Зифа апа Басыйрова истәлегенә

1966нчы еллар тирәсе. Зифа Басыйрова концерт белән туган авылыма килә. Зифа апаның 15 яшьлек малай булып та, 70тәге карчык булып та уйнаган вакытлары, үзе пенсия яшендә. Булса да булыр икән кешедә шулкадәр сәләт, энергия!

Менә без, балалар, район үзәгеннән артистларны алырга киткән машинаның кайтуын көтәбез. Клуб колхоз идарәсеннән ерак түгел. Идарә каршындагы багана башыннан радио бар көченә сөйләп тора.

Без көткән машина кайтып җитте. Зифа апа машинадан төшкәндә, радиодан диктор Зифа Басыйрова башкаруында җыр игълан итте. Җыр башланды. Зифа апа шунда: «Сөбханалла, миннән алда җитешкән», – дип, безне көлдерде.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари иле, Бәрәңге бистәсе.

Зифа апа Басыйрова истәлегенә, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии