Иске машинаны сатып

Премьер-министры Владимир автомобиль промышленностена ярдәм итүнең яңа формасын тәкъдим итә. “Ведомости” хәбәренә ышансаң, Премьер-министр иске автомобильләрне утильгә тапшыручыларга премия булдырмакчы. Әгәр ул гамәлгә куелса, 10 яшьтән дә өлкәнрәк автомобильләр өчен субсидия биреләчәк.

Кайбер рәсми булмаган чыганаклардан алынган хәбәрләргә караганда, бу премиянең суммасы 1000-1500 доллар чамасы. Дөрес, әлеге акчаны кулга тоттырмыйлар, аны бары тик яңа автомобиль, мөгаен, Русиядә эшләнгәннәрен генә сатып алганда гына сарыф итәргә мөмкин булачак.

Мондый субсидияләр яңалык түгел. Инде ул дөньяның күп илләрендә, аеруча Германиядә, Франциядә, Япониядә, Словакиядә, Италиядә, Австриядә һәм Испаниядә уңышлы кулланыла. Иң кечкенә дотация Япониядә – 1245 доллар. Ә Италиядә ул – 5 мең евро. Германиядә иске машинага 2500 евро бирелү нәтиҗәсендә яңа автомобильләргә сорау 40%ка үскән.

Ләкин экспертлар бу яңалыкка шикләнебрәк карый, чөнки Русиядә иске машиналарны утильгә чыгаруның эффектлы системасы бүгенгәчә булдырылмаган.

Армиядә үлүчеләр күп

Русия армиясендә сугыш һәлакәтләренә бәйле булмаган югалтулар элеккечә югары булып кала. Саклану министрлыгы хәбәренә караганда, корбаннарның күбесе үз-үзләренә кул салучылар. Инде быел гына да 158 солдат үлгән. Шуларның 83е үз-үзенә кул салган. Аеруча май аендагы статистика шомландыра. Бер ай эчендә 27 хәрбинең 14е суицид белән бу тормыштан киткән. Тагын 12се хәрби фаҗига корбаны булган. Бер солдат юл-транспорт һәлакәтенә эләккән.

Май аендагы шундый югалтулар узган елның августында Кавказдагы 5 көнлек хәрби конфликт вакытында булган югалтулардан аз гына ким. Ул чагында Грузия белән Көнья Осетия арасындагы низагта 48 хәрби, тагын ике солдат хәбәрсез югалган иде.

Узган ел Русия армиясендә сугыш белән бәйле булмаган сәбәпләрдән 425 кеше үлде.

Армиядәге проблемалар, үсмерләрнең гарипләнүе турындагы язманы 6нчы биттән укырга мөмкин.

Долларга алмашка

Дөньяда яңа валюта барлыкка килергә мөмкин. Шанхай хезмәттәшлек оешмасына (ШОС) кергән илләр шул хакта уйлана. ШОС илләре башлыклары җыелышыннан соң матбугат конференциясендә Русия Президенты : “Доллар үз функциясен үти алмады”, – дип белдерде. Һәм яңа резерв валютасы булдырырга кирәклеген ассызыклады. Бу тиз генә эшләнә торган гамәл түгел, ләкин киләчәктә рубльнең шушы валютага әйләнүе ихтимал, диде ул.

Әлеге Шанхай оешмасына Русия, Кытай һәм Азия илләре керә. Бу илләр үзара алыш-бирешне күбрәк резерв валютасында алып барырга кирәклеген искәртә.

Язмыш тотып алса….

Рио-де-Жанейродан Парижга очучы “Эйр Франс” рейсы һәлакәтеннән самолетка берничә минутка гына соңарып исән калган Италия гражданнары, ирле-хатынлы пенсионерлар Иоханна һәм Курд Ганталер фаҗигадән качып котыла алмады. Атлантик океанга мәтәлеп төшкән самолеттагы фаҗига аларны җирдә таба. Отпусктан өйләренә кайткан вакытта, алар утырган автомобиль идарәсен югалта, каршы якка килеп чыга һәм йөк машинасы белән бәрелә. Иоханна һәлак була, ә ире больницада авыр хәлдә.

АКШта тәмәкегә каршы яңа канун хупланды

АКШ сенаты тәмәке тартуга каршы чараларны тагын да кырыслату турында канун өлгесен хуплады. Канун тәмәке җитештерүче һәм аңа реклама ясаучы ширкәтләр эшчәнлегенә кагыла. Аның нигезендә тәмәкедә никотин азрак булырга, тәмәке рекламасы киметелергә тиеш.

Сәламәтлек саклау рәсмиләре бу канунны тәмәке ширкәтләренә каршы көрәштә зур җиңү дип саный. АКШта тәмәке тарту белән бәйле чирләрдән ел саен 400 меңләп кеше үлә.

Инде газетабызда хәбәр иткәнебезчә, көзен Русия парламенты да тәмәке тартуны чикләүче яңа законны карарга керешмәкче.

Гуантанамодан тагын 3 тоткын чыгарылды

АКШ рәсмиләре әйтүенчә, Гуантанамо төрмәсендәге тоткыннарның өчесе Согуд Гарәбстанына кайтарып җибәрелгән. Бу АКШ Президенты Барак Обаманың террорчылыкта шикләнелүчеләр ябып тотыла торган Гуантанамо төрмәсен киләсе ел башына ябу вәгъдәсен үтәүгә таба тагын бер адым.

Узган атнада Гуантанамодан барлыгы ун тоткын чыгарылды. Аларның дүртесе Бермудка, берсе Чадка, берсе Гыйракка һәм берсе хөкем итү өчен Нью-Йоркка җибәрелде.

Кубада урнашкан бу төрмәдә хәзер 229 тоткын кала. Алар арасында Яр татары Равил Минһаҗев та бар.

Губернаторлар эшсез калмагае

Русия Президенты Дмитрий Медведев үз төбәкләрендә эшсезлек дәрәҗәсен һәм хезмәт хакын вакытында түләүне күзәтеп бармаган губернаторлар вазифадан читләштереләчәк, дип белдерде. Бу хакта Президент үзенең федераль бүлгәләрдәге вәкилләре белән булган киңәшмәдә әйтте.

“Ил җитәкчелегенең төбәкләрдәге кризисларны чишү белән шөгыльләнүе кабул ителерлек хәл түгел”, – диде Медведев.

Комментарии