Сабантуйларны «БГ»да дәвам итик!

Сабантуйларны «БГ»да дәвам итик!

Әйе, татар диюгә иң элек Сабан туе күңелгә килә. Үз ана телен онытканнар да, аны белә. Хәер, татар гына түгел, башка милләтләр дә аны бик ярата. Тик кайбер акыллы башлар тарафыннан урысчага «Праздник плуга» дип тәрҗемә ителүе генә җанны әрнетә. Бу безнең иң кадерле бәйрәмнәребезнең берсе булган йолабызны мәсхәрәләү, дип кабул итәм мин моны. Праздник плуганың сука бәйрәме итеп тәрҗемә ителгәнен иң надан, ахмак кеше дә белә торгандыр. Сабантуйларның тарихы ерак тарих төпкелләренә барып тоташа. Аны безнең халкыбыз мәҗүси чагыннан ук җирдән күктән муллык сорау йоласы итеп үткәргән. Бүген ул андый мәгънәсен җуйды. Аның динебез белән бәйләнеше юк. Ул халкыбызның милли традицион бәйрәме булып калды. Дөрес, бүген элеккечә төрле җирдә төрле вакытта үткәрелми, Президент Указы нигезендә бер вакытта үтә дә китә. Аны үткәрдекме, үткәрдек өчен, ашык-пошык оештыралар сыман миңа. Алай гына да түгел елга бер тапкыр ераклардан кунак итеп туган тумачаны, дус-ишне җыйган мәйдан халык өчен уңайлы булсынга оештырылмый. Әйтик, ул хәзер район үзәкләрендә шимбә көнне, ә авылларда якшәмбе үтә. Мәхәллә үз башлы хәл итә алмый, алар өчен Президент, глава ничек бәйрәм итәсен уйлап куйган инде. Әнә быел Арчада да авылларда якшәмбе булды Сабантуй. Халык китәсен уйласынмы, мәйданга җыелсынмы?!

Ярар, узган эшкә салават, диләр. Киләсе елларда да Сабантуйларыбыз булып торсын. Минемчә, бүгенге татарның шушы Сабан туе гына калып бара да. Теле дә, гореф-гадәтләре дә тормыш эзеннән сөртелә бара.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Без Сабантуйны үткәрәбез дә, икенчесен зарыгып көтә башлыйбыз. Юкка гына, татарны Сабантуйдан Сабантуйга яши, дип шәрехләмиләр. Тик икенче әйтем дә бар: Сабантуй үтте, җәй бетте… Кыска шул ул елның күркәм чоры. Әмма «Безнең гәҗит»нең бер тәкъдиме бар: күңелләребездә шул Сабантуйлы җәйләрне яңартып торыйк, озаклап яшәтик әле. Шуның өчен редакциябез фотоконкурс оештыра. Сабантуйлары белән бәйле истәлекле, кызыклы фотолар һәркемдә бар. Аларны безгә җибәрегез. Бер генә шарт: сыйфаты яхшы һәм төсле булсын (элеккеге елгылар булса аклы-каралы булса да ярый), рәсемгә, мөмкин булса, аңлатма язуыгыз да сорала. Аннан соң рәсемнәр статистик басып төшкән булмаса да, кызыклы булыр иде. Төрле ярышлар, төрле хәлләр, Сабантуй хәрәкәте сурәтләнгән булырга тиеш анда. Һәм сезне «БГ» укучылары да бәяләячәк. Иң уңышлы фото ияләрен истәлекле бүләкләр көтә.

«Сабантуй мизгелләре» фотоконкурсына рәхим итегез! Бүген без редакциябез журналистлары төшереп алган берничә рәсем тәкъдим итәбез.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Рәсемдә: Арча районы Сөрде, Түбән Оры, Әзәк, Мөндеш авыллары, Арча шәһәре Сабантуйлары мизгелләре.

Комментарии