- 17.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №29 (18 июль)
- Рубрика: Архив
Футбол буенча Дөнья чемпионаты финалыннан cоң, чемпионнарны бүләкләү тантанасы башлангач, Мәскәүдә кинәт яңгыр яварга тотынган. Тиз арада бер зонтик табып чыгарганнар һәм ул кемгә эләккән дип уйлыйсыз? Путинга, әлбәттә. Аның уң ягында кулларын өскә күтәреп шатланып торучы – Франция Президенты Эммануэль Макрон. Ә аның янындагы хатын-кыз – Хорватия Президенты Колинда Грабар-Китарович. Тоз түгел – эремәсләр, дип уйлаганнар, күрәсең, кунакларга зонтик биреп тормаганнар. Иң элек үзебезнекен сакларга кирәк! Күпмедер вакыттан соң гына кунакларга да зонтик алып килеп биргәннәр.

Комментарии