Үзеңне ярату… Нәрсә ул?

Үзеңне ярату… Нәрсә ул?

Сине яратсыннар өчен, иң элек үзеңне яратырга кирәк, дигән сүзгә һәрвакыт көлеп кенә карый идем. Мин балаларны, әти-әнине, туган илне, сөйгән ярны ничек яратасын аңлый алам, ә менә үзеңне ярату дигәндә, моны кабул итү ничектер авыр бирелә. Үзен-үзе генә яратучы, үз мәнфәгатьләрен һәрвакыт башкаларныкыннан өстенрәк куючы кеше ул эгоист, андый булырга ярамый, башкалар ни уйлар… Үзләрен яратучылар минем өчен шулайрак күзаллана иде. Соңгы вакытта бу турыда еш уйланам һәм үземнең ялгышканымны күрәм.

Психологлар фикеренчә, үз-үзеңне яратмау көндәлек тормышта бик күп авырлыклар, күңелсезлекләр китереп чыгара.

Безнең күпчелек борчуларыбыз тормышта үзебезнең нәрсә теләвебезне аңламаудан килеп чыга. Монда көндәлек теләкләр турында сүз бармый, ә тормыш мәгънәсе турында әйтүем. «Мин җиргә нәрсә өчен туганмын, минем талантым, омтылышым нәрсәдә, үземнән соң нәрсәләр калдыра алам» – һәрберебез яшүсмер чакта ук бу сорауларга җавап эзли башлый. Җавап билгеле булганнан соң, кешедә көч, энергия, теләк, тормышка һәм үзенә мәхәббәт арта. Үзеңнең эшләгән эшләреңнең мәгънәсен аңлау кирәк. Ә инде бу юк икән, безгә яшәү күңелсез була башлый, авырлыклар башны идерә. Шулай ук үзеңнең хисләреңне аңлый белү бик мөһим. Үзеңнең нәрсә эшләвеңне, нәрсә теләвеңне аңлау, хис-кичерешләреңә колак салу – үз-үзеңә мәхәббәтне шулар тудыра.

Үзеңне башкалар күзлегеннән карап түгел, ә объектив бәяли белү – бу зур хезмәт. Еллар узган саен, шундый фикергә киләм: безгә һәрбер «пүчтәк» нәрсә өчен үзебезне гаепләүләрне туктатырга кирәк. Кемдер каршында үземне тиешенчә тотмадым, ул теләгәнчә эшләмәдем, дип битәрләүне бетерергә, үзеңнең кимчелекләреңне гафу итәргә! Безне артык яхшы итәргә тырышып тәрбияләгәннәр. Авыл балаларының күбесендә бар ул тәрбия үзенчәлеге: «кеше нәрсә әйтер?», «болай эшләсәң, күршеләр нәрсә уйлар?», «авылдашлар каршында безнең йөзгә кызыллык китермә» һ.б. Инде үзебез әти-әни булгач та, бу куркудан арыну авыр. Үзеңнең дөреслегеңне белсәң дә, бу кешегә авыр булмасын дип эндәшми каласың, алай эшләсәң, кеше каршында көлкегә калмаммы дип куркасың. Ә бит югыйсә һәркем ялгышырга хаклы.

Психологлар әйтүенчә, үзен тиешенчә бәяли белмәүче, үзеннән канәгать булмаучылар башкалардан да гаеп эзли, һәрчак зарлана, шул рәвешле үзенең «минусларын» яшерә. Шуңа да ул бертуктаусыз башкаларга басым ясый, үзенең көчсез якларын шулай югалтырга тырыша. Ә чынлыкта аларны яшерергә түгел, бары кабул итәргә генә кирәк. Һәрбер кеше кебек. Менә көтелмәгән парадокс, үзеңне ярату ул эгоистлык түгел, ә үзеңне, хисләреңне, кимчелекләреңне кабул итү. Әле алай гына да түгел, ул башкаларның да ялгышларын, кимчелекле якларын аңлап кабул итү, аларны да ярату дигән сүз икән.

Үзеңнең сәләтләрең өстендә эшләү, кабатланмас якларыңны, үзеңнең теләкләреңне аңлау, шул ук вакытта үзеңне башкалар белән чагыштырмау – менә нәрсәләр тудыра үзеңә мәхәббәт һәм хөрмәтне.

Үзен-үзе яратмаучы хатын-кызны гаилә тормышында нәрсә көтә? Ул тора-бара ире, балалары «эчендә югалып кала». Алар нәрсә ярата – шуны пешерә, аларга нәрсә күңелле – шуны карый, кибеткә кергәч тә, иң элек аларга кирәкле әйберләрне ала, ә үземә акча калса, алырмын дип уйлый… Мондый хатын-кызның бар тормышы алар тирәсендә әйләнә. Кешенең табигате шундый. Ул үзендә булмаганга тартыла, үзенчәлеклегә кызыга. Тора бара мондый хатын иргә кызык булмый башлый, ул үзенә «маҗаралар» эзләргә тотына. Балалар андый әнине хөрмәт итәме? Юк. Чөнки әни кешенең үз фикере, үз кыйбласы, үз сүзе, башкаларга һәм үзенә карата хөрмәте була. Ә бу әнине балаларына булган мәхәббәт сукырайткан. Ул алардан башканы күрми. Һәрчак балаларны контрольдә тотарга, аларны ялгышлардан сакларга тырыша. Бар нәрсәне дә үзенчә эшләтергә тели, башкача булса, алар югалачак, бетәчәк, дип курка. Балаларына аннан башка тын алырга да мөмкинлек юк. Менә нинди «олы» мәхәббәт!

Күз алдына китерегез. Матур һава шары. Бу – безнең башкаларга карата мәхәббәтебез дип алыйк. Аңа карарга, бүләк итәргә рәхәт. Бу шарны зур итеп кабартабыз. Ул тагын да матурайды, тик аны инде тотып торырга авыр. Тагын да күбрәк һава тутырсак, ул бөтенләй зурая, бүлмәгә сыймый башлый. Мондый шар башкаларга кирәкме? Матур булса да, ул уңайсызлыклар тудыра, тагын да кабартсак, бөтенләй шартлый.

Кайвакытта үзебез яраткан кешегә «ябышабыз». Бу – балалыктан калган эмоцияләрне эшкә җигү: бәйлелек, аңламау, үпкәләү, югалып калу. Бу әйберләр беренче вакытта ирләргә тәэсир итсә дә, тора-бара туйдыра, ардыра. Өйгә соңга калып кайткан өчен ирегезгә күпме генә кычкырсагыз да, еласагыз да, ул бу эшен тагын кабатлаячак. Безгә кул күтәргән яки безгә хыянәт иткәннәрне бернәрсә булмаган кебек яратуны дәвам итәбез. Шулай булырга тиеш кебек аларны назлыйбыз, үбәбез. Бу чын хисләр, ярату дип уйлыйбыз. Ә чынлыкта күңел төбенә ялгызлыктан курку салынган. Ул мине ташлап китсә, ялгыз калам, балаларны әтисез итәм, аннан башка миңа караучы да булмас… Бу ярату түгел, ә балалык куркуы – үз-үзеңә ышанмаудан, үзеңне яратмаудан. Ир-ат мондый хатын-кызны хөрмәт итәме? Ул үзенә бәяне белгәннәрне генә хөрмәт итә.

Ярату Аллаһка, Пәйгамбәребезгә булган мәхәббәттән башланырга тиеш дип уйлыйм. Аннан соң үзеңә карата. Шул вакытта гына син ялгыз калудан да, башкасыннан да курыкмыйсың. Китәргә теләгәннәр китсен. Аңа карап Аллаһ ярдәме, син үзең югалмыйсың бит. Иң мөһиме – кыйблаңны, үз-үзеңне саклап калу.

Энҗе НОГМАНОВА.

Мәскәү шәһәре.

Комментарии