Министр гаеплеме?

Министр гаеплеме?

Совет вакытындагы колхоз, совхозлар урынында хәзер чәчәкле-чуклы ҖЧҖләр, ААҖләр һәм ЯАҖләр. Әлеге күчеш чорында халыкка җир, милек пайлары бирелергә, пайлар өчен исә дивидендлар килергә тиеш иде. Тиеш, әмма аларны бирмәскә дә мөмкиннәр. Монысы авыл кешесенең законнарны начар белүеннән файдаланып эшләнә. Миллионлаган сум акчаларның кем кесәсенә кереп утыруын белсә дә, күпләр эндәшми, тупас кына итеп әйткәндә, хәләл акчаларына кул селти. Чөнки яхшы белә: җитәкче дигәнең барысын да алдан хәстәрләп куйган, закон бозылса да, барыбер исбат итә алмыйсың.

КИЛЕШҮНЕҢ ТАЛӘПЛӘРЕ ҮТӘЛМӘГӘН

2006нчы елда районының Боерган авылында амбары тулы ашлыгы булган «Кама» колхозы ни сәбәпледер банкротка чыга. Аның урынына «СХП Кама» ҖЧҖ барлыкка килә. «Кама колхозының хуҗалары – йөзләгән колхоз эшчесе булса, «СХП «Кама»ның җитәкчеләре – нибары өч кеше: элекке колхоз рәисе Фәрит Әхмәтов, аның малае Роберт һәм колхозның баш хисапчысы Кәүсәрия Гәрәева. Ничә еллар буена халык көче белән булдырылган колхоз шушы кешеләр җитәкчелек иткән вакытта бөлгенлеккә чыга. Мондый булдыксыз җитәкчеләрне эшләреннән сөреп кенә чыгарырга һәм хакимлеккә башка якын җибәрмәскә тиешләр кебек. Әмма алга таба алар хуҗалыкның хуҗаларына, учредительләренә үк әйләнә.

Менә шуннан башланып китә инде монда хәлләр! 2006нчы елда Боерган авылының 268 кешесе пай милкен яңа оешма «СХП «Кама»га займга тапшыра. Пай милкенең гомуми суммасы – 15 млн 183 мең сум. Авыл халкы белән җитәкче арасындагы килешү буенча, займ суммасы кешеләргә 2012нче елның июненнән дә соңга калмыйча кайтарылырга тиеш булган. Әмма акчалар бүгенге көнгә кадәр бирелмәгән!

Халык арасында ризасызлык ишетелә башлагач, җитәкчеләр аларның акчасын «кайтару» буенча «тулы канлы» эшчәнлек алып бара башлый. Проблеманы елаган балага кәнфит кәгазе биреп юаткан кебек хәл итмәкче булганнар монда. Колхозның 15 миллион сумлык байлыгы кая киткәндер, анысы билгесез. 30 ел элек төзелгән, түбәсе җимерек иске ферманы 3 млн дип бәяләгәннәр дә, шушы ферманың акчаларын сораучы 70-80 кешегә бүлеп биргәннәр. Димәк, әгәр 2006нчы елда биргән милек паен кайтарып аласы килсә, кешеләр җыелышып башта бу җимерек ферманы сатарга, аннары акчаны үзара бүлешергә тиеш була. Әмма миңа шунысы кызык: ул ферманы кем 3 миллион сумга сатып алыр икән?

«Сатылмый ул! Бу бит инде безне алдау өчен оештырылган бер күз буяу гына», – ди мин сораштырган авыл кешеләре беравыздан. Билгеле, сата алмаячаклар, чөнки ферма астындагы җирләр күптән «Камский Бекон» ширкәтенә бирелгән! Кеше җире өстендә төзелгән иске хәрабә кемгә хаҗәт? Сатылган очракта да (могҗиза булырга мөмкин бит) кешеләр акчаларын бүлешеп сугышып, талашып бетәчәк әле монда!

БАШ БУТАУ

Боерган авылында яшәүче фермер Фаил Хөснетдинов бу фермаларның язмышына битараф кала алмаган. Ни өчен дигәндә, бер көтү маллары булса да (34 сыеры, 70 сарыгы һәм 22 аты бар. – А. З.), аларны ябып тотар урын юк – шуның аркасында күршеләре дә Хөснетдиновлар ихатасыннан ис килүгә зарлана икән. Менә шуңа күрә дә шул фермаларны сорап йөргән.

– 30нчы гыйнварда Боерганда җыелыш булды. Малларым күп, ишегалдында асрыйм. Кышкы салкыннарда ике бозау катып үлде, фермалар буш тора бит, шуның берсен генә миңа бирегез әле дип сорадым. Глава чыш-пыш килде дә, җыелышның вакыты чыкты – җыендылар да китеп тә бардылар. Шулай итеп, миңа бернинди җавап та бирелмәде. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Габдуллович «Фермаларга өмет итмә, алар аны сатарга йөри», – диде.

Фермаларны, бәлки, сатып җибәргән дә булырлар иде, әмма җире булмагач, кемгә кирәк алар? «Камский Бекон»: «Урынны бушатыгыз», – дисә, булачак хуҗа өч миллионлык ферманы икенче урынга кирпечләп күчерергә тиеш дигән сүз бит бу. Җире булмагач, аны халыкка «күчереп алып китү шарты» белән биргәннәрдер, мөгаен.

Җитәкчеләрнең фермаларны Фаил әфәндегә бирәсе килмәгән. Монысын элеккеге колхоз рәисе үз теле белән әйтеп күрсәтте. Ни өчен дигәндә, Тукай районы, Боерган авылы җирлегендә былтыр җир белән бәйле республикакүләм җәнҗал чыкты. Район җитәкчелегенең йөзләгән гектар көтүлекләрне халыкка әйтмичә генә сатып җибәрүе ачыкланды. Шушы җәнҗалны чыгаручылар исемлегендә Фаил әфәнде дә бар. Ул «чүпне өйдән тышка чыгаручы» булып калган. Шуңа ул сорап килгән фермаларны тиз арада колхозчылар милкенә әйләндереп куюлары гаҗәп түгел.

Изображение удалено.

Фаил абый гаделсезлеккә каршы гына түгел, эчкечелеккә каршы да кызыклы көрәш алып бара. Миңа аның хуҗалыгын эшчеләр белән тәэмин итү алымы шактый кызыклы тоелды. Чаллыда йортсыз-җирсез калган сукбай ирләрне көтүче яки механизатор итеп яллап алып кайта икән ул.

– Каян табасыз соң сез аларны?

– Беткәнмени инде, асларын юешләтеп, утыргычларда йоклап яткан җирләреннән уятам да алып кайтып китәм. Башта мунчага җибәрәм, аннары ашатам, киендерәм, һәм алар шулай миндә эшләп калалар. Эшләгәннәре өчен акча түләмим – чөнки егерме сум акча бирсәң дә, кибеткә барып, одеколон алып эчәләр. Үзебез ашаган ризыкны ашатабыз, алар өчен әнә махсус йорт та салып куйдым, шунда өч ир-ат яши, иярчен антеннасы белән телевизор көйләдем. Тәмәкене үзем сатып алам, киемне үзем бирәм. Аның каравы урамда ачка тинтерәп йөрмиләр. Бер-ике ай ашап симерәләр дә, «за кусок хлеба не будем работать» дигән булып, китеп баралар үзләре – ди ул. – Аннары тагын урамнан табып алам да, тагын алып кайтам инде өйгә.

Эшчеләр белән үзем дә сөйләштем.

– Ничек соң хуҗагыз, әйбәтме? – дим.

– Әйбәт ашата! Тамак ачкан саен кереп ашап чыгабыз!

«БЕЗНЕҢ КОЛХОЗНЫ УЛ БӨЛДЕРДЕ»

Үз эченә Боерган, Колыш, Туера, Таулар авылларын берләштергән «Кама» колхозы заманында алдынгы урыннардан төшмәгән һәм бай булган. Авыл халкы сөйләвенчә, 1997нче елны колхозга яңа хуҗа итеп Фәрит Әхмәтов куела.

– Без аны сайламадык. Моңа үз тырышлыгы белән иреште. Аңа зур өметләр багласак та, юкка булды. Колхозчыларның ай буе ялынып та, бер баш бозау яздырып ала алмаган вакыты иде. Колхозның ике КамАЗ машинасы җитәкчелекнекенә әйләнде дә, шуларны сәгатенә 500 сум, тәүлегенә 15 сәгатьтән язып, үзе үк җитәкләгән колхозга арендага бирде. Авыл җирлеге территориясендә яхшы гравий карьеры бар. Шушы гравийны машинасын 500 сумнан 15 ел буе бакчачылык ширкәтләренә, авыл юлларын ремонтлау өчен саттылар. Колхозга бер тиен акча кермәде. Колхоз банкрот булгач, малларны килограммын 30 сумнан гына җибәрделәр, – ди Фаил абый, тел шартлатып.

2010нчы елда гына 300 баш мөгезле эре терлеге булган колхозның бүген бер баш малы да калмаган. Халык эшсез. Ә хуҗалык бөлгенлеккә чыкканчы ук Фәрит Әхмәтов үз тормышын кайгыртып куйган – шәхси фермер хуҗалыгы ачкан. Башта фермер буларак авылның иң гүзәл урынында, Кама елгасы буенда, 60 гектар җирне башта арендалаган, ә аннары, колхоз бөлгенлеккә чыккач, фермер буларак, сатып ук алган. Кадастр бәясе 1,5 миллион сум торган җир кишәрлеген нибары 225 мең сумга бәялиләр. Ни өчен җир кадастр бәясенә караганда 7 тапкырга арзанрак сатылган дигән сорау бирә авыл халкы. Боерганда җирнең бәясе арзан түгел. Әйтик, 10 сутый җир 500 мең сум тора.

Бу җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы җирләре буларак сатылган, димәк, Фәрит әфәнде ул җирдә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә тиеш. Авыл халкы, Фәрит Әхмәтов җирне алгач ук, ул аны эшкәртергә түгел, кисәкләргә бүлеп, коттедж салучыларга сатарга алган, дип фикерли башлаган булган. Хәзер бу шикләренә үсәргә җирлек туган. Фәрит Әхмәтов 60 гектарны инде дүрт кисәккә бүлеп, аерым кадастр номерлары алган. Әгәр кеше җир кишәрлегендә бодай яки арпа үстерергә тели икән, билгеле, ул җирне төрле кисәкләргә бүлгәләү кирәк түгел. Җирне кисәкләргә бүлгәләү, гадәттә, сатар алдыннан эшләнә торган гамәл…

«СЕЗНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ!»

Җир белән бәйле булган сәерлекләрне Фәрит Әхмәтов үзенчә аңлата. Сүзләренә ышансаң, аның вакыйгаларга бернинди катнашы юк, ул югарыдагы боерыкларны үтәп, ничарадан бичара яшәүче бер мескен кеше икән.

– Мин бу җирләрне алмый идем, көчләп алдырттылар. Министрлыктан килгән карар бар – бу участокны, фермер буларак, миңа кадастр бәясенең 10-15 проценты белән генә сатып бирергә дигән. Без фермер булганга күрә, әнә шулай сатып алабыз аларны. Мин аны мәҗбүри булганга гына алдым, югыйсә аласы да түгел идем.

– Сез анда нәрсә дә булса чәчәсезме?

– Анда ашлык һәм люцерна чәчелә.

– Сезнең җирегез 4 участокка бүленгән һәм аларга төрле-төрле кадастр номерлары куелган.

– Әйе, бүленгән, мин аны махсус шулай иттем. Картаеп беткәч, нәрсәгә кирәк ул миңа – бәлки сатарга туры килер. Сатаммы-сатмыйммы, сезне кызыксындырырга тиеш түгелдер бит инде ул. Ул бит земли сельхозназначения!

Фәрит Әхмәтовның сөйләгәннәрен тыңлап торсаң, аны кызганып, күзләреңнән тамчы-тамчы яшь тә агып төшәргә мөмкин. Бактың исә, җитәкчене гел мәҗбүр итеп килгәннәр икән бит. 225 мең сумга җир алуны гына түгел, колхозны бөлдерергә дә мәҗбүр иткән булганнар. Ах, явызлар! Бигрәк тә аның ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов турында әйткән сүзләре таң калдырды. Ул җитәкләгән колхозны банкротлыкка чыгарырга министр кушкан булган бит, имеш!

– Министрның авызыннан шундый сүз чыккан иде, бурычлары күп булган колхозларны әзрәк рәткә кертү өчен, банкротлыкка чыгарырга кирәк, дигән. Безнең колхоз бөлде дә. Шул вакытта сыер фермаларын милек пайларына бүлделәр. Хәзер алар элеккеге колхозчылар исемендә утыра. Глава фермаларның җирен «Камский Бекон»га бирде. Әгәр дә инсульт булмаса, мин колхозны «Бекон»га биреп тараттыртмый идем, инсульт алгач, мине Израильгә алып киттеләр. Үземнең урынга Фәйдәр Гайсин дигән кешене калдырган идем, җирләрне «Бекон»га бирү өчен кул куймагач, глава аны бүлмәсендә куып йөрткән һәм кул куйдырткан.

Әллә нинди галәмәтләр бар икән монда, башлык бүлмәсендә район башлыгы белән колхоз рәисенең качышлы уйнаганы хакында ишеткән юк иде әле моңарчы. Әллә дөрес, әллә Фөрит әфәнденең фантазиясе, белмәссең…

– Комбайннар да, техника да сатылган бит сезнең колхозда, сатылмый торган фермаларны биргәнче, бәлки, шул саткан техникагыздан халыкка өлеш чыгарырга кирәк булгандыр?

– Ничек итеп өлеш чыгарасың инде, алар бит лизинг компаниясендә утыра! Комбайннарны колхоз сатмады, шул компания сатты! Колхоз сата алмый лизинглы әйберләрнең берсен дә. Мин сезгә күрсәтергә могу документын!

Фәрит әфәнде өенә кереп, тиз генә документларны алып чыкты. «Мин сорадым балта, Фәрит Әхмәтов бирде шөшле». Аңардан колхоз техникасы турында сораган идем, бу миңа үзенең фермер хуҗалыгындагы техника турында документ күрсәтте. Күрәләтә торып кешене юләргә чыгарырга тырышу дип кенә аңлыйм мин моны. Эндәшмәдем инде, күзгә төтен җибәрергә маташуы болай да күренеп тора бит.

Фермаларны Фаил Хөснетдиновка бирү мәсьәләсенә килгәндә, элеккеге рәиснең фикере мондыйрак: «Аңа беркем дә ферма бирмәячәк. Былтыр телевидениегә район башлыгы турында: «Он продаст и родину свою за деньги» дип сөйләде. Бөтен миргә! Хәзер кем бирсен аңа ферма? Беркем бирми», – диде ул.

Нинди генә сорау бирсәм дә, Фәрит әфәнде: «Хәзер мин монда җитәкче түгел, әнә Кәүсәриядән сорагыз», – дип җаваплады.

«МИН КАРШЫ ТҮГЕЛ»

Элекке колхозның баш хисапчысы Кәүсәрия ханым Гәрәева хәзер яңа төзелгән «СХП Кама» ҖЧҖнең директоры санала.

Колхозның ни өчен банкротлыкка чыгуын Кәүсәрия ханым төгәл генә аңлатып бирә алмады – анысын район беләдер инде, дип кенә куйды.

– Фермалар безнең баланста иде, аннары без аны милек пайлары буенча кешеләргә бүлгәләп бирдек. Ул безнең милек түгел. Кешеләргә милек пайлары буенча 12 млн сум акча бирәсебез бар. Хәзер башта шул сумманы тутырырлык итеп аларны бәяләттердек, аннан соң кешеләргә бүлгәләп бирдек. 268 кешегә милек пае буенча бирәчәгебез бар. Колхоздан өч ферма калган иде, аларның берсен үлгән кешеләргә, берсен эшчеләргә, берсен пенсионерларга бүлдек. Хәзер алар үзләре шуның артыннан йөри. Техник паспортлар ясаттылар. Алырга кешеләр булса, аны үзләре сатачаклар. Сыер фермалары 4,5 млн, 3,5 млн һәм 3 млн сумнарга бәяләнде.

Малларны район «Кама Беконы»на бирдерде, маллар 11 млн сумлык иде, аларны безгә нибары 2 млн 800 мең сумга гына саттырдылар. Бер сыер 6 меңгә генә туры килде. Район мәҗбүри кул куйдыртты. 2010нчы елда корылык килде, сез малларыгызны кыш чыгара алмыйсыз, диделәр, малларны «Камский Бекон»га бирергә дигән карар чыгарып та куйдылар. Тырышсак, кыш чыгара ала идек инде. Ел беткәнче, 448 баш малны сатып бетерделәр. Хәзер ферма территориясен район аларга 3 елга арендага биргән, бу җирләргә берни дә чәчелми, әмма алар аны кире тапшырудан да баш тарта. Ахыры ничек булып бетәр инде…

Боерган авылы җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов та авылда фермаларны саклап калу ягында:

– Булсын иде инде бу фермаларның берәрсе Фаилгә. Эшли, мал асрый, фермерлык белән шөгыльләнә. Мин каршы түгел мал асраган кешегә, әмма аңа малларын ябарга кирәк, басуга да керәләр, теләсә кайда йөриләр. Болай йөртү ярый торган эш түгел бит инде.

«МИН ДӘ КАРШЫ ТҮГЕЛ!»

Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев та үзенең фермаларны саклап калу яклы булуын әйтте:

– Колхоздан калган фермаларны без бирергә әзер. Ләкин җире аның «Камский Бекон»да, фермасы колхозда. Шуны законлаштырып, җирләрне кабат кайтарып бетергәч тә бирәбез. Әлегә законлаштыру процессы бара. Бик озакка сузылды инде ул. Әлегә берни эшли алмыйбыз. Минем дә күңелем борчыла ферманың тик ятуына…

– Фермаларның җирләре «Камский Бекон»да, ә милке колхоз исемендә дип әйттегез. Элеккеге колхоз рәисе Фәрит Әхмәтов белән сөйләшкән идек. Ул, мондый аңлашылмаучанлык сезнең инициатива белән эшләнгән, диде…

– Бу – минем эшчәнлекне гарипләндереп күрсәтергә маташу. Ул колхоз рәисе булган вакытта, колхоз барып чыкты. Сыерлар күтәрәмгә калды.

– Фәрит Әхмәтов колхозны бөлгенлеккә чыгарган кеше, дидегез. Ә шушы булдыксыз дип табылган җитәкчегә 225 мең сумга гына 60 гектар җир бирелгән. Моны ничек аңларга?

Башлык әлеге сорауга җавапны җир мәсьәләләре буенча урынбасары, Тукай районының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Татьяна Тедеева аша белешергә кушты. Ул исә җирнең арзан булуының сәбәбен кишәрлеккә бәя бирүче ширкәтләрнең шулай бәяләве белән аңлатты. Районның бернинди катнашы юк, шәхси оешма җирне шулай арзан бәяләгән, шуңа күрә шул бәягә сатканнар. Билгеле, бу җир сатылу хакында район газетасында игълан булып, аукцион оештырылса, ул кыйммәтрәккә сатылган булыр иде. Ә җир кишәрлекләренә бәя бирүче оешмаларның ничек эшләүләре хакында ишеткән бар инде…

«Монда барысы да федераль закон нигезендә эшләнде һәм бернинди закон бозулар да булмады. Җиргә бәянең ни өчен шулкадәр арзан булуын исә сез бары тик җирне бәяләгән кешедән сорап кына белә аласыз. Монысы безгә кагылмый», – диде ул.

Миллионлаган байлыгы булган колхоздан халыкка түбәсе ишелгән ферма утырып калган. Фәрит әфәнде үзе фермер хуҗалыгы башлыгына әйләнгән дә Кама буендагы иң майлы калҗаны эләктергән. Авылдагы бердәнбер – күп терлек асраучы фермерның сыерлары урамда йөри. Авыл халкы исә колхоздан калган бердәнбер байлык – иске ферманы рәсмиләштереп, нишләтергә белми аптырый. Ә пешергән шушы куе боткасы өчен беркем җаваплылыкка да тартылмаган. Алга таба бу авылда фермалар мәсьәләсе ни рәвешле хәл ителәсен бер Алла белә. Әмма шунысы көн кебек ачык – күпме генә «бар да законлы» дип әйтергә теләмәсеннәр, таралган колхоздан иң майлы калҗа шул колхозны бөлдергән Фәрит Әхмәтовка эләккән.

Айгөл Закирова.

Казан – Тукай районы – Казан.

  Министр гаеплеме?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии