Мактанчыклар армиясе

Армиядән әйләнеп кайткан таныш-белеш: “Армиягә барырга кирәк икән ул. Андагы “бабайлык” – бер дигән тормыш мәктәбе. Яшәү кадерен белергә, бүреләр арасында исән калырга өйрәтә”, – ди. Тәмам ышандырасыз бит, егетләр. Әнә, армиядән III төркем инвалидлык алып кайткан Артем Казначеев та хезмәт иткән җирен мактап туя алмый…

ПРОФЕССИОНАЛЬ СУГЫШ ЧУКМАРЫ

Чыннан да, егетләр армиядән җитдиләнеп, акылга утырып кайта. Анда бару хәзер “мода”да түгел дип аклансак та, хезмәт итүдән качып йөргән егетләргә бер дә күз төшми. Андыйларга: “Фу, куркак! Синең ишеләр артып, армиягә кызларны ала башламасалар инде…” – дибез. Хәзер хезмәт иткән частеңне җан-фәрманга яклау заманы, янәсе. Артем Казначеев та: “Тагын хезмәт итәсем килә!” – дип, Русиянең дистәләгән журналистын аптырашта калдырды.

Артем тыйнак, тыныч холыклы егет була. Хәрби хезмәткә 2007 елның 4 июнендә алына. Тарткалашып тормыйча, үзе теләп китә. Ләкин Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә нибары 33 көн хезмәт итеп өлгерә ул. Аннары ярты елы госпитальдә үтә.

– Частька барганда автобустагы безнең дуслыкны күрсәгез… Арадан берәребезгә бармак белән төртсәләр, бөтен кеше аны яклап чыгачак, дип планнар корып бардык. “Бабай”лардан кыйнаттырмыйбыз, имеш. Ә баргач, ник шундагы халыкның хет берсе авыз ачып сүз әйтсен! – ди бүген Артем.

Артем Казначеевны 170 кеше алдында кыйныйлар. Кече сержант Петр Тарасовка иртәнге йөгерү вакытында Артемның тәртибе ошамый. Ул, солдатны тиктомалдан сафтан чыгарып, кеше алдында тукмый башлый. Хәер, конфликт өч көн алдан ук башланган була. Сәбәбе – бәдрәф чистартмау, носкилар юмау. Ә Артемның Тарасовка кирәкле 500 сум акчасы булмагач, сержант чыгырыннан чыга. Физик хәзерлек вакыты үч алуның бер өлеше генә. Кич белән егеткә тагын шәп кенә эләгә. Нәтиҗәдә, Казначеевның йөрерлек тә рәте калмый, бөтен тәне авыртырга тотына. Аның хәле авырайганын кече сержант үзе күреп ала. Әз генә соңга калган булса, яп-яшь егет теге дөньяга киткән иде инде. Табиблар Артемнан нәрсә булганын сорарга өлгерми: ул аңын югалта. Ашыгыч рәвештә операция ясаган медиклар солдатның имгәнгән әгъзаларын күреп, шок хәлендә кала. Егет өченче яки дүртенче каттан егылган диярсең! Сөякләре генә исән. Тәнендә бер генә кара янган эз дә булмаган егетнең бөере, бавыры, үпкәсе, йөрәге эштән чыгуы мөмкинме? Армиядә була икән шул. Петр Тарасов кыйнау буенча профессионалга әйләнеп беткән, күрәсең.

Тиз арада солдатның йөрәге белән бавырына катлаулы ике операция ясыйлар. Артемның тормышы өчен реаниматологлар ике атна көрәшә. Яшәү белән үлем арасында була ул. Ике минутка йөрәге туктап тора, өч атна комада ята. Солдатның исән калуын табиблар могҗизага тиңли. Артем реанимациягә эләгеп, өч көн үткәч тә, әнисенә телеграмма сугалар. “Улыгыз җәрәхәтләр алды, сәбәпләре ачыклана”, – диелә анда. Яшел Үзән районы Нижние Вязовые авылында яшәүче Ирина Николаевна шундук Түбән Тагилга китә. Ә улының нинди хәлдә ятуын күргәч, аңын югалта… Артем терелә. Ярты ел госпитальдә ятканнан соң, аны хәрби хезмәткә яраксыз дип кайтарып җибәрәләр. III төркем инвалидлык тагып!

– Сине кыйнаучыга нигә үзең дә сукмадың соң? Бәлки, шул вакытта кул кушырып тормаган булсаң, хәлең күпкә яхшырак булыр иде, – дип сорыйм Артемнан.

– Белмим, ул очракта исән калыр идем микән? Сержантны яклап, бөтен ротаның миңа ябырылуыннан курыктым.

– Горурлыгыңны кесәңә салып, бәдрәф чистарткан булсаң?

– Бер чистарткан кеше дембельгә кадәр шул эшне башкара анда. Шундый келәймә тактырганчы, кыйналуың хәерлерәк.

СӘЛАМӘТЛЕК КҮПМЕ ТОРА?

Фаҗигадән соң ук хәрби прокуратура җинаять эше кузгата. Кыйналучы аңына килеп, күрсәтмә биргәнче үк. Җинаять кодексының 286нчы маддәсе нигезендә (“превышение должностных полномочий с применением насилия”) Петр Тарасовны дүрт ел ярымга ирегеннән мәхрүм итәләр. Бу җәза турында Артем журналистлардан ишетә, судка барып тормый.

– Тарасовка үпкә сакламыйм. Ул да башкалар кебек армия тәртибе белән яшәде. Анда бөтен кешегә дә эләгә, ләкин миңа уңайсызрак суккан, күрәсең, – ди Артем.

Тиздән Артем Казначеев югалган сәламәтлеге өчен дәүләттән компенсация таләп итә. 500 мең сум! Чөнки инвалидлык аркасында ул теләгән эшендә эшли алмаячак. Димәк, гаиләсен дә тәэмин итү мөмкинлеге чамалы. Яңа Савин район суды дәгъваны тулысынча канәгатьләндерә. Хокук яклау үзәгендә әлеге эшне моңарчы күрелмәгән хәл, дип табалар. Чөнки 500 мең сум солдатның үлеменнән соң әти-әнисенә генә бирелә иде.

– Судьяның карары гадел һәм дөрес. Ул эшнең бөтен нечкәлекләрен күздә тотып нәтиҗә ясаган, – ди Казанның хокук яклау үзәге юристы, Артемның адвокаты Регина Шакирова.

Әлеге карар белән ризалашмыйча, Финанс һәм Саклану Министрлыгы Югары судка шикаять бирә.

– 180 мең сум күләмендә страховка акчасы түләнде инде. Ул әхлаки зыянны да капларлык сумма. Казначеевлар бу ситуацияне акча эшләү чарасы буларак кулланмакчы, – ди Министрлык вәкилләре.

Ләкин дәүләт кабат җиңелә һәм 500 меңне барыбер түлиләр. Ирина Казначеева монда да туктап калмый. Хокук яклау үзәге белән берлектә дәүләтнең әхлаки һәм физик зыянны каплавын сорыйлар.

– Армиягә җибәргәндә улым сау-сәламәт иде. Аннан гарипләндереп кайтардылар. Артем больницада ятканда кара кайгыга баттым. Бу ситуациядән соң еш кына башым авырта, йокысызлыктан интегәм, – ди Ирина Николаевна судта.

Бу очракта суд аларны өлешчә яклый. Соралган 100 мең сум урынына Казначеевларга 25 мең бирәләр. Гаҗәп, ләкин монысы да практикада беренче тапкыр. Моңарчы әхлаки зыян өчен акча бары тик үлгән солдатның туганнарына гына бирелгән.

Казначеевларны охшаш ситуациядә калганнар өчен үрнәк итеп күрсәтергә мөмкин. “Булмас, дәүләттән алырсың пычагым!” – дип кул селкергә җиңел ул. Иренмәскә, үҗәт һәм әрсез булырга кирәк. Әхлаки зыянны каплауны таләп итүдән курыкмагыз, чөнки закон буенча бу нормаль хәл. “Блат” һәм “сват”сыз җиңгән мисал күз алдында ярылып ята. Ә хокук яклау үзәге бөтен кешегә дә ярдәм итәргә әзер.

Күпме соң ул 525 мең сум? Артемның армиядә калдырган сәламәтлеге белән чагыштырганда, чүп кенә. 22 яшьлек егеткә эш табу да чын проблемага әйләнгән. Аның бәйләм-бәйләм диагнозын ишеткәч, эшкә кабул итүчеләр дә сискәнеп китәдер. Йөрәк, үпкә, бавырның хроник авырулары, баш авырту… Тормыш дәвамында аңа тагын ничә сумлык дару, нинди дәвалау курслары, күпме операция кирәк булачагын кем әйтә ала?!

“ЭХ, АЛСЫННАР ИДЕ АРМИЯГӘ!”

Хәзерге вакытта Артем Яшел Үзән шәһәрендә яши, читтән торып техникумда укый. Армиягә кадәр алынган белеме буенча ул пешекче. Озак эзләп йөри торгач, Артем кафега үз һөнәре буенча эшкә урнаша. Хәзер ул шәп пешекче булырга хыяллана. Ярты ел элек Артемның энесе Игорьны да хәрби хезмәткә алганнар.

– Беренчесе армиядә үлгән очракта гына икенчесен алмыйлар. Исән калуына Аллага шөкер, дибез инде. Җибәрмичә кая китәсең? – ди Ирина Казначеева.

– Энеңне озатканда аңа нинди киңәшләр бирдең? – дип сорыйм Артемнан.

– Артык кыюланып, беренче барырга ярамый. Койрыгыңа шундук басалар. Арттан өстерәлү дә начар. Иң шәбе – алтын урталык. Вакыт-вакыт каты булырга, үз сүзеңне әйтә белергә кирәк. Мин чамадан тыш йомшаклык күрсәткәнмен, күп нәрсә белән ризалашканмын, ахры.

– Хәзер армиясе турында фикерең нинди?

– Уңай, әлбәттә. Бүген шул частьта хезмәтемне дәвам итәр идем. Алмыйлар шул. Күрәчәгең булса, урамда да кыйнап китәргә мөмкиннәр. Армиядә тикмәгә генә эләкми, бөтенесенең сәбәбе бар, – дип дәртләнеп армияне мактарга тотынды ул.

– Мәсәлән?

– Берсендә ашханәгә киттек. Ашап бетергәч, бер солдатны таба гына алмыйбыз бит. Качкандыр, дибез. Казармага барсак, рәхәтләнеп ята бу. Тамагы туйгач, мөстәкыйль рәвештә торган да киткән. “Бабайлар” курилкага сөйләшергә алып кереп киттеләр инде… Икенче берәү сержантка дөрес мөрәҗәгать итмәде. “Разрешите обратиться”, – дию урынына: “Можно обратиться”, – дигәч, кирәген бирделәр. Армиядә “можно” сүзе юк.

– Ниндидер 500 сум акча аркасында чак кына үлми калгансың. Шушы да булдымы сәбәп?

– Шулай туры килде инде…

Соңгы арада армиянең уңай якларын, яхшы хезмәт итүче солдатлар турында язуыбызны сораучылар күбәйде. Әйбәт кенә хезмәт итеп, исән-сау кайтучылар, әлбәттә, бар. Бөтенесе рәттән имгәнмәс бит! Якты киләчәккә өметләнмичә дә булмый. Артем Казначеев эшенең судта уңышлы тәмамлануы да – армиядәге “бабайлык”ка игътибар артуның дәлиле. Ләкин күпме генә оптимист булып, бер-беребезне ничек кенә тынычландырсак та, мактарлык армия мени инде бу, җәмәгать? Кызык өчен генә чит илләр белән чагыштырып карагыз… Артем канатлана-канатлана часте турында сөйләгәч тә: “Шунда иләсләнмәгән микән бу”, – дигән фикер туа. Хет үз-үзебезне алдамыйк инде, ачуым бер килмәгәе!

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

– Яшел Үзән –

Редакциядән: әлеге язманы әзерләүдә күрсәтелгән ярдәм өчен Казан хокук яклау үзәгенә рәхмәтебезне белдерәбез.

Солдат комиссариаты

Хөрмәтле редакция, бу хатны борчылып язам әле.

Бер караганда, бар да ал да гөл кебек. Тик өеңнән чыгып китсәң, гаделсезлеккә исең китә.

Оныгым Бөгелмә төзү (машиностроительный) техникумында укый. 17 яшь тула. Димәк, комиссиягә йөрер вакыт җиткән. Анализлар бирергә бер кат барды. Икенчесендә (26 гыйнварда) комиссия үтәргә иде, өченчесендә (27сендә) “снимоклар” ясатырга кирәк булды. Менә шунда бөтен гаделсезлекне күрәсең инде. Урыссуга больницага барыр өчен, сәгать иртәнге алтыда поездга чыгарга. Анда баргач, чират та юк. Кем көчле, шул керә. Көч-хәл белән уздык. 10 көн узгач, тагын шалтыраттылар. “Снимок”лар бозылган”, диләр. 12 февральдә тагын киттек. Бозылмаган алар. Тиешле кеше “снимок”ларны кирәкле кешесенә тапшырмаган. Шул гына.

Менә ул балалар киләчәктә ил сакчысы булачак. Яшьләрнең армиягә бармас өчен качып йөрүе аңлашыла. Комиссия вакытында ук гайрәте чигә аларның. 7-8 сәгать буе ач килеш комиссиядә йөриләр. Аннары армиягә алынгач, күпме михнәт чигәсе бар. Ә бит җитәкче балаларын җибәрмиләр. Һаман гади халык нужа күрә.

Гөлгенә САБИТОВА.

Ютазы районы, Алма-Ата авылы.

Нәни бала идең

Әле генә нәни бала идең,

Үткән икән инде күп еллар.

Үткәннәргә әйләнеп карасаң,

Җиңел үтелмәгән ул юллар.

Үстең, улым, инде буйга җиттең.

Син китәсең хәзер бик ерак.

Мин көтәрмен сине бик сагынып,

Кайтырсың, дип син юллар урап.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Исән-сау бул, улым, авырма.

Бер ел озак вакыт түгел,

Җиңел узар, улым, кайгырма.

Мин теләрмен сиңа теләкләрнең

Чын йөрәктән һәм иң изгесен.

Минем белән бергә көтәр сине

Апаларың, туган нигезең.

Шәмсенур САБИТОВА.

Яшел Үзән районы, Норлат авылы.

Комментарии