- 17.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Архив
1944нче елның 18нче мае. Илебез тарихында бу көн кара тамга белән билгеләнгән. Кырымтатарларга «сатлыкҗан» аты тагып, аларны өйләреннән, туган җирләреннән сөргән, якыннарыннан аерган, бөтен бер милләткә пычрак аткан көн бу.
Сталин фәрманы буенча, 200 меңгә якын кырымтатары, балалар, картлар һәм хатын-кызлар, ә сугыштан кайтканнан соң ирләр дә, мал йөртә торган вагоннарга төялеп, Үзәк Азиягә сөрелә. Юлда барганда һәм сөргеннең беренче елларында халыкның яртысы кырыла. Исән калган яртысы, бер хөкемсез «җинаятьче» ярлыгы тагып йөрергә, бетмәс-төкәнмәс тентүләрдән торган тормыш алып барырга мәҗбүр була. Тик көчле рухлы милләтне сындыра, тамырын корыта алмыйлар. Кырымтатарлар үзләренең нахакка гаепләнгән булуын исбатлый ала. Милли активистлар 1989нчы елда СССР Югары Советында 1944нче елгы депортацияне кырымтатарларга каршы уздырылган геноцид дип танытуга ирешә. Шуннан соң гына аларга туган җирләре Кырымга кайтырга рөхсәт ителә башлый.
1994нче елдан башлап, 18нче майны депортация корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтәбез. Быел АКШ, Төркия, Румания һәм Украинада да искә алу чаралары үтте. Вашингтонда «Тагын бер фаҗиганы булдырмау: кырымтатарларның хәле» дигән темага очрашу узды. Анда Украинаның АКШтагы илчесе Валерий Чалый, Украина мәгълүмат сәясәте министры урынбасары Әминә Җәппар катнашты. Әминә Җәппар килүчеләргә Кырымда соңгы тентүләр һәм кулга алулар, ике ел дәвамында булган эзәрлекләүләр һәм басым турында сөйләде. Министр урынбасары дөнья җәмәгатьчелеген «Европа үзәгендә милли нигездә тагын бер геноцидка китерә алган хәлләргә күз йоммаска» чакырды. Украина илчесе, «Евровидение» бәйгесендә Җамаланың беренче урынны алуы дөнья игътибарын Кырым һәм Украинага юнәлтте, диде.
2014нче елның мартында Русиягә кушылганнан соң Акмәчеттә матәм җыеннары уздыру тыелды. Шулай да кырымтатарлар депортация көнен искә алуны үзенең изге бурычы дип саный. Быел яшьләр, сөргеннең 72 еллыгына багышлап, Чатырдаг тавына менде, анда байраклар кадады. Матәм чарасында өч меңнән артык кеше катнашкан. Казандагы Бөтентатар иҗтимагый үзәге дә елдагыча 18нче майда митинг уздыра. 17 сәгатьтә Казан шәһәренең Ленин бакчасында репрессия корбаннары истәлегенә ачылган һәйкәл янында (Лобачевский урамы) милләт язмышына битараф булмаганнарны көтеп калалар. Чараны үткәрү өчен Казан Башкарма комитетыннан рөхсәт алынган.Белешмәләр өчен телефон: 89046618534.
«Азатлык» радиосы ярдәмендә әзерләнде.
Кырымтатарларын депортацияләүгә – 72 ел,

Комментарии