- 17.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №42 (18 октябрь)
- Рубрика: Архив
Кешенең хөкүмәт биргән яки Конституция рөхсәт иткән түгел, ә Аллаһы Тәгаләдән килгән хокуклары бар. Иң зур хокукы – гомере, сәламәтлеге, иреге, гыйлем алуга сәләте, хәләл ризык табуга мөмкинлеге – болар барысы да Аллаһы Тәгаләдән нигъмәт. Аллаһы тәгалә әйтә бит: «Мин сезне халыклар итеп яралттым, бу минем нигъмәтем», – ди. Хөкүмәт шул Аллаһы Тәгалә бар иткән хокукларны сакларга тиеш. Бу – аның изге вазифасы, бурычы. Шул вакытта гына дәүләт нык булачак.
Халыкны халык иткән телләре, үзаңнары, гореф-гадәтләре, диннәре дә Аллаһы Тәгаләдән. Һәр халык хөрмәткә лаек. Моны тел, дин, халык белән тартышучы бәндәләр аңласалар иде. Болай тартышу – кысыр мәшәкать, үз башларына һәм илгә бәла эзләп йөрүчеләр шөгыле.
Русия Федерациясе – урыс дәүләте генә түгел әле ул. Федерация – халыклар берлеге буларак низамланган икән, мөнәсәбәтләр дә шул нигездә төзелергә тиеш. Русия – Нух пәйгамбәр көймәсе кебек, анда күп халыклар җыелган. Кыйбланы барлап йөзәсе генә бар. Ә бүгенге вазгыятькә күз салсаң, кемнәр һәм нинди максат белән ыгы-зыгы тудыра халыклар арасында? Тыныч, дустанә яшәү урынына дошманлык, низаг, тарткалашу, бүленү кемгә кирәк? Нәрсә бүләбез? Кемгә ни җитми? Җир җитмиме? Байлык җитмиме? Дәрәҗәң азмы?
Әй кеше! Аллаһы Тәгалә сиңа иң олы дәрәҗә бирде, сине халифә итте, хайван, бөҗәк, сарык түгел, ә – хәлифә! Әле Корбан гаете үткәрдек. Анда да Аллаһы Тәгалә илаһи кыйсса белән исебезгә төшерә: «Сарык булма, балаң сарык түгел, менә сарык мондый була: дүрт аяклы, мөгезле, йонлы. Ач күзеңне, бәндә, сарык булма, үз улыңны, кардәшеңне, адәм баласын суеп, бер-береңне кимсетеп, адәм баласы булып булмый, Аллаһыга якын булырмын дип уйлама».
Сарык булмасагыз, ни өчен Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткәнне – сезне халыклар итеп яралтканын исегездән чыгарып, Аллаһының нигъмәтен онытып, хөкүмәттән үз телегездә сөйләшергә рөхсәт сорап йөрисез? Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән генә түгел, нигъмәт иткән моны сезгә – нигъмәтләнегез. Безгә патша-түрә кесәсендә булган ирек тә, суверенитет та, тел дә кирәкми. Ник минем телем аларның арт ягында булып, алар һава җибәрсә генә селкенергә тиеш? Юк. Бу эш дәүләтне җимерүгә илтә торган юл.
Совет берлеге җимерелү сәбәбе дә тел иреге, халыкларга хөрмәт декларатив өслектә генә булуда иде. Балтыйк илләренең берсендә Русия дуслыгы һәйкәлендә болай дип язылган: «Русия белән мәңгегә» («Навеки с Россией»). Һәм берәү дәвам итеп: «Һәм бер секундка да күбрәк түгел» («И ни секунды больше»), – дип язып куйган. Без татарлар Русиянең җимерелүен теләмибез, без төзегән дәүләт ул. Без дә – халык, без дә хокуклы, безнең дә бабаларыбыз, аталарыбыз яуларда шушы ил өчен кан түккән – ирек өчен, Ватан өчен, дәүләте өчен. Ә дәүләт нәрсә ул? Дәүләт – ул җир кишәрлеге генә түгел, ул – мирас, безнең телебез, үзаңыбыз, динебез, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз, икътисадыбыз, бу җирдә утырткан агачларыбыз, игеннәребез, шәһәрләребез – безнең дәүләт. Әгәр дә бабаларыбызга, мәктәпләрегезне бетерәчәкләр, телегезне чикләячәкләр, дип әйткән булсалар, алар моның белән риза булырлар идеме? Инде бүген аларның мирасларын аяк астына салып таптыйкмы? Нигә күтәреп чыгабыз 9 Май көнне «Үлмәс полк» дип аларның сурәтләрен, нигә искә аласыз аларның батырлыгын? Аларның телләрен, татарлыкларын санга сукмагач? Бу – хыянәт түгелмени? Бигрәк тә бу сүзләрне татар булып та, татар теле кирәкми, дип йөрүчеләргә юллыйсым килә.
Әй, татар халкы, кемгә әверелдең? Горурлыгың кайда? Әгәр дә без бүген үзебезнең куркаклыкны саклык дип атасак, балаларыбыз үзләренең коллыкларын ватанпәрвәрлек дип атарлар. Балаңның кол булуын телисеңме? Теләмәсәң, мәхрүм итмә нарасыеңны ана теленнән, бөек тарихыннан, Кол Галиеннән, Утыз Имәниләрдән, Тукай, Туфан, Җәлилләрдән. «Олы юлның тузаны»н татысын ул. «Кандыр буе»на барып, битен юсын. Идел суын колачлап йөзсен, шүрәлеләрнең бармакларын капкынга эләктерсен, азан тавышыннан күңеле үссен. Мин – татар, дип горурланып әйтсен.
Ата-бабасы татар булган – татар түгел, оныгы татар булган – татар. Безнең тарих битләрендә оялырлык эшләребез юк!
Әй, татар кешесе! Син – дәүләтләр тоткан халык, китаплы, тарихлы, дөньяга галимнәр, язучылар, көрәшчеләр биргән халык. Аллаһы Тәгалә сине дан-шөһрәт белән сынады, яу кырында сыналдың. Инде Аллаһы Тәгаләдән булган бүгенге вазгыятьтә сынма-сынатма. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: «Сабыр бул, Аллаһы Тәгаләнең әмере килер, үзеңне-асылыңны югалтма», – ди. Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе, әлбәттә, үтәлер.
Миссионер Николай Ильминский үз вакытында татар халкы белән көрәшүнең өч юнәлешен билгеләп, патшага хат юллаган.
БЕРЕНЧЕДӘН, «татар халкын кылыч белән җиңеп булмый, хәрәм белән җиңәргә кирәк», дигән ул. Шуннан соң татарлар яшәгән җирләрдә кабаклар ачыла, аракы, сыра заводлары төзелә. Совет власте аракыны, коммунизмга илтә торган эчемлек, дип, бала туганда тәпи юу белән башлый, үлгәч поминка белән тәмамлый, татар авыллары дуңгыз асрарга тиеш була иде. Бу әле дә шулай. Ләкин инде бүген аракы түгел, «Арыш мае» чөмерәбез. Тел кирәкми, дип соңыннан мыркылдыйбыз. Без – исерек халык түгел, аек акыллы, хәләл кәсеп белән хәләл ризык табучы тырыш халык. Һәм үзебезне хәрәм балтасы астына куймабыз.
ИКЕНЧЕДӘН, «татарларның мәгариф системасын юк итегез», ди. Бүгенге көндә бу эшне дә бик уңышлы башкаралар. Казанда бер татар телле балалар бакчасы, бер мәктәп тә калмады, дисәң дә булыр. Бармыни? Кем кычкыра анда? Икәү бармыни? Юаныч, бар икән, сузсаң, зурая – икә-ә-әү була икән. Тавык астына да маяга таш калдыралар. Иске Татар бистәсендә бер татар мәктәбе юк. Ләкин яһүд мәктәбе бар. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк. Инде чеп-чи татар авылларында да татар мәктәпләрен урыска әйләндерә башладылар, имеш, БДИ бирергә кирәк. Аны татар телендә биреп булмыймыни?
Коръәнгә иңгән иң тәүге сүз – «укы» булган, гыйлем алу һәрбер мөселман ир һәм хатынга тиеш, балалар бакчасыннан алып фәннәр академиясенә кадәр белем йортлары, фәнни үзәкләре булырга тиеш. Бу Конституциягә дә каршы килми, илгә дә куркыныч китерми, ә киресенчә, үсеш-яңарышка китерә. Әгәр дә кемнәрдер моны аңламый икән, яңадан мәктәпкә парта артына утырып, тарих өйрәнсеннәр. Уку йортлары булдырырга Татарстанның акчасы да, мөмкинлеге дә бар, җитәкчелек һәм халык бердәмлеге генә кирәк.
ӨЧЕНЧЕСЕ, «татарларның ислам динен, аны фәлсәфи, фәнни югарылыкта аңлаулары белән көчле. Киртә куегыз ул юлларында, ислам динен йола дәрәҗәсенә төшерегез», ди. Әлхәмдулилләһ, яңа ачылган Болгар ислам академиясе тарихи бәйләнешне янәдән тергезер, гыйльми җепләр өзелмәс.
Шырт итсә дә пырт итсә дә, Мәскәүгә елап хат яза башлыйбыз, язучылар да хәзер роман, хикәя, шигырь түгел, хат язарга остарды. Хатны Мәскәүгә түгел, Татарстан Президенты Миннехановка язарга кирәк. Ул безнең ил башыбыз – Президентыбыз, кемнәрнеңдер моны таныйсы килмәве безнең өчен ишарә түгел. Нигә аның дәрәҗәсен төшереп, читкә хат язасыз? Миннеханов түгелмени безнең Татарстаныбызның башлыгы, Татарстан халкының? Татарстанда яшәүче татар халкының мәнфәгатьләрен ул кайгыртырга, якларга тиеш түгелмени? Әллә аның вәкаләтләре җитмиме, җитмәсә, татар халкы аңа вәкаләт бирергә дә, аның артыннан барырга да, аны якларга да риза. Пәйгамбәребез әйтә: «Сез һәркайсыгыз чик сакчылары кебек үзегезгә тиешле кисәкне саклагыз», – ди. Русия дәүләте үзен Федерация дип билгеләгән икән, шул илдә безнең хокукыбыз да, вазифабыз да бар, шул вазифабызны саклау – безнең хокукыбыз. Татарстан хөкүмәте дигән оешма бар. Татарстан дәүләтен шул Татарстан хөкүмәте якларга тиеш түгелмени? Татарстан халкыннан салым җыеп, Мәскәүгә ясак юнәлтү өчен генә ярыймы әллә алар? Депутатлар сайладык, беренчеләрдән булып бу эштә укытучылар тырышлык куйды. Татар авыллары сайлауда 99 процент катнашты. Бүген кайда соң сайланган депутатлар? Сайлау алдыннан телләре ачылган иде, сайланганнан соң тыннары да чыкмый?
Татарстанда яшәүче рус халкының татар теленә каршы чыгулары бөтен рус халкы өстенә тап төшерү ул – ике арадагы ышанычсызлык, дошманлык салуга сәбәп. Үткән дәһшәтле еллар ярасын ача, күңелдә әрнү, үкенеч хисләре уята. Халык хәтере үлми ул, ышаныч үлә. Каян килә бу низаг? Рус халкы өчен дә, татар халкы өчен дә кирәкми бу бәла, гасырлар буе әдәп-әхлак алмашып яшәдек, гомумән, дошманлык халыклар табигате түгел. Аллаһы Тәгалә: «Мин сезне халыклар итеп яралттым, бер-берегезне танып аңлап яшәү өчен», – ди.
Инде яңа теория уйлап таптылар, имеш, ассимиляция – ул фәнни социаль күренеш, тарихи чынбарлык. Имеш, зур халык кечкенә халыкны йота. Ярар, әгәр бу шулай икән, әйдәгез, уптым илаһи безне кытайлар гына йотып куйсын, алар зур халык бит яисә инглизгә әверелик, алар алдынгы. Нигә әле башта урыска, соңыннан кытайга әверелеп азапланырга, калсын дөньяда бер генә халык? Ризамы? Татар халкы бетсә, урыс халкы баерак, бәхетлерәк, татурак яшәр дип уйлыйлармы әллә? Яисә урыс халкы бетсә, күңеллерәк булырмы? Юк, күңелле дә, байлык та, татулык та булмаячак. Байлык – хезмәттән, татулык – әхлактан килә ул. Тынычлыкны, татулыкны, тигезлекне җимерү – шайтан максаты. Ләкин ул моны кешеләр кулы белән эшли.
Шунысы аяныч, бергәләшеп илебезне төзегән, иреген яклап шәһит киткән, бер окопта бер кисәк ипине бүлгән, бер-берсенә аркадаш булган халыклар арасына кем сала дошманлык утын һәм ник халыклар хәтерләрен югалтып, бүген бер-берсен дошман күрә? Кем коткысына ияреп бер-берсенең йөзен,телен, гореф-гадәтен сөйми башлады? Кемнәр балаларны фашистлар әхлагы белән агулый башлады? Мәктәп программасында бер генә татар язучысының әсәрен күрсәтегез, кавказ халкы, чуаш, якут, мари халыклары язучыларының берәр генә булса да әсәрләре бармы, тарихлары өйрәнеләме? Юк, булса да «татарское иго» һәм «варвары, басурмане» дип искә алына. Шуңа күрә бүгенге татар теленә кагылган вазгыятькә шаккатасы юк. Бу иртәгә Кавказга, Себер халыклары, Идел буе халыкларына күчәчәк һәм бу бәладән бергәләп чыгу юлларын табарга кирәк. Тиз арада Татарстан-Башкортстанда Русия халыклары берләшмәсен җыеп, халыкларның хокукларын кануни җирлеккә салырга кирәк. Төлке үз баласын тотарга өйрәтсә, куян үз баласын качарга өйрәтә.
Татар халкы бетмәячәк, чөнки ул күбектән түгел Аллаһы Тәгалә әмере белән бар булган халык һәм бүгенге вазгыять ул бәла түгел, ә сыналу. Татар халкы бетмәячәк, чөнки ул – дәүләтле, тарихлы халык, аның мәгърифәте, аңы, кыйбласы бар. Татар халкы бетмәячәк, чөнки аның төрки булган уртак телле, уртак тарихлы кардәшләре бар. Татар халкы бетмәячәк, чөнки аның саф-саф булып гыйбадәттә торган мөселман аркадашлары бар. Татар халкы бетмәячәк, чөнки ул дошман эзләп йөрми, ә кардәш барлап сөенә. Татар халкы бетмәячәк, чөнки ул җир яулап, даулап, бүлеп йөрми, ә Аллаһы Тәгалә насыйп иткән җирдә шәһәрләр төзеп, иген игеп көн күрә, җирне минеке дими, Аллаһы Тәгаләнеке, ди. Юлчыны кунак итә, дошманны кире бора. Үзенең дә бу җирдә кунак икәнен, асыл Ватаны Аллаһы Тәгалә хозуры икәнен төшенеп, бу җирне гөлбакча итсә, җәннәтле кайгы-хәсрәткә төрсә, кан-яшькә батырса – җәһәннәмле буласын аңлый. Татар халкы башка халыклар кебек мәңге яшәячәк, моны аңламаган исән түгелдер, мөгаен.
Зөфәр хәзрәт ГАЛИУЛЛИН,
Казан шәһәре
azatliq.org

Комментарии