«Әни, хәер сораш… файдаң тияр ичмасам»

Иртә белән укырга барганда бик алама гына киенгән әбине еш күрергә туры килә. Җәмәгать транспортлары тукталышларында хәер сораша ул. Йөзенә карап, бер дә йортсыз-җирсез кеше дип әйтмәссең, йөзенең алсулыгын югалтмаган, эчкән кешегә дә охшамаган үзе. Нәрсәдә икән соң хикмәт?

Әйе, минем күзаллауларым дөреслеккә туры килде. Әбинең үз йорты бар. Өч балалары үсеп җитеп таралышкач, әби белән ире икәүдән-икәү генә калган. «Балалар бик сирәк кайтты, кайтсалар да озакка түгел. Мин генә түгел, хәтта ирем дә аларны сагынып елый идек, – ди ул. – Пенсияне икебез дә яхшы алдык, ашау-эчүгә дә акчаны мул тоттык, балаларга да җибәреп тордык». Тормыш дигәнең баштан гына сыйпап тормый шул. Көтмәгәндә ире үлеп киткән. Исән чагында бар дип тә белмәгән балалар өйгә хуҗа була башлыйлар. Әбинең ире исән чагында йортны кече улына мирас итеп калдырган була. Улы бу өйдә гаиләсе белән яши башлап, ике ай үткәч, гаиләдә акча җитми башлый! «Хәер сораш, бер файдаң тияр ичмасам, диде улым. Менә азмы-күпме ярдәм итәм, башкача акча таба алмыйм шул инде мин», – ди 76 яшьлек карчык. «Ник башка балаларың янына китмисең?» дигән сорауга да җавап бик гади. Өйне кече улына мирас итеп калдыргач, калган ике бала әти-әнигә бик каты үпкәләгән. Мондый кызганыч хәлләр сериалларда гына түгел икән шул.

Эльвира ГАЙНЕТДИНОВА,

КФУның II курс cтуденты.

Комментарии