Ихтыярый-мәҗбүри түләүләр яки түзсен генә кесәләр!

Бүген баласын бакчага йөртергә җыенган ата-анага өстәмә керем чыганагы турында уйларга кирәктер, мөгаен. Айлык түләүләрдән тыш, һәр түгәрәк, театр, канцелярия әсбаплары, уенчыклар, ремонт, җиһазлар өчен түләүләрнең дә коллективта тәрбияләнеп үсәргә тиешле нәни гражданин (дөресрәге, әти-әнисе) җилкәсенә салынганын исәпкә алыйк. Аз керемле түгел, хәтта урта хәлле гаиләләр өчен дә бу чыгымнар саллы гына суммаларга җыела.

Заманага сылтау итеп, мәгариф учреждениеләрен дә “ирекле йөзүгә” чыгарып җибәрделәр. Янәсе, бу заманда акча ягы чамалы, тамак туйдыруы җиңел түгел, ни рәвешле яшәү ягын үзегез чамалагыз. Ә “чамалау” әлеге дә баягы ата-ана кесәсенә таба юнәлеш ала. Түләүләрнең тәүгесе баланы бакчага биргәндә ремонт һәм уенчыклар өчен өлеш чыгарудан башлана. Уртача 1500-2000 сумны тәшкил иткән сумманы бу максатка бирү яисә бирмәү ата-ананың үз иркендә анысы. Тик мин бирмәсәм, башкалар бирмәсә, акча кайдан җыелсын да ремонт ничек итеп ясалсын соң? Кешедән яхшы түгел дип түлисең. Гәрчә кесәңдә кычытып торган акчаң булмаса да. Иң кызыгы (әллә аянычымы?) – балаңны бакчага йөртү дәверендә ул ремонтлар бер генә тапкыр булмаячак әле.

Җиһаз белән тәэмин ителеш мәсьәләсенә килгәндә, анысы да башлыча ата-ана ярдәме белән генә хәл ителә. Төркемдәге уенчык шкафлары дисеңме, кием-салым урыннарымы – балалар өчен уңайлык тудыру дәүләт эше түгел хәзер. Тик бөлгенлекнең югары ноктасы йокы бүлмәләренә туры килә. Үсеп, формалашып кына килүче нәни организмның сәламәтлегенә менә шунда беренче зыян салына да инде. Узган җәйне балам йөргән төркемдә ремонт ясаганда караватларын күргәннән соң, йөрәгем кысылып куйды. Бушап беткән пружиналарда көч-хәл белән эләгеп торучы сеткаларга ятканнан соң бала идәнгә үк төшеп бетмәсен өчен, ул ятакларның кайсына – аркылыга, кайсына буйга такталар салып, бераз тигезләгәндәй иткәннәр. Тик алар өстенә урыны-урыны белән укмашып яки нечкә тукыма гына булып калган матраслар җәелгәннән соң да, ул караватларның җайга салынасы юк. Ә мендәрләрнең исеме җисеменә туры килмәвенә инде бер-ике ел гына да түгелдер: анда инде мамыкның әсәре дә калмаган. Тәрбиячеләр урын-җирне алып чыгып җилләтүдән дә әллә ни файда юклыгыннан зарлана. Җәйге эссе көннәрдә балалар тирләп-пешеп йоклап ятканда йокы бүлмәсендә тавык кетәклеге исе чыгуы турында ишетергә туры килде. Менә кайда ул төрле инфекцияләр чыганагы. Быел җәен ремонт ясарга дигән акчаны урын-җир алыштыру өчен тотарга дип ата-аналарга тәкъдим итмәкче булам. Безнең балалар үзебез өчен генә кадерле булып чыга бит. Моны инде хәзер бөтенесе дә аңлый, килешми калмаслар дип уйлыйм.

Ел саен балаларын мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөртү өчен байтак кына гаиләләрнең юлламаны сатып алуы сер түгел. Узган җәйне ул “кыйммәтле кәгазьләр”нең бәясе 30-35 меңнәр тәшкил итте. Шушы акчаның бер өлешен һәр бакчаның 2-3 төркемендәге урын-җирен алмаштыру өчен тотканда гына да берничә ел эчендә йокы бүлмәләрендә тәртип урнаштырып була бит. Түләүле юлламалардан кергән акча максатсыз кулланыладыр, диеп әйтәсем килми, алар барысы да рәсми рәвештә теркәлергә тиеш. Шулай эшләнәдер дә. Тик менә шул суммадан баланың үзенә дә турыдан-туры өлеш чыгарга тиештер, мөгаен.

Узган ел түләүләрдә барлыкка килгән, мантыйкка сыймый торган бер нәрсәгә тукталмый мөмкин түгел. Бу – айлык түләүләрнең абонент һәм туклану өлешләренә бүленүе. Бала бакчага йөрмәгән очракта да түләнергә тиешле 560 сумны тәшкил иткән абонент түләве баланың ел буе бакчага йөрү чорында аның өчен тотылырга тиешле чыгымнарны санаганнан соң килеп чыга икән. Шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү идарәсе белгечләре шулай аңлата. Абонент түләвенә коммуналь хезмәтләр, бакча кирәк-яраклары (ашханә, йокы бүлмәләре җиһазлары һ. б.), азык-төлек сатып алу керә. Йөрмәгәч, бала болардан файдаланмый бит, ата-ана нәрсә өчен түли булып чыга соң? Һичьюгы, ул абонент түләвен 788 сумның 560ы түгел, яртысы итеп булса да билгеләргәдер. Хәтта торак-коммуналь хуҗалыгында да, билгеле вакыт эчендә кеше үз фатирында яшәмәве турында белешмә алып килсә, кабат исәпләү ясала. Балалар бакчасындагы коммуналь хезмәтләр нәрсәсе белән үзенчәлекле икән?

Әйе, төрле юллар белән акча юнәтүгә корылган тормышта яшибез. Замана җилләре мәгариф учреждениеләрен генә читләтеп узмый. Бакчага – 788 сум, түгәрәк саен аерым 230-250шәр сум түләгәннән генә ярлыланмыйбыз. Әлегә, Аллага шөкер, ремонтка дип елына 1500-2000 сумны чыгарып салырга да күбебезнең хәленнән килә. Кирәк икән, ата-ана газиз сабые өчен башка чыгымнарны да күтәрә. Алар хакына яшибез бит, иң мөһиме – сәламәт булсыннар. Тик шулай да хөкүмәткә әлеге проблемаларга йөз белән борылырга вакыттыр. “Балалар – ил киләчәге” дип лаф орырга ярата безнең җитәкчеләр, дәүләт башлыклары. Тормышчан лозунгларга да еш кына сабыйларны кочакка алып, елмаеп төшәләр. Ә реаль эшләргә килгәндә балалар тормышы кайнап торган учреждениеләр читтә кала. Хоккей, футбол чемпионатлары, универсиадалар, олимпиадалар, эшлекле очрашулар, бизнес-проектлар, кыскасы, “глобаль” проблемалар әһәмиятлерәк алар өчен. Ә киләчәктә шәһәр, ил данын яклаячак нәни спортчылар, тормышны алып барачак һәм укытучылар, эшмәкәрләр һәм башкалар әлегә әти-әнисенең акчасына алынган уенчыклар белән, алар ук ремонтлаган биналарда уйный, тәрбия ала, бәхетле балачакта кайный.

Рәзинә ХӘСӘНОВА.

Яр шәһәре.

Кайтаваз

Гозеребез бар

Безнең гәҗит”тә “Байыйбыз” (15 апрель , 2009 ел) язмасын укыгач, мин дә халык зарын язарга булдым.

Авылыбыз Чистай районындагы зур хуҗалыклардан санала. Яртысы – яшендәгеләр. Урын өстендә ятучылар да күп. Медпунктта бер штат – фельдшер Рузалия Шәрипова гына эшли. Вазифасын озак еллар дәвамында намус белән башкара. Идәнне дә үзе юа, уколын да ясарга кирәк, өйдәге авырулар янына да барасы бар. Районга да ике көнгә бер чакырып торалар үзен. Кайчан чыкма, медпункт бикләнергә мәҗбүр. Шуңа гаҗәпләнәм: ни өчен авылның гади эш кешесенә иң кирәкле кешене – шәфкать туташларын кыскарталар?! Икенче медигыбыз Хөрия Низамованы эштән алдылар. Шуларга түләр өчен, Татарстаныбызда 5 мең сум акча таба алмыйлар! Мин моны авыл халкыннан көлү, дип аңлыйм.

Районга барулары – үзе бер газап. Автобус йөрми, больницасына керсәң – чират. Авылда чирләсәң, ахыр чиктә үләсе генә кала. Бер кеше барысына да каян өлгерсен инде!

Телевизордан көн дә хоккей күрсәтәләр. Менә акча кая китә! Түрәләрнең синең авыруың турында уйларга вакыты юк.

Без, авыл халкы, Хөрия Низамованы эшенә – медпунктка кайтаруларын сорыйбыз.

Ясирә ВӘЛИЕВА.

Чистай районы, Яуширмә авылы.

Үлем хәлендә без

Белгәнебезчә, 2009 ел Спорт һәм сәламәт яшәү елы, дип игълан ителде. Әлбәттә, бу бик әйбәт нәрсә, сәламәтлек һәркем өчен кадерле. Ләкин күрә торып туган телең үлеп барганда, спорт белән шөгыльләнәсе килеп тормый шул. теле – туган телебез турында күпме язып торалар, сөйлиләр, әллә нинди чаралар үткәреп карыйлар – нәтиҗәсе юк. Казанда “Үзебез” дигән яшьләр төркеме “Без татарча сөйләшәбез” акциясендә, бик кирәкле нәрсәләрне күтәреп чыкты. Хәтта телен күләмендә икенче дәүләт теле итү турында хыялланып, имзалар да җыеп йөрделәр, бугай. Ләкин алар күпме генә тырышса да, телебез һаман да аяныч хәлдә. Урамда очраклы рәвештә генә балаларның татарча сөйләшкәнен ишетсәк, сөенечтән күңел тула. Менә нинди чиккә килеп җиттек. Күреп торабыз: Мәскәү дә үзенең мәкерле планнарын кылып тора. Җәмәгать, шәһәр, район үзәкләре урамнарында бер татарча язылган сүз калмады. Бу бит үзебезнең татарлар эше. Кая гына барсак та, урыс сөйләменә маңгай белән бәреләбез. Шушы да булдымы “дәүләт теле” дип аталган туган телебез? Моңа кем гаепле?

Үзебезнең Татарстанда, ура кычкырып, “Бердәм Русия” дигән партия төзеп яттылар, бу – шуның “шатлыклы” нәтиҗәсе.

Кайчандыр Рәсүл Гамзатов: “Әгәр туган телең иртәгә бетә дисәләр, мин бүген үк үләргә риза”, – дип юкка гына әйтмәгән шул. Нинди мәгънәле сүзләр!

Хәзер үзем дә шул хәлдә.

Салих МИҢНЕГӘРӘЕВ,

Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты.

Без кемнәр?

Язмам, җәмәгать, төп хөкем чыгаручы депутатларыбыз турында. Монда Русия Дәүләт Думасы һәм шулай ук Дәүләт Советы да керә.

Беренчедән, дәүләт хөкемнәрен һәрбер гражданин үтәргә тиеш. Үтәдең икән, тыныч яшисең.

Сорау: ә нигә хөрмәтле депутатларыбыз үзләренә яраклаштырылган хөкем чыгара соң? Мәсәлән, депутатларның кагылгысызлыгы хакында. Әгәр халык депутатны сайлады икән, нигә хөкемнән куркырга. Димәк, алар күңеле пакь түгел.

Үзебезнең Дәүләт Советына 3-4 чакырылышка депутат булып сайланучыларның кайберсе бөек язучы, шагыйрь. Аларның фамилиясен язып тормыйм, барыбызга да мәгълүм.

Сорау: иң түбән Русия буенча каян алынды соң? 2300 сум! Бер акыллы депутат үзенең этеннән күпме чыгымнар санаган. Монда сукбайны да кертергә була. Эткә кием кирәкми, тору урыны урамда, ашарга базардан сатып алган сөяк тә җитә.

Сорау: иң түбән пенсия нинди расчеттан алынды? Гомер буена колхозда, совхозда эшләгәннәргә шулай ук 2500-3000 сум пенсия. Җавабы: акыллы депутатларыбызның этенә саналган айлык бәя.

Сорау: шушы 2300 сум хезмәт хакы һәм 3000 сум пенсия халыкка җитәме? Шушы сумма фатир өчен түләргә, газга, суга, киемгә, ашарга җитәме, хөрмәтле депутатлар? Әле бит өстәвенә мунчага кереп юынасы да бар. Ә иң арзаны – 80 сум. Нигә, хөрмәтле депутатлар һәм җитәкчеләр, безне этләрегез белән тиңлисез?

Һәрберебез эшләгән кеше, хөкүмәткә файда китердек. Мин 16 яшемдә эшли башладым. 17 яшьтән 28 яшькә кадәр шахтада эшләдем. Аена 550 тонна күмер чыгара идем. Елына, ә 11 елга күпме була?! 22 ел кошчылык фабрикасында эшләдем. Читтән торып техникум тәмамладым. 1998 елдан лаеклы ялда. Лаеклы ялда булсам да, мәдрәсәдә укып үзебезнең авылда имам вазифасын башкарам. Хөкүмәттән коттедж да, иномарка да, оклад та сорамыйм. Халыкка үгет-нәсыйхәт бирергә тырышам. Урламагыз, җитәкчеләр һәм депутатлар кебек, кеше өлешенә кермәгез дим. Зина кылмагыз, җитәкчеләр кебек миһербансыз булмагыз дим. Әйтегез, җәмәгать, хөкүмәт миннән файда күрәме? Үзегез нәтиҗә ясагыз.

Хөкүмәткә аена бер депутат, ким дигәндә, 500 мең сумга төшә бит. Ә аннан ни файда?

Өстә язганча, кайберәүләр инде 20 ел тирәсе депутат. Берсе дә без бу байлыкка лаекмы дип әйтми.

Җәмәгать, Аллаһы Тәгалә кешене өч нәрсәдән яратты. Тәнебез, җаныбыз һәм нәфесебез. Шайтан дигән мәлгунь һәрвакыт нәфескә бәйләнә. Нәфесебезгә хуҗа булмадык икән, Алла сакласын, кешелек сыйфатын югалтуыбыз бар. Депутат – нәфес колы. Ә нәфес колларыннан өметеңне өз, җәмәгать. Аракы эчкән кайберәүләр тәүбәгә килә, ә нәфес коллары тәүбәгә килми.

Аллаһы Тәгаләбез барчабызга да сабырлык, түземлек насыйп әйләсен иде. Амин.

Галимҗан хәзрәт Корбангали ЗАКИРОВ.

районы, Ленино-Кокушкино авылы.

Комментарии