- 17.06.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №24 (17 июнь)
- Рубрика: Архив
Татар Дәүләт опера һәм балет академия театры директоры урынбасары Юрий Илларионов эстрада йолдызы Филлип Киркоровны судка бирде. Казанда март аендагы гастрольләре вакытында ике арада низаг чыгып, эстрада җырчысы аны “неврозлы кечкенә кара татар” дип атаган.
Эшне Вахитов район суды караячак. Әгәр Филлип Киркоров, чынлап та, мыскыл иткән дип тапса, суд аңа 80 мең сумга кадәр штраф салачак, шулай ук аңа бер елга кадәр төзәтү эшләре белән шөгыльләнергә дигән җәза чыгарылырга мөмкин. Дөрес, Филлип Кирковов та каршы шикаять язмакчы була дигән хәбәр бар. Әлегә судка ул тапшырылмаган гына.
Бу Филлип Киркоров белән җәнҗаллы вакыйганың беренчесе түгел. Ул журналистлар арасында пырдымсыз, дорфа кеше буларак мәгълүм. Һәм шундый дорфалыгыннан, күпчелек очракта, ул үзе үк зыян күрә. 5 ел элек “Дон газетасы” журналисты Ирина Ароянны мыскыллаганы өчен, Ростовтагы Дон суды Киркоровка 60 мең сум штраф түләтте.
Земфира БАТТАЛОВА
Армиядә бөер югалган
2008 елның ноябрендә Михаил Горшковны армиягә алып, Калининградтагы хәрби частька җибәрәләр. “Килү белән минем улымның кесә телефонын алганнар”, – дип сөйли аның әнисе Надежда Горшкова. Берничә көннән ул башка номердан шалтыратып, аяклары тартышуына һәм эче авыртуга зарлана. Өч ай эчендә Михаил хәрби госпитальдә өч төрле диагноз белән була. 2009 елның гыйнварында бер хәрби табиб аны УЗИ аша тикшерергә тәкъдим ясый һәм аның бер бөеренең урынында юклыгы беленә. Тикшерә торгач, бөернең оча сөяге зонасына төшүе ачыклана.
Калининград госпиталенең урология бүлеге мөдире моның тумыштан килгән авыру икәнлеген искәртә. Ләкин 13 февральдә хәрби табиблар комиссиясе егетне хәрби хезмәткә яраксыз дип таба һәм авыруны хәрби хезмәт вакытында килеп чыккан дип билгели. Нәтиҗә буларак, Михаил Горшков армиядән кайтарыла.
Шулай да район хәрби комиссариатында аңа бернинди компенсация тиеш түгел дип белдерәләр. Идел буе һәм Вахитов районнары комиссары, полковник Шамил Ханнанов сүзләренчә, егеттә гомуми авыру. Ул чагында страхование түләүләре каралмаган. Михаил әлеге караш белән килешмичә, үзенең шәхси эшен тикшерүне таләп итә. Ләкин 14 майда военкомнан рәсми җавап алына. Баксаң, армиягә чакырылучының шәхси документы бары тик эчке куллану өчен генә икән. Анда медицина сере һәм башка конфиденциаль мәгълүматлар бар. Аннан соң полковник гражданинның шәхси рөхсәтенә дә искәрмә ясый.
Михаил бу җавапка аптырый. “Мин бит рөхсәт иттем”, – ди ул. Әлеге солдатның мәнфәгатен яклаучы Казан хокук яклау үзәге юристлары военком җавабы белән килешмичә, Идел буе районы судына мөрәҗәгать итте. Судья Зәйтүнә Салихова хокук яклаучылар гаризасын нигезле дип тапты һәм хәрби комиссариатны Горшковның шәхси документлары белән танышырга мөмкинлек тудырырга, дигән карар чыгарды.
Табиблар ялгышы куркыныч
24 яшьлек Рамилә Галиева Саба район больницасы акушерларын җаваплылыкка тартмакчы. Аның фикеренчә, узган ел 25 февральдә бала тапкан вакытта табиблар баланы дөрес кабул итеп алмаган. Нәтиҗәдә, нәни кызчык сукыр, авырлыгы артмый, буйга үсми, аның әлегәчә суыру рефлексы юк.
2008 елның җәендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре Галиевага акушер-гинекология ярдәме күрсәтүдә кайбер чатаклыклар булуын ачыклаган. Ләкин әлегәчә табибларга җинаять эше кузгатылмаган.
2008 елның ноябрендә Рамилә Галиева, ярдәм сорап, Казан хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать итә. Документларны өйрәнгәннән соң, үзәк юристлары медицина хезмәткәрләре гамәлләрендә Европа Конвенциясе, шулай ук федераль законнарны бозу билгеләрен тапкан. Шунлыктан хокук яклаучылар суд-медицина экспертизасы үткәрүне таләп итте.
Чуашия Республикасының Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы суд-медицина экспертизасы бюросы төзегән акт әзер.
Аның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
– Галиевага бала тапканчыга кадәрге медицина күзәтүе тиешенчә үткәрелмәгән. Аерым алганда, куркыныч факторлар тиешенчә бәяләнмәгән.
– Бала тапкан вакытта диагностикада һәм медицина ярдәмендә хилафлыклар бар. Әйтик, клиник нәтиҗәләр чыгармый торып, бала табуны тизләтә торган укол кадалган. Моннан тыш, медицина белешмәләрендә бала турында бер генә мәгълүмат та язылмаган. Реанимация алымнары да соңарган. Иң мөһиме, операция ясау мәсьәләсе хәл ителмәгән.
Экспертлар фикеренчә, баланы кабул итү һәм аның бүгенге авыр хәле арасында бәйлелек зур. Баланың муен турысындагы умыртка сөяге зыян күрү сәбәпле, аның баш һәм арка миләре зарарланган. Кыскасы, вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелсә, мондый күңелсезлекләр булмас иде, дигән нәтиҗә чыгарылган. “Бу Саба район больницасы акушерларына карата җинаять эше кузгатуга нигез булып тора”, – ди Казан хокук яклау үзәге юристы Регина Шакирова.
Комментарии