КФУ Корбан бәйрәмен танымады

(Идел буе) федераль университетыннан тыш, Казандагы башка югары уку йортлары Мәгариф министрлыгына буйсынуга карамастан Корбан бәйрәмендә ял итте.

КФУның ВМК факультеты студенты Рөстәм Хәйруллин: “Корбан бәйрәмендә югары уку йортының эшләве – татарларны мыскыллау. Башка кешеләре дә, бөтен ял итә, ә без укыйбыз”, – дип белдерә.

Корбан бәйрәме көнне укыячаклары турында хәбәр чыгуга, Рөстәм университетның студентлар һөнәри берлегенә хат җибәргән. Алардан җавап булмаган. Казан университеты җитәкчелеге ни өчен бәйрәм итмәүләре турында аңлатып тормады. Бары тик югары уку йортының кадрлар бүлеге башлыгы Лидия Хамматова үзләренең федераль кануннар белән яшәвен белдерде.

Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев сүзләренчә, республика кануннарын һәркем дә үтәргә тиеш. “Әгәр дә федераль оешманың җитәкчесе, мисал өчен, югары уку йортының ректоры, я булмаса гыйльми шурасы, шундый карар кабул итә икән, бу мөмкин нәрсә. Бу хәл Татарстан кануннарын хөрмәт итүгә, халык мәнфәгатьләрен искә алуга бер мисал булыр иде. Әгәр бу оешма җитәкчесе үз кулы астында эшләүчеләрнең гореф-гадәтен, йоласын, динен хөрмәт итә икән, һичшиксез, ул аларның бәйрәмнәрен зурлап үткәрү өчен мөмкинлек тудырырга тиеш”, – ди ул.

Наил АЛАН

Эшсезләр саны арта

Татарстанда эшсезләр саны соңгы ике атнада тагын да артып, 40 меңгә якынлаша. Кайберәүләр эшеннән үз теләге белән китә. Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматларына караганда, ноябрьнең беренче атнасында гына да 1300 эшсез теркәлгән. Үзәккә килүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар. Һәр алтынчы эшсез авыл җирендә яши.

Моның белән беррәттән, республикада 25 мең эш урыны бар. Ләкин, никтер, аларга урнашырга беркем дә атлыгып тормый. Бигрәк тә тәрбиячеләр, шәфкать туташлары, физкультура, математика, физика һәм теле укытучысы урыннары буш тора. Әмма бу һөнәрләргә 4 меңнән алып, 10 мең сумнан артмый.

Татарстан хезмәт биржасында 39 меңгә якын эшсез теркәлгән булуга карамастан, мондагы кешеләрнең байтагы рәсми теркәлмичә генә нинди дә булса үз эше белән шөгыльләнә икән. Исемен белдерергә теләмәгән берәү биржада торып акча алуын да, шул ук вакытта базарда хуҗага ялланып, аяк киеме сатуын да әйтте.

Республикада тормыш шартлары башка республикаларныкы белән чагыштырганда югары, уртача хезмәт хакы 18 меңгә якын дип әйтелсә дә, чынлыкта күпчелек 7-10 мең сум чамасы гына акча ала. Моның белән беррәттән эшсезләр саны һәм көннән-көн үсә бара.

Райнур ШАКИР

Татар галименнән “экстремист” гаебе алына

Уфадагы танылган татар галиме Илдар Габдрафыйков үзенә ягылган гаепләрдән котыла шикелле. Республика рәсми мәгълүмат чараларында, шул исәптән аңа аеруча каныккан башкорт газеталарында да аның нахакка гаепләнүе турында күләмле мәкаләләр чыга башлады. Моңа кадәр алар, элекке хакимиятләр кубызына биеп, галим хакында гел тәнкыйть һәм гаепләү язмалары гына бастырды.

Илдар Габдрафыйковка карата һөҗүмнәр 2008 елның язында ук башланды. Аны милләтара ызгыш чыгарырга тырышуда һәм хакимияткә яла ягуда гаепләделәр. Ә 2009 елның август аенда Илдар Габдрафыйковны һәм тагын дүрт кешене, “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләп, сак астына алдылар. Илнең күренекле шәхесләре яклау нәтиҗәсендә генә аларны тоткынлыктан чыгардылар. Ләкин Илдар Габдрафыйковка һәм башкаларга карата ачылган җинаять эшләре әле булса ябылмаган. Илдар әфәнде үзенә карата һөҗүмнәрне республиканың элекке хакимиятенең кырын гамәлләрен фаш итүе белән аңлата.

Соңгы көннәрдә республика рәсми мәгълүмат чараларында Илдар Габдрафыйков турында уңай язмалар гына күренә башлау суд карарының аның файдасына булачагын фаразлау мөмкинлеген бирә. Илдар әфәнде үзенә күп газаплар китергән Башкортстанның элеккеге премьер-министр Раил Сарбаевны һәм элеккеге Эчке эшләр министры Рафаил Диваевны судка бирергә ниятли.

Фәнис ФӘТХИ

Халык яңа заводтан курка

Менделеевта булган ике химик ширкәткә өстәп, тагын бер зур төзелеш башлануы турындагы хәбәр җирле халыкны битараф калдырмады. Эш урыннары өчен сөенеч һәм шәһәрнең киләчәгенә өмет белән бергә, әйләнә-тирә мохиткә зур зыян килү мөмкинлеге турында борчулар да артты.

13 ноябрьдә Япониянең Йокоһама шәһәрендә Менделеевта аммиак һәм метанол җитештерүче зур завод төзи башлау турындагы өчьяклы килешү имзаланды. Аңа Япония, Кытай һәм Русия компанияләре вәкилләре кул куйды. 2015 елда сафка басарга тиешле Менделеевтагы яңа завод Татарстанның минераль ашламаларга булган ихтыяҗын каплар һәм каучук җитештерү өчен чимал биреп торыр, дип көтелә. Проектка караганда, ул Русиядә икенче шундый зур аммиак эшләп чыгаручы ширкәткә әверелергә тиеш.

Бу төзелешкә 2008 елда ук нигез салынган. Әмма проект әлегә кадәр тормышка ашырылмады. Хәзер Япониядә имзаланган контракт нигезендә төзелешнең, чыннан да, башлануы турында әйтергә нигез бар. Проектны тулысынча чит ил белгечләре алып барачак. Бу – Русиядә соңгы 20 елда нигездән алып җитештерүгә кадәр корылган беренче шундый завод.

Планнар кәгазьдә генә булганга, аның әйләнә-тирә мохиткә нинди тәэсир ясаячагын әлегә белеп булмый. Әмма яңа химик корылыш башында торучы «Аммоний» ширкәтенең Казан бүлегендә беренчел проектның «Роспотребнадзор» оешмасының экологик экспертизасын уңышлы үтүен хәбәр иттеләр. «Яңа корылыш әйләнә-тирә мохиткә бернинди куркыныч тудырмаячак”, – дип белдерә ширкәт вәкиле.

Әмма җирле халыкта барыбер курку бар. Төзелешне Кытай ширкәте алып баруын белгәч, халыкта шик тагын да артты. “Кытай товарларының никадәр сыйфатлы икәнен беләбез инде”, – ди алар.

Менделеевта болай да 2 химия заводы бар. Халык һавадагы авыр истән зарлана. Ашламалар җитештерүче “Менделеевсказот” үзенең экологик программалары турында әйтеп килсә дә, кешеләрнең күңеле тыныч түгел. Бер җитештерү корылмасы шартлар да агу бөтен шәһәргә таралыр дип курка шәһәрлеләр. Әле 4-5 ел элек «Менделеевсказот» ширкәтендә булган шартлау да онытылмаган.

Ләкин халык агулануга караганда, күбрәк сүз әйтүдән курка булып чыкты. Шәһәрдәге проблемалар турында Коммунистлар партиясе вәкиле, пенсионер Нурия апа Дюжакина гына сөйләргә ризалашты. Ул: «Башта яшьләргә эш урыннары булыр дип уйладык, әмма хәзер, беренче чиратта, аның әйләнә-тирә мохиткә ничек тәэсир итүе борчый. Шәһәрдәге ике завод болай да экологиягә зыян сала. Бездә су сыйфаты да бөтен таләпләргә туры килми, бакчада яшелчә начар үсә, бик иртә саргая. Һавадан да ис килә. Бу яңа корылмадан яхшылык көтмибез”, – диде.

Коммунистлар партиясенең Менделеев бүлеге вәкиле Нурия апа: “Халык яңа төзелешкә каршы булган очракта да, ачыктан-ачык фикерен белдерергә урамга чыкмаячак. Чөнки, беренчедән, халык курка, икенчедән, чыгарга кеше дә юк. Менделеевта яшьләр калмый, зуррак шәһәрләргә китә. Картларда каршылык белдерү кайгысы түгел”, – ди.

Бикә ТИМЕРОВА

Русиядә сүз иреге: кухнядан – интернетка

Русия хөкүмәте соңгы вакытта илдә интернет аша демократия таралуы хакында сөйләргә яратса да, чынлыкта бу күз буяу гына булып кала. “Азатлык” радиосының инглиз сәхифәсе мөхәррире Лук Оллнатт сүзләренчә, Русиядәге ирекле интернет ул алдау гына һәм сәяси процессларны хәл итүгә бернинди йогынты ясамый. Мисал өчен, “Полиция турында”гы яңа канун проектын интернет фикер алышуга куйсалар һәм анда шактый гына бәхәс туса да, нәтиҗәдә, аның әһәмияте булмаячак. Чөнки соңгы сүзне барыбер Русия Дәүләт Думасы әйтә.

Башка хәлләргә килгәндә дә, шуны күрергә була. YouTube сәхифәсендә төрледән-төрле хакимиятне сүккән видеолар урын ала. Әмма шуннан ни файда? Люк Онлатт фикеренчә, Кремль интернетта цензура кертеп тә маташмаячак. Һәм киләчәктә дә монда ирекле фикер хөкем сөрәчәк.

New America Foundation өлкән фәнни хезмәткәре Ребекка Маккиннон моны “челтәрдәге авторитаризм” дип саный. Ягъни интернетка кереп фикерләрен әйтүчеләр, авторитар система белән чагыштырганда, үзләрен иреклерәк тоя, әмма аңа карап кына аларга бернинди шәхси хокуклар гарантияләнми.

Әлбәттә, моның белән килешмәүчеләр дә бар. Кайберәүләр интернет ярдәмендә “совет” кешесе әкрен генә үз хокуклары өчен көрәшергә әзер булган вәкилгә әйләнә дип саный. Мисал өчен, элекке майоры Алексей Дымовский интернет аша хокук саклау өлкәсендәге коррупция, башбаштаклык турында видео урнаштырды һәм бу җәмәгатьчелекнең Эчке эшләр министрлыгы реформасы тирәсендә бәхәсләр уятып җибәрүенә сәбәп булды.

Моннан тыш, күптән түгел “Наркотиксыз шәһәр” фондының Түбән Тагилдагы бүлеге җитәкчесе Егор Бычков башта төрмәгә утыртылып, аннары тиз генә чыгарылды. Әлеге хәлнең Русия Президенты Дмитрий Медведевның интернетта Бычковның видеосын карагач мөмкин булуы әйтелде.

Медведевның Тwitterда утыруы беркемгә дә сер түгел. Президент фикеренчә, социаль челтәрләр, блоглар халык белән түрәләр арасында күпер ролен уйнаячак һәм бу түрәләргә аларның ихтыяҗын яхшырак белү мөмкинлеген тудырачак. Оллнатт әйтүенчә, чынлыкта Кремль интернетны “демократиядән башка гына либеральләшү” юнәлешен тормышка ашыру өчен куллана.

“Бизнесс-online” интернет сәхифәсе баш мөхәррире Ринат Билалов Русиядә интернет-демократия, һичшиксез, бар дип саный: “Әмма мәсьәлә шунда: ни дәрәҗәдә җәмгыятьтә аңа ихтыяҗ бар икән? Тагын шундый фикер йөри: элек совет заманында сәясәт турындагы сүз куертулар кухняда барса, аннары мәйданнарга күчсә, хәзер ул интернетта дәвам итә. Ләкин соңгысы кайсыдыр ягы белән яхшырак дип уйлыйм”, – ди ул.

Билалов фикеренчә, интернеттагы иреклек кайвакыт хәтта зыянга да эшли. Чөнки анда дөрес булмаган, тикшерелмәгән, кешеләрне пычратучы язмалар күп урын ала.

Ландыш ХАРРАСОВА

Журналистлар яклау көтә

13 ноябрьдә Уфада бер төркем бәйсез журналистлар үзләренең хокукларын яклап пикет үткәрде. Ул Республика прокуратурасы һәм иминлек хезмәте утырган бина каршындагы Феликс Дзержинский һәйкәле янында узды. Анда дистәдән артык кеше катнашты “Журналистларны үтерәләр, журналистларны кыйныйлар. Менә мине өч тапкыр милиция хезмәткәрләре кыйнады. Мин тукмалуларны үз башымнан үткәргән кеше. Урамга чыгуыбызның максаты – журналистларның хокукын яклау. Без бу уңайдан Русия президентына махсус мөрәҗәгать кабул итәргә булдык. Анда журналистларны яклаган канун кабул итү мәсьәләсе күтәрелә”, – диде “Башкортстан коммунисты” газетасы мөхәррире Мадриль Гафуров.

Мадриль Гафуров Башкортстанның бүгенге президенты Рөстәм Хәмитов белән таныш икәнлеген әйтеп, кайчандыр бергә депутат булуларын да искә төшерде: “Ул элек яхшы гына егет иде. Хәзер бик аңлап бетмим. Бер яктан каты тоткан кебек, шул ук вакытта күбрәк сөйли. Ә элекке команда башбаштаклыгын дәвам итә, чөнки президент әле һаман алар белән эшли. Элек коррупциягә чумган кешеләрнең бүген килеп ул акчаларын кулларыннан ычкындырырга җыенуларына ышанмыйм. Шуңа көрәш бик каты барыр дип уйлыйм”, – диде ул.

Мөнир ВАФИН

Комментарии