ГЧКП СССРның башына җитте

ГЧКП СССРның башына җитте

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

СССРның таркалуына китергән ГКЧП фетнәсенә 19нчы августта 20 ел тула. Илнең ул вакыттагы югары дәрәҗәдәге түрәләре, Горбачевны вазыйфасыннан читләштереп, илдә гадәттән тыш хәл кертте. Моны Советлар Берлегенең үзәк комитеты вәкилләре, хөкүмәт җитәкчеләре яңа союз берлеге килешүенә кул куйдырмау, илне кире авторитар хакимияткә кайтару өчен оештыра.

Бу нисбәттән бүген бик күпләр шул елларны искә ала. Минем дә бу хакта берничә тапкыр язганым бар. Фетнәне яклап, сөенеп кабул итеп, аннан вәзгыять алышынгач, киресенчә, коммунистлар фиркасе партбилетын утка атып, коммунистларны бетерү өчен җан-фәрман чапкан адәмнәрнең күбесе әле бүген дә зур түрә.

Мәгълүм сәясәтче Фәндәс Сафиуллин: «Aвгуст фетнәсенең зыяны татар тормышына зур булды, – дип саный. – Шул фетнә аркасында республикабыз союздаш статус ала алмый калды. Татарстанга үзгә статус бирмәс өчен, оештырылды әлеге фетнә», – дип нәтиҗә чыгара сәясәтче.

СССРның экс-президенты Михаил та фетнәчеләр булмаган булса, илнең бердәмлеген саклап калып була иде, дип раслый. Алардан соң cоюздаш республикаларда радикальләшү башланды. Бу нисбәттән, иң төп гаеп – Русиядә, аның ул вакыттагы җитәкчесе Борис Ельцинда, ди ул. Шул чагында Ельцинны банан үстерүче берәр илгә илче итеп җибәрмәгәненә үкенә бүген экс-президент. аны, Белорус урманында 1991нче елның декабрендә килешү төзеп, икенче фетнә оештыруда гаепли. Бу хакта ул Алманиянең «Der Spiegel» журналына биргән әңгәмәсендә дә кабатлады.

Әлеге әңгәмәдә ул бүгенге Русия җитәкчелегенә дә чираттагы тапкыр саллы тәнкыйть ирештерә.

Ә инде фетнәгә килгәндә, Горбачев аның әзерләнгәнен алдан белгән. Әмма ни өчен бернинди чаралар да күрмәгән? Бүген ул нәрсә хисабына яши? Әңгәмәнең тулырак вариантын газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.

Ә ГКЧП турындагы сүзне, шул чор шаһидлары белән аралашуны «Азатлык» радиосы хәбәрчесе Саша Долгов дәвам итә.

ГКЧП аркасында Татарстан мөстәкыйльлек хыялын җуйды

Фетнә вакытында Татарстан өлкә комитетында идеология бүлеген җитәкләгән галим Рафаил Хәкимов белән сөйләшәбез.

Рафаил әфәнде, Сез фетнәне кайда каршыладыгыз?

– 12 августта Татарстан белән Русия арасында Шартнамә турында сөйләшүләр башланды. Очрашу җиңел булмады. Бу беренче тарихи очрашу булды. Икенчеме, өченчеме көнне Русия ягыннан сөйләшүдә катнашкан кеше югалды. Без бу турыда сорадык. Аның Екатеринбургта булуын һәм тиздән СССРда мөһим вакыйгалар көтелүен, аның шуңа әзерләнергә китүен әйттеләр. Артык сөйләмәделәр. Әмма Русиядә нәрсәдер буласын аңладык. 15 августта сөйләшүләр тәмамланды. 19 августта фетнә башланды.

Болары ГКЧП алдыннан булган хәлләр. Хәзер ГКЧП көннәренә килгәндә, фетнә башланганда Казанда идегезме?

– Казанда идем. Фетнәне сәерсенеп кабул иттем. Шуннан обкомда халыкка мөрәҗәгать әзерләү турында сөйли башладылар. Син язасың, аннан түрәләргә күрсәтәбез, диделәр өлкә комитеты кешеләре. Моңа каршы булдым һәм язмадым. Чөнки вакыйга барышы аңлашылмады. Аннан мөрәҗәгатьне башка кеше әзерләде. Мин ГКЧП вакытында бер сүз дә әйтмәскә, гомумән, кысылмаска тәкъдим иттем. Ләкин төрле фикерләр булды. Фетнә чыгуга шатланучылар да бар иде.

Кайсы төркем шатланды? ГКЧП кемнәргә кирәк булды?

– Үзгәртеп коруны партиядә бөтен кеше дә кабул итмәде. Үзгәрешләргә каршылар да булды. Обком бюросындагы кайберәүләр элекке замана кайта, дип шатланды.

Ялгышмасам, ГКЧП вакытында компьютерыгызны кулга алганнар?

– Фетнә узгач, егетләре (ул вакытта аларны демократ дип атый идек) минем бүлмәгә беркемне дә кертмичә, тикшерә башладылар. Алар Казандагы ГКЧП комитетын эзләде. Әлбәттә, андый комитетлар оештырылмады. Болар шуны эзләгәндә, ксерокс бүлегендә Мәскәү – Казан сөйләшүләреннән алып кайткан протоколны таптылар. Тикшерүчеләр аларны ГКЧП протоколлары, дип уйлады. Шуңа, мине үзләре янына чакырдылар. Дөресен әйткәндә, ул вакытта Ельцинны яхшырак, дип уйлаган идем. Шуңа, исеменә татар иҗтимагый үзәге исеменнән телеграммалар җибәрдек. Тикшерүчеләр ГКЧП комитетын таба алмаганга бик ризасыз чыгып китте.

Президент Минтимер Шәймиев ГКЧПны якладымы, якламадымы? Чөнки яклады дип әйтүчеләр күп.

– Миңа калса, Шәймиевкә аның кирәге шул кадәр генә иде. Ул идеологиягә бирeлгән кеше түгел иде. Хуҗалык кешесе булды. Ул елларда без уйлаган әйбер – Татарстан иде. Бары Татарстан! Горбачев буламы, Ельцин буламы – безгә Татарстанны якларга кирәк иде! Мөрәҗәгать язылганга, аны ГКЧПны яклады дип әйтәләр. Әмма аның чын күңелдән фетнәне яклавына ышанмыйм. Иске заман кайтуга шатланган киңәшчеләре шул мөрәҗәгать белән бик каты йөрделәр. Мин моңа каршы булдым!

Сезнеңчә, ГКЧПны кемнәр китереп чыгарды: Ельцинмы, Горбачевмы, әллә икесе бергәме?

– Горбачев яки Ельцин оештырган, дип уйламыйм. Аларның килешеп эшләве башка да сыймый. Алар хакимият өчен көрәште. Берсенең дә хакимиятне бирәсе килмәде. Ләкин фетнә турында Ельцин командасы белә иде. Бу турыда үзләре әйтте.

ГКЧП бик начар оештырылды. Рәте булмады. Күп әйбер спектакльгә охшаган иде. Ельцин төркеме моны алдан белгәч, үзләре зыян булмавын аңлап, моны үз файдасына кулланды. Әмма алар оештырган, дип уйламыйм. Чөнки иске заманны кайтарырга теләүчеләр күп иде. Бигрәк тә Мәскәүдә.

Рафаил әфәнде, ГКЧП оештыручылар кем ягында булды: Горбачевмы, Ельцинмы?

– Алар уртаклыкта торды.

Ә ни өчен ГКЧП бик тиз бирелде? Мәскәүгә алып кергән танкларын да борып алып чыгып китәләр?

– Алар үзләрен халык яклар дип уйлады. Шуңа әзерлек әллә ни булмады. Ә халык барыннан да туйган иде инде. Күпчелек Борис Ельцинны яклады.

ГКЧП һәм хәзерге Русия тарихында нинди роль уйный?

– СССРны саклап калып була иде. Бер Америка галиме СССРның чын федерация булганда гына сакланып калуы турында әйткән иде. Михаил Горбачев яңа союз килешүен төзесә, СССР сакланып кала иде. Илне Горбачев белән Ельцин каршылыгы бетерде.

azatliq.org

Комментарии