- 17.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Архив
Кырымтатар җырчысы Җамаланың «Евроведение» бәйгесендә җиңүе Кремль пропагандасының чын көчен дә күрсәтте, татар милләтендәге юшкынны да өскә чыгарды.
Җамала (Сусанна Җамалетдинова) «Евровидение»дә җиңгәч, татар дөньясында милләтме, әллә Мәскәүме дигән дилемма калкып чыкты. Үзләрен татарның яшь җырчылары рәтенә куючы кайберәүләр бәйгедә кырымтатарларның ачы язмышына багышланган җыр башкарылганлыгын бөтенләй белми калган. Татар җырчылары арасында Сергей Лазаревка гына мәдхия укучылар да шактый.
Кырымтатар кызының «Евровидение»дә катнашу мөмкинлеге турында сүз чыгуга ук Русиядә «сәяси җыр»га каршы пропаганда башланды. Аңа Дума депутатлары, сәясәтчеләр кушылып, Җамаланы бәйгегә керттермәскә тырыштылар. Кремль теләге белән оештырылган халык миен юу да тәэсирсез булмаган: билгеле шәхесләр арасында «Евровидение» сәхнәсен сәясәт кыры белән тиңләүчеләр шактый.
Әйтик, Русиядә бәйге комментаторлары финал барышында Җамала башкарган җырның мәгънәсен аңлатып, «бу җыр миграция, яхшы тормыш эзләп үз ихтыяры белән күченеп йөргәннәр хакында», дип сөйләде. Җамаланың «1944» дип исемләнгән җыры исә аның гаиләсе мисалында кырымтатарларның 1944нче елдагы сөргене, туган илләренә кайта алмаулары, сагыш һәм туган җиренә халыкның сүнмәс мәхәббәте хакында иде. Моны кемдер сәясәт дип атаса, бу бик дөрес сәясәт дип атарга да буладыр.
«Россия 1» телеканалында финалдан соң оештырылган сөйләшүдә «Җамала блестяще спела, но Лазарев лучше. Россия, вперед!» дигән рухта чыгышлар яңгырады. Студиядә булган төрле чыгышларда пропаганда чиренең никадәр көчле булуы сизелеп торды. Үзенең таланты, кабатланмас дүрт октавалы көчле тавышы, туган халкына мәхәббәте һәм тугрылыгы белән Җамала барлык киртәләрне җимереп җиңү яулады һәм, һичшиксез, дөнья күләмендә татарны күтәрде, Кырымда авыр көннәр кичереп яшәгән тугандаш халкыбызның рухын тагын да ныгытты.
Социаль челтәрләрдә исә чираттагы «Евровидение-2017» конкурсы инде Украина Кырымында узарга тиеш, дип яза башладылар.
Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл: «Бу җиңү кырымтатарларга тагын да бер этәргеч була, барлык дөньяга халыкның фаҗигасен таныта. Безгә булышырга омтылган Европа илләре өчен тагын бер сигнал була», – диде.
Мюнхен шәһәрендә яшәүче журналист, «Азатлык» радиосының элекке мөдире Фәрит Иделле (Аги) гаиләсе белән ярымфиналны да, финалны да караган. Җамалага тавыш биргәннәр.
«Мин дусларыма шаяртып: «Телефон төймәләрен җыя-җыя бармаклар да авыртты һәм кесәгә дә зыян килде», – дип язып та җибәрдем. Җамаланы кайберләре сәяси бер җыр иде дип тәнкыйтьли, әмма аның җиңүе уңай бер адым булды. Бу сәясәт түгел, ә кырымтатарларның фаҗигале язмышын чагылдырган бер җыр иде. Минемчә, андый җырлар да кирәк, көлке һәм шаярулар белән генә тормышны үткәреп булмый. Дөньядагы бүгенге хәлләрне күз алдында тотканда, андый тәнкыйтьле җырлар бигрәк тә кирәк.
Бу җыр татарларны берләштерүгә өлеш кертерме, әллә юкмы – анысы икенче мәсьәлә. Кешенең хәтере бик кыска ул, бер җанланып китә дә, соңыннан онытыла. Татарстанның суверенлыгы игълан ителгәндә нинди җанлану булганны онытмыйк, әмма бүгенге хәлне искә төшерсәк, ул көннәрнең эзе дә калмады, дип әйтергә була.
Бу җырның кырымтатарлар алдында торган проблемаларны күтәрергә файдасы булыр, дип уйлыйм. Әмма бу милләтнең хокукый һәм мәдәни ихтыяҗларын чишәргә файдасы булырмы? Хәзер кырымтатарларның хәле бигрәк тә кыенлашты, яман хәлдә алар, бернинди ирекләре дә юк. Хәбәрләрдә Кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары (Ильми Умеров) өендә тентү үткәнен, кулга алуны күрсәттеләр. Хәзер кырымтатар өчен башын күтәргән кешене изәләр, әмма бер уңай ягы бар – Украина кырымтатарларның мәнфәгатьләрен яклый башлады кебек», – ди Фәрит әфәнде.
Швециядә яшәүче хокук белгече, татар җәмгыяте активисты Түркәр әфәнде Соуккан Җамала җиңүеннән соң социаль челтәрләрдә татарларның Украинага һәм Җамалага каршы фикер белдерүенә нык аптыраган.
«Мин бәйге көнне Җамаланың җиңүен теләп иртән 9да, көндез 12дә, кич 6да Фейсбукта чәчәкләр куйдым, аңа уңышлар теләдем. Җиңгәч тагын бер тапкыр чәчәк куйдым. Җамала башкарган җырның нигезендә минем бик яраткан «Алуштадан искән җилләр» дигән җыр ята, аның сүзләрен дә беләм, җырлаганым да бар. Мин бу бәйгедән соң социаль челтәрләрдә казанлыларның Украинага каршы булуларын укып гаҗәпләндем. Ничек инде, татарлар Украинага һәм Җамалага каршы? Җамала, бер яктан, Украина вәкиле, әмма аның үзенең кырымтатар һәм Кырым тарихы белән бәйле булуы һәм бу җырны зур сәхнәгә алып чыгуы – ул зур әһәмияткә ия», – ди Түркәр әфәнде.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Җамала өчен тавыш бирүен белдерде. «Куанабыз. Андый сәләтлеләр киләчәктә дә туа торсын иде. Европа дәрәҗәсендә җиңүче кызлар тугач, димәк, милләт яши, аның киләчәге бар. Андый сәләтләр милләтнең иң югары нокталары, дип саныйм мин. Әйе, анда сәясәт бик күп, әмма бу инде оештыруга кагыла. Ә татар милләте вәкиленең теләсә кайсы чарада катнашуы үз милләте тарафыннан яхшы кабул ителә», – диде Закиров.
Русия ислам институты (РИУ) ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин: «Евровидение» – икенче сортлы чара, музыка дөньясында аның әһәмияте юк. Аның форматы бераз сәеррәк, бигрәк тә Европада. Алар үз идеяләре белән инде акылдан шаша. Дөрес, Җамаланың катнашуы бик әйбәт, җыры да яхшы. Әмма хәзер күп нәрсәне сәясәт белән бәйлиләр, бу хәл булырга тиеш түгел», – ди Рәфыйк әфәнде.
Татарстандагы кайбер яшь татар башкаручылар «Евровидение»дә кырымтатар кызы катнашуын белмәгән дә. Азатлык сораштырган кешеләрнең күбесе Русия өчен чыгыш ясаган Сергей Лазаревка тавыш биргән. Яшь җырчы Илнар Зәйнетдинов Җамаланы «агач» белән чагыштырды.
«Украина җиңде, дисез. Украина ни өчен җиңде? Безнең Лазарев ничек матур җырлады, матур биеде. Аның тавышы матур, хәтта бөтен Европа аның өчен тавыш бирде. Аның эффектларын, мин башым китеп, бу балакай ничек барып төшми икән, дип карап утырдым. Ә теге Украинаныкы инде, бер «агач» чыкты да, «дерево жизни» имеш», – ди Зәйнетдинов.
Яшь башкаручы Рүзәл Гыйльфанов та өстенлекне Лазаревка бирә: «Мин беренче урынга Лазеревны куяр идем. Икенче урында Украина җырчысы Җамаланы. Тавышы көчле булса да, эффектлар буенча Лазерев әйбәтрәк бит инде. Менә Җамала бер урында гына басып җырлады. Миңа калса, «Евровидение» өчен беренче урынлык түгел. Беренче урында инде, әлбәттә, безнең Лазерев булырга тиеш», – ди ул.
«Батырлар» тапшыруын алып баручы, видео төшерү ширкәте башлыгы Айдар Шәймәрданов әлеге җыр бәйгесендә сәясәт зур урынны ала, дип саный. «Бүген «Евровидение»дә тавыш бирүләр ниндидер сәяси күзлектән чыккан мәсьәләләрне күздә тота. Бу сәяси мәсьәләләр ачыклау проекты, җыр бәйрәме булмады, минемчә», – диде Айдар.
Тамада һәм җырчы Рамил Хәйретдинов Җамала җырлары белән моңа кадәр бөтенләй таныш булмаган: «Аның кырымтатар икәнен белгәч, бик сөендем. Лазаревның беренче урын алмавы – аяныч. Әмма кырымтатар беренчелекне яулагач, үзенә күрә бер сөенеч», – ди ул.
Байбулат ДӘҮЛӘТ, Дилявер ОСМАН, Наил АЛАН
Кашапов утырган төрмә башлыгы эшеннән алынган
Коми республикасы матбугат чаралары хәбәр итүенчә, 11нче майда Ухта шәһәрендәге 19нчы колония башлыгы Юрий Амосовка карата прокуратура җинаять эше кузгаткан.
Амосов 2014-15нче елларда 20 тонна тимер-томыр урлауда гаепләнә. Төрмә җирлегеннән чыгарылып сатылган әлеге тимер-томырны тикшерү комитеты 100 мең сумга бәяләгән. Тикшерүчеләр урлашуда катнашлыклары булган башка кешеләрне эзләү белән мәшгуль.
Чаллы һәм Татарстанның югары мәхкәмәләре карарыннан соң татар милләтпәрвәре Рафис Кашапов Минзәлә төрмәсеннән Комидагы нәкъ шушы колониягә озатылган иде. Анда тотылганда Кашаповка «төрмә тәртипләрен санламаучы» мөһере сугыла. Гаилә әгъзалары Чаллыдан 1200 чакрым юл узып Ухта каласына очрашуга дип килсә дә, колония башлыгы аларга очрашырга мөмкинлек бирми.
Адвокат Руслан Гарифуллин Коми прокуратурасына Кашаповның хокуклары бозылу турында шикаятьләр юллый. Анда колония башлыгы Амосов тарафыннан күп кенә кануннарның, төрмә кагыйдәләренең бозылуы бәян ителә. Әлеге шикаятьләрнең ни дәрәҗәдә каралуы, тикшерелүе хакында әлегә мәгълүмат юк.
Гарифуллин үзе Амосовның вазифадан алынуын үз шикаятьләре белән бәйләми.
Апрель аенда Рафис Кашапов Ухтадагы Бельгоп-19 колониясеннән кырыс режимлы Микунь төрмәсенә озатылды.
Русиядә сәяси шымчылык чәчәк ата
2007нче елдан бүгенгә кадәр Русиядә хокук яклаучылар, активистлар өстеннән 352 шымчылык итү очрагы теркәлгән. Бу хакта «Агора» халыкара хокук яклау төркеме сәяси шымчылыкка багышланган хисабында игълан итте.
«Русия күзәтү астында» дигән документта соңгы 10 ел эчендә теркәлгән барлык очраклар да тупланган. Авторлары – юристлар Дамир Гайнетдинов һәм Павел Чиков.
Хисап матбугат чараларына һәм башка ачык чыганакларга, шулай ук мәхкәмә департаменты мәгълүматларына нигезләнгән. Хисапта шымчылык итү, күзәтеп торуның төрләре: телефоннарны тыңлау, социаль челтәрләрдә шәхси битләрне «ватып керү», видеокүзәтү, Эчке эшләр министрлыгының экстремистлыкта шикләнгән затлар турында мәгълүмат туплаучы «Сторожевой контроль» хезмәте аша контрольлек итү дә күрсәтелгән.
2014нче елда иң күп шымчылык итү ачыкланган – 177 очрак. Хисап авторлары моны Русия Кырымны кушкач кырымтатарларны күпләп тоткарлаулар белән аңлата.
«2000нче еллар уртасына Русиядә, гомумән алганда, сәяси һәм гражданлык активистлары, хокук яклаучыларга карата комплекслы контрольлек итү системасы булдырыла һәм ул алга таба камилләштерелә генә», – ди хисап авторлары.
Салымнарны арттыру турында сөйләшүләр бара
Дүшәмбе көнне «Уолл Стрит Джорнал» басмасында «Русиядә президент сайлавыннан соң салымнар артачак» дигән мәкалә чыккач, Дәүләт Думасының бюджет һәм салым комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Катасонов хөкүмәттә салымнарны арттыру турында сөйләшүләр баруын раслады. Икътисади үсеш һәм Финанс министрлыклары моны кире какканнар иде.
Салым системасын тулысынча үзгәртү турында сүз бармый, диде Катасонов. Хөкүмәт физик затлардан алынучы салымны керемнең күләменә бәйләп арттырырга (прогрессив система) тәкъдим итә. Аз керемле кешеләрдән салым азрак, байлардан күбрәк алыначак. «Байлар керемен шулай итеп ярлыларга тотарга мөмкин булачак», – дип белдергән комитет рәисе урынбасары.
«Уолл Стрит Джорнал» басмасы, Русия хөкүмәтендәге чыганакларга нигезләнеп, физик затларга салынучы салым 13 проценттан 20гә кадәр артачак, дип язып чыкты. Моннан тыш прогрессив арттыру кертелергә мөмкин. Боларны Русия хөкүмәте 2018нче елдан соң гамәлгә ашырырга җыена, дип фараз кылына.
Германия Русияне быелгы Олимпиадага бармаска чакыра
Германиянең спорт оешмалары вәкилләре Русия спортчыларының допинг куллануын «коточкыч» дип белдерә. Алар Русияне Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарыннан читләштерергә чакырды һәм Русия спортында допинг куллануга карата җәнҗалга ризасызлык белдерде.
Германиянең җиңел атлетика федерациясе президенты Клеменс Прокоп бик җитди гаепләүләр турында сүз бара, дип әйтте. Аның фикеренчә, Русиядә «даими рәвештә» допинг кулланылганга ил командасына Рио-де-Жанейрода булачак уеннарга «бармау яхшырак булыр иде».
Германия Олимпия спорты берлеге идарәсе рәисе Михаэль Феслер Русия рәсмиләренең даими рәвештә допинг тикшеренүләре нәтиҗәләрен күрмәмешкә салышу турындагы хәбәрләрне җәнҗаллы дип бәяләде. «Әлеге хәлләр бөтен Олимпия хәрәкәтенә суга», – ди ул. Феслер WADA, ягъни Бөтендөнья допингка каршы оешма, бу хәлләрне кичекмичә тикшерергә тиеш, дип тә саный.
Бу белдерүләргә кадәр «Нью-Йорк Таймс» газетасы Мәскәүдәге допингка каршы лабораториянең элекке җитәкчесе Григорий Родченков мәгълүматлары нигезендә язма бастырган иде. Мәкаләдә Сочидагы кышкы Олимпиада вакытында дистәләрчә Русия спортчысының яшертен дәүләт программасы нигезендә допинг куллануы турында языла. Русия спорт министры Виталий Мутко бу гаепләүләрне кире какты, илгә каршы мәгълүмат сугышы дип бәяләде. Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков исә Родченков сүзләрен «качкынның нахак гаебе» дип атады.
«Патшаларга һәйкәл кую белән мавыгырга ярамый»
Казанда Әби-патшага һәйкәл кую-куймау мәсьәләсе кыза. Галим Илдус Заһидуллин фикеренчә, Екатерина II татар-мөселманнарны үз максатларында куллану өчен аларга ташламалар ясарга мәҗбүр булган.
Әби-патшага Казанда һәйкәл кую-куймау мәсьәләсе куера бара. Дөнья татар яшьләре форумының әлеге һәйкәл өчен үткәрелә торган бәйгене туктануы сорап, 5 майда шәһәр хакимиятенә язган үтенече җавапсыз кала. Ул арада социаль челтәрдә билгеле кешеләр имзалаганын күрсәтеп Әби-патшага мәдһия хатлары таратыла. Фейсбуктагы «Tatarlar Deutschland» («Татарлар Германия») төркемендә Гаяр Шабанов «России бог послал Екатерину» дигән язма урнаштырды.
«Екатерина – Русия патшалары арасында Бөек дигән исемне йөрткән берәү генә», «Ул идарә иткән вакытны «Алтын чор» дип атыйлар», «Ул Русиядәге халыкларны һәм традицион конфессияләрне берләштерде», «Нәкъ Екатерина эпохасында Кырым Русиягә кушылды», «Тарихчылар һәм тикшеренүчеләр Екатерина Сталин кебек урыс булмаса да, Сталин кебек ул рус дәүләтчелегенең бер үзәккә туплану һәм урыс цивилизациясенең омтылышы символын гәүдәләштерә», «Бүгенге Русия Екатерина идарә итә башлаган вакытка ошаган», дигән юллар да бар бу язмада.
Аны имзалаучылар арасында Русия язучылар берлеге әгъзалары арасыннанан да кешеләр, төрле иҗтимагый фондларның вәкилләре, шул ук вакытта исемнәре билгеле татарлар: мөфти Тәлгать Таҗетдин, пенсиядәге генерал Мәхмүт Гәрәев, Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилева, Русиядә Татарстан вәкиле булып эшләгән Назиф Мириханов һәм башкалар да бар дип күрсәтелгән.
«Азатлык» шалтыраткач, Мириханов әлеге язма турында беренче тапкыр ишетүен белдерде. Әби-патшага кагылышлы бернинди белдерүләрне дә имзаламаган ул. Аның уйлавынча, бу язма «Дань памяти» дип аталган фонд вәкиле Гаяр Шабанов тарафыннан язылган һәм ул попечительләр советына кергән татарларны «әйдә ярар, дип» кертеп кенә куйган. «Чулпан Җәлилова да, Тәлгать Таҗетдин дә, Мәхмүт Гәрәев та бу фондта попечительләр советында», – ди Мириханов.
«Азатлык» Шабанов белән әлеге язма турында Фейсбук аша сөйләшергә тырышып караган иде, әмма язышулар уңай нәтиҗә бирмәде.
Татарстан галимнәре арасында, аерым алганда, Тарих институтының иң яңа тарих бүлеге башлыгы Радик Салихов, Дөнья яшьләр форумы белдерүеннән соң «Реальное время» сайтына «Казанның татар бистәсендә яшәүчеләр 100 ел узгач та аны җылы хисләр белән искә ала, чөнки нәкъ Әби-патша аларга бу гаҗәеп мәчет төзергә, сәүдә-эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә, идарә органнарында катнашырга мөмкинлек бирә», – дип белдерде.
Казанда һәйкәл шау-шуы күтәрелгәч Русия мәгълүмат чараларында да, шулай ук ТНВ каналында да Әби-патшаны мактаган материаллар ешрак күренә башлады.
«Азатлык» Тарих институтының яңа тарих бүлеге башлыгы, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин белән Әби патша чорындагы вазгыять, татар-мөселманнрга «игелек кылуының» төбендә нәрсә ятуы турында сөйләште.
«1755нче елда Батырша, мулла буларак, беренче тапкыр мөселман халыкларына яшәгән төбәкләрен христианнардан азат итү, дәүләт төзү фикере белән чыга, махсус мөрәҗәгать тарата. Моңарчы татарларның баш күтәрүләрендә җитәкчеләр затлы нәсел вәкилләре булса, беренче тапкыр хакимияткә каршы көрәшнең баш идеологы буларак мулла күтәрелә. Батырша восстаниесе башланмас борын ук диярлек Оренбург губернаторы Неплюев тырышлыгы белән бастырыла. Әммә хөкүмәт шушы хәлдән соң тиз арада татарларны изүне йомшартырга юнәлдерелгән берничә указ кабул итә.
Тарихчылар шушы вакыттан хөкүмәтнең исламга карашы «уңай» якка үзгәрүен билгелиләр. Чөнки хакимият исламның мөселманнарның берләштерүче җиңеп булмаслык көчле идеология икәнен таный, хезмәттәшлеккә барырга кирәклеген аңлый.
Шушы хәл ителгән мәсьәләне хокукый яссылыкка күчерү Екатерина Икенчегә (1762-1796) насыйп була. Без Әби патшаны 1764нче елда Чукындыру конторасын япканы өчен мактыйбыз. Бу оешма 1731нче елдан бирле эшләү дәверендә Урта Идел төбәгендә мукшы, мари, удмурт, чуаш халыкларның күпчелеген чукындыруга ирешә. Мөселманнарны чукындыру, төрле матди кызыксындыру чаралары булуга карамастан, алга бармый. Бер сүз белән әйткәндә, бу оешма эшчәнлеге тирә-юньгә иҗтимагый тотрыксызлык, мөселманарда һәм башка халыкларда ризасызлыкны көчәйтә. Әби патша шушы оешманы ябып куя», – ди Заһидуллин.
Галим фикеренчә, Әби патша динне үз максатлары өчен кулланып булганлыгын аңлый һәм үз сәясәтен үткәрү өчен аны куллана да.
«Урта Идел төбәгендә авыл җирләрендә мәчетләр төзергә 1744нче елда ук рөхсәт бирелә. Екатерина II 1773нче елда дин иреге турында фәрманга кул куя. Бу фәрман татарларга шәһәрләрдә мәчетләр төзүгә юл ача, киләчәктә дәүләт һәм мөселманнар арасындагы үзара аңлашып яшәү мөнәсәбәтләренең хокукый нигезенә әверелә. Әби патша 1780нче елларда Казах даласында Русиянең сәяси йогынтысын көчәйтү өчен татар мөселман руханиларын мулла, писарь итеп солтан җәйләүләренә җибәрә. 1789нче елда шушы ук максат белән «Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургияне» төзи.
Оренбург губернаторы барон Игельстром губерна мөселманнарының дини, гаилә тормышын күзәтүче һәм килеп чыккан һәртөрле ызгышларны хәл итүче, мулла булырга теләгән кешеләрдән имтихан алучы һәм башка эшләр башкаручы оешма турында проект эшли. Бу тәкъдимнәрдән Екатерина II булачак муллалардан имтихан алуны гына калдыра һәм «Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия» округына Таврия (кырым) өлкәсеннән кала мөселманнар яшәгән барлык өлкәләрен кертә. Ул Русиядә муллалар итеп хакимияткә лояль булган кешеләрне генә билгеләтә башлый, мөселман руханиларын сәяси эшләрдән читләштерә. Бу традицияне урыс патшалары, Русиянең хәзерге җитәкчелеге дә саклый», – ди Заһидуллин.
Һәйкәл кую-куймау мәсьәләсенә килгәндә, ул Әби патшаны күренекле дәүләт эшлеклесе итеп кенә карарга кирәк, дип әйтә. «Башкача мөнәсәбәт фәнни яктан да, сәяси яктан да дөрес булмас. Русиядә һәйкәл кую гомер-гомергә сәясәт белән бәйле булган. Патшаларга һәйкәл кую белән мавыкмаска кирәк», – ди галим.
Заһидуллин фикеренчә, әгәр Казан шәһәренең архитектура һәм монументаль сәнгатьне үстерү программасы булса, бүген Әби патша һәйкәле белән мондый каршылыклы хәл дә килеп чыкмас иде.
«Һәйкәлләрдә Казан беренче чиратта Татарстанның башкаласы, татарларның милли-мәдәни үзәге буларак ачылса иде. Әле шушы төбәктә үсеп, эшләп, дөньякүләм ачышлар ясаган, уңышларга ирешкән шәхесләребез күпме. Шушы төбәк кешеләре һәм халык өчен зур эш күрсәткән шәхесләргә һәйкәлләр куюны да традициягә әверелдерәсе иде», – ди Заһидуллин.
Аның фикеренчә, иң беренче чиратта, Олугъ-Мөхәммәднең улы – Казан ханлыгын оештырган Мәхмүт ханга һәйкәл соралып тора. «Казан ханлыгы күчмәннәр дәүләтенең дәвамы булган. Казанда бүгенге көнгә кадәр бер генә җайдак һәйкәле дә юк. Бу гасырлар буе килгән рухның өзелүен чагылдыра. Гомүмән алганда, һәйкәлләр мәсьәләсенә системалы якын килеп, киңәшеп эшләү мәслихәт», – ди Заһидуллин. Җамаланың җиңүе татарда дилемма тудырды,

Комментарии