- 17.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Архив
Русиянең ике бәласе бар, дип сөйлиләр. Юлсызлык һәм эчкечелек. Эчкечелекнең юлларда ниләр майтарганын беләбез, сөйләп тормыйбыз. Һәлакәтләрнең күбесе салмыш шофер яисә җәяүле аркасында килеп чыга. Эчтеңме, юлга чыкма. Ә иң яхшысы эчмә, иминлегең дә тәэмин ителер, үзең дә сәламәт калырсың, якыннарыңны да бәхетле итәрсең.
Бүгенге сүзебез бу хакта түгел, сәрхүшлекнең юньлегә илтмәгәнен һәркем белә, хәтта сәрхүшләр үзләре дә. Баш төзәткәнче әлбәттә… Баш кына төзәтәм, ди дә ул, аннан тагын чума үз чоңгылына.
Ә менә Русиянең икенче олуг проблемасы – юлсызлык. Хәзер һәр машинада диярлек видерегистраторлар бар. Минем уйлавымча, әгәр машина йөртүченең шул регистраторлардагы үз сөйләмнәрен тыңласаң, бары русиялеләргә генә хас лексиконлы бер үзенчәлекле конкурс оештырып булыр иде. Юлларның җимереклеге, андагы тәртипсезлек иң әдәпле, тыныч кешене дә «матур» сүзләрен искә төшерергә мәҗбүр итәр. Статистика буенча, һәр өченче һәлакәт юлларның тиешле таләпләргә туры килмәве аркасында килеп чыга. Юл өчен җаваплы түрәләр, гадәтләренчә, бар гаепне шоферларның үзләренә сылтый. Янәсе, юлда игътибарлы булырга кирәк. Ә игътибарлы булып бетеп буламы соң анда? Ярый ла таныш юлың булып, син андагы һәр чокырны хәтереңдә калдырсаң, әгәр таныш булмаган юлдан барганда, көтелмәгән чокырга эләксәң. Әле ул яңгыр сулары җыелгач, күренми дә…
Юлсызлык аркасында килеп чыккан авария өчен түрәләр җавап тотарга тиешлеген бик азлар гына белә торгандыр әле. Техник яктан чокырны әйләнеп узарга мөмкин идеме, экспертиза шуңа игътибар итә. Кагыйдә буенча машина йөртүче сак булырга, имин хәрәкәт итү тизлеген һәм җаен сайларга тиеш. Ләкин шоферның һәлакәтне булдырмый калу мөмкинлеге булмаган, дип табылса, юлның бу участогы өчен җаваплы оешманың җитәкчесе җавап тотарга мөмкин. Әлбәттә, әлеге дә баягы машина йөртүче үткен, үз хокуклары өчен көрәшергә курыкмаса һәм иренмәсә. Үзегез беләсез, бездә түрәне җавапка тарту җиңел түгел. Һәрхәлдә, теләсә нинди очракта, юлның төзексезлеге аркасында килеп чыккан һәлакәтләрдә үзеңне аклау өчен барын да эшләргә кирәк.
– Кеше юлның торышы өчен персональ җавап тотса, хәтта җинаять эше кузгатылу ихтималын белеп торса, юллар бүгенгедәй төзелмәс иде, – ди Русия ДәүДумасының транспорт буенча комитет рәисе беренче урынбасары Михаил Брячак. Депутат хаклы, иң зур урлашулар, коррупция юл төзелешендә. Анда күпме таш, асфальт һәм аның ниндие салынганын бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Шуңа да бездә юлларның бер башында юлчылар асфальт түши, икенче башында аны инде ямарга кирәк була. Әгәр юл-транспорт һәлакәтендә кеше һәлак булса, түрәгә берничә елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин. Ә болай, аның гаебен исбатлый алсаң, судлар берничә мең сум гына штраф билгели. Тагын бер искәртәм, әле һәлакәтнең юлсызлык аркасында килеп чыгуын исбатлый алсаң. Шуңа күрә урында ЮХИДИ инспекторларыннан бар детальне исәпкә алуларын таләп итегез, үзегез дә тик тормагыз: фото-видеога яздырырга, шаһитлар табарга тырышыгыз, юлдагы җимереклекләрне фотога төшереп, чокырларның киңлеген, тирәнлеген үлчәгез, моны инспектор да теркәргә тиеш.
ДәүДумада бүген юлларның торышы өчен җаваплы түрәләрнең персональ җаваплыгын катыландыру турында сүз бара. Яңа салынган юлларга гарантия билгеләнсә, аның вакытыннан алда сафтан чыгуы өчен шул оешманың җитәкчелеге канун алдында катгый җавап тотса, кем белә, Русия үзенең икенче зур проблемасыннан – юлсызлыктан савыга алыр… Һәрхәлдә шуңа өметләнәсе килә. Аннан сәрхушлек чиреннән дә котыла алырбыз, дип уйлыйм…
Әнә Европадагы юлларга шаккаткыч бит. Моннан 15 ел элек Финляндиягә баргач, исем киткән иде. Анда машинада селкенмичә китап укып барып була. Ул чакта ук машиналар көндез дә фараларын яктыртып йөриләр иде, сәбәбен, монотон тигез юлда шоферлар йоклап киткәли, диделәр. Анда чокыр килеп чыкмагае, дип юлга чекерәеп карап барасы юк шул. Трасса тимер челтәр белән коймаланган, ара-тирә юл астыннан бер яктан икенчесенә күчү өчен җәнлекләргә юллар да салынган. Кыскасы, Финляндия юлларында урман аша үткәндә дә поши, боланнар, башка киекләр каршыңа чыгып бәрелер, дип куркасы юк. Анда юл буена туктап, гафу итегез, пес итеп тә булмый. Ничек шундый юллар, юкса, Финляндия климаты бездәге кебек, дип аптырыйсы юк: анда урлашу, коррупция юк. Билгеләнгән акча тулысы белән юлга салына. Ә дөньяда иң кыйммәт юллар, иң кыйммәт метро төзелешләре Русиядә. Моның белән горурланыргамы? Юктыр. Чөнки иң начары да бездә.
Иминиятләштергәндә алдатма!
Соңгы вакытта автомобильне иминиятләштерү кыенлашты. Агентлыклар бланклар юк дип, махсус ыгы-зыгы тудыра. Өстәмә хезмәтләрне мәҗбүриләп тага, әйтик, тормышны да мәҗбүри иминиятләштерәләр. Болар бар да канунсыз. Иминият агентлыгында бланклар юк, дию дә канунга каршы килә. Ул аларда булырга тиеш, шулай ук ирекле иминиятләштерү хезмәтләрен мәҗбүриләп тагу канунсыз. Мондый хилафлыкларга юлыкканда прокуратурага шикаять итәргә кирәк.
Агентлар тарафыннан икенче бер канунга сыймаган гамәл дә кылына: ташламалар урлана, ягъни аны махсус киметәләр, йә булмаса, бөтенләй бирмиләр. Моны урлау белән чагыштырырга мөмкин, чөнки полис никадәр кыйммәткә рәсмиләштерелсә, агентка да гонорар шул кадәр артыграк түләнә. Юл транспорт һәлакәтләренә тармаган шоферларга 50 процентка кадәр ташлама бирелергә мөмкин. Ә иминиятләштерү агентлары мондый ташламаны махсус күрмәмешкә салыша. Шуңа күрә иминиятләштерү агенты белән очрашыр алдыннан үзеңнең ташлама алу дәрәҗәсен белеп барырга кирәк. Моның өчен интернет ярдәмгә килә. kbm-osago.ru интернет сәхифәсендә үзеңнең праваңның номерын, исем фамилияңне кертәсең һәм ташлама алу коэффициентын ачыклыйсың. Сайт синең нинди класска ия икәнеңне күрсәтә. Бары тик шуннан соң гына агент белән сөйләшергә кирәк. 1 ел авариясез йөрү ОСАГОны 5 процентка арзанайта. Инде сайтта да репутацияң бик матур күренмәсә, агентлар да ташламалар бирмәсә, ә син юл-транспорт фаҗигаләренә тармаган, имин йөргәнсең икән, ләкин иминият полисы кичекмәстән кирәк булса, аны алыгыз. Әмма иминият агентлыгына шикаять итеп РСА (Русия автоиминиятләштерү берлеге) компаниясенә язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр иминият компаниясе гаепле булып, тиешле ташламаны кайтармаса, аңа 10 мең сум штраф салына. Дөрес, 10 мең сум зур фирмалар өчен чүп кенә. Шуңа күрә иминиятләштерү компанияләре ташламаны кайтарырга атлыгып тормый. Янәсе, ташламаны килешү төзегәнче тәгаенләргә кирәк иде. Һәм машина йөртүчегә судка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бу очракта ташламалы иске полисны да күрсәтсәң, шикаять итүче, гадәттә, ота. Матди гына түгел, әхлаки зыян өчен дә, шулай ук суд, юристлар чыгымнарын да иминият компаниясе каплый. Хәзер машина белән бәйле юридик эшләрне алып баручы юридик ширкәтләр дә бар. Алар, гадәттә, клиентларыннан акча алмый, бары тик иминият компанияләреннән генә үзләренә тиешле гонорарны суд аша яулап ала.
Тагын шунысы: ташламага тәртипле йөртүчеләр генә өметләнә ала. ДТПларга юлыгып, син гаепле булсаң, ташлама алу түгел, өстәмә коэффициент та өстәлә, ягъни иминиятләштерү кыйммәткә чыга. Шуңа күрә хәвеф-хәтәрсез йөрергә кирәк юлларда.
Полиссыз юлга чыкма!
2016нчы елдан юллардагы кагыйдәләрне теркәүче камералар машинаның ОСАГОлы юкмы икәнен дә ачыклаячак. Мондый камералар башта Мәскәү белән Казан юлларында сыналачак. Аннан соң ул башка шәһәрләргә дә урнаштырылачак.
– Фото-видеокамералар үз яныннан үтүче автомобильне полислымы, юкмы икәнлеген автомат рәвештә тикшерә. Әлбәттә беренче чиратта мондый тикшерүгә кагыйдә бозучы эләгәчәк, диелә автоиминиятчеләр Русия берлегенең (РСА) рәсми сайтында. Әгәр автомат мәгълүмат системасында (АИС) полис барлыгы турында мәгълүмат булмаса, автомобиль иясенә штраф салына һәм квитанция ул яшәгән адреска юллана. Тагын шунысы: машинаны юлдагы һәр камера терки, шул рәвешле штраф та катлы-катлы салынырга мөмкин. Иминлек өчен полисның 5 көнлек булуы җитә. Шул вакыт эчендә иминиятләштерү ширкәтләре полис турындагы мәгълүматны гомуми АИС базасына урнаштырырга тиеш. Әлеге камералар яныннан ялган полис ияләре дә тыныч кына үтә алмаячак. Чөнки бүген арзанлы ялган полис сатучы мошенниклар күбәйде. Кайбер төбәкләрдә полисларның 10 проценты ялган, дип белдерде Русия иминиятләштерүчеләр берлеге президенты Игорь Юргенс.
Сәхифәне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде.

Комментарии