- 17.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Архив
13 июньдә Туфан абыйның вафатына кырык көн булды. «Сәхнә» журналы редакциясендәге эш өстәле буш… Газета-журналларны почтадан алып кайткач, башта ул укый иде. Шунлыктан аның инде бирегә беркайчан да килмәсен белсәк тә, матбугатны иң беренче аның өстәленә куябыз. Бик сагынабыз без аны, үзәкләребез өзелеп сагынабыз. «Сәхнә» журналында иң акыллы, иң тырыш, иң уңган кешеләр эшли», – дип үсендереп, һәрберебезне балаларыдай яратып эшләде бит ул безнең белән.
Соңгы вакытта Туфан абый бик күп язды. Быел журналда яңа сәхифә башлады. «Исемнәре исемдә» дип аталган ул сәхифәдә татар театры корифейлары хакында сөйли иде. Күп мәкаләләре чыгып та өлгермәгән әле. Алла боерса, алар укучыларыбызга барып җитәр.
Туфан абый кешеләрне яратты. Янына депутат эшләре буенча да, башка мәшәкать белән дә бик күп кешеләр килә иде аның. Һәммәсен игътибар белән тыңлый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә иде. Кайберәүләргә ярдәм дә кирәкми, Туфан абыйның үзләрен тыңлавы, игътибары да җитә иде бугай. Шундый олпат шәхеснең синең белән туганыдай сөйләшеп утыруы үзе ни тора бит!
Китеп барды…Үзәкләрне өзеп китте дә барды…
Бүген без аның язмаларын укучыларга җиткерергә, мирасын күз карасыдай сакларга тиешбез. Хәрефләрне тәгәрәтеп кенә язган кульязмалары алтын бәясенә тиңдер…
«Сәхнә» журналының җаваплы мөхәррире
Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.
Марсель Сәлимҗанов
Мин бу даһи режиссер турында күп яздым. Тагын язам. Киләчәктә дә кулыма каләм тота алганда язачакмын. Бу минем бурычым. Әгәр юлымда Марсель очрамаса, мин бүгенге зурлауларга, белмим, ирешә алган булыр идем микән. Язар идем, әлбәттә. Ходай миңа шундый язмыш бүләк иткән. Ләкин язучы-драматург буларак үсәргә, җитлегер-чыныгыр өчен, Ходай биргән сәләтемнең ачылуы өчен янымда талантлы кешенең булуы кирәк булган. Режиссерлар, гадәттә, үзләрен драматурглардан акыллырак, сәләтлерәк дип саныйлар. Чөнки аларның театры бар. Теләсә сине куя, теләмәсә – юк. Ул миңа бер генә тапкыр да түбәнсетеп карамады, бәгъзе бер режиссер кебек «Мин сиңа ышанмыйм», – дип, мине рәнҗетмәде – һәрвакыт үзенә тиң санады. Асылда, без тиңнәр түгел идек. Ул миннән күпкә белемлерәк, театрда үскән малай, аның серләрен белә. Аннары ул спортчы – ярышырга, җиңәргә өйрәнгән егет. Теләсә кайсы начальник белән курыкмыйча сөйләшә, бернинди комплексы юк. Иректә, үз сүзен сөйләп үскән. Мин куркытылган, мескенлекне яшәү формасы итеп кабул иткән авыл кешеләре малае. Чукып карга булмассың, укып мулла булмассың, дигән мокытлар мәкалендә тәрбияләнгән. Дөрес, холкымда бабайлардан килгән әтәчлек бар, чирәм җирләрдә зимагурлыкта йөреп бераз шомарган да, Мәскәүдә укып белем дә эстәгән, әмма барыбер юнылмаган агач, ышкылмаган такта. Һәм нәтиҗәдә, без тигезләштек. Марсель мине үз дәрәҗәсенә күтәрде. Хәтта бервакыт минем популярлык аның данына күләгә дә төшерә башлады. Мине аннан артыграк мактый башладылар. Хәтта Разил Вәлиев шигырь язып, «Г.Камал исемендәге Миңнуллин театры», – дип Марсельне читтәрәк калдырды. Марсельгә бу ошап ук җитмәде, миңа моны сиздерде. Әмма акыллы кеше буларак, мөнәсәбәтләрне кискенләштермәде. Мин дә уңышлардан башын югалтучы ахмак түгел, аның бөеклеген күңелем һәм акылым белән танырга өйрәнгән кеше.
Вафатына берничә ай калганда, без аның белән ачыктан-ачык эч серләребезне бүлештек. Нурлатта Фатыйх Сәүбәнович Сибагатуллинның кунак йортында икәү генә калып, төне буе сөйләшеп чыктык. Бу безнең беренче һәм соңгы тапкыр җаныбызны ачып сөйләшү иде. Марсель яшертен холыклы булмаса да, тиз генә чишелеп китә торган шыр ачык кеше түгел иде. Минем уйлавымча, ул күпләр белән аралашып, дуслашып яшәсә дә, җанын ачып сөйләшерлек дусты юк иде шикелле. Ни сәбәптәндер кешеләрне күңел дөньясына кертергә ашыкмый, ул-бу булса, вөҗдан газабы кичермичә генә, бүтәннәрне үпкәләтмичә генә араны өзәргә әзер иде. Бу юлы без елаштык. Үткәннәрне искә төшереп, бер-беребезгә рәхмәтләр укыштык. Ул инде дәвалап булмаслык чир белән чирләгәнен, гомеренең ахыры якынлашканын сизә иде. «Берни өчен дә өзгәләнмим, Гөлнар миннән башка ничек яшәр икән дип кенә уйланам. Ул бөтен тормышын миңа багышлап, үзенә берни дә калдырмады», – диде. Ярата иде ул Гөлнарны, рәхмәтле иде. «Миңа берәр үпкә сүзең юкмы?» – дип сорады. «Нигә инде алай дип әйтәсең?» – дигәч, «Рәхмәт, Туфанюга», – дип кочаклап елады. Читтән караганда кеше бу күренешне әз генә төшереп алган ике ирнең артык хискә бирелүе дип кабул итәр иде. Ләкин безнең күңелләр аек иде. Икенче көнне юлда кайтканда да, «Ярый әле җай туры килде, сөйләшеп калдык», – диде.
Спортчы булгангамы, үз көчен төгәл белә иде ул. Кемнәрдер алдында бөек булып күренер өчен, дөньяда исеме дан тоткан драматургларны сәхнәләштерергә алынмады. Иманым камил, Шекспирны ул җиренә җиткереп куя алыр иде. Алынмады. Ят иде аңа Шекспир, Чехов та ят иде. Островскийны яратты. Татарлардан Кәрим Тинчурин белән Нәкый Исәнбәт аңа бик якыннар иде. Театрда әшнәлекне өнәмәде Марсель. Кунакка йөрешкән Аяз Гыйләҗевның да, минем дә кайбер пьесаларны кире борды. Сәбәбен әйтеп тормастан: «Бүтәннәр куйсын», – ди иде. «Әйбәт пьеса булса, мин вахтер дядя Вася язганны да куям», – дигәне истә.
Яраткан һәм яратып бетермәгән артистлары бар иде Марсельнең дә. Ул мөнәсәбәт артистның үз эшенә ничек каравына бәйле иде. Шәүкәт абый Биктимеровны яратты. Гел сүгә, гел бәйләнә иде Шәүкәт абыйга, әмма ярата иде. «Ачуны китерә кайчак бу Бики, әмма талант, нишләтәсең», – ди иде. Ринат Таҗетдиновны, Нәҗибәне яратты. Алсу белән Илдарга аерым мөнәсәбәт иде. Талантлы режиссер булу белән бергә Марсельдә лидерлык сәләте бик көчле иде. Ул, баш режиссер буларак, театрның абруен тамашачылар, дәүләт җитәкчелекләре алдында күтәрә белде. Мәскәүнең тәкәббер театр белгечләре дә аның белән исәпләшергә мәҗбүрләр иде.
Әйе, иде дә иде. Юк шул, янымда Марсель юк. Барысы да бар, ул гына юк.
Туфан МИҢНУЛЛИН.
2012 ел, февраль.
Телефоннан сөйләшү
– Туфан абый, хәзер телефонны Хөсникамал апага бирәм. Мә, Хөсникамал апа.
– Нихәл, Туфан. Син ачуланма инде. Монда сөйләшеп утырдык та, аны белсә, Туфан гына белә, диделәр. Сорыйм әле. Натуральный дурак ни дигәнне аңлата ул? Дурагын беләм инде, натуральный дигәнен белмим.
– Чын тиле, дигәнне аңлата торгандыр ул.
– Чын дурак инде, алайса. Кара сина аны. Дурак дигәне генә җитмәгән. Чын дигәнен дә өсти, оятсыз. Касыйм абыеңны әйтәм инде. Тиливизырдагы кызларныкы шикелле итәксез юбка алам әле үземә, дигән идем. Натуральный дурак, ди. Ә разгилдәй дигәне нәрсә?
– Төгәл генә әйтә алмыйм. Сүзлектән карарга кирәк. Әйбәт сүз түгел инде.
– Анысын Казанда укучы оныкка әйтә Касыйм. Тегесе әтиләреннән акча сорап хат язган да. Шуны ишетеп, Касыйм абыең кызып китте. Шул сүзне әйтә. Начар сүз икәнен чамалыйм чамалавын да, точносын беләсе килгәние.
Сиңа да кызык исем тапты әле Касыйм абыең. Грамафон диме шунда, ишеткәнем бар бугай ул сүзне. Патифон кебегрәк нәрсә бугай ул. Касыйм абыең әйтә, язучы дигән сүз ул, ди.
– Граммафон димидер ул, графоман дидер.
– Валлаһи шулай. Каян белдең? Беркөнне мактанып тора укытучы Нурмыйга, безнең Туфан грама… Ничек дидең әле?
– Графоман.
– Шул, шул. Шулай ди. Аңа Шәймиев үзе урдин бирде, ди.
– Графоман булган өченме?
– Килештереп язасың бит.
– Начар сүз бит ул, Хөсникамал апа.
– Кит инде. Юктыр. Сиңа начар сүз әйтмәс ул. Мактап кына йөри.
– Шулай да, графоман димәсен.
– Ничек дип әйтсен соң?
– Натуральный дурак дисен.
– Синең турыдамы? Юк инде, үземә әйттерсәм дә, ул сүзне сиңа әйттермәм.
Туфан МИҢНУЛЛИН.
2012 ел, гыйнвар.
Туфан абый сөйләгәннәрдән…
Күл буенда театр
Бервакыт җәйге гастрольгә авылларга чыктык. Бер авылда көнозын ял иттек. Якындагы күлгә су керергә бардык. Бер читтә театрның шоферлары, сәхнә эшчеләре чирәмгә ятып кәрт сугалар. Шулар янына килдем. Тегеләр бер-берсен үртәшеп уйныйлар. Берсе:
– Син, кулыма су салырга да ярамаган башыңнан, пики җиде белән куркытмакчы буласыңмы? Синең җидеңне минем Галиябануым орып бирә, – ди дә дама белән җидене каплый.
– Канатларыңны бик җәелдермә, Исмәгыйль, миндә дә бар Галиябану, – дип, икенчесе кристи дама белән каплый.
– Галиябану барыбер минеке булачак, – дип беренчесе дамаларны күтәрә.
Мин болар сөйләшүенең мәгънәсен соңрак кына төшендем. Алар «Галиябану»ны уйный-уйный кәрт сугалар икән. Кайсы Исмәгыйль, кайсы Бәдри…
Бер сәгать чамасы вакыт үткәндер, «Галиябану»ны ахырынача уйнап чыктылар. Хәзер ничектер, ул чакта театрда эшләүче техник составта театр җене кагылган фанатиклар иде.
Белдек
Мәскәүдән театр училищесын тәмамлап кайткач, биш-алтыбызны Ватутин урамындагы бер агач өйгә урнаштырдылар. Газы-фәләне юк. Ашарга кемдер бүләк иткән иске керогазда пешерәбез. Бервакыт керогазны чоланга алып чыгып кабыздык та, өстенә кәстрүл белән бәрәңге куеп, үзебез кәрт сугарга утырдык. Уенга бирелеп, керогазны онытканбыз. Ә ул дулап киткән дә чолан тактасына ут капкан.
– Пожар! Пожар! – дигәнгә йөгереп чыктык. Анда күрше-күлән җыелып ут сүндерә.
Бер марҗа:
– Артисты! Паразиты! Фашисты! – дип кычкыра.
Кемнәр икәнебезне белми идек әле, шуннан соң белдек.
Рецензия
Сәхнәдә мин язган пьесаны уйныйлар. Мин тамаша залы ишеге янындарак хозурланып утырам. Кәеф шәп. Артистлар да җиренә җиткереп уйный. Тамашачылар да кул чапкалый. Шул вакыт өч-дүрт хатын урыннарыннан тордылар да ишеккә юнәлделәр. Минем янга туктадылар.
– Туфан Миңнуллин язган дигәч килгән идек, әллә кемнең чепухасын уйныйлар, – дип чыгып киттеләр.
Онык
Режиссер Равил абый Тумашевның оныгы туды. Кайсыдыр пьесаны күчмә театр куярга җыена. Репетицияләр бара. Репетиция барышыннан мин канәгать түгел. Ә Равил абыйның кәефе яхшы. Репетициягә килә дә оныгы турында озак итеп, тәмләп сөйли. Оныгының ничек итеп тешсез авызын ачып көлүләре, тибенеп биләүдән чыгарга тырышулары, оныгы үсәрәк төшкәч, утырырга чәчәкле чүлмәк алулары, оныгының инде кеше таный башлаулары… Артистлар мөкиббән китеп тыңлый, репетиция вакытының әрәм булганына минем җенем котыра. Тора-бара Равил абыйның оныгы минем әче дошманыма әйләнде.
Менә минем дә онык туды. И аның тешсез авызын ачып елмаюлары, и аның… Сөйлисе килә кешеләргә оныгым турында, ярый әле Равил абый искә төшеп, тыелып калам.
Равил абыйның оныклары, үсеп, менә дигән кешеләр булдылар. Куанычка, теге чакта спектакль дә бик уңышлы булган иде.
Мин кем?
Театр белән кайсыдыр шәһәргә гастрольгә бардык. Шәһәрнең түрәләре килде. Үзара танышканда, Празат абый Исәнбәтне «атаклы драматург, галим Нәкый Исәнбәтнең улы, культура министры Булат Гыйззәтуллинның энесе» дип таныштырдылар. Празат абый, үзенә генә хас иронияле елмаеп:
– Ә үзем мин беркем түгел, – дип өстәп куйды.
Комментарии