Күрше хакы яки Бәрәскә хикмәтләре…

Күрше хакы яки Бәрәскә хикмәтләре…

«Редакциягезне эзли-эзли барыбер таптым бит», – дип елап җибәрде Илсия апа Шиһапова. Үзенең көенечен сөйләп, берәр киңәш булмасмы дип килүе иде аның «Безнең гәҗит»кә. Килүенең сәбәбен аңлар өчен районы Түбән Бәрәскәгә чакырды.

– 1946нче елда Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында дөньяга килгәнмен. Ата бабам җире, шушы авылда 51 ел гомеремне эшләп көн күрдем. Бүген тынычлыгым юк, күршеләрем белән судлашып йөрим. Сәбәбе – өем артына кереп, капиталь ремонт уздырыр өчен үземнең җиремне дәгъвалыйм. Бу җир кишәрлегенә әтиемнең әтисе Шиһабетдин Әхтәмов революциягә кадәр килеп урнашкан булган. Октябрь революциясеннән соң биш улын һәм бер кызын калдырып кырык яшендә бабам вафат була. Гаиләнең иң олы баласы – минем әтиемә ул вакытта 11 яшь була. Ватан сугышында Әхтәмовлар нәселенең дүрт улы яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Түбән Бәрәскә җирлегенә ДТ-54 маркалы корыч айгырны җигеп кайтучы әтием Зәкәрия генә кайта илгә килгән афәттән. 32 ел тракторда эшләп әтием бик каты авырды, 1966нчы елда вафат булды. Әти дөньялыктан киткәч, дүрт баласы белән әни ачлык-ялангачлыкта калдык. Ул вакытларда үзебезнең хәерче тормышыбыздан гарьләнеп, клубларга да йөрми идек. Дөресен генә әйткәндә, вакыт та юк иде, авыр тормышыбызда ярдәм булмасмы дип кыз туганнарым белән шәлләр бәйләргә өйрәндек. 7нче сыйныфны укып бетергәч, 14 яшемдә колхозда эшли башладым. 1968нче елда кырга чыгарган тиресне түккән чагында трактор арбасында зыян күреп, ел ярым урын өстендә яттым. Аякка баскач, 1971нче елда, Нәбиуллиннар белән арадагы ызаннан бер метр ара калдырып, фундамент казып, йорт салып чыктык. Көн-төн басудан кайтмый эшләп, ит-бәрәңге сатып, шәлләр бәйләп төзелеш вакытында җыелган әҗәтләребезне түләп бетердек. Йорт яңа вакытта гына төзекләндерү сорамый. 1996нчы елга кадәр йортыбызның Нәбиуллиннар ягында калдырылган бер метр арага кереп кирәк чакта ремонт эшләре алып бардык. 1996нчы елда күршеләребез үзара килешүсез безнең өйгә терәп үк диярлек, баз казып, аның өстенә бура утыртып куйдылар. Менә шуннан башланды инде безнең бер метр җир өчен тавыш. Әтиемнән мирас булып калган 28,09 сутый җирнең бер өлеше миңа нигезне ныгытып, аңа капиталь ремонт ясар өчен кирәк.

1996нчы елда Әтнә районында төрле оешмаларга йөреп, 5-6 кешедән торган комиссия китерттем. Ул вакытта авыл советы җитәкчесе: «Судка бирмә, баз мәсьәләсен үзем хәл итәм», – дип туктатты.

Вакыт уза тора, ә өем алга, баз ягына «шуыша, кирпечләре җәелә бирә», нишлим инде. 2010нчы елда судка гариза бирдем, күршеләрдән бер метр җирне алып бирүне сорап. Биектау районы суды карары белән, 55 сантиметр җиремне кайтара алдым, әмма бу минем йортымның нигезенә өстәмә ныгытма ясар өчен җитми», – диде ул.

Сөйләр сүзе күп җыелган Илсия апаның, тыңлап кына бетер. Күпме йөреп тә, дөреслекне таба алмавына әрни ул. Әле мал-туар асрап, аягында йөреп торган көнендә, йорт-җирен тәртипкә китерәсе киләдер. Шушы гади генә мәсьәләдә дә кешенең хәленә кереп ярдәм итә алмагач, түрәләр ник кенә утыралар икән кәнәфиләрендә, ди ул. Ә бит бу апа 51 ел гомерен авылда эшләп, эт типкесендә йөрергә тиеш түгелдер.

Пенсия акчасын тиенләп җыеп булса да судлар өчен адвокат яллый ул, ни хикмәттер суд утырышларында Утеев исемле яклаучы Илсия апа өчен әллә ни янып-көеп эшләмәгән. Хәтта җир турындагы экспертиза нәтиҗәләренең белешмәләрен дә яклаучысына алып бирмәгән.

Өй һәм җир турында нинди генә гариза язсаң да, янгын сүндерүчеләр һәм санитария халәте турында белешмә сорыйлар, ә Биектау район судына аның кирәге булмаган. Юкса, карап торышка ук өйнең кыйшаеп баруы, ут-фәлән чыкса (Алла сакласын!) бернинди янгын сүндерүче дә үтеп керә алмаслык ара, бер Илсия апа өчен генә проблема күрәсең.

«ХУҖА АБЫЙ»

Күпме җирле үзидарә җитәкчеләре белән очрашып та хәлне тиз генә уртага салып сөйләшерлеген сирәк күрәм. Түбән Бәрәскә авылы халкы белән авыл җирлеге җитәкчесе булып эшләүче, авылдашларына ярдәм кулы сузарлык кеше Сәет әфәнде Әхмәдуллин, мин килгәндә, «Islam Today» мәгълүмати-аналитик федераль порталдан килүчеләргә, авылдагы 1769нчы елда Әби патша приказына нигезләнеп, халык акчасына төзелгән мәчет бинасын күрсәтеп йөри иде. Килүемнең сәбәбе «җир бүлешүче күршеләр» дип әйткәч тә, сүзнең ни хакта барасын аңлап алды ул.

– Мин 2010нчы елда әлеге җирлеккә үзидарә җитәкчесе булып килгәндә Илсия апа судка гариза бирде. Районда Нәбиуллиннарның туганнары судта эшләү сәбәпле, эшләрен Биектау район суды каравын үтенде. Суд гаризаны карады каравын, әмма минем махсус юристлык белемем булмаса да, аның дөрес карар кабул итүенә шигем бар. Беренчедән, Илсия апа Шиһапова дәгъвалаган җир мәсьәләсендә ызанга койманы Нәбиуллиннар куячак һәм анда нинди материалдан, тактамы, калаймы, сеткамы – берни күрсәтелмәгән. Алар бит инде үз вакытында өч метр биеклектә, күршеләренең тәрәзәләренә яктылык төшмәслек кара калай белән койма корганнар иде.

Аптырагач, Илдар Нәбиуллин белән үзем күзгә-күз сөйләштем, кеше буларак аңлап, олы апага бирегез инде өй артларындагы бер метр җирегезне, өйләренә капиталь ремонт ясап, фундаментларын ныгытырга кирәк бит ул, дидем. Араларында иң кызу канлы дип кеше арасында телгә кергән Илдар, җавапка ирләрнең иң мактанып тоттыра торган әйберен тотарга кушты. Кит, шул да булдымы сүз, тегендә киткәндә барыбызга да ике метр җир җитә бит. Икенчедән Илсия апа уздырган җир экспертизасының икенче, өченче кушымтасы юк, анда җир кишәрлекләренең билгеләнгән нокталары күрсәтелгән, китерсә, без аны Әтнә районы җир һәм милек белән эш итү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт абый ярдәмендә карап тикшергәч, бәлки, берәр төрле файда чыгардай киңәш тә килеп чыгар иде. Ә Илсия апа яллаган яклаучы эш күрсәтмәде, ялгышларны төзәтергә була иде, суд карарыннан уза алмыйбыз шул, – дип әңгәмәбезне тәмамлады.

Авыл җирлеге җитәкчесе алдан күреп мондый фактларны да әйтеп алды әле. Тиздән Нәбиуллиннар корасы биек коймага кышын Илсия апаның өй түбәсеннән кар шуып төшеп, койма җимерелсә, судларның тагын берсе башланыр әле.

Ә Илсия апа теге җир экспертизалары кәгазьләрен, судтан ала алмаган. Әллә бирмәгәннәр, әллә сорый белмәгән. Әйе, хәлне җайга салуны сорап язган гаризаны нишләп күрше эшләсенгә чыгаралар икән ул? Кызыклы фактларның тагын берсе бу.

НӘБИУЛЛИНАР ҺӘМ «АДВОКАТ АПА»

Авыл җирлеге җитәкчелеген эзләп, Илсия апаның өеннән чыгып киткәндә, күршеләре капкасы төбендә ялт-йолт итеп бер генә чит ил машинасы торса да, кабаттан әйләнеп килгәндә алар ишәйгәннәр иде. Бертуган Нәбиуллиннар атна уртасы дип тормаганнар, бәрәңге вакыты бит… әллә мине көткәннәрме?! Олы капка артында эт тавышын ишеткәч, читкәрәк китеп, көтеп торасы иттем. Көтмәгәннәрдер дия алмыйм, чөнки үзен «мин болар кызы» дип кенә таныштырган кеше, ник ишек кагуымны сорап тормады, өйгә чакырды. Нәбиуллиннар нәселе дәвамчыларының өчесе, өстәвенә тагын бер исемсез «адвокат апа» ярдәмдә. Оборона көчле, сүз дә юк, бу сиңа ике бөртек карчык түгел. Әңгәмә «акыллы – эндәшмәс, җүләр – күрмәс» девизы астында узачак икәнен төшенеп алгач, ара-тирә сорауларымны биргәләп барысын да тыңлап утырдым. «Адвокат апа»: «Гәҗитегезне башка яздырмам дип торам әле. Бернинди дөреслек язмыйсыз, әнә Искәндәрегез ничек тикшерми-нитми язып ята бит (сүз Искәндәр Сираҗиның « Алло, Безнең гәҗитме?» сәхифәсендә, Илсия апаның сеңлесенә күршеләренең кул күтәрү фактын шалтыратып әйтүен гәҗиттә бастыруы хакында булып чыкты). Ә без күршем Гөлнур белән бер беребезгә бөтен эштә дә ярдәмләшергә тырышабыз, мин дә аның төсле үк ялгыз яшим. Бу догалы, намазлы нигез, алар һәр елны Коръән ашы уздырмый калдырмыйлар, күңелләре йомшак, дус- тату көн күрәләр. Ә теге күршеләр һаман саен тавышланып, бимазалап судка йөртәләр боларны», – дип зур гаиләгә ишарәләде.

«Безнең гәҗит»нең дөреслекне язу-язмавын хөрмәтле укучыларыбыз беләдер инде, халык арасында сүзе үтмәсә, тиражыбыз артмас иде дим мин.

Сөйләшүнең кызган мәле, «мин болар кызы» да сүзне очкын чәчкәндәй сибә, гаепле гаепсез кеше калмады бугай, әмма өйнең ярты өлеш хуҗасы Гөлнур апа гына дөньялыктан ваз кичкән кебек, моңсу гына әңгәмәгә катнашмый утыра. Никтер ул миңа инде бу күршеләр сугышыннан «туеп, теләсә нишләсеннәр сана, бар ни ул җир, юк ни» дип уйлыйдыр кебек тоелды. Күршеләрнең бер-берсенә кылган гамәлләре турындагы сүзләрне тыңлап, анализлап өлгереп булмый башлады, инде телефондагы төшерелгән язмалар хутка китте. Ике яктан көтүләре белән үгезләр сөзешен хәтерләткән күренеш бу билләһи. «Теге 1 метр җир Илсия апага өен капиталь ремонт өчен кирәген беләсезме, бәлки кеше буларак бер берегезне аңлап…» дигән идем, вәт китте мәхшәр. «Без болай да аларга, 55 сантиметр җиребезне бирдек, теләсә нишләсеннәр, чыгыпмы керепме йөрсеннәр, тагын метр кирәкмени», – диләр.

«Мин болар кызы» үзенең бер туганы күрәзәче булуын да искә төшерде. Газетабызның редакторын да белә икән… Язма басылган очракта күрәзәче кулыннан башыбызга бәла төшү ихтималын да искәртте.

Сүзләрне кыздырып, телләрне чарлап куйган вакытта зур гына гәүдәле бер ир кеше: «Ә, килдегезмени, журналистлар сезме әле ул, ник безне һаман саен яманлыйсыз сез?» – дип шау-гөр килеп керде. Гаиләнең төпчеге, Илдар әфәнде никтер аралашып тормады безнең белән, «әйттем – бетте» дигәндәй бакча ягына, хатынын җитәкләп чыгып китте. Әлеге темага кагылышлы сөйләшүләрдәге сорауларга, ни тоттыру җавабын мин ишетә алмадым.

Бакчага Нәбиуллиннар ягыннан күз салып аласы итеп, урамга чыктык. Һәркем үз дөресен сөйли, күршеләр белән аралашуымны Илсия апа кыз туганы Нурания белән тыңлап торганнар бугай. Койма тотылмаган ызанда ике күрше кычкырышуына да шаһит булып алдым. Үткәннәрдә, бүген кем нинди?! Инде 1996нчы елдан бирле канына тоз салып торган хәл Илсия апаның үз-үзен тотар хәлдә булмавына җиткергәндер, дип уйлап, «күрше дошманнарны тизрәк сугыш кырыннан аерып», өйләренә алып кереп киттем. Бертуган Нәбиуллиннар бу хәлдә елмаешып, үз юлларына борылдылар.

Сүз арасына авыл җирлеге җитәкчесен үзләре яклы итеп күрсәтергә тырышкан Нәбиуллиннаргамы, әллә чын йөрәктән үзенең фикерләре белән бүлешүче Сәет әфәндегә ышаныргамы дигән уй башыма килсә дә, никтер авыл җирлеге җитәкчесенең Илсия апаның хәлен аңлавына ышандым. Теге бер метрга җитмәс 45 сантиметр җирне үзләренә кирәклектән түгел, ә принципларына нигезләнеп кенә бирергә теләмәүләрен дә аңларга була иде бу күршеләр ызгышында. Бүгенгә Нәбиуллиннар – җиңүче, ә иртәгә, бәлки, яңа фактлар барысын да үзгәртеп куяр әле…

Әйе, озын-озак, инде еллар буена тавышланып, бер-берсен күрә алмас дәрәҗәдә яшәүче күршеләрнең мәңге дә «Күрше хакы – тәңре хакы» дигән мәкаль кысаларына кермәячәгенә бер метр җирнең сәбәпче булуын аңладым.

Нурзидә ГАЛИУЛЛИНА.

Казан-Түбән Бәрәскә-Казан.

 

Комментарии