- 17.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №50 (18 декабрь)
- Рубрика: Архив
62 яшьлек пенсиядәге фотограф Илмир Имаев Казанда яши. Татарстанның Кама арты төбәгендә мөселманнарны кулга алу һәм газаплау башлангач, ул актив рәвештә бу хакта үзенең «Вконтакте» сәхифәсенә яза башлый. Күптән түгел ул Түбән Кама вакытлы изоляторында интектерелгән Рафаил Зариповның әти-әнисе белән видеоинтервью урнаштырган иде. Интектерүләр турында беренче мәгълүмат аннан тарала башлады һәм җәмәгатьчелеккә билгеле булды.
Хәзер Илмир Имаев силовиклар тарафыннан эзәрлекләнүен һәм янаулар алуын белдерә.
– Инде ике тапкыр урамда бернинди таныклык та күрсәтмичә көч белән машинага утыртып алып киттеләр. Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы көрәш үзәгенә китерделәр. Анда профилактик сөйләшүләр узды. Күп тапкыр үземә, минем кызларыма зыян тиячәк дип янадылар. Кызларым Мәскәүдә булса да, алар күзәтү астында. Югары вазифадагы силовиклар миннән бер әйбер генә үтенә: «Илмир Әнәс улы, интернеттагы эшегезне туктатыгыз», – диләр. Мин үлгәнче туктатырга җыенмыйм, дип җавап бирәм. Миңа каршы административ эш тә ачканнар иде. Акчалата җәзага тарттылар. Өйдә тентүләр уздырдылар, эшләмәсен дип компьютерны алдылар. Хәтта минем элекке хатынның өендә тентү уздырганнар. Минем аның белән инде күптәннән аралашкан юк, – дип сөйләде Азатлыкка Илмир Имаев.
Блогер хәзер үз тормышы өчен курка. «Минем белән берәр нәрсә булса, рәсми мәгълүматка ышанмагыз», – дип язып куйган ул «Вконтакте» сәхифәсендә.
– 62 яшьтә булсам да, сәламәтлегем нык, йөрәгем әйбәт эшли. Наркотиклар, шартлаткычлар һәм корал белән беркайчан да кызыксынмадым. Техник яктан төзек булган ОКА машинасында бик игътибарлы итеп йөрим, кышкы тәгәрмәч куелган, – дип яза Имаев, «мәшһүр» сценарийларны искә төшереп.
Соңгы тапкыр пенсионерны 16нчы декабрьдә Тикшерү комитетына полковник Андрушкевичка сораштыруга чакырганнар.
Активист хәбәр иткәнчә, кулга алынган ир-атларның камераларына адвокатларны кертмиләр. Бу хакта Казан хокук яклау үзәге дә белдерде. «Изоляторга үтүне Рафаил Зарипов адвокаты аның янына кереп, тоткынның коточкыч хәлдә булуын интернет аша җәмәгатьчелеккә җиткергәч япканнар», ди Имаев. Зариповның адвокаты белдергәнчә, ир-атны чиркәү яндыру һәм ракета ясауны үз өстенә алсын өчен вәхшиләрчә газаплаганнар.
Русиядә газаплау чәчәк ата
Татарстанда «Дальный» гаугасын да узып китәрлек яңа җәберләү һәм газаплау очрагы сурәтендә, Европа Шурасының кеше хокуклары комиссары, күптән түгел Русия сәфәрен тәмамлаган Нилс Муйжниекс, полициядә кеше газаплаучыларны аеруча каты хөкем итәргә, моның өчен җинаять кодексына аерым маддә кертергә чакыра.
Хәзергә Русиядә тоткарланганнарны газаплаган полиция хезмәткәрләре җавапка тартылган очракта, гадәттә Җинаять кодексындагы 286нчы матдә нигезендә «вәкаләтләре кысаларыннан чыгу»да гаепләнә. Көч кулланмый гына үз вәкаләтләре рөхсәт итмәгән берәр гамәл кылган полиция хезмәткәре дә, Казанның «Дальний» полиция бүлегендә кешене шампан шешәсе белән газаплап үтергән полиция хезмәткәрләре дә бер үк матдә нигезендә хөкем ителә. Хокук яклаучылар фикеренчә, тоткарланганнарга карата физик газаплау ысуллары кулланган тәртип саклау хезмәткәрләренә мөнәсәбәт аерым һәм кырысрак булырга тиеш.
Русия Конституциясенең 20 еллыгына багышланган ярлыкау кануны (Путин варианты) нигезендә кешеләрнең сәламәтлегенә зыян салмаган, икътисади җинаятьләр кылган тоткыннар төрмәдә калганда, вәкаләтләре кысаларыннан чыккан өчен хөкем ителгән күп кенә полиция хезмәткәрләре азат ителәчәк. Нәтиҗәдә кеше газаплаучылар – араларында систематик рәвештә газаплаучы садистлар да шактый – иреккә чыгачак.
Хокук яклаучылар фикеренчә, газаплау ысуллары кулланган өчен вәкаләтләр кысаларыннан чыгуда гаепләнгән тәртип саклау хезмәткәрләренә карата мәхкәмәләрнең гадәттә бик йомшак, күп очракта шартлы җәза бирүе, иректән мәхрүм ителгәннәренең җиңел генә ярлыканып иреккә чыгуы – Русия тәртип саклау системасында кеше газаплаулар кимемәүнең төп сәбәбе. Соңгы көннәрдә Татарстанда да полиция хезмәткәрләрнең кешеләрне газаплаулары киңәя һәм рәхимсезрәк төс ала баруы турында борчулы хәбәрләр таралды.
«Дальний»дагы газаплау җәнҗалыннан соң Татарстанда күрелгән чараларга күз салыйк. Татарстан эчке эшләр министрлыгы Татарстан хөкүмәте карамагыннан чыгарылып Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе итеп үзгәртелде. «Дальний» җәнҗалына бәйле полиция хезмәткәрләренең бик аз өлеше генә җавапка тартылды. Җәнҗал купканнан соң полициядәге газаплаулар турында күпсанлы гаризалар булса да, һәм күп кенә гаризаларның моңарчы тикшерүчеләр тарафыннан кире кагылып килгәнлеге ачыкланса да, бер ай элек Татарстан эчке эшләр идарәсе ул җинаятьләргә бәйле рәвештә 43 полиция хезмәткәренең дисциплинар (!!!) җаваплылыкка тартылуы турында хисап бирде.
Ә бит полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган кешеләрнең юкка чыгуы турында да гаризалар булган иде. Татарстандагы кеше газаплаучыларның җитәкчесе булган Әсгать Сәфәров исә башта Татарстан премьер-министры урынбасары итеп куелды, соңрак Татарстан президенты идарәсен җитәкли башлады.
Аңа кадәр ул БМОның «Газаплауларга каршы конвенция»сен санга сукмыйча: «Әгәр кеше үтерүчене берничә мәртәбә җәзалап булмый икән, башкалар күрсен өчен, аның гомерен мөмкин кадәр ныграк авырттырып алырга була», – дип китап язган иде.
Тәти түрәләр майлы калҗага ябышкан
Зур түрәләр мөнбәрләрдән купшы сүзләр сөйләргә ярата. Мисал өчен, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, республиканың журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова быел 1нче ноябрьдә чуаш милли-мәдәни автономиясенең конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлауларын җиткергәннән соң, «Татарстандагы милли телләр һәм мәдәниятләрне саклау өчен яхшы шартлар тудырыла», – дип әйтте.
Табигатьне өйрәнү, табигый байлыкларны барлау, экологияне саклау өлкәсендә җитди фәнни тикшеренүләр алып барган Казан федераль университеты президенты Мәгъзүм Сәлахов ректор булып эшләгән вакытта КФУ оешу уңаеннан: «Университет киләчәккә омтыла. Омтылышларыбызда без иң яхшы традицияләребезгә, кире кагып булмаслык кыйммәтләребезгә таянырга һәм аларны сакларга тиеш», – дигән иде.
КГТУ ректоры Альберт Гыйлметдинов 2010нче елның июлендә Татарстан фән һәм мәгариф министры булып эшләгәндә Дәүләт шурасында «Киләчәк» программасына багышланган утырышта: «Татар теле тормыш коралына, милләтара аралашу чарасына әйләнергә», тиеш дип белдергән иде.
Саный китсәң, милләткә, татар халкына, республиканың киләчәгенә, Татарстанда төрле халыкларның дус-тату яшәвенә мөнәсәбәтле фикерләрне түрәләр еш әйтергә ярата. Алар моның белән түрәлек иткән җирләрен – Татарстанны сөйгәннәрен күрсәтергә тырыша.
Эколог активист, 1999-2010нче елларда Казан Думасы депутаты булган эшмәкәр Марат Бикмуллин республиканың йөзен билгели торган әйберләргә, телләр үсешенә уңай шартлар тудырылу, төрле халыкларның дус-тату яшәве, икътисадның алга киткән булуы белән беррәттән гүзәл табигатьнең саклануын да кертә.
Марат әфәнде велосипетдта төрле сәфәрләр оештырырга ярата.
– Бездә дә табигать искиткеч гүзәл, юлда очраган авыллар да үзенчәлекле, татар авыллары үзенә бер төрле, катнаш авыллар үзенчә, хәтта анда яшәгән кешеләрнең йөзләренә, киемнәренә, торган өйләренә карап та ни уйлаганнарын, ничек көн күрүләрен белергә була. Тегендә татар теле, монда рус теле, мисал өчен, Буаны алсак, анда чуашы, татары, русы бергә яши. Аларның уйлавы да башкача. Мин бу манзараны республиканың гримсыз йөзе дип атар идем. Бу йөзне табигатебез тагын да матуррак итә, – дип әйтә ул.
Татарстандагы гүзәл табигать почмаклары соңгы елларда гомум рухи байлыкка түгел, аерым бер түрәләрнең коттеджларын уратып алган бүтән кеше үтеп керә алмаслык урынга әйләнә башлады. Коттедж төзү өчен менә дигән урманнар юк ителә.
Казаннан Лаеш районына таба 14 чакрымнар тирәсендә «Яшел наратлык» («Зеленый бор») дип аталган авыл янындагы табигать почмагында «Аланчык» («Полянка») кооперативы корткычлыкларына бүген дә нокта куелмаган. Тыелган урманны кисеп йортлар төзи башлауга каршы Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы керешсә дә хәлләр уңай якка үзгәрмәде.
2010нчы елның 13нче апрелендә булган аукцион карары белән Матюшино урман хуҗалыгына караган «Яшел наратлык» авылы янындагы сигез гектар урман үзгәртү өчен «Аланчык»ка тапшырыла. Арендатор монда ял итү өчен вакытлы 22 корылма, 24 хуҗалык корылмалары, 21 утырып ял итү урыннары, гомум кулланылыштагы юл, чүп әрҗәләре урнаштыру өчен мәйданчыклар, балалар мәйданчыклары төзергә тиеш була.
Вакыт уза тора, эшләр дә башка юнәлеш ала башлый. Агачлар киселә, зур мәйданнарда урман туфрагы юк ителә, корылмалар төзеләсе урыннар биек койма белән әйләндереп алына, тимер-бетон боҗралар куелып, коелар казыла, газ кертелә. Кайбер мәгълүмат чаралары белдерүенчә, монда 1739 агач киселә. Инде кайбер урыннарга кирпеч һәм ком да китерелә башлаган.
Урманны юк итү күпләрдә ризасызлык тудыра. «Ветеран-нефтьчеләр» бакчачылар җәмгыяте вәкиле Тамара Филянина урманны саклап калу өчен бер елдан артык инде төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә. Әмма нәтиҗәсе күренми. Бакчачылар 2012нче елда 2 меңләп агач киселде дип белдерә.
Бу корткычлыкка каршы кайбер мәгълүмат чаралары да мәкаләләр язды. Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы канун бозулар булуны ачыклап, бер тапкыр мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүгә карамастан, таләпләр үтәлмәде, мисал өчен, әйләндереп алынган койманы да сүтмәделәр.
Быел октябрь аенда Русия баш прокуратурасы тикшерүе булды. Шуннан соң гына районара табигатьне саклау прокуратурасы тагын кыймылдый башлады. Алар төзелеш башланган җирдә күпләгән ярамаган эшләр башкарылуын һәм хокук саклау оешмаларына гаеплеләрне җавапка тарту өчен шикаять язуларын белдерә.
Табигатьне саклау прокуратурасы «Азатлык»ка «Аланчык» тирәсендәге вазгыятьнең бүген ничек булуы турында аңлатма бирүдән баш тартты.
«МК» язуынча, бу тирәдә яшәүчеләр төзелешләр башлау өчен урман кисеп, койма белән әйләндереп алынган бу урынны «Министрлар кабинеты поселогы» дип тә атыйлар икән. «Аланчык» («Полянка») 2009нчы елның 15нче декабрендә теркәлгән һәм аңа барлыгы 20 кеше кергән.
Алар арасында Татарстан мәгариф һәм фән эксминистры Альберт Гыйлметдиновның кызы Лилия Янгуразова, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов кызы Айгөл Зарипова, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, КФУ президенты Мәгъзүм Сәлахов җәмәгате Изилә Сәлахова, Татарстан премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов кызы Татьяна Советова да бар. Исемлекне дәвам итәргә була.
Марат Бикмуллин фикеренчә, «Аланчык» тирәсендә туган вазгыять түрәләрнең икейөзлелеген күрсәтә.
– Кеше табигатькә якынаерга омтыла. Әмма кеше һәм табигать арасындагы киртәләр канун белән билгеләнә. Әгәр кануннар турында сүз сөйләүче һәм бу кануннарны беренче чиратта үзләре үтәргә тиеш кешеләр бу киртәләрне боза икән – ул аларның икейөзлелеген күрсәтә. Әгәр кануннар бозыла икән, дәүләт чаралар күрергә тиеш. Чара күрелми икән, димәк, дәүләт үзенең булдыксызлыгын, көчсезлеген, хакимият идарәсе булмауны һәм илдә бардак башланганны күрсәтә, – ди Бикмуллин.
Аның фикеренчә, Татарстанның йөзе булган телләр, мәдәниятләр, гореф-гадәтләр, икътисади үсеш берлегенең бер кисәге булган табигатьне канун бозып юк итү зур зыян сала. Әгәр түрә югары урында утыра икән, майлы калҗаны кулыннан ычкындырмау, бу байлыклар колы булмау җиңел түгел икәнен дә аңлау кирәк, әмма алар, беренче чиратта, тыелып калырга тиеш, ди ул.
Ул Татарстан йөзенә үзләреннән чын күңелдән өлеш кертүчеләр булуын да әйтә, әмма алар түрә түгел, гади эшмәкәрләр ди.
– Минем бер танышым бар. Ул хәзер җирләрне куллануга алып торып анда яңа технология белән урманнар үстерә. Бу технология белән урманнар биш тапкыр тизрәк үсә. Икенче бер танышым 50 сутый җир алып анда бөтен кеше шаклар катарлык дендрарий үстерде. Аңа КФУның биофагыннан студентларны алып килеп күрсәтәләр, – ди Бикмуллин.
Наил АЛАН.
Башкортстан президенты «хаким» булырмы?
Башкортстанның Конституция мәхкәмәсе ноябрь ае башында Дәүләт Җыелышы-Корылтай тикшерүенә республика президенты атамасын үзгәртүгә бәйле канун өлгесен тәкъдим иткән иде. Шуннан соң Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай президиумының 12нче ноябрьдә узган утырышында республиканың төп канунына төбәк җитәкчесе вазифасының аталышына үзгәрешләр кертүгә мөнәсәбәтле маддәләргә һәм бүлекләргә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды.
Әлеге мәсьәләне парламентта карау өчен җәмәгатьчелек арасында 50 мең имза җыю шарты куелды. Хәзер инде бу таләп үтәлгән – 70 меңнән артык култамга җыелган. Инде парламент комитетлары әгъзалары да үз утырышларында президент атамасы хакында фикер алышкан. Тәкъдимнәр төрле. Әгәр президент атамасының русча шәкеле тәңгәлендә әллә ни бәхәсләр булмаса, аның башкортчасы хакында бертөрле генә фикергә киленмәгән әлегә. Атаманың урысчасы «глава республики Башкортстан» булсын дип тәкъдим итә депутатлар. Ә башкортчасы исемлегенә «хаким», «башлык», «азамат» кебек атамалар язылган. Барлык бу тәкъдимнәр дә хәзер Дәүләт Җыелышы-Корылтай президиумына тапшырылган.
Күп кенә башкорт милли оешмалары вәкилләре президентның башкортча атамасы «хаким» булырга тиеш дип исәпли. Шул ук вакытта парламент рәисе урынбасары Лилия Гомәрова моңа шик белдерә. Аның сүзләренчә, мисал өчен, Татарстанда район җитәкчеләрен «хаким» дип атыйлар, шулай булгач, Башкортстан президенты атамасына туры килмәс. Шулай да парламентның пленар утырышында күпчелек «хаким» атамасына өстенлек бирер кебек. Депутатларның быелгы соңгы утырышы 20нче декабрь тирәсендә булыр дип көтелә. Димәк бу мәсьәләгә нокта куярга күп калмаган.
Президент атамасы парламент тарафыннан быел ук үзгәртелсә дә, яңа исем 2015нче елның 1нче гыйнварыннан гына гамәлгә кертелергә мөмкин. Бу хакта элегрәк Башкортстан президентының матбугат сүзчесе Артем Вәлиев та белдергән иде. Ләкин Башкортстанда президент сайлаулар 2014нче елда ук үтәргә дә мөмкин. Конституция үзгәртелгәч, шул шарт куелуы да ихтимал дип белдерә сәясәт белгечләре.
Белешмә. Бүгенге көндә Татарстан һәм Башкортстаннан кала Русиянең калган республикалары президент атамасыннан ваз кичте.
Газаплауны яктыртучы блогер эзәрлекләнә,
Комментарии