- 17.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №29 (18 июль)
- Рубрика: Архив
16нчы июль көнне Финляндия башкаласында АКШ һәм Русия Президентлары очрашуы узды. Владимир Путин белән Дональд Трамп ике сәгатьтән артык икәү генә сөйләште. Аларның сөйләшүе планлаштырылганнан ярты сәгатькә озаграк дәвам итте.
«Барыбызга билгеле: ике як мөнәсәбәтләре катлаулы чор кичерә. Ләкин шунысы мәгълүм: аларның объектив сәбәпләре юк. Салкын сугыш тәмамланды. Безнең барлык фикерләребез туры килми. Ләкин безгә уртак урыннарны эзләргә, тыгызрак эш итәргә кирәк», – диде очрашу нәтиҗәсе турында Владимир Путин. Ул очрашудан канәгать булуын белдерде.
Үз ягыннан Дональд Трамп сөйләшүнең «ачык» булуын әйтте. Безнең илләр арасындагы фикер каршылыклары билгеле, без аларны хәл итү мөмкинлеген табарга тиеш. Хәтта салкын сугыш вакытында АКШ һәм Советлар берлеге диалог алып бара алды. Киеренке мөнәсәбәтләр өчен ике ил дә җаваплы. АКШ хәзер бер адым артка ясый, Русия дә. Минемчә, без икебез дә хата ясадык. Ләкин шуңа ышанам: дүрт сәгать элек безнең мөнәсәбәтләр үзгәрде», – дип белдерде АКШ президенты. Трамп бу очрашуның әле диалог башы булуын гына әйтте, сөйләшкән дүрт сәгатьне ул конструктив атады. «Алга таба еш очрашырбыз һәм, бәлки, проблемаларыбызны чишәрбез», – дип әйтте ул.
Матбугат очрашуы азагында Путин Трампка Дөнья беренчелегенең футбол тубын бүләк итте һәм: «Туп хәзер Трамп ягында», – диде.
Телне бетерү Питрауда да чагылды
Җөри авылында 19нчы тапкыр «Питрау җыены» узды. Урыс правослау чиркәвендә Гайсә пәйгамбәр сәхәбәләре Питыр белән Паул хөрмәтенә билгеләп үтелүче бәйрәмне керәшеннәр аеруча үз итә.
Җөри авылы халкы туган тел дип кайсы телне атый икән? Бу сорау беренче карашка гына сәер яңгырый сыман. Чөнки якшәмбегә каршы төндә үткән «Питрау» җыенында рәсми чыгышларның күпчелеге урысча иде. Сәбәбе гади, котларга дип килгән төп кунак татар кешесе түгел – Татарстан премьер-министры Алексей Песошин.
Бәйрәм совет заманы традицияләре белән башланды, яңа корылманы кулланышка тапшыруны бәйрәмгә туры китергәннәр. Авылда 200 урынга исәпләнгән мәдәният йорты ачылды. Хөкүмәт рәисен каршы алучы әбиләр Песошинга вата-җимерә урысча «Добро пожаловать», – дип әйтә-әйтә ипи белән тоз тапшырды. Премьер авыл халкын мөһим вакыйга белән котлады.
«Сер түгел, авыл җирлегендә мәдәният йорты мөһим роль уйный. Чөнки нәкъ авылда халык мәдәниятенең чын саклаучылары, рухи мирасны буыннан буынга тапшыручылар яши», – дип башлады Песошин үз чыгышын. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та бераз гына татарча кыстырып, Русиянең дәүләт теленә күчәргә ашыкты.
Татар дөньясында күптәнге бер бәхәс әле дә дәвам итә: Керәшеннәр татармы, яисә аерым бер милләтме? Хакыйкатьне эзләү галимнәр эше, әмма Мамадыш җирендә гомер итүче ун керәшен арасында бер урыс басып торса, барысы да телне ватып-җимереп булса да, олы агай теленә күчә. Зур кунак төрле мәйданчыкларга кергәндә дә аны матур итеп урысчалап, колач җәеп каршы алдылар.
«Керәшен утары»ндагы йортларда барлык язмалар татарның хәзерге кирилл әлифбасы нигезендә түгел, ә Ильминский заманында булдырылган алфавит хәрефләре белән язылган, мәсәлән, «Сон Буйы кряшенняры» дип. Гәрчә, төп мәйданда «Питрау бәйрәме белән, карендәшләр!» – дип, әдәби телдә язылса да.
Питрау җыенының рәсми ачылышында урыс кәлимәләре ешрак яңгырады. Хөкүмәт рәисе белән Мамадыш районының благочинные, урыс правослау чиркәвенең җирле бүлеге җитәкчесе Владимир поп, билгеле, үз телләрен өстен күрде.
Аның каравы районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев һәм Татарстан керәшеннәре оешмасы рәисе Иван Егоров саф Тукай телендә генә сөйләде. Бәйрәмнең төп иганәчесе, «Ак барс» холдингы җитәкчесе Егоров – Җөри егете. 1961нче елның 21нче гыйнварында бу авылда дөньяга килгән, биредә Питрауны 1999нчы елдан бирле үткәреп килә.
«Чишмәлек» фольклор төркеме солисты Зоя Утешевага – 68 яшь. «Безнең балалар барысы да телне белә. Керәшен телләребезне дә беләләр, обычайларыбызны да. Уважительно относиться итәләр. Өйдә дә шулай өйрәтәбез инде. Инәйләр укыган мәктәптә, но татар телендә. Без малочисленные населениегә относимся. Кирәкме туган телдә укыту? Безнең өчен барыбер, но безнең үз денебезне ташлыйсыбыз килми, шуңа тырышып ятабыз», – ди ул. Зоя түтәй яшьләребез туган телне белә дисә дә, «Керәшен чибәре» бәйгесендә катнашучы Чиләбе кызы, 20 яшьлек Вероника Барышникова: «Мин яхшы аңлыйм, әмма җөмләләрне дөрес төзи алмыйм», – дип, урысчага күчәргә мәҗбүр булды. «Бездә мәктәптә урыс телендә генә укыталар, минем бабай ике ел татар сыйныфында укыган. Яшьләрнең күпчелеге туган телне аңлый, сөйләшүчеләр аз, биштән бере генә диярлек. Араларында үзен ногайбәк түгел, урыс дип йөртүчеләр дә җитәрлек. Мин үземнең балалар туса, аларны ногайбәк теленә өйрәтер идем. Тик моның өчен бу сыйфатларга ия булучы ирне табу кирәк. Андыйлар бик аз», – дип сөйләде ул. Бәйрәм барышында халык төрле уеннарда катнашты, татар эстрадасы йолдызлары Ришат Төхфәтуллин, Венера Ганиева, Георгий Ибушев кебек җырчылар белән хозурланды, төрле бәйгеләрдә катнашты. «Питрау-2018» керәшен мәдәнияте республика фестивале төнге сәгать бердә генә бәйрәм салюты белән тәмамланды.
«Марҗа» һәм «марҗа түгел» язулы футболкалар милләтара низаг тудыра?
Казандагы «Святая» ширкәте күптән түгел ак төстә «марҗа» һәм «марҗа түгел» язулы футболкалар сата башлаган. Аларда Татарстан һәм Русия байраклары урын алган. Социаль челтәрләрдә әлеге бренд низаг башлануга сәбәпче булды. Берәүләр аны милләтара низаг тудыруда, урыс халкын кимсетүдә гаепли, башкалар исә «марҗа» сүзенең негатив төсмергә ия булмавын, бары тик тарихи атама булганын әйтә. «Святая» вәкилләре дә язуларның «урыс» һәм «урыс булмаган» дип тәрҗемә ителүен әйтә.
«Святая» ширкәте саткан «марҗа» һәм «марҗа түгел» футболкаларын хәзер сайттан сатып алып булмый. Ширкәтнең Instagram сәхифәсендә дә аларның фотолары юк. Кэш архивта футболкалар сатылуы күренә.
Татарстан прокуратурасы «Святая» киемнәр брендын тикшерә башлаган. Тикшерү баруы турында мәгълүматны прокуратураның матбугат хезмәте «БИЗНЕС Online» басмасына раслады.
«Русиядә күрмәүче җырчыларны сәхнәгә өйрәтүче остазлар юк»
Күптән түгел Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальнең төбәкара бәйгесендә җыр юнәлешендә беренче урынга лаек булганнарның берсе, тумыштан күрмәүче 20 яшьлек Лилия Хәнипова «Гөлҗамал» җырын башкарып тамашачыны таң калдырды. Чаллы кызы Лилия белән әңгәмә корып, бүгенге көндә мөмкинлекләре чикле булган сәләтле кешеләргә музыка өлкәсендә үз-үзләрен табу кыенлыклары турында сөйләштек.
«Әни сүзләренчә, бер яшь тә тулмаган булган, мин көйләр көйли башлаганда», – дип башлый сүзен Лилия Хәнипова үзенең иҗади юлын сөйләгәндә. Хатын-кызларның югары вокал тавыш – сопранога ия булган, төрле җыр бәйгеләрендә үз чыгышлары белән тамашачы күңелен яулаган 20 яшьлек Лилия тумыштан күрмәсә дә, тырышып-тырышып җыр-моң дәрьясына атлый.
Балачактан ук бабасының татар җырларын көйләгәнен ишетеп үскән Лилия хәзер дә милли моңнарга өстенлек бирә: «Шатлансам да, күңелем төшсә дә, озын көйле татар җырларына, классик әсәрләргә мөрәҗәгать итәм, шулай күңелемә тынычлык табам. Милли җырларны башкарганда күңелем белән җыр язылган вакытны күз алдыма китереп шул чорга кайтырга тырышам», – ди ул.
Лилиядә ихтыяр көче бик зур дип әйтергә кирәк, Чаллыда музыка мәктәбен тәмамлап ул Курск шәһәрендә күрмәүчеләр өчен эшләүче махсус музыка көллиятенә укырга китә: «Махсус булса да, күрмәүче җырчыны тиешле әйберләргә өйрәтә алмыйлар минемчә һәм, миңа калса, Русиядә сукырларны тиешле дәрәҗәдә артист булырга өйрәтә алган укытучылар юк, шәхсән үзем андыйлар турында ишеткәнем булмады», – ди ул.
Шулай итеп Лилия Курск музыка көллиятендә ике ел укып кире Чаллыга кайтып, хәзер шәһәрнең Мәдәният көллиятендә теория бүлегендә укый.
Күрмәүчеләргә иң беренче чиратта җырчы буларак зур сәхнәләргә менү авыр булуын әйтә Лилия, шуңа күрә өстәмә буларак музыка уен-коралларында уйнарга өйрәнүне дә отышлы күрә ул: «Сукырларга зур сәхнәгә кереп китәр өчен күп кыенлыклар аша үтәргә кирәк. Чыгып бер урында басып торып кына тамашачыны кызыксындыру авыр. Тамашачы да артистның сәхнәдә үзен ничек тотканын, хәрәкәтләнгәнен, хис-кичерешләрен күрергә тели, ә мөмкинлекләре чикле булган җырчыларны сәхнәдә үзләрен тотарга махсус шөгыльләнеп өйрәтүче остазлар юк. Музыка уку йортларын тәмамлап та алга таба бу өлкәдә эш табылырмы – анысы да билгесез. Әлбәттә, музыкаль белемең юнәлешендә эш таба алу мәсьәләсе гади студентларны да куркыта, ләкин сукырларга бу икеләтә авыр. Шуңа күрә андыйларга өстәмә музыка уен коралларында уйнарга өйрәнү отышлы, минемчә. Теләсә кайсында да түгел әле, кушылып уйнауга ярый торганнарында: баян, аккордеон, фортепьянода. Бу иҗади төркемдә эшләргә дә мөмкинлек бирә һәм эш табу мөмкинлеген дә арттыра».
«Курск музыка көллиятендә вокал бүлегендә укыдым, ләкин минем җырлау мөмкинлегем белән аларда булган укыту методикасы туры килмәде. Бу, бәлки, анда күбесе урыслар булганлыктан, ә мин күбрәк татар җырларына тартылганлыктан булгандыр. Төгәл әйтә алмыйм, ләкин анда укырга теләгем сүрелде һәм мин документларымны алып кире монда кайтырга булдым», – дип, Курскида укыган елларын искә төшерә ул. Бу гамәле белән әти-әнисен дә шаккаттыра, чөнки Курск көллиятеннән китүе турында Лилия күченеп кайткач кына әйтә.
Лилия җырлау белән генә чикләнми, төрле яктан үсеш ала. Чаллы мәдәният училищесын тәмамлап Казанга консерваториянең композиторлык бүлегенә керергә тели һәм композитор булырга хыяллана. Кызының чыгышларын һәрдаим карап барган әнисе Гөлназ ханым да Лилиянең хыялы тормышка ашсын өчен бар көчен куя, Чаллы мәдәният көллиятен тәмамлаганнан соң, Казаннан фатир алып тулы гаилә белән күчеп китәргә җыенабыз дип әйтә.
Лилиянең бүгенге көндә көен үзе иҗат иткән берничә җыры бар инде, ул көйләрдә дә татар моңына өстенлек бирелә. Татар җырларына килгәндә, күбрәк сузып җырлый торган халык җырларын, яисә автор тарафыннан язылып та күптән халык җыры булып киткән җырларны башкарырга яратам, ди Лилия Хәнипова.
Коръән һәм Инҗил турында шаярткан блогерны шартлы рәвештә 1,5 елга хөкем иттеләр
Мәскәүнең Тушин мәхкәмәсе видеоблогер Илья Давыдовны Коръән китабы турында шаяртулы видеосы өчен шартлы рәвештә 1,5 елга хөкем итте. Хөкем карары июнь азагында гамәлгә керсә дә, аның турында бүген генә билгеле булды.
Мәхкәмә сәркатибе сүзләренчә, күбрәк Илья Мэддисон исеме белән танылган Давыдовны хөкем итү махсус тәртиптә узган, шаһитларга сорау бирү һәм дәлилләрне карау булмаган, яклау ягы да карарны шикаять итмәгән. Андый тәртип хөкем ителүче үз гаебен таныганда була.
Блогерга карата җинаять эше 2017нче елның февраль аенда ачылган иде. «Коръән турында шаярту» дип исемләнгән, Youtube-та урнаштырылган видеода Давыдов Коръән китабын тотып бәдрәфкә баруын, анда бәдрәф кәгазе булмавын сөйли. Коръәнгә берни булмаса да, ул китапка пычрак оекбашны кыстыра. Видео азагында аның кулында Инҗил китабы булуы ачыклана.
Психолингвистик тикшерү видеода «Ислам һәм Христианлык диннәрен тотучыларга карата мыскыллау гамәлләре һәм сүзләре» булуын раслаган. 2017нче елның апрель аенда Русия юстиция министрлыгы видеоны экстремистик материаллар исемлегенә кертте.

Комментарии