- 17.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №41 (17 октябрь)
- Рубрика: Архив
Күпләрнең яраткан пародия остасы, артист, язучы, күп көйләр авторы («Сине көтәм» (Әлфис Кыямов репертуарыннан), «Туган көн» (Салават башкаруында), «Миләшкәем» (Зөлфия Минһаҗева) һ.б.), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин сентябрь аенда 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Төркемебез белән, бераз соңарып булса да, Алмаз абыйны кунакка, университетка чакырдык. Үзе кызык, үзе төпле, акыллы тормыш тәҗрибәсе булган кешенең авызына гына карап, ике сәгатьләп утырдык дисәм дә ялгыш булмас, чөнки Алмаз абый сөйләгәннән армыйсың да, туймыйсың да.
– Алмаз абый, татарлар арасында үзегезне бер белмәгән, күрмәгән кеше юктыр. Шулай да, тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин бит. Алмаз Хәмзинне белмәгән кеше очраса, аңа үзегезне ничек таныштырыр идегез?
– Мин үземне «аз-маз Хәмзетдин» дип йөртәм, чөнки бар нәрсәне дә аз-азлап кына беләм, бераз тәҗрибәм бар. Мин бераз гына рәсем ясыйм, музыкаль белемем бар, көйләр языштырам. Биим дә. Сәхнәдә чыгыш ясавымны, аз булса да җырлаштырганымны инде халык белә. Язгалыйм да: җыр текстлары язам, эстрада өчен монологлар иҗат итәм, менә хәзер «Казан утлары» журналында да эшләп йөрим әле.
Мәктәптә укыганда ук, сабакташым, бик якын дустым Разил Вәлиев белән стена газетасы чыгара идек. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсем килә, гадәттә, иҗат кешеләре арасында чын дуслык булмый. Булса да, бик сирәге генә ул дуслыкны саклап кала, чөнки алар бер-берсеннән көнләшә. Ә менә без Разил белән мәктәп елларыннан бирле дус, күз генә тимәсен! Беркайчан да бер-беребездән көнләшмәдек тә, бер-беребезне сатмадык та.
Язу-сызудан тыш миңа телевидениедә дә эшләргә туры килде. Башта артист, алып баручы буларак эшләдем, аннан тапшырулар режиссеры да булдым. Кайбер сәбәпләр аркасында аннан киттем, чөнки мин турысын бәреп әйтә торган кеше. Ә андыйларны бездә яратып бетермиләр…
– Хәзер сез «Казан утлары» журналының пропаганда бүлегендә эшлисез. Шулай да, үзегезнең төп эшегез дип нәрсәне саныйсыз?
– Мин ирек яратам! Һөнәреңдә, эшеңдә ирекле булудан да әйбәт нәрсә юк, миңа калса. Хәзер мин лаеклы ялда инде, шуңа да төп эш урыным дип пенсияне саныйм.
Журналга мине Камил Кәримов чакырып китерде. Бездә, редактор кул астында эшләүче журналистлар баш иеп, бар нәрсәдән дә куркып эшләргә өйрәнгән. Ә мин алай яратмыйм. Кабатлау булса да, эштә мин ирекле булу яклы. Журналда, пропаганда бүлегендә эшләгәч, минем төп бурычым – тиражны арттыру. Шул нисбәттән, мин укучылар белән очрашулар оештырам, мәктәпләргә барып йөрим. Язучымы син, журналистмы, әллә сәнгатьнең башка өлкәсендә эшлисеңме, иң беренче үзеңә исем ясарга кирәк. Аннары инде исем үзе сиңа «эшли» башлый.
– Быел Дәүләт гимны сүзләренә конкурс игълан иткәннәр иде. Сез бу конкурста катнашып карамадыгызмы?
– Катнашуын катнашмадым, ләкин бу уңайдан уйларым бар иде. Иҗат иткән әсәрләремне пьесалар конкурсына җибәргәләгәнем бар-барын. Безнең татар язучылары бик вак мәсьәләләрне күтәрә бит ул. Дөньякүләм глобаль мәсьәләләр күтәрелгән, бөтен кешелеккә кагылучы әсәрләр юк бездә. Минем татар империясе хакында язган бер пьесам бар, тик безнең илдә, безнең җитәкчеләр һәм сәясәт аркасында аны сәхнәдә куярга алынучы булмас шул.
Газета-журналларда да хәзер теләгән фикереңне тулысынча әйтеп биреп булмый, чөнки редакторлар тарафыннан цензура бик көчле. Шундук синең язмаңны сызып-бозып кыскартып, әрәм итеп бетерә.
– Күреп торасыз, безнең арада гел кызлар гына. Журналистиканың киләчәге хатын-кыз кулына гына калып бара…
– Бу, чыннан да, уйландырырлык хәл. Теләсә нинди эшнең бер хилафлык китерә торган ягы була бит инде аның. Журналистиканың бигрәк тә. Кеше үзенең киләчәге, якыннары турында кайгырта, балаларын уйлый. Гаиләне дә туендырырга кирәк. Миңа балалар еш кына: «Менә, әти, синең аркада рәтле эшкә урнашып булмый», – диләр, чөнки мин күп сөйлим. Шулай да, җаен табарга туры килә. Әгәр мине бастырмыйлар икән, мин тотам да, сәхнәдән чыгып сөйлим!
– Татар әдәбияты, кызганыч, хәзер бик мескен хәлдә. Рухланып иҗат итәргә, минем әсәремне егылып ятып укырлар дип ышанып әйтергә дә мөмкин түгел хәзер. Әдәбиятның бүгенге халәтенә ничек карыйсыз?
– Дөрес. Редакциябезгә элек бик күп хатлар килә иде, хәзер килгәннәре дә бик «мескен», «сыек» язылган. Кыю әйберләрне язарга да, бастырырга да куркалар бит хәзер. Элеккеге заманнар, Болгар чорлары турында күп яздылар, хәзер дә шуны язалар. Ә син менә хәзерге заман турында язып кара! Әгәр нәрсә дә булса иҗат итәргә уйлыйсың икән, кеше арасында танылу алу һәм үз укучыңны табу өчен бүгенге көн, хәзерге заман турында язарга кирәк дигән фикердә мин.
Шигърият бара инде безнең… Әмма бүгенге шигърият тә артык катлаулы, философик характерда. Анысы да кирәк, сүз дә юк. Шулай да, халык арасында танылу алырга теләгән язучы гади темаларга мөрәҗәгать итәргә тиеш дип саныйм.
– Татар юморына карата да фикерегезне ишетәсе килгән иде…
– Татар телендә язылган юмористик хикәяләр бик күп ул! Ф.Баттал, К.Кәримовның иҗат иткән әсәрләрен генә дә мисалга китерергә була. Тик алар эстрада өчен язылган әсәрләр түгел. Камилнекен, тырышсаң, сәхнә өчен дә үзгәртеп була. Сәхнә юморы бит ул үзгә, башкача.
Сәхнәдә иң мөһиме – образ тудырырга кирәк. Менә мин Мөнир Рахмаевны яратам! Ну ошый ул миңа, бетте китте! Чөнки ул сәхнәдә кыланмый, үзе нәрсә тоя, шуны күрсәтә, шуны тамашачыга җиткерә. Ул үзенең образын тудыра белә.
– Ә сәхнәгә чыкканда үзегез әзерләнеп чыгасызмы?
– Әгәр артист кеше, бигрәк тә юмор остасы, сәхнәгә 2-3 сәгатьлек «багаж» белән чыкмый икән, ул инде тамашачыны үзенә карата алмый. Иң мөһиме – сөйләр нәрсәң булсын, аннан соң гына инде фантазиягә бирелергә, уйлап чыгарырга да була. Сәхнәгә чыкканда, нәрсә сөйләячәгеңне алдан белеп чыгарга кирәк!
– Сәхнә турында сөйләшә башлагач, кызыгыз Алия турында да сорамый булмый инде. Аның сәхнә юлын сайлавына каршы булмадыгызмы?
– Юк, балаларның үз ирке, үз фикере булырга тиеш. Мин аларның өчесенә дә музыкаль белем бирергә тырыштым. Монысы минем теләк, калганын нәрсәгә телисез, шуңа укырсыз дидем. Алия һәм улым Гадел музыка буенча укыды. Алияне инде беләсез, җырлый. Улыбыз – аранжировка остасы, шулай ук иҗат өлкәсендә эшли. Әниләре: «Гаиләдә бер кеше булса да рәтле булсын инде!» – дигәч, төпчек кызга югары музыкаль белемне «такмадым». Хәзер әнә эш эзләп йөри.
– Кечкенә чагыгызда космонавт булырга хыяллангансыз икән. Сез шундый күпкырлы талант иясе. Нигә космоска менү теләген дә чынга ашырмадыгыз?
– Мине очырып җибәреп, котылырга җыенасыз мәллә?! (Көлә.)
– Ә чынга ашмыйча калган хыялыгыз бармы?
– Әле баянда уйнарга гына өйрәнә башлаган чагымда, Алабуга шәһәренә, артистлыкка укырга китәсе килгән иде. Тик әти: «Безгә артист кирәкми!» – диде һәм мине җибәрмәде. Ул заманда иң мәртәбәле кеше булып авылда колхоз рәисе санала иде. Өстәвенә, авылларга килеп, чыгарылыш сыйныф укучыларының документларын да югары уку йортларына җыеп йөриләр иде. Берсендә әти минем документларны тоткан да авыл хуҗалыгы институтыннан килгән кешеләргә биреп җибәргән! Шуннан соң миңа елдан артык әлеге югары уку йортында укырга туры килде. Аннан мин аны ташладым, икенчесенә укырга кердем, тик хәрби хезмәткә алдылар. Армиядән соң барыбер югары белем алдым, 32 яшемә кадәр укыдым мин!
– Юбилеегызны ничек уздырырга уйлыйсыз? Берәр тамаша әзерлисезме?
– Әлегә гаиләдә бераз мәшәкатьләр бар. Хатыным авырып тора, кечкенә кызыбыз үзебезне әби белән бабай итәргә җыена… Туган ягым Түбән Кама районында «Җидегән чишмә» дигән кичә уздырырга уйлыйлар. Үзем исә, зурдан кубып, юбилей үткәрергә җыенмыйм.
АВТОРДАН: Менә шундый ул Алмаз Хәмзин! Безгә үзе язган җырларны җырлап та күрсәтте, шигырьләр дә укыды, пародияләр дә ясады, үзенең кызыклы фикерләре белән дә уртаклашты. Рәхмәт сезгә, Алмаз абый! Тагын бик озак еллар шулай иҗат итеп, кешеләрне сөендереп, гаиләгез янәшәсендә яшәргә язсын!
Лилия ЛОКМАНОВА.
Алмаз Хәмзин: «Мин ирек яратам!» ,

Комментарии