- 17.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №24 (18 июнь)
- Рубрика: Архив
Сабантуйларда үткәрелә торган ярышларда катнашырга яратабыз без. Быел Илфатка бирелгән бүләк бик ярап куйды әле үземә.
… Түбән Орыда Сабантуйны алып баручы чираттагы ярышны игълан итте. Илфат үзенә дүрт кешедән торган команда туплады. Авылдашы, туганы Рәдиф тә җилле генә егетләрдән команда туплап, дүрт кешелек чаңгыны киеп алдылар. Әллә «шуу серенә» төшенеп җитмәделәр, әллә уртага баскан ике кыз сынатты: Илфатның командасы башта елгыр гына алга ыргылса да, борылышта сынатты. Чаңгы уң якка борылмый гына бит. Илфат, каршыга капыл гына «килеп чыккан» капчык сугышы баганасын алып куегыз, дип сораса да, аны әйләнеп уза алмадылар. Команда финишка яны белән килеп җитте… Ә Сабантуйда һәркем бүләк ала. Илфатка да матур гына чәчәкле яшькелт ефәк тукыма бирделәр. Сабан туе беткәч, күлмәклекне тотып, Зөфәр абыйларга (Илфатның олы абыйсы) чәйгә кердек. Туган апай (бездә җиңгине шулай диләр) кулымдагы бүләкне күрүгә: «Абау, минеке ич бу!» – дип көлеп каршылады. «Ничек инде синеке, бүген Илфатка бүләк итеп бирделәр, күлмәк тегәм», – дип мактанып алдым.
Баксаң, моннан берничә ел элек оныклары Илзирә Сабантуйда ярышта катнашып алган икән бу күлмәклекне. 10 яшьлек бала тукыма белән нишли инде, алып куйганнар. Ә быел туган апа Казанга кунакка киткәч, Сабан туена бүләк җыючылар килеп кергән. Зөфәр абый, күчтәнәч конфетларга өстәп, шул тукыманы аларга биреп чыгарган. Рәхәтләнеп көлештек.
Авылдашлар, кайсыгызның бүләге булгандыр бу тукыма. Әллә өч тапкыр бүләк ителгәнгә, күлмәгем бик килешле килеп чыкты үзе.
Шундый Сабантуй истәлекләре белән уртаклашуларын сорап, уртак танышларыбызга да шалтыратып алдым. Укып кинәнегез.
Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ, Казан шәһәре татар ветераннарының сугыш чоры балалары иҗтимагый оешмасы рәисе, танылган җәмәгать эшлеклесе:
– 1946нчы елда сугыштан соң беренче тапкыр Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылында Сабан туе булды. Без әле кечкенә идек. Әтиемне Сабантуйның рәисе итеп куйдылар. Ачлык, җитмәүчелек үзәккә үткән еллар бит. Шуңа да карамастан яшьләр ат җигеп, колгага сөлге бәйләп, халыктан бүләк җыеп йөрделәр. Ул вакытта халык ни бирә алсын инде?! Сандык төбендә яткан иң кадерле әйберләрне бүләк итеп биргәннәрдер ул елны. Атлар юк чабышка. Калган милли уеннар барысы да оештырылды. Ә батырга иң зур бүләк чиккән сөлге булгандыр инде ул вакытта. Сабантуйларда ярышларны тамаша кылырга яратам, ә үзем ярышларда катнашмый идем.
Йолдыз ШӘРӘПОВА, «Сабантуй» журналы журналисты, танылган шагыйрә:
– Мин кечкенә вакытта туган ягым Буа районы, Яңа Тинчәле авылында ни сәбәпледер Сабантуйлар булмый иде. Шуңа күрә милли бәйрәмне карарга район үзәгенә бара идек. Сабантуйга барасы машинаны кичтән белешеп куясың. Йөк машинасының әрҗәсенә эскәмияләр тезеп куелган була. Матур күлмәкләр киеп, тезелешеп утырып барулары бигрәк күңелле була иде. Көне буе бәйрәм карап йөргәч, иң тәмлесе чуваш хатыннары ясап килгән куас булгандыр.
Авылыбыздан республика күләмендә билгеле җитәкчеләр чыккан. Соңгы вакытларда алар берләшеп бик матур Сабантуйлары үткәрә. Авылыбызда моның өчен махсус мәйданчык ясалган.
Авылдагы һәр Сабан туе минем «Яңа Тинчәле» дип аталган җырым белән башлана. Аның көен Рамил Курамшин язды. Классташым Фәннур Сафин бәйрәмне алып бара һәм шушы җырымны башкара. Бу җыр Сабантуйга бүләгем генә түгел, үземә дә зур бүләк. Халкым исән-сау булганда, җырның гомере озын булыр.
Рамил ГАРИПОВ, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясе мөхәррире, «Туган җир» тапшыруы алып баручысы:
– Без, авыл малайлары, кечкенә вакыттан көрәшеп үстек. Егылдык та, ектык та. 6-7 яшьләр булгандыр, минем туган көнем иде, Сабантуйга пальтолар киеп чыгып та туңып кайткан идек.
Иң истә калганы – яшьләргә ияреп бүләк җыю. Без, малайлар, ат арбасына утырып йөри идек. Мәктәптә укыганда гер күтәрү ярышларында катнаша идем.
Сабантуйларда гаиләм белән йөрергә яратам. Хатыным Гүзәл дә ярышларда катнашырга ярата. Беренче классны тәмамлаган кызым Зәлия быел барлык ярышларда да катнашты. Улым Нәзир инде җиденче класска күчте. Бассейнга йөри.
Студент вакытта Саба егете көрәшче Тәфкил Шәйхетдинов белән тулай торакта яшәгән идем. Көрәштән соң аларның нинди авырлыклар кичергәннәрен беләм. Шуңа күрә улымның көрәшче булуын теләмәс идем. Спортның сәламәтлекне ныгыта торган төрләре дә күп бит.
Фаил ГЫЙМАДОВ, «Болгар» радиосы алып баручысы:
– Балачактан төрле ярышларда катнашырга ярата идем. Турникта тартылу буенча җиңүче булганым да булды. Бүләкләр төрле булгандыр инде: уенчыклар, сөлге.
Казан Сабан туйларында да булганым бар. Туганнар, дуслар белән очрашып күрешәсең. Тик анда кеше күп була. Шуңа күрә күбрәк авыл Сабантуйларына кайтырга яратабыз.
Быел Казан Сабан туенда улым Нурзат та катнашачак. Ул музыка мәктәбендә белем ала. Курайчылар ансамбле белән чыгыш ясап, татар халкының милли көйләрен башкарачаклар. Кызыбыз Гөлгенә 10нчы класс белән бергә музыка мәктәбен дә тәмамлады. 4-5 ел элек Сабантуйларда матур гына чыгышлар ясаганнар иде.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты:
– Рөстәм абыемның хатыны Миңлегөл Киров өлкәсенең Пенәгәр авылыннан. Ул авыл 60нчы елларда үсештән туктап калган дияргә була. Урман уртасындагы бу авылда йортларга газ, су кермәгән. Аларны европалашудан сакланып калганнар дияр идем. Сөйләмнәре дә ягымлырак. Шул киленебез безне Сабантуйларда ярышларда катнашудан тәм табарга өйрәтте. Аларның авылында иртә таңнан ярма җыялар. Ярма бирүче дә, алучы да бу йоланы җырлап башкара. Ә Сабан туе көнне шул ярмалардан ботка пешереп, барча халыкны сыйлыйлар. Бу – язар өчен аерым тема. Шул җырларны барлап язып кайтасы килә. Безнең өчен үрнәк алырдай йолалар күп аларда.
Мин Буа районы, Чәчкаб авылыннан. Күршебездә генә Чуаш Аксуы дигән авыл бар. Без кечкенә вакытта шул авылдан таш сыбызгылар алып киләләр иде. Бәлки, аларны колхозыбыз бүләкләр өчен сатып та алгандыр. Үземнең шул таш сыбызгыны бүләккә алганымны хәтерлим.
Айгөл ЗАКИРОВА, «Безнең гәҗит» газетасы журналисты:
– Иң истә калган Сабантуй 2011нче елның 11нче июнендә Әлки районының Базарлы Матак авылында булды. Ул вакытта «Яңа Гасыр» радиосының яңалыклар бүлегендә практика уза идем, Базарлы Матак Сабан туена Президент Рөстәм Миңнеханов та киләсе булгач, бу хакта хәбәр әзерләп, радио аша тыңлаучыларга җиткерү бурычы йөкләнде. Иртән беренче эш итеп балконга чыгып карадым. Минәйтәм, узган көнне генә яңгыр яуган иде, урамда салкын түгелме икән? Сәгать иртәнге алты булуга да карамастан, тышта җылы, кояш көлә, кыскасы, һава торышы «ничава» гына күренде. Юка гына кофтамны, джинсы чалбарымны һәм сандалиларымны киеп, чыгып йөгердем.
Без – дистәдән артык журналист, бер автобуска төялдек тә юлга кузгалдык. Бер мәлне, ярты юлны уздыкмы-юкмы, күк йөзен болыт каплап алды. Берән-сәрән генә яуган яңгыр Базарлы Матакка җиткәндә тәмам азып, бөтен җирне чылатты. Җитмәсә, салкын җил исә.
Килеп җитеп, берәм-берәм автобустан «коелуга», шундук суыктан аяклар кып-кызыл булды. Шушында катып үләм икән, димен. Әле Президент килергә шактый вакыт бар иде, рәт-рәт тезелгән кибетләр буенча аякка кияргә носки эзләп киттем. Гөнаһ шомлыгына, күпме эзләсәм дә, хатын-кызлар кия торганын таба алмадым. Ярар, булса булыр инде дип, ир-атлар оегы алмакчы идем – акчамны өйдә онытып калдырганмын! Бәхеткә, кесәмдә илле сумым булган икән – иң арзанлы юка гына оек алып кидем. Арзанлы әйбернең сыйфаты да шулкадәр генә. Ул оекның җылысы да ташка үлчим, аяктан төшеп интектерүе турында әйткән дә юк инде. Журналистлар берсеннән-берсе уздырып, кибет киштәләреннән арзанлы, ел буе сатылмый яткан ямьсез свитерлар, башлыклар алып кия башлады. Ярар, әрәм булмас әле, кайткач, идән булса да юармын, дип, бер ханым хәтта кояшта ашалып беткән соңгы калын киемне алып киде.
Президент кайгылары калмаган иде – журналистлар өчен әзерләнгән табынга барып утырып, кайнар чәй эчә башладым. Булышмый гына бит! Телеоператорлар көлә – аракы эчеп җибәр, җылынырсың, ди. Күрәләтә катып үлеп булмас дип, ир-атлар кия торган оекларымны ялтыратып мәйдан буенча йөгереп килдем. Аллага шөкер, минәйтәм, бераз җылындым бугай.
Вертолетына утырып Президент та килеп төште. Аны каршы алырга дип әзерләнгән юка күлмәкле биючеләрне күреп, эчемне кабат калтырау басты. Моннан соң командировкага җиңелчә киенеп бараммы соң?!
Ул көнне маҗаралар моның белән генә тәмамланмады әле. Суык белән көрәшә-көрәшә язган хәбәремне шалтыратып эфирда укырга тиеш идем – телефон тотмый. Бер чокырлы урын табып, юеш җиргә сузылып ятып укыдым.
Журналист һөнәренең кыенлыклары белән дә беренче тапкыр әнә шунда очраштым. Хәзер еш кына уйлыйм, Базарлы Матак Сабан туенда хатын-кызлар оегы сата башладылар микән әле?
Фәнис МӨСӘГЫЙТОВ. Кәрим Тинчурин исемендәге театр директоры:
– Кечкенәдән көрәшергә яраттым. Алган бүләкләр күп булды инде ул. 1992нче елда туган ягым Арча районы Казанбаш авылында җомга көнне уздырылган Сабан туенда көрәшеп тәкә алдым. Иртүк Кама Тамагы районына киттек. Яңа Сала авылында шимбә көнне батыр калдым, ә инде ял көне район үзәгендә өченче тәкәне алдым. Бу ел менә шулай истәлекле булып калган. Тәкәгә өстәп келәм дә бирүләре ярап куйды, коеп яуган яңгырдан ышыкланырга яхшы булды.
2005нче елда Әлдермеш авылында иң беренче артистлар катнашындагы сабан туен үткәрдек. Ел саен бу бәйрәмнең урыны үзгәрә. Һәр төбәкне республикага, дөньяга танытасы килә. Быелгысына да президент бүләге җиңел машина булачак.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ – «Безнең гәҗит» баш редакторы.
– Телевидениедә «Атна» информацион-аналитик программасын әзерләп йөргән чак. Өстәвенә мин иҗтимагый-сәяси программалар буенча телевидениенең баш редакторы да. Югары дәрәҗәдәге чиновниклар кайда була, шул Сабантуйларны гына телевидениедә күрсәтәләр. Бу гадәттә,, шәһәр, район Сабантуйлары була инде. Ә минем бу стереотипны җимерәсем килде. Ни әйтсәң дә, шәһәр Сабантуйлары ошамый миңа, ул асфальт бәйрәменә әверелде, анда татарчалык та, үзебезнең милли гореф-гадәтләребез дә чамалы. Шуңа инде күп еллар барганыбыз да юк. Ә авыл Сабантуйлары бөтенләй башка. Ә нинди авылга барырга? Белмәгән, күрмәгән урыннарны эзләп йөреп булмый бит. Шуңа, кабатланулар булмасын өчен һәркемгә кызыклы юнәлешләр билгеләп (һәр авылның үз үзенчәлеге була бит ул), мавыктыргыч репортажлар алып кайтырга дип, үзебезнең «Атна» программасында һәм «Яңалыклар» хезмәтендә эшләүче журналистларның туган авылларына таралыштык. Юл ераклыгына карап алып кайткан язмаларыбызны монтажлау, ягъни эфирга әзерләү вакытын да билгеләдек. Монтаж расписаниесе бик җитди әйбер. Техник җиһазлар һәрчак җитмәде, мөмкинлекләр чикле. Иң ерак авыл минеке булып чыкты. Без әле яңа гына практика үтеп безгә килеп кергән студент, минем уң кулым (бүген «Татарстан» телевидениесе директоры) Фирдус Гыймалетдинов белән авылымда хәйран эшләп, үзебезнең карашка кызыклы гына материал тупладык. Һәм график буенча үз вакытыбызга өлгерик дип, кайтырга чыктык. Без кайтышка бар да инде үз язмаларын әзерләп, безгә монтаж өстәлен бушатырга тиеш иде. Кайттык, әмма нибары кичә төшерелгән бер генә сюжет әзер. 3 сюжет әзерлисе. Уынып йөрибез монтаж бүлмәсе кырыенда. Ниһаять безгә дә чират җитте, әмма эфирга да чыгар чак җитте. Фирдус монтажлап калды, мин тапшыруга чаптым, өлгерер дип өметләндем. Менә мин турыдан туры эфирда. Чират минем авылыма да җитте. Сюжет юк. Көтәм. Йөзем елмая, ә эчемнән сүгенү сүзләрен барлыйм. Ниһаять сюжет китте. Яртысына җиткәч, шып туктап калды. Мин аның туктап каласын белеп, эфир вакытында ук бераз котырып алдым… Тамашачыларыбыз безнең нервыларның киеренкелеген сизмәде, билгеле, авыр чакта да, дулкынланганда да чыраебызга елмайган кыяфәт чыгарырга күнегелгән… Кыскасы, сюжетның дәвамын киләсе атнада күрсәтергә вәгъдә итеп, саубуллашырга гына калды. Ахырдан, графикны өзгән ваемсыз хезмәткәрләргә эләкте, эләгүен. Шулай тамашачыларыбызга чын халык бәйрәмен күрсәтү нияте барып чыкмады.
Ә үзем бәйрәм итүче буларак, Сабантуйларда телевидениедән киткәч кенә катнаша ала башладым. 22 ел минем өчен Сабантуйлар гына түгел, шәхси бәйрәмнәр дә булмады. Кеше бәйрәм иткәндә, без эштә. Халыкның бәйрәм иткәнен күзәтеп, тамашачыларыбызга җиткерә идек. Күңелләргә уелган бәйрәм,

Комментарии