Иман йортлары артты

Татарстанда Корбан гаетенә дүрт мәчет ачылды. Спас районының Измери авылындагы мәчет хәйриячеләр көче белән төзелгән. Моңарчы бу авылда иман йорты булмаган. Күптән көтелгән тантанада “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Юныс, ТР буенча Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, район башлыгы Камил Нугаев катнашты. районның бөтен имамнарына мөфтие тарафыннан имзаланган таныклыклар тапшырган.

Әлки районының Урта Әлки авылында ике катлы мәчет сафка басты. Тантаналы ачылышта ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, мөфтиятнең “Хәләл” стандарты комитеты башлыгы Илнур Гайнуллин катнашкан. “Саба районының Курсабаш авылында, районының Баскан авылында да яңа торгызылган манаралардан тәүге тапкыр азан тавышы яңгырады”, – дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат үзәге.

Карлы кыш көтә

Күптән түгел яшенләп явып үткән яңгырны белгечләр яхшыга юраган. Татарстанның авыл хуҗалыгын өйрәнү институты галимнәре әйткәнчә, соңарган яшен – карлы кыш билгесе икән. Көзге көннәрнең җылы булуы да басу-кырларга файдага гына – җәен шатырдап кипкән җир акрынлап дым тарта. Озакламый көннәр салкынайтыр дип фаразлана.

Штраф акчасын кайтарырлармы?

Казанның Кремль урамында җәмәгать транспорты полосасы күптән барлыкка килде. Аннан әллә нигә бер җәмәгать транспорты үтсә дә, нигәдер, болай да тар урамны тарайтырга сәбәп таптылар. Әлеге полосага кергән автомобиль хуҗаларына исә штраф салынды. Күптән түгел башкала прокуратурасы тикшерү үткәреп, Кремль урамында автобуслар өчен махсус полоса калдыру – законны бозу икәнлеген ачыклады. Эшне судка тапшырдылар. Карар уңай булса, моңарчы штраф түләгән автомобиль йөртүчеләр акчасын кире кайтаруны таләп итмәкче. Ә бу, кимендә, 500 кеше, тулаем сумма берничә йөз мең сум белән исәпләнә.

Түләү гаделлеген тикшерәләр

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен билгеләнгән бәяләрне җентекләп тикшерәчәкләр. Бу хакта республика премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов белдерде. Моңа биш районда үткәрелгән аудит хисабы сәбәпче булган. Күпчелек очракта бәяләрнең чамадан тыш югары икәнлеге ачыкланган. Әйтик, Баулыда җылылыкның гигакалориясе 1400 сум тора, аны тагын 18 процентка арттыру күздә тотыла. Мондый хәлне Моратов торак-коммуналь хуҗалык реформасына аяк чалу, аны абсурдка әйләндерү дип бәяләде. Гомумән, тарифларны бизмәнгә салып үлчәргә вәгъдә итәләр, халыкка тормыш җиңеләер диләр. Хәтерләсәгез, нәкъ шундый сүзләр 2010 ел башында да яңгыраган иде. Үлчәделәр. Ләкин түләү күләме кимемәде. Бу юлы ничек булыр – карап карарбыз…

Пенсионерга күпме кирәк?

Татарстанда пенсионерларга җан асрау өчен күпме акча кирәклеге мәгълүм булды. Ул – 3992 сум. Әлеге сумма өлкәннәрнең яшәү минимумын, ягъни җан асрауга җитә торган акча күләмен билгели. Һәм аны “яшәү” түгел, “җан асрау” минимумы дип атау урынлырак булыр кебек.

Кредит алалар

Ел башыннан бирле Татарстанда шәхси хуҗалыкларны үстерүгә 2,5 миллиард сумлык 10 мең 800 кредит бирелгән. Алдынгылар рәтендә районы. Биредә 680 мал-туар үрчетүгә ярдәм алган. Аннан азга гына буалы һәм актанышлылар калыша. Ә менә Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Яңа Чишмә районнарында халык җиң сызганып эшкә керешергә атлыгып тормый.

Их, итекләре!

Кукмара итекләре “Форбс” журналы версиясе буенча дөньяның иң шәп итекләре исемлегендә беренче унлыкка эләккән. Журнал язганча, әлеге аяк киемен Мәскәүдә дә сатып алырга мөмкин икән. Бер пары уртача 1100 сум тора. Бүген Кукмара комбинаты Русиядә иң эреләрдән санала. Биредә елына миллион пардан артык итек бастырып чыгарыла.

Тартмагыз!

Уругвайда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы конференциясе кысаларында “Үлем сәгате” ачылды. Үзенчәлекле таблода тәмәке тартудан күпме кешенең гомере өзелү күрсәтелә. Белгечләр исәпләгәнчә, һәр биш секунд саен төтен суыру нәтиҗәсендә бер кеше җан тәслим кыла икән. Елына әлеге сан 5,4 миллионга тиң, гомуми күрсәткеч исә 60 миллионга җитеп килә.

Нишли бу балалар?!

Казанның Юдино бистәсендә 17 яшьлек үсмер егет асылынып үлде. Үз йортларының верандасында гомере белән бәхилләшә ул. Әлеге фаҗиганең сәбәпчесе – җавапсыз мәхәббәт дигән фаразлар бар. Егет интернетта бер кыз белән таныша, әнисе исә аларның мөнәсәбәтенә каршы булган. Хәзер тикшерүчеләр барлык фактларны да ачыклау белән мәшгуль.

Икесен дә аямаганнар

Лаеш районында “Таттехмедфарм” предприятиесе генераль директоры урынбасарын – 33 яшьлек Елена Кириллова һәм аның ирен – “Медэкс” җәмгыяте башлыгы Рөстәм Харисовны үз коттеджларында үтереп чыктылар. Аларның гомере утлы коралдан өзелә. Тикшерүчеләр фаразлаганча, җинаятьне таныш-белеш кылырга мөмкин, чөнки мәрхүмнәр куркыныч кунакларга ишекне үзләре ачкан, өйдән берни дә югалмаган. Кайбер чыганаклар хәбәр иткәнчә, хәзер хокук сакчылары Рөстәм әфәнденең бертуган абыйсын эзли икән.

93 яшьлек

Аларны бик өнәп бетермәсәк тә, кайчакта аты юлы белән сүксәк тә, ышанмаган булып кылансак та, тормышыбызда берәр бәла-казага юлыксак, шулар янына чабабыз. Нәкъ менә алар гаделлекне торгызырга ярдәм итәр кебек. Әйе, милиция хезмәткәрләре хакында әйтүем.

1917 елның 10 ноябре – милициясе оешкан көн. ТР Эчке эшләр министрлыгы урнашкан шәһәрчектә бу датаны Президентыбыз , ТР Дәүләү Советы урынбасары Александр Гусев, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һәм башка бик күп билгеле шәхесләр катнашында билгеләп үттеләр. Традицион рәвештә 10 яшь милиция хезмәткәренә бу көнне корал тапшырылды, 20 курсант тулы канлы милиция хезмәткәренә әверелде – вазыйфаларын намуслы башкарырга ант иттеләр. Бәйрәмгә килгән эчке эшләр органы ветераннары бу чакта ниләр кичерде икән? Бәлки, аларның да рәт-рәт булып бердәм барган формалы хезмәткәрләргә кушылып атлыйсылары килгәндер. Шулай да берсенең болай дип пышылдаганын ишетеп алдым:

– Без яшь чакта антны яттан сөйли идек, ә болар кулга кызыл папка тотып, шуннан карап кына укый.

– Әйе шул, без яшь чакта таләпләр кырысрак иде.

Аннары бу һөнәрне сайлаучы сылуларның да байтак булуына игътибар иттем. Ай-яй, кыю хатын-кызлар бар инде арабызда.

Милиция һөнәре куркынычлыгы ягыннан соңгы урында түгел, билгеле. Аларның эшендә дә төрле очрак була. Үз гомерен намус белән хезмәт итүгә багышлаган, соңгы сулышына кадәр закон сагында торган хезмәткәрләрне бер минут тынлык белән искә алдык.

Гомумән, ТР Эчке эшләр министрлыгы бөтен Русиядә иң яхшылардан санала. Бу урында мин җинаятьләрнең күпмегә кимүен, никадәр милиция хезмәткәренең Русия яисә республикабыз хөкүмәте бүләгенә ия булуын яки башка саннар китереп, аларны күкләргә чөеп мактый алыр идем. Ләкин ул саннарны китерү белән үк, милицияне өнәмәүчеләр шунда ук аларны өзелеп ярата башлар дип уйламыйм. Дөрес, кайчакта алар хакында да матбугат чараларында күңелгә ятышсыз хәбәрләр күренгәли, әмма… Шапшак сыер һәр көтүдә була инде ул. Аннан соң медальнең икенче ягы да бар: берәр милиция хезмәткәре үз намусына тап төшергән һәм газета битләренә эләккән икән, димәк, җавапка тартылган дигән сүз. Бу үзе үк погонлы милиция хезмәткәренең дә, гади гражданның да закон каршында тигез булуын ассызыклый торган күренеш.

Быел Милиция көне соңгы тапкыр билгеләп үтелде. Киләсе елда ул инде булачак, бәйрәмнең көне дә, үткәрү рәвеше дә үзгәрер, диләр. Ләкин бер нәрсә шул килеш калачак – хокук сагында торучылар әлеге көнне эш урынында һәлак булганнарны искә алып, яшьләргә хәер-фатиха бирер, мөгаен…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Комментарии