«Театрны яратсаң гына анда эшләп була»

«Театрны яратсаң гына анда эшләп була»

Һәрбер кеше үзенең хис-тойгыларын төрлечә күрсәтә: кемдер тал ботагында утырган сандугач сыман җырлый, ә кемдер шул җырларны яза, кемдер аякларыннан очкыннар чыгара-чыгара бии, кемдер төннәр буе йокламый, хисләрен кәгазьгә нәфис сүз итеп бушата. Һәм бу ысуллар арасында театр осталыгы да бар. Образга кереп, геройның хисләрен кичереп, аның авырлыкларын хәл итеп, син үзеңнең сорауларыңа да җаваплар табасың, үзеңә дәрес аласың. Гомумән, шәхесне сәнгать үстерә. Ә театр – сәнгатьнең иң мөһим өлешләренең берсе. Ә инде кеше балачагыннан ук театр осталыгы белән танышса, ул аның тормышыннан юкка чыкмас. Мин үзем дә Ибятова Роза Нургатовна җитәкчелегендәге «Нур» татар-милли театр түгәрәгенә йөрим. «Әгәр дә мин укучыларыма уйланырга ризык бирсәм, алар үзләренә минем дәресләремнән файдалы берәр нәрсә алсалар, театр осталыгына өйрәнү аларның тормышына яхшы яктан тәэсир итсә, мин үземнең тикмәгә генә яшәмәгәнемне, бәхетле кеше икәнлегемне аңлыйм», – ди ул. Кайчандыр «Нур» театр түгәрәгенә йөргән балаларның күбесе үзләренең тормышларын сәхнә белән бәйләде. Шуларның берсе – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яшь актеры Артур ШӘЙДУЛЛИН. Без аның белән сөйләшеп алырга булдык.

– Артур абый, син мәктәптәге театр түгәрәгенә йөргәндә, киләчәктә дә үзеңне сәхнәдә күрә идеңме?

– Әйе, мәктәптә инде беренче сыйныфтан ук театр түгәрәгенә йөрдем. Язмыш мине театр юлына ташлады. Үземне төрле яктан да күрсәтергә омтылдым. Шәхсән үзем Камал театрына эләгергә хыялланган идем, тик унберенче сыйныфта укыганда каршылыклы фикерләр булды: театрда акча юк, анда эшләп, киләчәк булмас, дип шикләндем. Мактанып әйтүем түгел, мәктәпне тәмамлаганыма җиде ел узды, һәм мин – Камал театры артисты. Хыялым чынга ашты.

Ә нинди жанрдагы рольләрне күбрәк якын итәсең һәм берәр төгәл рольне башкарырга хыялың бармы?

Бөтен жанрларда да уйнарга яратам. Минемчә, актер бар жанрда да уйный белергә тиеш. Ә хыялдагы рольгә килгәндә, хәзерге караштагы Рудольф Нуриевны уйнарга телим яки берәр аждаһаны.

– Өлкән буын актерлары үзләренең киңәшләрен бирәме?

– Өлкән артистлар һәрвакыт киңәш бирәләр. Алар күп күргән, күп белә торган кешеләр. Мин аларны яратып тынлыйм.

– Ә үзең хәзер театр осталыгына өйрәнүче балаларга, зур сәхнәләрдә булырга хыялланучыларга нинди киңәш бирер идең?

– Киләчәк буынга киңәшем: тырышыгыз, тырышыгыз, тырышыгыз… Бу һөнәрне ярата белсәң генә эшләп була. Театр ялкау артистны яратмый.

Айсылу ХАФИЗОВА.

Казан шәһәре.

Комментарии