Төкле аягың белән, Зөлфәт!

Төкле аягың белән, Зөлфәт!

Сүземне халык телендә әйтелә торган әйтем белән башларга булдым: ул да булса үлгән сыерым сөтле булса да бетле иде, дөресрәге, киресенчә: бетле булса да сөтле иде дип әйтәләр. Бу нисбәттән мин «Башваткыч» тапшыруын алып баручы Җәвит Шакировны мактап, талантына һәм алып бару осталыгына сокланып, аны алыштыргысыз итеп бәяли идем. Бу әйткән сүземнән, фикеремнән һич кире кайтуым түгел. Ә инде август башыннан башлап, «Башваткыч» тапшыруын яңача итеп башка кеше алып барачак, дип хәбәр иткәннәр иде һәм шулай булды да. Бу «Башваткыч» тапшыруларында исә мин уенчылар өчен түгел, Зөлфәткә җанатар булып утырдым. Халык бик таләпчән бит ул, тәнкыйтьләргә ярата, замана алга барган саен, тамашачы белемле, тирән фикерли белә, иҗатчан дияр идем һәм шул исәптән үзем дә!

Баштагы беренче тапшыруын тирән дулкынлану белән көтеп алдым. Моңа кадәр яратып, көтеп алына торган тапшыру иртәгедән кирәксезгә калып, халык күңеле сүрелмәсме, әлеге дә баягы Җәвит бик оста алып бара иде бит, тәҗрибәле артист кыюлыгы, үҗәтлеге дә шәхси үзенә генә хас дияр идем. Борчылуларымның сәбәбе: Зөлфәтне мин бары тик кыска вакытлы тапшырулар алып баручы итеп, сай тәҗрибәле, сүз осталыгына саран, бары эпизод тулыландыручы итебрәк бәяли идем. Зөлфәт, зинһар, гафу итә күр! Чынбарлыкта исә Зөлфәтнең иң беренче «Башваткыч» тапшыруында ук дулкынланган, югалып калган кебек сыйфатларын тоймадым. Дөрес, ул, Җәвиткә охшарга тырышып түгел, үз алымы белән яңача итеп үз акылын, үз сәләтен, үз тәҗрибә байлыгын, иҗатын эшкә җигеп, тиешенчә әзерлектә, кирәк урында ярдәм итеп, мисаллар китереп, һәрбер сорауның җавабына багышланган сораулар биреп, уенчыларның фикерен яңарта, күңелләренә иҗади талант өсти. Тиешенчә аларны зурлый, яшәү-тормыш өчен рухларын баета, үзеннән дә ихлас хөрмәтләү хисләрен җиткерә белә.

Зөлфәт ул башка тапшыруларда катнашып, үзенең җырлау осталыгының үзенә генә хас булуы белән тамашачыларга билгеле һәм якын, ул чыннан да бик гади һәм сөйкемле егет. Аның өчен җан атуымның сәбәбе: яшь кешеләр дә югары үрләсеннәр иде. Яшьләргә юл ачсыннар, мөмкинлек бирсеннәр, алар иҗатларын үстерә алмыйча бикләнмәсеннәр иде дигән теләктә мин. Мисал өчен, Равил Галиевне яклап, «Җырлыйк әле!» тапшыруында үз юлын алып, оста алып баручы булып китә алсын иде, тел осталыгы бир, Ходаем, дип аның өчен теләп утырып карый идем. Ник дигәндә, һаман саен Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловаларга гына табынып яшәп булмый бит инде. Аларның үз заманы, ә хәзерге яшь буын талант ияләренең үз заманы, үз таләпләре һәм алар арасында бүген үк һәйкәл куярлык талантлы яшьләр бихисап. Тик жюри әгъзалары, җитәкче түрәләр, бу нисбәттән, аларга да игътибарлырак булсыннар иде. Үткән белән генә яшәп бетеп булмый. Бүгенгесен дә үз вакытында бәяләү зарур дип исәплим мин.

Берочтан «Башваткыч» тапшыруын оештыручы баш җаваплы мөхәрриргә дә бераз тәнкыйтьле теләгем бар. Ул да булса, мәкаләләр җыентыгын туплаган китапта, алар меңгә якындыр бәлки, тик халык кулланышында әледән-әле әйтелә торганнарын, ягъни шул җыентыктан иң-иңнәре булган 100-150сен сайлап алсагыз, шуларны тәкъдим итсәгез, кызыклырак булыр иде. Аннан соң экранга игълан ителгән язмада бер сүзе билгеле булган мәкальне һич дөрес укып булмый, аермачык, танылырлык түгел, элек таныла иде һәм үзем дә алдан ук ул мәкальне белеп утыра идем.

Вәсилә АРСЛАНОВА.

Бөгелмә шәһәре.

Комментарии