-холдинг” ягы аларны үтәмәгән.
Моның белән беррәттән “Нур” ялган мәгълүмат белән Мәскәү ширкәте репутациясенә дә зыян салган. “Нур-холдинг”ның кредиторлары да “Пресс-холл”га мөрәҗәгать итә башлаган.
“Лучезарный” тормышка ашардай проект иде, әмма моннан ары бу проектка ышанучы гына булмас”, – ди Михаил Дворкович.
Шулай итеп, республикада гына түгел, Русия күләмендә дә зур проектларның берсе саналган “Лучезарный”ның киләчәге кәкре каенга терәтүләр нәтиҗәсендә билгесез булып кала.
Мәннәф Сәгъдиев – республикада билгеле шәхес. 2000 еллар башында ул корган “Нур” оешмасы хәзер “Нур-холдиг”ка әйләнде. Сәгъдиев юллар төзү, машиналар сату, “Әлдермеш” сөт заводы, “Туган авылым” күңел ачу комплекслары белән үз исемен еш ишеттерде.
Әмма Мәннәф Сәгъдиевнең эшләре 2008 елларда артка тәгәри башлады. Аңа каршы берәм-берәм суд эшләре ачылды. Нәтиҗәдә, Казан шәһәре хакимиятенең капиталь төзелеш һәм төзекләндерү идарәсе “Нур-холдинг”тан 1 миллиард сумлык зыянын түләтте.
Моннан алда Мәннәф Сәгъдиев 140 миллион долларга Канадада эшләнгән 6 “Bombardier” очкычы алган, әмма аларга Русиядә сертификат тәэмин итә алмау сәбәпле, бу очкычларны чит ил ширкәтләренә файдалануга бирергә мәҗбүр булган иде. Дөрес, “Нур-холдинг” җыелган бурычларын түләү өчен, узган ел бу очкычларның икесен сатып та җибәрде. Ә “Туган авылым” ресторанын арендага бирергә мәҗбүр булды.
Райнур ШАКИР
Cерле шәһәрчек
Казаннар да, башкала кунаклары да Кремль янындагы коттеджлар шәһәрчегендә кемнәр яши икән дип кызыксына. Татарстан башкаласына килгән туристларны шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштырып йөрүче Алик Мәхмүтов сүзләренчә, Кремльдән шәһәр манзарасын, аквапарк, 1000 еллык күперен күрсәткән чакта, “Ә менә монда кемнәр яши соң?” – дип сорамый калганнары юк икән. Экскурсия үткәрүчеләр барысы да, Мәхмүтов әйтүенчә, бу йортларның Казанның 1000 еллыгы уңаеннан “Татнефть” тарафыннан төзелүен, дәүләт балансында булуын, тантана вакытында үткән Саммитка килгән Бәйсез дәүләтләр берлеге башлыклары яшәгәнлекләрен сөйли. “Азатлык” радиосын тыңлаучылар да бу зур булмаган шәһәрчек белән кызыксынганга, анда барып кайтырга уйладым.
Беренче көн
Бер кулга – фотокамера, икенчесенә магнитофон тотып, Дәүләт Советы бинасы яныннан әллә кайдан ук хөррият кошы күренеп торган Казан милли мәдәни үзәгенә таба атладым. Бу үзәк биеклеккә урнашканлыктан, коттеджлар шәһәрчеге уч төбендә кебек күренә. Моннан балалар уйнар өчен агачтан төзелгән мәйданчык та абайлана. Кайберәүләр: “Анда вертолет төшү өчен махсус урын да бар икән”, – дип сөйли.
Шәһәрчек капкасына таба атлыйм. Бу урын кирпечтән салынган биек коймалар белән әйләндереп алынган. Почмак саен гына түгел, коймаларга һәр 200 метр саен видеокамералар урнаштырылган. Капка төбендә үк шлагбаум. Шунда ук “Беларусь” тракторы тора. Димәк, карны вакытында чистарталар.
Мине капкадан керүгә үк, сак хезмәте: “Сез кемгә, кая барасыз”, – дип туктатты. “Димәк, монда кешеләр яши икән”, – дигән уй баштан йөгереп узды. “Бу урын турында репортаж ясарга телим, шәһәрчекнең коменданты белән очрашу мөмкин булмасмы?” – дим аңа. Ул рация белән элемтәгә кереп, капка төбендә урнашкан ике катлы бинадан сак хезмәте башлыгын чакыра. Шул арада капка янындагы диварга эленгән почта тартмаларына күзем төште. Язулар шәһәрчекнең 3 урамга бүленүе турында сөйли. Һәр тартмага фамилияләр дә язылган.
Ул арада сак хезмәте башлыгы да чыкты. Шул вакытта янымнан гына ике машина әлеге шәһәрчеккә кереп китте, ике хатын-кыз атлап үтте.
– Сезнең үтенечләрне хәл итә алмыйм. Телефон номерыгызны калдырыгыз. Комендант чыгып китте. Килгәч, мин аңа бирермен, ул сезнең белән элемтәгә чыгар. Ул да сезнең сорауларга өстән рөхсәт алмыйча җавап бирмәс, – диде сак хезмәте башлыгы. Телефонны язып калдылар. Бәлки, шалтыратырлар дигән өмет белән кайту ягына атладым.
Шулвакыт шәһәрчектән бер егет чыкты. Таныштык, Фәрхәт исемле икән. Казан медицина университетында дәвалау факультетында икенче курста укый. Үзе Әлмәттән. Казанга күчкәненә бер елдан арткан. Әлеге шәһәрчектәге бер коттеджда үзе генә яши икән. Әти-әниләре өйгә кеше алып кайтмаска кушкан. Минем журналист икәнне белгәч, Фәрхәт үзенең бабасының да Әлмәттәге газетада журналист булып эшләгәнен әйтте. Әти-әнисенең кем булып эшләве сер булып калды. Шәһәрчектә ул күршедә яшәүчеләр белән аралашмый икән. “Кайбер йортларда бөтенләй кеше яшәмәгән кебек”, – ди. “Болай да укуга соңга калам”, – дип, Фәрхәт тукталышка ашыкты. Күпме генә көтсәм дә, 11 гыйнварда әлеге шәһәрчектән шалтыратучы булмады.
Икенче көн
12 гыйнварда тагын Кирмән янындагы коттеджлар шәһәрчегенә юл тоттым. Бу юлы капка төбендәге сакчылар ике катлы бинадан милиция хезмәткәрен чакырып чыгарды. Бәлки, монда ул-бу була калмасын дип, милиция бүлеге дә бардыр? Милиция лейтенантына кичә телефон номерымны калдыруны, комендант белән сөйләшергә теләвемне тагын кабатладым.
– Монда кемнәр яшәвен әйтмәскә дигән махсус күрсәтмә бар. Без, кайберәүләр монда плакатлар күтәреп килеп, урам йөрешләре үткәрмәсен өчен, кемнәрнең кайда яшәвен әйтә алмыйбыз. Югары дәрәҗәдәгеләрнең кайда яшәгәне беленсә, проблемалар да туарга мөмкин, – ди милиция хезмәткәре.
“Димәк, монда бик югары дәрәҗәдәге кешеләр яши?” – дигән сорауга ул: “Мөгаен”, – дип кенә әйтә алды. “Комендант шалтырата алмас микән?” – дип, бу юлы да кире борылырга туры килде. Редакциягә кайтып озак та үтмәде, Рамил Гайнетдинов дигән кеше шалтыратты. “Сез комендантмы?” – дип сорагач, “Шулай дип тә әйтергә була”, – диде.
Гайнетдинов сүзләренчә, бу – шәһәрчек хосусый урын һәм һәр йортта да кешеләр яши. Исеменә килгәндә, рәсми атамасы юк. Урам исемнәре генә бар. “Шулай да “Нефтьчеләр шәһәрчеге” дип тә атыйлар”, – ди ул. “Монда республиканың югары җитәкчелектәге кешеләре дә торадыр?” – дигән сорау җавапсыз калды.
Казан фотолары һәм истәлекле урыннары дигән бер сәхифәдә бу шәһәрчек турында: “Ирек мәйданы һәм Казан мәдәни үзәге артында, шәһәр уртасында диярлек, тиз арада гына төзелгән Нефтьчеләр бистәсе бар. Ул юбилейга килгән кунакларны урнаштыру өчен, Әлмәт нефтьчеләре акчасына корылган”, – диелгән…
Комментарии