Үләсе калган икән

1941 ел. 22 июнь. Ул чакта да нәкъ бүгенгедәй һәркем үз мәшәкате белән чапкан. Мәктәпләрдә дә чыгарылыш кичәләре узасы булган… Әмма күп гомерләр, күп корбаннарны үзенә йоткан сугыш бөтен ил халкын кара кайгыга төргән. Илгә бәхетсезлек килгән. Бөек Ватан сугышы зары беркайчан да онытылырлык түгел. Укучыларыбызның авыр хатирәләре, гыйбрәтле язмалары әле һаман килә тора. Языгыз, уртага салып сөйләшик, утлы еллар авазын бүгенге яшьләр дә ишетсен. Димәк, бу темага килгән хатларга газетабызда урын түрдән. Тема Җиңү көне һәм 22 июнь – көнендә генә түгел, даими дәвам итсен. Хәтеребезне җуя күрмик.

Әй, ул үзәккә үткән сугыш еллары. Ил белән булса да, һәркемнең үз газабы үз йөрәгендә. Бу турыда күптән язарга җыенып йөрсәм дә, дөнья мәшәкатьләре белән соңара килдем. Олыгая барган саен, күңел дигәнең гел нечкәрә икән ул: әтием булып та әтисез үскән балачагым, авыр тормышны җигелеп тарткан яшүсмер елларым, кадерле әтиебезнең сугыш чоры газаплары – барысы да нәфис фильмдагыча бер-бер артлы күз алдымнан уза.

Безнең әти Зыятдин Шәрип улы Шәрипов 1906 елда туган. Гомере буе тракторда эшләде. Сугыш башланганны да кырда – сукада ишетте. 1941 елның 14 июлендә әтиебезне сугышка озаттык. Әби, әни, 1931 елгы абый, 1934 елгы мин һәм 1939 елгы сеңлем боегышып, ятим калдык. Абый белән олыгаеп китүебезне бик тиз тойдык, әнине сирәк күрәбез: ул көне-төне колхоз эшендә. Өчәр ай еракта урман кисү, урак уру, кышка терлек азыгы, утын әзерләү кебек биниһая күп эшләрдә катнашты әниебез. Уңган, җитез иде ул. Ә без әби карамагында. Терлек азыгы, кышка ягулык әзерләү һәм башка эшләр безнең өстә иде, көчебезгә карата колхоз эшенә дә кушалар, мәктәптә дә укыйбыз.

Әтидән ике хат алдык. Соңгысы Брянск өлкәсеннән килде. Шуннан хат килү туктады. Күңелгә шом керде. Әти исәнме, юкмы?! Без, өйдәгеләр, чиксез борчу кичердек. Ә эш менә ничек килеп чыга.

Әтиләр Брянск урманнары эчендә чолганышта калып, әсирлеккә эләгә һәм аларны Германиягә озаталар. Юлда ачлыктан тилмереп, күпләр үлә. Исән килеп җиткәннәрен төрле эшкә тараталар. Әти госпитальдә эшли. Анда күргән газапларын әллә ничә томлы китап язсаң да, бетәрлек түгел. Ул түбәнсетүләрне, ачлыкны ничек кичерде икән әти?! Шул турыда сөйләгәндә, күзләреннән яшь ага иде аның. “Салкын абзар кебек барактан (ул безнең яшәү урыны) мунчага алып баралар, ярымсалкын мунчадан чыккач, шыр сөяккә калган әсирләрне җилләткеч астында 15 минут шәрә килеш тотып, бозланып каткан абзарга кайтарып яба иделәр. Безнең өскә пар белән яңгыр шикелле тамчы тамарга тотына”, – дип сөйли иде әти.

Лагерьда ашату ифрат начар булган. Үз-үзен йөртә алмаганнарны атып үтергәннәр. Әти үзе дә госпитальдә бик озак үлем белән тартышып яткан. Могҗиза белән генә исән кала ул: карт кына бер немец табибы дәваларга тотына аны, даруларын биреп, әйбәтләп ашата…

Күпмедер вакыт үткәч, боларны поезд белән икенче лагерьга алып китәләр. Юлда бомбага тоталар. Поезд туктый, кешеләр үлә. Әсирләр шуннан файдаланып, урманга кача. Немецлар этләр белән әсирләрне җыеп йөри. Әтиләр ераккарак китеп өлгергән була – эләкмиләр. Шул тирәдә француз партизаннары барын ишетәләр. Аларны эзләп табалар. Һәм кача алган әсирләрне тракторда порт шәһәрчегенә китерәләр. Төяү, бушату эшләрендә эшләтәләр. Вакытлар узу белән, хөкүмәте бу әсирләрне юллап, Франциядән кайтарту хәстәрен күрә. Айлар буе корабльдә йөзеп, Бакуга кайтып төшәләр. Бик каты дәүләт тикшерүе узганнан соң, Ростов өлкәсенең Новошахтинск дигән эшчеләр бистәсенә шахтага эшкә җибәрәләр.

1945 елның июнь аенда әти кайтты! Аны 10 көнгә генә җибәргәннәр икән. Безне күрү өчен кайткан әти озак тормый китеп тә барды. Сталинның кем каян киткән, кире шул урынга кайтырга тиеш дигән законы чыккач, болар шахтаны судка бирә. Әле суд карар чыгаргач та, 1947 елның җәенә кадәр тоткарлыйлар боларны. Ниһаять, шул җәйдә әтиебез кайтты. Әтиле булдык, ул МТСка эшкә керде. Ләкин шатланырга иртәрәк булган икән шул. Әсирдә булганнарны эзәрлекләү башланды. Төнге бердә килеп, тәрәзә кагалар. Барыбыз да куркынып уяна. Әтине килеп алып китә. Икенче, өченче көндә дә шул ук хәл. Әти елап чыгып китә иде. Чөнки ул белә: тагын сорау алу, кыйнау, хурлау, наган түтәсе белән авызга сугып, болай да сызлап интектергән тешләрне җимерү, сындыру.

Таң аткач та, канга батып, елап кайтып керә иде: “Нигә генә исән калдым икән, бәхетлеләр бу газапларны күрми үлде”, – дип үкенеч белән авыр сулкылдый иде. Ә без, һичшиксез, зур тетрәнү эчендә идек.

И кадерле әтиебез! Бала вакытыңнан ук ятим калып, кешеләргә көтү көтеп, изгелек эшләп көн күргән инсафлы кешебез! Урының оҗмах түрендәдер синең. Чөнки син гадел, ихлас күңелле кеше идең. Балаларыңда да шушы сыйфатларны тәрбияләдең.

Әтиебез бер сыйныф та укымаган. Шуңа да карамастан, вөҗданлы, камил акыллы кеше иде. 1950 елда улы – безнең энебез туды. Әтиебезнең шатлыгы чиксез иде. “Шул баламны укытып кеше итсәм, үлсәм дә үкенмәс идем”, – диде. Теләге кабул булды аның. Госман энебез ветеринария институтын тәмамлады. Үз эшенең остасы булды. Җитәкче урыннарда эшләде. Ул өч бала әтисе. Калганнарыбыз да махсус урта белем алып, тормышта үз урыныбызны таптык. Балаларыбызны укытып, дөрес юлга бастырып, хәзер дәү әни-дәү әти булып, тыныч, бәхетле картлыкта яшибез. Ходайга шөкер. Әтиебез генә безнең мул тормышны күрә алмады шул. 1974 елда 68 яшендә күзләре сукыраеп, исәнлеккә туймыйча яшәп, бу фани дөньядан китеп барды. Гомере буе, кимсенеп, куркып яшәде, тынычлыгы булмады. Әти белән әни искә төшә дә йөрәк әрнеп куя. Аларга рәхмәтебез чиксез. Урыннары оҗмахта булсын.

Мәрьям ШӘРИПОВА-ГАЗИЗОВА.

Чистай районы, Каргалы авылы.

Һаман көтәм сине, әтием

Бүгенгедәй минем хәтеремдә

Кырык бернең июнь уртасы.

Балалыгым белән мин белмәдем

Әтиемнең кире кайтмыйсың.

Көне-төне яңгыр туктамады,

Көне-төне этләр улады.

Яше-карты сизде җаны белән

Кичерәсен ачлык елларын.

Без белмәдек назлы балачакны,

Үсмер еллар эшләп узылды.

Яшьли күмер чаптык шахталарда,

Дөнья матурлыгын күрмәдек.

Бик күп еллар узды, без картайдык

Афәт килгән кара көннән соң.

Картайсам да, сабый булып калам,

Әле һаман көтәм, әтием.

Бүгенгедәй ачык истә калган

Әтиемнең үксеп елавы.

Бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләре,

Пароходтан яулык болгавы.

Саубуллашу вакыты кыска булды,

Нократ яры – халык диңгезе.

Кара болытлар да, түбән төшеп,

Безнең белән бергә елады.

Ятим калуыма, ак пароход,

Гаеплим мин сине бүген дә.

Нигә алып киттең әтиемне

Чит җирләргә? Ерак илләргә?

Күпләр кичергәнне күргәнсең,

Фаҗигале булды язмышың.

Кайда ятып калдың, әтекәем?

Кайда өзелде соңгы сулышың?

Соңгы сулышыма кадәр, әти,

Көтәм сине, көтәм, кадерлем.

Кайтмассың шул, кемнән белим икән

Кайда икән синең каберең?

Тәфкил НУРГАЛИЕВ.

районы, Югары Ушма авылы.

Комментарии