Безнекеләр китап яза

Безнекеләр китап яза

«Безнең гәҗит» бик бай: газетабызның тугры дуслары – даими авторларыбыз бар», – дип кабатларга яратабыз. Ә ул авторларыбыз, бездә басылган язмаларын туплап, китап итеп тә чыгарсалар, китап бәйрәменә безне дә чакырсалар, чын күңелдән сөенәбез.

Фәридә Хисамова газетабызны укучыларга җыйнак кына хикәяләре аша таныш. Авыл турында, тирә-күршедә яшәүче кешеләр турында яза ул, бөтенебез дә күреп, уйлап йөргәнне гади матур тел белән сурәтләп бирә. Шуңа да аның әсәрләре яратып укыла. Менә шул хикәяләрен туплап, «Тәүбә» дип аталган беренче җыентыгын чыгарды Фәридә апа. Китапны Кукмара районының Тырыш авылы клубында бик матур итеп тәкъдим иттеләр.

АВЫЛДА АРАКЫ САТЫЛМЫЙ

Без килеп кергәндә, кичә башланырга ике сәгать бар иде әле. Шулай да Тырыш авылы клубына кеше җыела башлаган. Фәридә апа да шунда: сәхнәдә әйтәсе сүзләрен кабатлый, бераз дулкынланганы да сизелә. Дулкынланмассың ди, беренче китабын тәкъдим итә бит! Әзерләнүчеләргә комачаулап тормыйк, дип, Сәрдекбаш авылы җирлеге рәисе Илгиз Нәбиевның машинасына утырып, җирлек буенча экскурсиягә киттек.

Сәрдекбаш авылы җирлегенә җиде авыл керә. Тырыш авылы да шулар арасында. Авыллар арасы ерак, кайберсенең арасы җидешәр километр икән. «Авылларымны әйләнеп чыгыйм дисәм, ярты көн кирәк», – дип елмая җирлек башлыгы. Зарланып әйтми ул бу сүзне. Гомумән, ике сәгать эчендә аның авызыннан ялгыш кына да бер зарлану сүзе ишетелмәде. Җирлек халкын да мактады, табигатен дә. Үзләренең Бакчасарайлары да бар икән (бер авыллары шулай дип атала), Кырымга барып торасы да юк! «Безнең җирлектә генә дә дүрт кеше китап чыгарды инде, табигатебез менә шундый уңдырышлы безнең», – ди, горурланып, Илгиз Нәбиев.

Җиде авылда 350 хуҗалык бар, 1348 кеше яши. Кәсепле халык гомер кичерә монда. Халыкның күпчелеге мал асрау белән шөгыльләнә. «350 хуҗалыкка 400 баш эре мөгезле терлек исәпләнә», – ди Илгиз Нәбиев. Бер хуҗалыкта берничә мал бар дигән сүз бит инде бу. Тырыш авылындагы ферманы күршедәге Вахит ширкәте сатып алгач, халыкка эш булган. Җирлектән 100ләп кеше шунда эшли икән. Вакытында хезмәт хакын алалар, шуңа сөенеп бетә алмыйлар, дип сөйләде рәис.

Ял да итә белә халык. Әнә Уразай авылында җирле эшмәкәрләр ярдәме белән хоккей мәйданчыгы ясап куйганнар. Без килгәндә бер төркем ир-ат алка суга иде: бот буе балалар да, ир уртасы кешеләр дә бар иде монда. Ә күршедәге Сәрдекбаш авылы хоккейчы кызлары белән данлыклы. Шушы авылда туып-үскән Фәнүзә Кадыйрова бүген Русия җыелма командасы өчен уйный һәм бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә.

Җирлектә архитектура һәйкәле дә бар. Уразай авылында урнашкан 1883нче елда ук салынган мәчет ул. Аның манарасы авыр елларда да киселмичә сакланган. Кукмарада нибары 3 кенә мәчетнең манарасы сакланып калган булган. «Безнең мәчетнең манарасын берничә тапкыр кисәргә килеп караганнар. Тик авыл халкы бик каты торган. Кисүчеләргә каршы балта күтәреп чыкканнар, кистертмәгәннәр. Мәчет төрле елларда төрле эш өчен хезмәт иткән: ашлык амбары да, чеби абзары да, клуб та булып торган. Үзгәртеп кору чорында авылдан Вакыйф исемле бер бабай Мәскәүгә Горбачев янына чыгып киткән. Горбачев янына ук кереп җитә алмаган, тик Министрлар Кабинетына кереп, мәчетне ачарга ярый дигән рөхсәт кәгазе алып кайткан», – дип сөйләде Рамил (Хәмзә) хәзрәт Харрасов. Ул арада ахшам намазына кешеләр җыела башлады. Шунысы куанычлы: килүчеләр арасында яшьләр дә, бабайларына ияргән балалар да бар иде. Авыз тутырып «иманлы авыл» дип әйтергә була, чөнки бу авылда хәтта кибеттә аракы да сатмыйлар – мәчет картларының сүзен сүз итәләр.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.«ФӘРИДӘ ТИЗ ЯЗА, ЯХШЫ ЯЗА»

Фәридә Хисамованың иҗат кичәсенә кеше бик күп килгән иде. Бөтен авыл белән әзерләнгәннәр: җыр-биюле, шаян сүзле җылы кичә булды бу.

Фәридә апа үзе, күп әдәбиятчылар кебек, бала чагыннан ук яза башламаган, әдәбиятка бишенче дистәне ваклаганда гына килеп кергән. Тумышы белән Балтач районының Пүскән авылыннан ул, 10 яшьлек вакытында гаиләсе белән Уразай авылына күчеп килгән. Аннары Тырыш авылы егете Рифкатькә тормышка чыккан. Ә беренче тапкыр каләмгә алынуын болай дип искә алды: «Бервакыт дүрт куплетлы шигырь язып карадым. Моны үзебезгә якын гына яшәгән Наилә апа Сәгъдиевага күрсәттем. Ул аны укып карады да миңа карап елмайды: «Мин моны тагын бер кат иркенләп укып чыгыйм әле», – дип, шигыремне алып калды. Күпмедер вакыттан соң районның «Хезмәт даны» газетасында минем исем куелган бер шигырь пәйда булды. Дүрт куплетлы шигырьнең ун сүзе генә минеке иде. Күрәсең, Наилә апа беренче шигыремне үк кире кайтарып, күңелемне төшерергә теләмәгәндер. Шуның өчен Наилә апага гомерем буе рәхмәт укып яшәдем мин».

Наилә апа Сәгъдиева бу кичәдә дә үз сүзен әйтте. «Фәридә яшьтән моңлы бала иде. Моңлыларның күзләре кешенең күзенә генә түгел, күңеленә дә карый белә дип уйлыйм мин. Менә шуннан иҗади сәләт туадыр. Иҗат кешесе хыялыйрак була. Аны аңлап яши торган кеше кирәк. Фәридәгә ул яктан бәхет елмайды: ире Рифкать иҗат итәргә бөтен мөмкинлекне тудыра», – дип сөйләде ул.

Иҗат белән шөгыльләнергә теләгән кукмаралылар бик бәхетле, ник дигәндә, аларның «Салават күпере» иҗат берләшмәсе бар. 50 еллык тарихы булган бу берләшмә республикада иң көчлеләрдән санала. Беренче җитәкчесе Шаһинур Мостафин булган аның, бүген Рәшит Миңнегалиев җитәкли. Фәридә апа да менә шушы берләшмәгә барып эләгә, анда канат ныгыта. Рәшит Миңнегалиев та укучысын мактап туймады. «Фәридә тиз яза, яхшы яза. Бервакыт «Хезмәт даны» газетасының баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева: «Фәридә, «Яңгыр кызы» дигән бер хикәя яз әле син», – диде. Нинди Яңгыр кызы ул, ул нәрсә эшләгән – анысын ачыклап тору юк. Ә бер айдан Фәридә әйтелгән хикәяне тотып килеп тә җитте! Бер елны дөнья бетә дип шаулаша башладылар бит. Бөтен мәгълүмат чаралары бу теманы күтәрде, кешеләр тырышып ахырзаманны каршы алырга әзерләнә башлады. Көне дә билгеле иде аның. Фәридәгә, шул турыда берәр нәрсә язып алып кил әле, дидем. Ул аны нәкъ шул дөнья бетәсе көнне язып алып та килде», – дип сөйләде Рәшит абый.

Фәридә апа – тыйнак кеше. Кайберәүләр, унлап шигырь язалар да, китап чыгару артыннан йөри башлыйлар. Ә Фәридә апа алай эшләмәгән. Китап чыгарам дип түгел, язасы килеп язган. Башта остазы Рәшит абый «китап турында уйлый башла» дигән, чираттагы хикәясе басылгач, «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов та: «Сезгә китап чыгару турында уйлана башларга кирәк», – дип смс язып җибәргән. Менә быел, ниһаять, тәвәккәлләгән Фәридә Хисамова. Вахит колхозы биргән акчага чыгарылган 60 китабы райондагы һәр авыл китапханәсенә таратылган. Ул китаплар кулдан-кулга йөри дә башлаган инде.

Хәзер инде беренче чирканчык алынды. «Тәүбә» китабын тәкъдим итү кичәсендә Фәридә апага: «Икенче китабыңны көтәбез», – диючеләр күп булды. Без дә бу сүзгә кушылабыз, Фәридә апа. Яз дип сорап торган укучыларыгыз булганда языгыз да языгыз әле!

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Кукмара – Казан

Комментарии