Президентлар китсә дә китми

Кайберәүләр Шәймиев, үзенең сәясәттән китүе турындагы хәбәрне әйтеп, янә сәяси уен башлады дисә, икенчеләр, дөрестән дә, аның тагын бер срокка Президент булып калмаячагы турында әйтә.

Шәймиевнең сәясәттән китү темасын җәмәгатьчелеге бик борчылып кабул итә. Былтыр Ирек Мортазин Президентны “үтереп” тә карады. Ул вакытта да бу хәбәр шактый гына шау-шу уяткан иде.

Узган җомга Петербургта булган икътисадый форумда Шәймиевнең “ял итәргә вакыт җитте” диюе дә кабаттан Президентның тәхеттән китү-китмәү мәсьәләсен куертып җибәрде. Сәяси даирәдә бу уңайдан фикерләр төрле.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов бу хәбәрдә артык яңалык күрмим, ди. Аның сүзләренчә, Шәймиевнең китүе турында инде биш елдан артык сөйләнә. “Зур сәясәттәге вәзгыять әкренләп төбәк җитәкчеләрен алмаштыруга таба барса да, Шәймиевнең китүе әле тиз генә булмас. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов Шәймиевтән олырак, федераль үзәк белән дә кискенрәк мөнәсәбәттә тора, әмма ул әле җитәкчелектән китәргә уйламый. Сәламәтлеге какшаса да, башка сәбәпләр булса да, минемчә, Шәймиевкә үз урынында калырга кирәк. Әлегә аның вазифаларын башкара алырлык кеше күренми дә. Татарстандагы түрәләрнең Шәймиевне җибәрәсе килми. Чөнки аның тәхеттән китүе сәясәттә күп үзгәрешләргә китерәчәген аңлыйлар. Татарстанга башка Президент килсә, җитәкчелекнең яртысыннан күбесе алмашыначак. Әмма әлегә Шәймиевнең Президент булуы федераль һәм республика түрәләренә дә кулай. Бүген ул башка төбәк җитәкчеләренә караганда бер баш өстен. Минемчә, Шәймиев Универсиада үткәнче республика белән җитәкчелек итәчәк”, – ди Әхмәтов.

Федераль үзәктә Татарстанның җитәкчелеге арасыннан күбесенчә аның гына сүзе үтә. Белгечләр арасында: “Шәймиев тәхеттән китсә, Мәскәү Татарстанны бүре сарыкны ашаган кебек ашап бетерәчәк”, – диючеләр дә бар. Моны аңлаучы түрәләр исә, бу хакта сүз чыккач, Алла сакласын, дип куя да әлеге хәлләрне җитди кабул итмәскә тырыша.

Сәясәт фәннәре докторы Сергей Сергеев: “Шәймиев тәхеттән китәргә тели, әмма әлегә булдыра алмый. эчендә Шәймиев кенә башкара алырлык кайбер финанс эшләр бар. Әлеге эшләрнең Президентка кызыгы һәм файдасы беткәнгә кадәр ул республика белән җитәкчелек итәчәк, һәрхәлдә, тырышачак. Шуңа күрә китү-китмәү мәсьәләсен Шәймиев үзе хәл итә. Миңа калса, аңа зур сәясәттән китәргә вакыт инде”, – ди ул.

Русиянең сәяси фәннәр академиясе галиме Владимир Беляев исә, Шәймиев үзенең китүе турында хәбәр таратып, әйләнә-тирәсендәге җитәкчеләрне тикшерә генә, ди. Беляев фикеренчә, мондый тәҗрибә Русиядә киң кулланылган. Явыз Иван да, Сталин да үз янындагыларны шулай тикшергән. “1999 елда Президенты алмашынганда белән Ельцин арасында барлык байлык тәхеттән китүче гаиләсенә калачак дип килешенгән иде. Минемчә, Шәймиев тә Медведев белән мондый килешү төзегәч кенә җитәкчелектән китәчәк”, – ди Беляев.

Татарстан сәясәтчеләре арасында киләчәктә республика Русия язмышын кабатлаячак, диючеләр дә бар. Янәсе, Татарстанда да ике “башлык” булачак. Путин тәхеттән китеп үз урынына Медведевне калдыргач, бу мәсьәлә уңаеннан җәмәгатьчелектә озак вакыт фикер алышулар барган иде. Хәзер Татарстанда да: “Шәймиев тәхеттән китсә дә китми”, – диючеләр бар.

Тарихчы Дамир Исхаков та бу фикерне әйтә. “Шәймиев үз урынына үзе уйлаган кешене калдырырга мөмкинлек таба икән, һичшиксез, җитәкчелек итү вакыты беткәннән соң Президентлыктан китәчәк. Татарстанда Шәймиевнең үзен күрсәтмичә генә идарә итү мөмкинлеге бар. Бу турыда сәясәтчеләр арасында төрле сөйләшүләр дә булды. Президент булган кеше сәламәтлеге мөмкинлек бирсә, үз көчен тиз генә югалтмый. Шәймиев билгеле бер кешеләрне бәйләүче, кайбер мәсьәләләргә йогынты ясаучы буларак калырга мөмкин”, – ди Дамир Исхаков.

, Мортаза Рәхимов кебек зур сәяси көчкә ия булган шәхесләрнең Президентлыктан китү – китмәү мәсьәләсенә һәркемнең үз фикере. Әлегә бу турыда рәсми белдерүләр юк, чаршау арты сөйләшүләре генә ишетелә. Ә халык боларның барысыннан да ерак. Кешеләрнең күпчелеге асылда Президентлар китсә дә китми, дигән фикердә тора.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Эш “” сүзендә түгел

Русиянең Конституция суды (КМ) республика Конституцияләрендә “суверенитет” төшенчәсе булырга тиеш түгеллеген 2000-2001 елларда ук кисәткән иде. Путинның хакимият баганасы торгызылган ул чорда Татарстан һәм башка республикалар үз кануннарын федераль кануннарга яраклаштырырга мәҗбүр булды. Республикалар бу эшне теләмичә генә башкарды, Ельцин чорында ирешелгән вәкаләтләрен мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга тырышты. 8 ел үткәннән соң, КМ шушы эшнең ахырына җиткерелмәгәнен искә төшерергә булган.

“Русия Федерациясендә суверенитетның бердәнбер иясе – аның күпмилләтле халкы, – дип искәртә КМ. – Русиядә ике катлы мөстәкыйль хакимияткә урын юк, төбәкләрнең хәтта чикләнгән күләмдә суверенитеты була алмый».

“Кайбер республикаларның конституцияләрендә “суверенитет” төшенчәсе әле дә бар”, – ди КМ һәм аларны тиз арада алырга куша.

ТАТАРСТАН КОНСТИТУЦИЯСЕНДӘ “СУВЕРЕНИТЕТ” СҮЗЕ ДҮРТ УРЫНДА ОЧРЫЙ.

Беренче маддәдә суверенитетның нәрсәдә чагылуы аңлатыла һәм ул Татарстан Республикасының аерылгысыз хасияте диелә.

Өченче маддәдә Татарстан Республикасында суверенитетның бердәнбер иясе һәм хакимият чыганагы – аның (республиканың) күпмилләтле халкы диелә.

94нче маддәдә Татарстан Президентының шушы суверенитетны тәэмин итүе турында әйтелә.

121нче маддә буенча республика гербы, әләме һәм гимны аның суверенитетын чагылдырган рәсми символлар булып тора.

Моннан тыш, Татарстан (һәм шулай ук, Тыва) Конституциясендә республиканың үз ватандашлыгы барлыгы әйтелә (21нче маддә). Башкортстан Конституциясендә дәүләт суверенитеты турындагы декларация телгә алына.

МИЛЛИ КОМПОНЕНТ…

Татарстан Президентының элекке сәяси киңәшчесе, Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов фикеренчә, бу милли-региональ компонент тирәсендәге бәхәс белән бәйле. «Соңгы вакытта телгә басым бара, региональ компонент тирәсендә ыгы-зыгы чыкты. “Суверенитет” сүзе калгач, республикалар үз теле, мәдәнияте турында уйлана”, – диде Хәкимов “Азатлык” радиосына.

Рафаил әфәнде фикеренчә, Татарстан хакимиятләре бу таләпне җиңел генә үти алмый. “Суверенитет” төшенчәсе Конституциянең беренче маддәсендә телгә алына, аны референдум нәтиҗәсендә генә үзгәртеп була. «Ләкин эш “суверенитет” сүзендә түгел, – ди Хәкимов, – ул бер сылтау гына. Республика белән үзәк арасындагы мөнәсәбәтләр инде җайга салынган, шартнамә белән беркетелгән». Гомумән, бүгенге дөньяда “суверенитет” дигән төшенчәнең инде төгәл чикләре дә юк. Дәүләт суверенлыгы кими, төбәкләрнеке, киресенчә, көчәя бара.

МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК КҮПМЕ ТОРА?

Татарстанның дәүләт оешмаларында, бигрәк тә парламент, прокуратура тирәсендә бу документка бернинди мөнәсәбәт тә белдермиләр. “Безгә бернинди карар килмәде, әгәр дә килсә, карарбыз, өйрәнербез, чара күрербез”, – диләр прокуратурада.

Тәҗрибәле экспертлар “суверенитет” сүзен “чистарту”ның федерализм, күп милләтле дәүләт нигезен җимерү дип саный.

“Минемчә, бу икътисад белән сәясәтнең бер-берсенә бәйле булу үрнәге. Икътисадый кризистан иң күп зыян күргән төбәкләрнең берсе – Татарстан. Икътисад экспортка бәйле булу сәбәпле, республика бик күп югалту кичерде. Әгәр дә Татарстан нефть продуктларын сатудан кергән акчасын, Русия кебек, үзенең тотрыклылык фондына җыеп барган булса, бәлки, бүгенге хәл алай ук катлаулы булмас иде. Элек Татарстан салым рәвешендә Мәскәүгә акча түләп торса, хәзер Татарстан Мәскәүдән акча сорарга мәҗбүр”, – диде Илдар Миргалимов.

Әлбәттә, Русиянең кечкенә төбәкләре үзәктән дотация алу бәрабәренә теләсә нинди чигенешкә әзер. Милли республикалар исә тарих, милләтләрнең уртак борчылулары турында оныта алмый. Парламент ялда, кечерәк чиновниклар хәзергә эндәшми. Зурраклары нәрсә уйлаганын соңрак белербез. Чөнки бу тел яшереп тора торган очрак түгел.

Али ГЫЙЛЬМИ, Римзил ВӘЛИ

Азан өчен – штраф

Әстерханда азан тавышы өчен мәчет җитәкчесенә штраф салынган. Мондый очраклар Русия төбәкләрендә арта бара.

Әстерханның Зур Исады базары районында урнашкан мәчетнең азан тавышы якын тирәдә яшәүчеләрнең төнлә тынычлыгын боза, дип табылган. Халык мөрәҗәгатенә сылтап, өлкә прокуратурасы әлеге оешма эшчәнлеге канунилыгын тикшергән. Алар азан тавышы тиешледән көчлерәк дигән карарга килгән. Ә таңнан сәгать дүрттә һәм төнге унбердә яңгыраучы азан кешеләр тынычлыгын бозып, сәламәтлегенә зыян сала һәм эшкә сәләтләрен киметә, дип табылган. Азан тавышы дәрәҗәсенең тиешледән югарырак булуын Әстерхан өлкәсе Роспотребнадзор оешмасы белгечләре раслаган.

Сәгать төнге унбердән иртәнге җидегә кадәр кешеләр тынычлыгына зыян салу административ хокук бозу булып санала. Һәм шул сәбәпле өлкә прокуратурасы Мәхмүт Әфәнде исемендәге мәчеткә һәм аның җитәкчесенә штраф салу карарын чыгарган.

Әйтергә кирәк, Әстерханда мөселманнарга каныгулар әледән-әле булып тора. Берничә ел элек җитәкчелек шәһәргә керә торган юлдагы тарихи мәчетне сүтү карарын чыгарган иде. Өлкә мөселманнары моңа аяк терәп каршы торды. Алар хокук яклаучылардан, депутатлардан, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевтан ярдәм сорады. Русиядә яклау таба алмагач, мөселманнар Европа судына да мөрәҗәгать итте.

Мөселманнар белдерүенчә, соңгы вакытта өлкәдә ислам дине тарафдарлары шактый арткан һәм өлкә җитәкчелеген, мөгаен, шул борчыйдыр.

Ландыш ХАРРАСОВА

Кашапов: “Ул чакта тоталитар режим көчле түгел иде”

Соңгы 10 ел эчендә Яр ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповка карата суд эшләренең бик күп булуы җәмәгатьчелеккә мәгълүм. Аңа карата күп тапкыр хөкем карары чыгарылды һәм, аларга риза булмыйча, үзе дә судка бирде һәм кайбер очракта җиңеп тә чыкты.

2004 елда Кашаповка карата “листовкалар эше” ачыла. Яр Чаллы суды Рәфис әфәндене бу эштә гаепсез дип таба.

Ә менә быелның 24 апрелендә Яр Чаллы суды Рәфис Кашаповны ел ярымга шартлы рәвештә хөкем итте. Хәзер шушы хөкем карары белән риза булмаган Кашапов яклаучылары белән Татарстан Югары судына гариза язды. 19 июньдә шушы шикаять карала. “Бу безнең принцип эше. Судта милли мәнфәгатьне яклыйбыз. Мари Иленнән адвокат Светлана Сидоркина, Ижаудан Рөстәм Вәлиуллин, җәмәгать яклаучылары Зәки Зәйнуллин, Юныс Камалетдинов, Айдар Хәлим барыбыз бергә гариза бирдек. Русиядәге судларда җиңүгә исәп тотмыйбыз. Алга таба Страсбургка барып җитәрбез. Путин хакимияткә килгәч, урыс булмаган халыклар хокукы ныграк кысыла башлады. 2004 елда “листовкалар эше” ачылгач, мине Татарстан Югары суды аклады. Ул вакытта Русиядә тоталитар режим болай көчле түгел иде. Хәзер ул көчәйде, безгә авыррак булачак. Конституцион хокукларыбыз да бозыла”, – ди Кашапов.

Гафиулла ГАЗИЗ

Экологлар чаң суга

Эколог галимнәр ашык-пошык планлаштырылган Универсиада корылмалары Шәймиевне, Татарстан җитәкчеләрен уңайсыз хәлгә куярга мөмкин, ди.

дәүләт университетының гамәли экология кафедрасы галиме Нәфисә Минһаҗева: “Универсиада өчен спорт сарайларын кайда төзүне хәл иткәндә, җентекле һәм төрле яклы тикшеренүләр үткәрергә кирәк иде”, – ди. Экологлар, 45 мең кеше сыйдыра торган стадион һәм Йөзү сарае башка урында булырга тиеш дип, Кремле янында пикет үткәрде. Имзалар да җыйды. Бу имзаларны алар Татарстан Президентына тапшыра.

Экологлар белдерүенчә, әлеге корылмаларны төзүгә әзерлек эшләре генә башланган очракта да башкала мохитенә йөзләрчә миллион сумлык һәм төзәтеп булмаслык зыян салыначак. “Казанның генераль планын тикшергән вакытта без башкаланың ярымутраучыкларын экология парклары буларак саклап кала алган идек. 2007 елда кабул ителгән бу планда тугайларны да саклау каралган. Ә менә Универсиада корылмалары шәһәр кабул иткән генераль планга каршы килә”, – ди Нәфисә Минһаҗева.

Минһаҗева сүзләренчә, бүген Казансу елгасының яр буйларын ком юдырып зурайту Русиянең 10лап канунын бозуга китерә. 1992 елда Русия биологик төрлелек турында Халыкара Конвенцияне имзалагач, әлеге кануннар кабул ителгән иде. Экологлар Казансуның яр буен “Миллениум” күпереннән алып Дәрвишләр бистәсе тирәсендәге тимер юл күперенә кадәр булган җирләрне ком юдырып киңәйтү “Кызыл китап”ка кергән үсемлек һәм җәнлекләрне дә юкка чыгарырга, шул рәвешле табигатькә зур зыян килергә мөмкин. Казандагы хәлләр “Гринпис”ны да борчуга салган. “Гринпис”ның Русиядәге бүлегенең аеруча саклана торган урыннар проекты башлыгы Михаил Крейндлин: “Без Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә һәм табигатьне саклау прокуратурасына мөрәҗәгать юлладык. Татарстан җитәкчелеге зирәклек күрсәтеп республика башкаласындагы әһәмияткә ия табигый урыннарны юкка чыгаруны булдырмас”, – дигән иде. Татарстандагы табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Рамил Әхмәтҗанов: “Әйе, без, чыннан да, андый хат алдык, әлеге проблемага карата бүген өздереп ни дә булса әйтү иртәрәк, Универсиада корылмалары буласы урыннарны белгечләр тикшерә”, – дип белдерде.

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте башлыгы Альберт Сабирҗанов та әлеге мәсьәлә турында Универсиада корылмалары булырга тиеш урында махсус матбугат очрашуы үтәчәк, белгечләр бу очрашуга әзерләнә, дип әйтте. Мәсьәләне чынлап торып аңлаган, Казанның экология ягыннан чисталыгы һәм табигый матурлыгы өчен тырышкан, куркынычны дәлилләгән кайберәүләр бу көннәрдә хакимиятләр тарафыннан үзләренә каршы бер кампания башлануны сизгәннәрен дә яшерми. Кайберәүләргә үзләре эшләгән урын исеменнән бу проблемалар турында сөйләп йөрмәскә кушылган.

Әмма Кремль янына чыккан экологлар, халык безне яклый, проблеманы аңлый, дип белдерә. Казан дәүләт университетының гамәли экология кафедрасы белгече Наилә Зарипова үзе генә бер сәгать вакыт эчендә 80ләп имза җыйган.

Экологларның бу урам җыенын кайбер мәгълүмат чаралары “Экологлар Универсиадага каршы” дип тә төрләндерә башлады. Нәфисә Минһаҗева: “Без Универсиаданың Казанда үтүе яклы. Тик корылмаларның кайда буласын билгеләгәнче җиде кат үлчәргә, ягъни бөтен яктан да тикшерергә һәм халык теләген дә исәпкә алырга кирәк иде”, – дип белдерә.

“Казансуның ярын ком юдырып киңәйтә торган башка эшләр бара инде. Әмма алар берсе дә дәүләт экология экспертизасы үтмәгән. Табигатьне саклау оешмалары бу хәлләрне күзәтеп торырга тиеш. Әгәр Универсиада корылмаларын кайда төзү мәсьәләсе профессиональ хәл ителсә, шулай ук альтернатив вариантлар каралса, җәмәгатьчелек фикере, экологик иминлек тә исәпкә алынса, бу проблема килеп тумас иде. Хәзер менә табигатькә каршы гамәлләр кылына башлагач, экологларның иҗтимагый оешмасына, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә һәм имзалар җыярга гына кала”, – ди Минһаҗева. Аның әйтүенчә, Халыкара уеннар үткәндә теге яисә бу ил командасының табигатьне сакламауга, йорт-җирсез хайваннарны атуга каршылык белдереп килми калган очраклары да булган.

Наил АЛАН

Мортаза Рәхимов батырлыгы тикшерелә

Мортаза Рәхимовның “Московский комсомолец” газетасына биргән әңгәмәсе һаман да игътибар үзәгендә.

“Ведомости” газетасы Мортаза Рәхимовны “Бердәм Русия” фиркасенә дорфа сүзләр әйткән икенче төбәк җитәкчесе, ди. Беренчесе – Мурманск өлкәсе губернаторы Юрий Евдокимов шундый сүзләреннән соң вазифасыннан алынган. “Ведомости”, Евдокимов алыначагын белгәнгә, шулай каты әйткән, дип Мортаза Рәхимовка да шундый язмыш юрый.

Билгеле сәяси аналитик Николай Сванидзе “Эхо Москвы” радиосына әңгәмә биреп, Мортаза Рәхимовны почмакка кысрыкланган мәче белән чагыштыра. Аның фикеренчә, почмакка кысрыкланган мәче зуррак көндәшләренә дә ташлана. Чөнки тик тору коткармый.

“Би-Би-Си” радиосы Рәхимовның каты сүзләрен ике сәбәптән дип аңлатты. Беренчедән, ул үз урынына үз кешесен калдырырга тели. Икенчедән, бу Мәскәү белән килешеп эшләнгән. Шулай итеп, ул Путин керткән каты тәртипләрне йомшарту, һичьюгы, дискуссиягә булса да урын калдыру өчен Президент хакимияте кешеләре белән киңәшләшеп эшләнгән адым, ди.

“Независимая газета” Мортаза Рәхимов Дәүләт Думасы башлыгы Борис Грызловка Башкортстаннан сайланган кайбер депутатларның мандатын алу өчен мөрәҗәгать иткән, уңай җавап ала алмагач, ачуын “Московский комсомолец”та чыгарган дип язып чыкты.

Шул ук вакытта Рәхимов үзәккә таш атса да, аңа карусыз буйсынучы икәнен дә һәрдаим күрсәтеп тора. Ул беренчеләрдән булып, Русия Конституция суды таләп иткәнчә, Башкортстан “суверенитет” төшенчәсе очраган канун маддәләренә үзгәрешләр кертәчәк, дип белдерде.

“Власть” журналы исә Русия төбәкләре җитәкчеләренең халыкка ерак-якынлыклары мәсьәләсендә рейтингларын бәян итте.

Анда Татарстан һәм Башкортстан Президентлары халыктан ераклар исемлегендә Омск губернаторыннан кала икенче һәм өченче урында тора.

Мөнир ВАФИН, Али ГЫЙЛЬМИ

Сугышны кем башлаган?

Соңгы вакытта Русиядә тарихны “дөрес итеп” тасвирлау тырышлыклары күзәтелә. Русия президенты “тарихны бозып күрсәтүгә каршы” комиссия төзеде. Думада “нацизмны аклауга каршы” канун өлгесе тикшерелә. Кайчак бу тырышлыклар сәер төсмер ала. Саклану министрлыгы сәхифәсендә икенче дөнья сугышының башлануы өчен Польшаны гаепләгән мәкалә урнаштырылды. Православ чиркәвенең дә тарихка үз карашы бар икән.

ТАРИХ КОМИССИЯСЕ

Нацизмны аклау тырышлыгына каршы яңа канун өлгесе Русия думасына Җиңү көне алдыннан тапшырылды. Бу канунда нацизм җинаятьләрен аклаган өчен 5 елга кадәр төрмә җәзасы каралган.

Берничә көннән Русия президенты үзенең карары белән бер үзенчәлекле комиссия төзеде. «Тарихны Русия мәнфәгатьләренә зыянга бозып күрсәтү тырышлыкларына каршы тору комиссиясе», дип атала ул.

Комиссиягә кемнәр керәсенә күз салсаң, аның җитдилегендә шик калмый: саклану, тышкы эшләр министрлыклары, генераль штаб, тышкы күзләү, иминлек хезмәте, дәүләт серен саклау комиссиясе вәкилләре, шулай ук, юстиция, мәгариф, мәдәният, матбугат рәсмиләре. Барлыгы 28 кеше. Араларында ике тарихчы да бар.

Комиссиянең төп максаты “Русиянең абруен киметүгә юнәлтелгән тарихи вакыйгаларны һәм фактларны бозып күрсәтү очракларын туплап, президент исеменә хисаплар әзерләү” диелгән. Моннан тыш ул “бозып күрсәтүләргә” каршы тору стратегиясен әзерләргә, президентка конкрет чаралар тәкъдим итәргә тиеш булачак.

Бу комиссиянең эшчәнлеге турында әлегә мәгълүмат юк. Ул арада «тарихны бозып күрсәтүгә каршы көрәш» көтелмәгән төсмерләр ала башлады. Әйтик, Русия саклану министрлыгының интернет сәхифәсендә «Сугыш энциклопедиясе» бүлегендә игътибарга лаеклы бер документ дөнья күрде.

ПОЛЬША ГАЕБЕ

Сугыш тарихы институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, полковник Сергей Ковалев имзалаган бу документта икенче дөнья сугышы башлану өчен Германия түгел, ә Польша гаепле, дигән нәтиҗә ясала. Автор язуынча, 1938 елда Гитлер Польшага берничә таләп куйган: Данциг шәһәрен Өченче Рейхка кайтарырга. Көнчыгыш Пруссияне Германия белән бәйләү өчен Польша аша һәм тимер юллары төзергә рөхсәт бирергә.

Ковалев әфәнде бу таләпләрне «бик тә урынлы» дип атый. Версаль килешүе нигезендә Польшага эләккән Данциг шәһәрендә күбесенчә алманнар яшәгән, алар үзләре дә тарихи ватаннарына кайтырга теләгән, ди ул.

Германиянең ике өлешен тоташтырачак юл «коридорына» килгәндә, Гитлер аның тирәсендәге җирләргә дәгъва итмәгән, дип яза ул. Польша Гитлерның таләпләрен кире каккан. Ковалев фикеренчә, ахыр чиктә бу сугыш башлануга китергән.

Кайбер белгечләр Саклану министрлыгы сәхифәсендә мондый текст пәйда булуга гаҗәпләнү белдерә. «Глобаль сәясәттә Русия» журналы мөхәррире Федор Лукьянов сүзләренчә, мондый язмалар Русиянең абруена зыян китерә. Поляклар әллә ни гаҗәпләнмәс, ә менә алманнар шаккатачак, чөнки бу язманы нацистларны аклау дип аңларга була, ди ул.

Дөрес, Саклану министрлыгының матбугат үзәге, «Сугыш энциклопедиясе» бүлегендә урнаштырылган мәкаләләр, шул исәптән полковник Ковалев мәкаләсе дә, министрлыкның рәсми карашын чагылдырмый, дигән белдерү ясарга мәҗбүр булды.

ЧИРКӘҮ КАРАШЫ

Икенче дөнья сугышы нәтиҗәләре тирәсендәге бәхәстән урыс чиркәве дә читтә калмады. Русия патриархы Кирилл бу сугышны “кылган гөнаһлар, диннән тайпылган өчен Аллаһы Тәгаләнең биргән җәзасы” дип атады. Аның сүзләренчә, һәркемнең, шул исәптән чиркәүнең дә, тарихны үзенчә аңлатырга хокукы бар.

Али ГЫЙЛЬМИ

azatliq.org

Комментарии