- 17.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №45 (17 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Соңгы арада татар эстрадасындагы җырчыларны яңгырдан соң чыккан гөмбәләргә тиңлиләр. Чөнки артканнан-арта баралар. Тавышыннан да, тышкы кыяфәтенә карап та белеп бетерәм димә. Ярый әле аларны аерыр өчен шуларны мактап язучы газета-журналлар һәм атна саен эфирга чыгучы, бер җырны ел буе әйләндерүче, танылмаган җырчыларны күкләргә чөеп мактаучы “Кәеф ничек” тапшыруы бар.
Дөрес, яшьләр арасында да шәп җырлаучы, татар халык җырларын да оста башкаручы, мөлаем җырчылар бар, Аллага шөкер. Мәдәниятебез киләчәге алай ук өметсез түгел. Филүс Каһиров, Илшат Вәлиев, Илназ Баһ, Асылъяр, Раяз Фасыйхов һәм тагын берничә җырчыны шулар рәтенә кертер идем.
Еш кына без хәбәрчеләргә төрле продюсерлык үзәгеннән: “Бу җырчының концерты була, монысының дискы чыкты, тегесе иҗат кичәсен үткәрә… Шулар турында языгыз әле”, – дип мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, каршы килмибез. Нигә язмаска?! Газетадан укып белсеннәр, күрсеннәр, үзләрен тагын да танысыннар дибез.
Әмма кайчакта бу рәвешле эшләү безгә түгел, ә нәкъ менә аларның үзләренә кирәк икәнен аңлап бетермиләр. Җырчыларыбызның күбесе, нигездә, яшьләрне күздә тотам, ике җыр җырлап, үзләрен Алланың кашка тәкәсе кебек сизә башлады. Татар булуларына карамастан, русча, югары тонда гына җавап бирәләр, гел ялындыралар, имеш, вакытлары юк. Әйтерсең, безнең вакыт бик күп, сезнең арттан ялынып йөрергә!
Әле шушы көннәрдә генә миңа Раяз Фасыйховны язарга кушылды. Аңладым, тиздән концерты була. Шуны да кыстырып, җанлы бер әңгәмә әзерлисе. Булыр! Эшебез шул бит. Өстәвенә, Раязның җырлавын яратам мин. Юкка гына нәкъ менә аны “Татар җыры”нда легендар җырчыбыз Илһам ага Шакиров белән бергә җырлатмадылар бит. Бу үзе зур мәртәбә!
Башта ук Раяз белән турыдан-туры элемтәгә чыга алмагач, очрашу урынын билгеләр өчен, “Барс медиа” компаниясендәге миңа кирәкле персоналның кәрәзле телефонына шалтыраттым. Гадәттә, алар җырчылар белән күрешү мәсьәләсен үзләре хәл итә. Ул җавап бирмәде. Телефонда калган шалтыратуларны күрә, үзе минем белән элемтәгә чыгар әле дидем. Булмады.
15 ноябрьдә концерты булгач, язманы газетаның бу санына өлгертәсе бит. Ә хәбәрчеләр эшләрен шимбәдән дә калмыйча тапшырырга тиеш. Чөнки аны тикшерәсе, редакциялисе дә бар. Соңгы көнгә иң оператив хәбәрләр генә кала. Ике көн буе шалтыратып Раяз алмагач, аңа смс яздым. Кем икәнемне, нинди максат белән шалтыратуымны, язманың кайчан кирәк булуы турында хәбәр бирдем. “Шимбә көнне шалтырат әле”, – дидем. “Ярар, мин авырыйм әле”, – диде ул. Икенче көнне тагын шалтыраттым. Йомшак кына “Исәнмесез”, – дигән идем, җавапка сәлам бирү юк. Зуррак түрәләрнең дә болай эреләнгәнен күргәнем булмады әле.
– Не тревожьте меня, я болею, – диде авыл егете, татар җанлы Раязыбыз.
– Раяз, авырганыгызны беләм, борчыйсым килми. Ә кайчанрак сөйләшеп булыр икән? Озакка сузмаска иде бит, – дим һаман йомшак сөйләшеп.
– Может в понедельник. Пока не беспокойте, – диде ул.
Раяз, кирәкми, мин сине башка “тревожить” итмәячәкмен. Тынычлап яшә, авырма! Туган телеңне дә онытма, яме! Мин җырчыларны матур җырлаганнарына, моңы-көенә генә түгел, ә беренче чиратта, үзләрен ничек тотуга, туган телдә ни дәрәҗәдә яхшы аралашуына игътибар бирәм. Бераз олылардан үрнәк алыгыз әле, бераз!
Берсендә, моңа ике-өч ел бардыр, Ландыш Нигъмәтҗанованың дискы чыгу уңаеннан бер татар газетасына кыска гына белдерү бирергә кушканнар иде. Биш тапкыр шалтыраттым: “Я пока занята. Потом перезвоните”, – дип, берничә мәртәбә борды бу. Диск сатасым юк, ник шул яшьләргә ялынам соң дип, мин дә башка шалтыратмадым. Җырчы булдым дигәч тә, үзегезне зурга куя башлыйсыз. Берәр текәрәк иганәче тапсам, бер-ике айдан минем җырларны да (көем-моңым булмаса да) көн-төн әйләндерәчәкләр, тамашачы саруы кайнаганчы җырлатачаклар. Әмма кирәге бер тиен! Борын күтәрерлек җырчы һөнәренең нәрсәсе бар соң шул хәтле?! Миңа, мәсәлән, журналист һөнәре якын. Ә табиб үз хезмәте белән горурланадыр… Әмма күңелдән генә. Кыланмыйча?! Сезгә дә шул сыйфатны үз итәргә кирәк.
Гөлназ Сираеваның да шулай шактый ялындырганы бар.
Яшьләрдән берсе дә Зөлфәт Зиннуровка җитми. Төнге йокысын бүл син аның, сөйләшүгә каршы килмәячәк. Үзе гади, татар җанлы, белмәгәне, кулыннан килмәгән эш юк. Андыйлар турында язарга да рәхәт.
Берсендә Әлфия апа Афзаловага интервьюга бардым. Кан басымы нык күтәрелгән чак иде, хәле юк. Борчып йөргәнем өчен гафу үтенеп, икенче юлы килермен, дидем. Ә ул елмайды һәм: “Беркая да китмисең, хәзер сөйләшәбез”, – диде. Әлфия апа хәтле Әлфия апа шулай, ди, бит! Шундый кунакчыл, гади булуына күңелем тулды шул чакта. Нәтиҗәдә, икәү кәтлит пешереп, бәрәңге кыздырып, үлән чәйләре кайнатып, табын артында сөйләшеп утырдык. Әлфия апаның да кәефе бераз күтәрелде. Мин дә шундый легендар җырчы белән ачылып сөйләшеп утыруыма чиксез шат булып, өйгә кайтып киттем. Һәм интервью да җанлы килеп чыкты. Ул да: “Не тревожьте”, – дип, борып җибәрә ала иде югыйсә.
Менә Динә һәм Рафаэль Латыйповлар бар. Бик хөрмәт итәм үзләрен. Гади, ачык кешеләр. “Лилия, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтырат. Сөйләшербез. Газета битендә безнең хакта бер кызыл юл гына хәбәр чыкса да сөенәбез. Ул бит үзебезгә плюс”, – диләр. Алар барысын да аңлый.
Әнә гомер буе Камал театрында эшләгән 92 яшьлек Вера апа Минкинаны алыйк. Авырса да көлеп сөйләшә. Кайчан гына шалтыратсак та көлеп, шат күңел белән җавап бирә. Бер дә зарланмый.
Рамил Миндияр, Наилә апа Гәрәевалар да: “Кызым, без олыларны онытмавыгыз, хөрмәтләвегез өчен рәхмәт инде. Ходай үзегезне дә зурласын”, – дигән иде. Эшләре дә үрнәк, телләре дә ягымлы. Әле, өстәвенә, рәхмәт тә әйтеп җибәрәләр. Үзләренә мең рәхмәт шулай олы башларын кече итеп сөйләшүләренә. Җырчылар күп булгач, мисалларны да чиксез китерергә була.
Раяз, гафу ит, яме, бу бер сиңа гына атап әйтелгән сүзләр түгел. Мондый гамәлләргә күптән эч пошып йөри. Күңелем төшкән чак иде, синең кебек, мин дә бу көннәрдә авырып торам. Аның каравы, шимбә – ял көне дип тормадым, сиңа реклама эшләргә дип утырган идем. Русча һәм эреләнеп сөйләшүең бөтен илһамны сүндерде. Бәлки, шундый мизгелеңә туры килгәнмендер. Тик бер сүрелгәч, ул язмага икенче тапкыр утырасы килми инде.
Журналистларны да аңлагыз әле. Алар җырчылар көен көйләп, алар артыннан ялынып йөрисе кешеләр түгел. Газетаны типографиягә билгеле бер вакытта тапшырасы, ике минутка да соңга калырга ярамый. Газета – сарык түшкәсе түгел. Итне чабасы килми, иртәгә эшләрмен әле дип, зур суыткычка тыгып куеп булмый. Шулай булгач, сез дә безнең вакыт ягы кысан икәнен аз булса да аңлагыз әле, яме, авыр булса да.
Мин болай да җырчыларның күп әйберләренә күз йомам. Ярар, яхшы түгел, оятка калмасыннар инде, пычратмыйм, алай язмыйм дип, караңгы якларын гел күләгәдә калдырам. Ә кайбер хезмәттәшләрем алай дип тормый. Бик шәп итеп манчый. Шулай кирәктер дә ул.
Лилия ЙОСЫПОВА
Үскәч, кем буласың?
– Үскәч, кем буласың?
– Артист булам!
Балаларның беренче теләкләре шул буладыр, мөгаен. Берәүләр өчен ул шаян теләк кенә, икенчеләренә тормышка ашмас хыял, кемгәдер, чыннан да, фәрештәләрнең “Амин!” дигән чагына төгәл туры килеп, барлык тормышларын сәнгатькә багышларга мөмкинлек биргән уй.
Күпләр бу юлны сайлауга каршы килә. Янәсе, җитди эш түгел, кеше көлдереп, уйнап, җырлап-биеп йөрү – эшме, аннан да җиңелрәк нәрсә юк… Ә чынлыкта тормышын сәнгать белән бәйләргә уйлаган кешене батыр дип була! Кәефең юк икән, син башкаларныкын да төшереп, мәсәлән, кассир булып утыра аласың. Ә артист кеше “Минем кәеф юк”, – дип, спектакльне начар уйный аламы? Юк, әлбәттә! Сәхнәгә менү белән, кагыйдә буларак, шәхси тормыш онытыла. Димәк, алар рухи яктан да көчле кешеләр!
Артистларның күңеле сизгер, матурлыкка омтылучан, чиста буладыр. Киресе булган очракта, сәхнәдә тәрбия мәктәбен алып бара алыр идеме?! Алар һәрвакыт көрәшче! Максатлары – тормыш-яшәешне үзгәртү, дөреслекне булдырырга тырышу, кешеләрне көндәлек проблемалардан арындырып, күңелләренә нур, җылылык, җиңеллек иңдерү, вакыйгага фәлсәфи күзлектән карап уйландыру һәм башкача яши башлауга өндәү. Ә боларны тамашачы йөрәгенә җиткерер өчен, табигый яңгырашлы моңлы, көчле тавыш, сүзсез торганда да нәрсә уйлаганын белдерүче күзләр, әле генә көлгән тамашачыны елата алырлык көч, дәрт, мөлаемлык, иң тирән хисләрне аңлатучы гаҗәеп пластика кирәк. Шул сыйфатларны туплаган артистның уенын әсир булып карап утырасың, аның хәтта сәләтенең чиге юк төсле тоела. Ул һәм син, син һәм ул гына. Үзе берни эшләми, хәтта сиңа якын да килми, ә иң нечкә күңел кылларында уйный, үзең уйларга курыкканны уйлаттыра. Ә кайбер артистларның таланты бөтенләй таң калдыра. Шунда ихтыярсыз: “Болар, һичшиксез, Аллаһының яраткан балалары. Ул үзе хәер-фатыйхасын юллап, аларны күктән иңдергәндер”, – дип уйлап куясың.
Алар әле бәхетле кешеләр дә! Артист ул – бүген мәхәббәт утында янучы яшь җилкенчәк, иртәгә тәҗрибә туплаган карт, я үткән гасыр, я башка милләт кешесе, йөзләгән образлар тудыручы оста. Әле кеше үз язмышында буталып, очына чыга алмый. Ә артистлар үзе һәм ничәмә образның шатлык-кайгысы казанында кайный. Кызык, күпме көч түгелә: күзәтү, эзләнү, уйлану, эшләп карап булдыру, кабатлаулар… Көн-төн, көн-төн…
– Аннан чыгып баш ияр өченме?
– Әйе!
– Афәрин!
Арабызда сәнгатькә битараф кешеләр юктыр дип уйлыйм, чөнки ул бөек һәм мәңгелек!
– Я, ничек, артист буласыңмы?!
Альбина ВӘЛИӘХМӘТОВА.
Казан шәһәре.
Җыр базарында
Әгәр козгын хуҗа икән
Халыкның моң кырына.
Ул чагында тиз өйрәнер
Тургай тартар җырына.
Гөрләп тора җыр базары,
Сандугачка урын юк.
Бүген монда Бүре хуҗа,
Вак ерткычлар бар да тук.
Габбас ҖӘМИЛЕВ.
Тукай районы, Сәмәкәй авылы.
Муса Җәлилгә
Сине белә шофер, тракторчы,
Шахтер, солдат, токарь, балыкчы,
Нефть чыгаручы, таш салучы,
Сине белә һәрбер колхозчы.
Тормышыңның һәр адымын,
Һәр минутың күрәм күңелдән.
Үлемең дә синең гади түгел,
Батыр даны белән күмелгән.
Үлем капчыгына эләккәч тә,
Корал ташламаган синең кул:
Каләм белән “Моабит дәфтәре”нә
Һәр тойгысын теркәп барган ул.
Син яшисең миллион йөрәкләрдә.
Җырың яңгырый төрле илләрдә.
Бертуктаусыз алар дөнья гизеп,
Кабатлана төрле телләрдә
Мөгътәсим ГЫЙМАЕВ.
Баулы шәһәре.
Комментарии