РУСИЯ СПОРТЫН ЭССЕ СУКТЫ

«Рубин» өчен июнь ае гел уңышсызлыклардан гына торды. Башта Кубогы финалында Мәскәүнең ЦСКА командасына каршы тора алмадык, очраклы рәвештә оттырдык. Инде хәзер үз мәйданыбызда 0:2 исәбе белән «Ростов»ка җиңелергә мәҗбүр булдык.

Тик оттыру – бер хәл. Шимбә көнне узган уенда «Рубин» ярымсакчысы Петр Быстров мәйдан уртасында аңын югалтып егылды. Башлыча, бу хәл кыш көне хоккейда Черепановның вафат булуын искә төшерде. Бәхеткә, бу юлы уенчы исән калды. Аның башына эссе суккан булып чыкты.

Табиблар, спортчылар Петрны аякка бастырды. Инде бу вакытта уен азагына да якынлашты, спортчы да хәлгә килгән төсле тоелды. Әмма…

Быстровның уен барышында ук үзен начар хис итүе — һәрдаим тупас хаталар җибәрүенә китерде. Шунлыктан капкабызга туплар тәгәрәп кенә торды. Шунысын әйтергә кирәк: «Рубин»ның сакчы-ярымсакчы позициясендә резерв уенчылар чыгыш ясавы да оттыруга булышкандыр. Шаронов, Нобоа, Сибайя кырда күренмәде. Орехов белән Попов үз вазифаларын тулысынча башкара алмады. Ә Орехов икенче таймда бөтенләй футбол кырына чыкмады. Кыскасы, Ореховның башына да җиңелчә эссе суккан икән. Футболчылар сүзенә караганда, бу көнне «Рубин»лыларның төп көндәше булып һава торышы, кояш нурлары булган.

Табиблар Быстровның футбол кырында егылуын геморрагик инсульт дигән диагноз белән аңлатты, соңыннан гына бу халәткә китерүче төп сәбәп – көчле кояш нурлары булуы беленде.

Инсульт булмаса да, Быстров якшәмбе көннең иртәсенә кадәр аңсыз яткан. Аннан соң гына телгә килеп, аралаша башлаган.

Җәйге чорда футбол уеннарын көндез үткәрү әнә шундый проблемалар тудырды. Яраткан командалары өчен җан атарга килгән халык эссе мунча кергән сыман 35 градуста янып-көеп, тирләп, футбол күзәтте. Ике туп керткән Дмитрий Акимов уеннан соң: “Уеннарны көндезге эссе вакытта оештырулары футболчыларны мыскыл итү”, – дип атады.

Сәбәбе – уен вакыты белән шөгыльләнүче «НТВ-плюс»ның аны халык өчен уңайлы итеп оештырмавында. Һәм Русия футболының үзендә. Һәр уенны турыдан-туры эфирда күзәтеп булсын дип, вакытларын төрлечә урнаштыра икән алар. «Комсомольская правда» хәбәр итүенчә, «НТВ-плюс»ның эше бер дә аңлашылмый. Парадокс: футбол уеннары март аенда кичке 20 сәгатьтә 10 градус салкында оештырылса, ә җәй уртасында көндез 35 градус эссе вакытка туры килә.

Исегезгә төшерәбез: 2007 елның җәендә профсоюз Премьер-лигада чыгыш ясаучы футболчылар арасында сораштыру оештырган иде. Нәтиҗәдә, көндезге 14:00да футбол уенын уздыруны күпләр хупламый дигән нәтиҗә ясалды. Инде 2008 елны футбол җитәкчелеге 16:00дан да иртәрәк футбол уенын уздыру карары белән чыкты. Ләкин аңа гына карап тормыйлар, табиблар тыйган вакытта да профессиональ спорт кызганнан-кыза. Бу, үз чиратында, футболчыларга гына түгел, биредә җан атучы спорт сөючеләргә дә зыян китерә.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии