- 17.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Быел февраль аеннан бирле Русия мәктәпләре өчен язылачак яңа тарих дәреслеген тикшерәләр. Бу дәреслекнең нинди булырга тиешлеге турында Русия җитәкчелеге дә, галимнәр дә, сәясәтчеләр дә үз фикерен белдерә.
Русия Президенты Владимир Путинның тел төбеннән аңлашылганча, илдә бердәм русияле (россияне) милләте ясау, өстенлекнең рус халкына гына биреләчәге, аның иң гуманлы һәм башка халыкларны артта калганлыктан коткаручы икәнлеге бу дәреслекнең нигезенә салынырга мөмкин.
Русиядәге руслардан кала башка милләтләрне юкка чыгару, аларның телләрен һәм гореф-гадәтләрен бетерүне максат иткән дип бәяләнгән, Путин имзалаган илнең милли сәясәт стратегиясе һәм яңа мәгариф кануны белән бергә, бу яңа тарих дәреслеге язылгач, бар халыктан бер генә милләт ясау мәктәптән үк ныклап башланырга мөмкин. Милли мәгарифкә, тарихка, милли аңга бу тәүге кизәнү түгел. Моңа кадәр дә бу юнәлештә куркыныч адымнар ясалды инде: мәгарифтәге милли стандартлар юкка чыгарылды, Бердәм дәүләт имтиханы кертелде.
Сентябрьдә Мәскәүдә әлеге тарих дәреслегенә багышланган тагын бер җыелыш булачагы әйтелгән иде. Бу дәреслекнең төп нигезен (концепциясен) әзерләүче эшче төркем башлыгы, Русия фәннәр академиясе академигы Александр Чубарьян сүзләренчә, бу җыелышка 150 галим һәм педагог килергә тиеш һәм ул Советлар тарихына, аны мәктәп дәреслекләрендә ничек яктыртуга багышлана.
Шулай ук сентябрь ахырында бу дәреслеккә караган тагын бер җыелыш Уфада планлаштырылган.
16-17 июль көннәрендә Казанга Русия думасы рәисе Сергей Нарышкин (ул – Русия тарих җәмгыяте башлыгы) җитәкчелегендә бер төркем галимнәр килгән иде. Алар арасында Русия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишков, Гомум тарих институты җитәкчесе Александр Чубарьян, Русия тарихы институты мөдире Юрий Петров, Археология институты директоры Николай Макаров та бар иде.
Татарстан ягыннан исә бу очрашуда дәүләт киңәшчесе, элекке президент Минтимер Шәймиев, дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, университетның Тарих институтыннан Рамил Хәйретдинов катнашканлыгы белдерелде. Башка тарихчы галимнәрнең исемнәре телгә алынмады. Алар катнашса да, мисал өчен, Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимовка сүз бирелмәгән.
Мәскәү галимнәренең Казанга Русия тарих җәмгыяте бүлеген оештыру өчен килгәнлеге әйтелде. Баксаң, нәкъ менә шушы бүлек Идел буе бүлгесендәге галимнәрнең яңа тарих дәреслегенә карата фикерләрен туплап, аларны бер калыпка салып Мәскәүгә җибәрергә тиеш, ди тарихчылар. Дамир Исхаков та: «Минем белүемчә, университетның тарих институты да фикерләр туплый», – диде.
Русия тарих җәмгыяте бүлеген Казанда төзүнең төбендә Мәскәү сәясәтен генә алып барган галим һәм сәясәтчеләрне бергә туплау һәм язылачак тарих дәреслегенә татарның чын тарихын читләтеп үткән тәкъдимнәр әзерләтү дә ятарга мөмкин.
Инде бу тарих дәреслеге турында сүз чыккач та Русия тарих җәмгыятенең аны язарга кушучы, язуны оештыручы (заказчик) икәнлеге белдерелгән иде.
Академик Чубарьян яңа дәреслекне язуның иң авыр өч ягы барлыгын белдерә. Шуларның берсе – Казанны «кушумы», әллә «яулап алумы» ди ул.
Дамир Исхаков сүзләренчә, Казан мәсьәләсеннән кала да бу дәреслекне язу өчен төзелгән һәм Русия мәгариф министрлыгы сәхифәсенә урнаштырылган тарихи-мәдәни концепциядә татар тарихына һәм башка милләтләр тарихына карата каршылыклар җитәрлек.
– Бу дәреслекнең теоретик концепциясенә күз салсак, иң күзгә ташланган әйберләр икәү. Беренчесе – бу дәреслекне Советлар чорындагы кебек үк Русиядәге бөтен халыкларның түгел, ә русларның милли тарихы буларак кына әзерләргә уйлыйлар. Башка халыкларның тарихлары монда рус милләтенең орбитасына керү сәбәпле генә катнашачак һәм милли тарихларга урын бирелмәячәк.
Икенче күзгә ташланган әйбер бар, анда правослау диненең тарихын мөмкин кадәр тулырак бирергә, дип әйтелгән. Русиядәге башка киң таралган һәм җирле дип саналган диннәрнең тарихын тулы итеп бирү күз алдында тотылмый.
Дәреслектә тарихны хәрәкәт иттерүчеләр дә, башкаларга җитәкчелек итүчеләр дә руслар гына булып чыгачак.
Бу концепциядә бик күп бәхәсле әйберләр бар. Урта гасыр чорын карасак, Алтын Урда тарихына урын бирелә, әмма аның мәдәнияте, шәһәр тормышы һәм цивилизациясе үсешен күрсәткән бик күп кенә әйберләр кертелмәгән. Күбрәк Алтын Урда дәүләтенең русларны басып алуы һәм аннан соң русларның аннан котылуы турында гына сөйләнелә.
Татар ханлыкларын буйсындыру мәсьәләсе дә әйләнеп үтеп кенә бирелгән, ягъни колониаль сәясәт, басып алулар турында берни дә юк. Басып алулар булган бит, бу тарихта билгеле әйберләр. Әмма русларның өстенлекле булганы һәм бу вакыйгаларның халыкларны башкалар йогынтысыннан коткару өчен генә эшләнгән икәнлеге кебегрәк мәгънә килеп чыгачак бу дәреслектә.
Русиянең соңгырак чорларын карасак та, күп халыкларны көчләп чукындыру сәясәте алып барылганлыгы турында да бер сүз дә юк. Русиядәге бөтен халыклар да бик яхшы белсәләр дә, гомумән, колониаль изү турыда бик аз язылган.
Концепциядә Русиядәге халыкларның милли азатлык хәрәкәте бөтенләй диярлек тасвирланмаган. XX йөз башындагы 17нче елга кадәр булган вакыйгалар өстән-өстән генә бирелгән.
Совет чорына килсәк, Сталин вакытындагы тискәре күренешләр: халыкларны илләреннән куу, КПСС Үзәк комитетының татарларга карата кабул ителгән 1944нче елгы карары тасвирланмаган. Шуның кебек безнең тарихка нык йогынты ясаган әйберләр бөтенләй бирелмәгән. Милли мәгариф системасының ничек әкренләп юкка чыга баруы шулай ук бу документта тасвирланмый. Димәк, бу вакыйгалар тарих китабында булмаячак.
Путинның хакимияткә килү дәверен карасак та, ул бары тик яхшы яктан гына язылачак. Бу вакыттагы тискәре күренешләр бөтенләй күрсәтелми.
Әлеге тарихта татар шәхесләре юк диярлек. Соңгы дәвердә Мәскәү белән килешүләр төзүдә роль уйнаган элекке президент Минтимер Шәймиев турында да ләм-мим. Безнең башка тарихи шәхесләребез дә җитәрлек, мәсәлән, Мирсәет Солтангалиев XX гасырның 20 елларында зур роль уйнаган. Ул хакта да бер сүз дә юк. Мин башкортларның Салават Юлаевын гына күрдем. Татарлар, гомумән, юк бу тарихта. Билгеле бу тарихта руслар тарафыннан йотылган затлы татарларның рус тарихындагы роле турында да әйтергә булыр иде. Чадаев кебекләр, алар йөзләрчә, һәм рус мәдәниятен формалаштыруда зур роль уйнаган кешеләр.
Әгәр тарих китабы шушы килеш язылса, шул килеш язылыр да дип уйлыйм, бу совет чорындагы кебек империячел рухтагы бер дәреслек булачак. Элекке замандагы кебек шулай ук Русиядә бер генә милләт – руссияннар милләте формалаштыруга хезмәт итәчәк. Монда руслар һәм рус телле төркемнәр зур әһәмияткә ия дип табылачак. Бу башка милләтләрне ассимиляцияләүгә юнәлдерелгән тарих.
Бу концепцияне төзүчеләр шуны истән чыгарган, хәзер Русия эчендәге һәрбер зур халыкларның күп томлы тарихлары бар. Татар тарихының биш томы басылды, калган ике томы шушы ике ел эчендә бетәр дип уйлыйм мин. Бу тарихлар халык тарафыннан укыла. Алар интернетка куелачак, инде күп өлеше куелган. Шуңа күрә, мәктәптә ничек кенә тырышмасыннар, башка милләтләрнең милли аңын үзгәртә алмаячаклар дип уйлыйм мин. Чөнки балалар хәзер күбрәк интернетта утыра. Алар бу ягын истән чыгарган.
Бу тарих китабы эшләнсә, Русиядәге халыклар арасында ике фикер булачак. Беренчесе – шушы дәреслек нигезендә дәүләт тарафыннан төшерелгән идеология, икенчесе – башка милләтләрнең үз эчендә әйләнештә булган милли аңнары. Тарих мәсьәләсендә ике, йә күп төрле фикерле булган дәүләт тотрыклы һәм аның җәмгыяте дә оешкан булмый. Уйлап караганда, бу дәреслек Русиянең киләчәге өчен хезмәт итмәячәк, – ди Исхаков.
Аның фикеренчә, Татарстан әлеге дәреслеккә карата үз фикерен анык һәм нык итеп әйтергә тиеш.
Кәгазьдә – дин иреге, гамәлдә – хакимият башбаштаклыгы
Русия Конституциясе дин иреген бернинди шартларсыз, турыдан-туры таныса да, хакимияттәге түрәләр дин иреген үзенчә аңлый һәм конституциягә төкерә генә.
Укучы кызларның яулыкларына каршы кампания 2012нче елның октябрь аенда Ставрополь краеннан башланды. Башта бер Кара Түбә исемле нугай авылы мәктәбендә урыс директоры нугай кызларына мәктәпкә яулык бәйләп керергә рөхсәт итми башлады. Ә аннан соң Ставрополь крае хөкүмәте мәктәп укучыларының кием формасы турында махсус карар кабул итеп, мәктәпкә теләсә нинди баш киеме белән укырга килүне тыйды.
Бу Ставропольдагы яулыкка каршы карар Русия Конституциясенә сыймый, капма-каршы килә, әмма мәхкәмә эшләрен алып барган мөселман адвокатлары, шул карарны гамәлдән чыгаруны әлегә кадәр булдыра алмадылар.
Билгеле, хәзерге Русия мәхкәмәләре тулысынча хакимиятләр кулында – канунга, конституцияга туры киләме, юкмы – ул мөһим дә түгел кебек – иң мөһиме, зур түрәләр нәрсә кушар.
Русия Конституциясенең 28нче маддәсе һәр кешегә дин иреге бирә һәм үз дине кушканча гамәл итәргә рөхсәт итә.
Мөселман хатын-кызларының яулыклары – ул ниндидер аерым элемент түгел. Ул хатын-кызның тәнен каплый торган киемнәрнең аерылгысыз бер өлеше. Мөселман хатын-кызларына чит ирләр каршында тәннәрен тулысынча каплаган булу фарыз. Димәк, мөселман укучы кызлары, яулыкны салсалар, фарыздан баш тарталар һәм зур гөнаһ кылалар.
Исламда ике золымның кечесен сайлау принцибы бар. Шуннан, ихлас ышанучы мөселман кызлары, әгәр аларны дилемма каршына куйсалар – йә яулыксыз укыйсың, йә яулык белән йөрисең, әмма мәктәпкә җибәрелмисең – һичшиксез мәктәптә укымыйча калуны сайлыйлар. Бернинди белем дә, бернинди диплом да җәһәннәм утында януга тими дигән уйдан чыгып эшләнә бу – диплом белән җәннәт бакчалары арасында сайларга туры килсә, әлбәттә, җәннәт сайлана.
Яулык үзе генә – ул дин ягыннан мөселман хатын-кызларын башка диндәге хатын-кызлардан ничек тә аера алмый, чөнки христиан һәм яһүди хатын-кызларына да шулай ук чәчләрен яшерергә фарыз. Шуннан, әгәр ниндидер хатынның яисә кызның башында яулык булса, аның яулыгына гына карап әйтә алмыйсың – бу үз диненең таләпләрен тулысынча үтәүче яһүдиме, христианмы, мөселманмы. Шуннан яулык ничек тә дин ягыннан аера торган бер элемент була алмый.
Әмма урыс чиновниклары туктарга теләми. Русиянең элекке премьер-министры мәрхүм Виктор Черномырдин бер әйткән иде: «Кычытмаган җирне кашымагыз!» – дип. Ә болар кашыпмы-кашый. Кутыр чыгарырга телиләр, күрәсең.

Комментарии