«Милли-мәдәни үзәк буласыбыз килә»

«Милли-мәдәни үзәк буласыбыз килә»

11нче татар гимназиясе Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан. Үзе шәһәр читендә булса да, даны еракка ук таралган аның. Юкка гына Казанның икенче ягындагы Азино бистәсеннән, Биектау районыннан да балалар нәкъ менә бирегә укырга йөрми бит инде. Уку йорты җитәкчелегенең хыялы зурдан: милли-мәдәни белем бирү үзәге дәрәҗәсен алырга телиләр.

Гимназиядә бер ел элек кенә директор алышынган. Аида Марсель кызы Ибраһимова җитәкче булып килүгә, үзгәртү эшләрен башлап җибәргән. Иң зур эшләре – фронтовик шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең музеен булдыру. «Без шагыйрьнең сеңлесе Роза Хафизовна белән электән элемтәдә тордык. Ул абыйсы яшәгән фатирда музей булдырырга теләгән иде. Тик хыялын тормышка ашыра алмады, авырып китте. Шуннан соң аның балалары Мәхмүт Хөсәен турында җыелып килгән барлык мәгълүматны гимназиягә тапшырды. Шагыйрьнең бик бай китапханәсе бар иде, аннан автографлы китапларны алдык. Шулай итеп, музей бүлмәсе булдырдык», – ди гимназия китапханәсе мөдире һәм музей җитәкчесе Гөлчирә Минһаҗева. Мәхмүт Хөсәен алар өчен чит кеше түгел, заманында үзе дә шушы белем бирү йортында укыткан булган. Казанда аның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган бер музей да юк иде әле. 11нче татар гимназиясе өлгер булып чыккан. Быел беренче тапкыр шагыйрь иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция дә уздырганнар. Киләчәктә бөтен якташ әдипләрен дә шулай зурларга исәплиләр: материаллар җитәрлек, музей комплексы итеп эшләргә дә була.

Бүген гимназиядә 372 бала белем ала. Башлангыч класслар аерым бинада укый – үз дәүләтләрендә кайный. «Без барыбыз да бер гаилә кебек. Татар гимназиясе булуыбыз мохитебездә үк чагыла», – ди директор Аида Ибраһимова. Тәрбия эшләре буенча урынбасар Рәзилә Фәсхиева аның сүзләрен куәтли: «Тәрбия эше бөтен белем бирү йортларында да бер төсле, тик без милли тәрбиягә өстенлек бирәбез. Әйтик, Көзге бал үткәргәндә, татар халкына хас берәр ризык әзерләп килергә кушабыз. Һәм бөтен чарада да шулай». Татарлык сакланган мәктәптә. Ишектән килеп керүгә, балаларның: «Исәнмесез!» – дип каршы алуыннан ук чамалап була моны. Шулай да үз казаннарында гына кайнап ятмый алар. Татар, урыс һәм инглиз телләрендә сөйли белүче экскурсоводлар әзерлиләр. Әле тагын кытай телен дә кертергә телиләр.

Гимназиядә «Хыял» дип аталган әдәби иҗат берләшмәсе эшли, җитәкчесе – татар теле укытучысы Зөләйха Хафизова. Үз китапчыкларын да чыгарырга өлгергәннәр. Татар телендә шигырь, әкиятләр язучы балаларның шактый булуы сөендерде. Ә хәзер балалар лагерьда ял итә. Анысына да татарча матур исем уйлап тапканнар – «Чәчәкле алан». Кышкы лагерь – «Энҗе бөртекләре», ә язгысы «Умырзая» дип аталган икән.

Декабрьдә гимназиянең зур юбилее – 65 еллыгы. Татар гимназиясе дигән исем бирелгәнгә дә 25 ел икән инде. Зурлап тантана ясап, билгеләп үтәргә телиләр. Хәзердән үк әзерлек эшләрен башлаганнар: милли костюмнар тектерергә биргәннәр, «Шаян йолдызлар» дип аталган җыр һәм бию ансамбльләрен дә булдырырга уйлыйлар. Мәдәният һәм сәнгать университеты белән килешү төзегәннәр, аларның студентлары 11нче гимназиядә дәресләр бирәчәк. «Бала үзенең тамырларын белергә тиеш. Шуңа күрә безнең иң төп максатыбыз да шул: татар халкының гореф-гадәтләрен, телне саклап калу, үстерү, укучыларда милли үзаң тәрбияләү. Шул максатны тормышка ашыру өчен, үзебезнең гимназия базасында милли-мәдәни белем бирү үзәге булдырырга телибез дә инде. Бу хакта министр Энгель Фәттахов белән дә сөйләштек. Теләгебез дә, көчебез дә җитәрлек, матди базаны гына ныгытырга кирәк», – ди директор Аида Ибраһимова.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии